В заголовках  В тексте
Якшәмбе, 19 Март 2017 08:05

Сабантуй колгасының яшерен сере билгеле, әмма әйтергә оят...

Сабантуй колгасының яшерен сере билгеле, әмма әйтергә оят... Салават Юзеевның "Күкшел егетләре" документаль фильмыннан кадрлар

Кукмара егетләренең җәй башланып килгән такыр урамнан киез итек киеп үтүе Кукмараның итекчеләр белән дан тотуына яки туксанынчы елларда да бөлмичә калган Кукмара итек фабрикасы булуына бөтенләй дә бәйле түгел.  Кукмара районының Күкшел авылы егетләренә бәйле ИТЕК, БИЛБАУ һәм САБАНТУЙ КОЛГАСЫ тирән символик мәгънәгә ия бик борынгы атрибутлар икән ләбаса. 

 

Мәҗүсилектән калган йолалар турында фильм!

 

Чирәм чыккан, сукмак төшкән авыл урамын тутырып киез итек кигән яшь егетләр килә. Билләре буылган, кулларында сөлгеле колга. Сөлгеләренә караганда, бу гап-гади сөлге җыю йоласы - аны кайсыдыр якларда “Бүләк җыю”, “Бирнә җыю”, “Сөрән” дип тә атыйлар. Ә менә аякка киез итек киеп авыл урамнары буйлап йөрү – Нократ буе татарларына, хәер, татарларга гына түгел, бу яктагы мари-удмурт авылларына да хас күренеш.  

 

 

Сүз бу яклардагы традицион бәйрәм – бик борынгыдан килгән Рекрут йоласы турында бара. Әлеге йола турында кинорежиссер Салават Юзеев этнографик, документаль фильм төшергән. Фильм «Күкшел егетләре» («Кукморские парни») дип атала. Бу йола Күкшел тирәсендәге башка татар авылларында да, шулай ук Киров өлкәсендә яшәүче татарларда сакланып калган. “Рекрут йоласы - Нократ татарларына, ягъни, Вятка буенда яши торган татарларга хас йолаларның берсе. Этнографик хезмәтләрдә ул сабантуй алды йоласы буларак бара. Әмма ул чиста сабантуй алды йоласы гына түгел. Бу алар белән күрше булып яшәгән мари, бигрәк тә, удмурт халыкларында да бар - аларның уртак бәйрәмнәре”, - дип сөйли йола турында Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Фәнзилә Җәүһәрова.


 

Йола яздан җәйгә күчкәндә, җиргә орлык чәчер алдыннан башкарыла. Анда теләсә кем катнашырга тиеш түгел, бары тик рекрут яшенә җиткән егетләр, ягъни, репродуктив функцияләре эшли башлаган, балигъ булган ир-атлар катнаша. Һәм үз араларына башка беркемне дә кертмиләр икән.

 

"Рекрут йоласы - егетләрнең җитлегүе символы"


Егетләр итек киделәр, билләрен будылар, колганы кулларына алдылар... Символлар буенча, бу - җитлеккән егетләрнең җирне чистартып, чәчүгә әзерләү йоласын башкарулары. 

 

- Рекрутлар йоласында солдатка алынырга яше җиткән яки җитәргә бер-ике ел калган егетләр генә катнаша. Күкшел егетләре наратлыкта, хәзер колхозның ташландык алмагач бакчасында җыелалар. Мариларда бу җыелу “священная роща” дип атала. Катнашучылар шобага тоталар, шобага буенча берсен-берсе сыйлыйлар, җырлыйлар. Йоланың асылында инициация дә бар - бу егетләрнең чын мәгънәсендә егет булып җитешүе. Алар төнге сәгать 12дән өйдән-өйгә кереп йөри башлыйлар, җырлыйлар, бииләр. Көндез төгәл сәгать икедә авылның иң зур мәйданына килеп, бөтен авыл халкы алдында ярты сәгать – кырык минут туктаусыз бииләр. 14 сәгатьтән соң шуңа егәрлекләре кала бит! Рекрут йоласына мөнәсәбәтле шунысы да кызык – алар үз әйләнәләренә башка беркемне дә кертмиләр, – дип бәйрәмне сурәтли Фәнзилә Хәкимовна.

 

Киез итек - чисталык магиясе

 

Бу йоладагы һәр элемент символик мәгънәгә ия.

 

Итектән башлыйбыз. Димәк, итек! Дөресен әйткәндә, егетләр ни өчен такыр урамнан итек киеп йөрүләренең сәбәбен үзләре белмиләр дә. Юк, бу аякка җылы булсын өчен түгел. Итек символик мәгънәгә ия.

 

- Егетләр тап-такыр җирдә дә аякларына киез итек киеп йөриләр һәм кулларындагы колганы гел-гел җиргә тидереп алалар, - дип аңлатып үтә Фәнзилә Хәкимовна. – Йон, киез итек ул - җирне чистарту магиясе. Ул мишәрләрдә дә, Казан татарларында да, Себер татарларында да бар... Хатын-кыз балага узуга каенанасы эчтән киленгә йоннан бәйләнгән билбау бәйли торган булган. Килен төшергәндә киленнәрне “Төкле аягың белән!” дип мамыклы мендәргә бастыру да чистарту магиясе. Сөрән йоласында да аякларга итек киеп, авылның бер башыннан икенчесенә йөрүләр һәм авыл читендәге басуга чыгып әйләнүләр - ул җирне аталану алдыннан киез итекләр белән чистарту.

 

Билбау - җитлегү символы?

 

Инде билбауга күчик.

 

- Бөтен Идел буе халыкларында да, шул исәптән, татарларда да, урысларда да билбау бәйләү – ул ир-ат булып җитлегү билгесе санала. Билбауны физиологик әзерлеге җиткән балаларга гына бәйләткәннәр, - ди фольклор белгече.


 

Сабантуйга бәйге җыйгандагы колга - фаллос символы?

 

Ә хәзер егетләр кулындагы сөлге бәйләнгән колга мәсьәләсе.

 

 

- Егетләр тап-такыр җирдә дә аякларына киез итек киеп йөриләр һәм кулларындагы колганы гел-гел җиргә тидереп алалар”, - ди Фәнзилә Хәкимовна. Ә монысы ни өчен? “Ә менә сабантуйга мөнәсәбәтле колга белән җиргә басып-басып алу фаллос символы дип әйтик инде. Колганың бу функциясе мариларда, удмуртларда да бар. Алар да гел җиргә сугып торалар. Ул сабантуй алдыннан - җиргә орлык чәчер алдыннан була. Бу бик борынгы йолаларның рудиментлары. Татарларда ул сабантуй алды йоласы буларак калган”.

 

 

 


Рузилә МӨХӘММӘТОВА

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 751 мәртәбә Соңгы үзгәртү Дүшәмбе, 20 Март 2017 10:59

1 Фикер

Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Яхшы кеше булу кыен түгел дә ул, менә балаңа һәрвакытта да яхшы әни булу кыен. Бигрәк тә яхшылыкка бала туган көннән алып адым саен сыналып торганда. Алар күңел түрендәге аерым бер папкага туплана бара, туплана бара... Әни кешенең өф-өф итеп кенә саклаган гөлбакчасына беренче таш кайчан төшә соң? Мөгаен, бала тудыру йортында уктыр.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Архив

« March 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
    1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31    
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев