В заголовках  В тексте
Сишәмбе, 21 Март 2017 14:50

Машинаң булмауның куркынычы юк: UBER такси шәһәрдә кирәк булган һәр җиргә алып бара

Юллардагы машиналарның санын күп мәртәбәләргә киметү, экологияне яхшырту, шәхси автомобильләрдә йөрүчеләрне җәмәгать транспортына күчереп утырту – болар  барысы да Uber компаниясең максатлары.


Uber хезмәтләренең өстенлекләре турында кичә “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләделәр. Шулай ук, каләм ияләрен “Шәһәрдәге хәрәкәт базарында икътисади тикшеренү һәм Uberның Россиядә базар үсешенә тәэсире” темасына киң колачлы тикшеренүнең нәтиҗәләре белән дә таныштырдылар. Вазгыятьне анализлау өчен Россиянең берничә шәһәре, шул исәптән Казан сайланган. Нәтиҗәләр беренче булып Казанда игълан ителде.

Матбугат очрашуында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Казан федераль университеты проректоры Марат Сафиуллин, Uber ның Европа, Якын Көнчыгыш һәм Африкада сәясәт һәм коммуникация мәсьәләләре буенча директоры Кристофер Бургхард, Uberның Россиядәге генераль директоры Дмитрий Измайлов катнашты.


Пресс-конференция посвященная Международному сервису такси Uber в Казани


Uber халыкара технологик компаниясе бүген Россиядә миллион халкы булган 16 шәһәрдә бар. Казанга ул 2015 елның сентябрендә үтеп керде. Дмитрий Измайлов әйтүенчә, компаниянең Казанда дистәләгән мең кулланучысы һәм 1 мең автомобиль йөртүче бар. Ширкәтнең Россиядәге директоры Uber таксиның кушымтасы ничек эшләве турында сөйләп үтте.

- Аны бушлай үз телефоныңда урнаштырырга мөмкин, геолокация буенча үзеңнең кайда урнашкан булуыңны күреп була. Шул урынга машина чакыртып, барасы урыныңны күрсәтү кирәк. Аңлаешлы һәм ачык булуы да зарур. Бездә бару бәясе алдан ук языла. Шулай ук, машина йөртүченең исем-фамилиясе, фотографиясе, автомобиль номеры да күрсәтелә. Тиешле урынга барып җиткәч, машина йөртүченең хезмәтенә бәяләмә бирергә мөмкин. Ярдәм хезмәте белән дә элемтәгә керергә мөмкин, картадан күпме акча салдыруы турында квитанция киләчәк. Картадан түлисең килмәсә, акчалата түләргә дә ярый, - диде Дмитрий Измайлов. Бүген Казанда чакырган машинаны көтү вакыты якынча 4 минут тирәсе, ди ул.


Муниципаль хезмәткәрләр Uber га кайчан утырыр?


Роман Шәйхетдинов Uber ны, транспорт чарасы булган һәркемне диярлек такси белән йөртү программасына җәлеп итәргә мөмкинлек бирүче, дөньяда иң югары тизлек белән үсеш алучы компания дип атады. Ул 2016 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Сан-Францискода Uber компаниясе вице-президенты белән очрашуы Татарстан һәм халыкара компаниянең актив хезмәттәшлек итә башлавына китерүен билгеләп узды. Министр Uber ны Иннополис икътисади зонасында эшләтеп җибәрү, дата-үзәкнең IT-паркта урнашуы, түрәләрне шушы сервис аша йөртү кебек проектлар күздә тотылуын хәбәр итте. Соңгысына килгәндә, бу бюджетка экономия дә булачак, шул ук вакытта шәһәр юлларын да берникадәр бушатачак, дип саный белгечләр.


Пресс-конференция посвященная Международному сервису такси Uber в Казани


Роман Шәйхетдинов сүзләреннән аңлашылганча,  муниципаль түрәләр йөрүче автомобильләрне өлешчә булса да Uber сервисы белән алмаштыру ихтималы бар.

- Эш буенча гел йөреп торучы белгечләр хезмәт транспорты урынына Uber платформасыннан файдалана алсын өчен, шушы сервис моделен куллану мөмкинлеген өйрәнү бара, - диде министр.
Моны гамәлгә кертеп җибәрү өчен 2 айлап вакыт кирәк булачак. Әмма бу тиз генә хәл итеп була торган мәсьәлә түгел. Ни өчен дигәндә, Uber базарга әле күптән түгел генә килде, ә корпоратив хезмәт күрсәтү өчен оештыру-хокукый гамәлләр кирәк. Ягъни, башта платформаны корпоратив клиентларны кертерлек дәрәҗәгә яраклаштыру зарур. Проектның шартлары турында хәзер халыкара компания җитәкчелеге белән сөйләшүләр бара. Шулай итеп, ике айлап вакыт узгач, дәүләт хезмәткәрләре "Uber" машиналарында җилдерә  башларга мөмкин.


Икътисади тикшеренү: таксидан кала башка транспорт хезмәтенә бәя арта


Марат Сафиуллин "Шәһәрдәге хәрәкәт базарында икътисади тикшеренү һәм Uberның Россиядә базар үсешенә тәэсире” презентациясе белән чыгыш ясады. Бу тикшеренү, Казан федераль университеты белән берлектә, Татарстан Фәннәр академиясенең перспектив икътисади тикшеренүләр үзәге, Санкт-Петербургта Европа университеты тарафыннан әзерләнгән. Мәгълүмат Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Новосибирск һәм Екатеринбургта тупланган. Бу шәһәрләрдә Uber таксида эшләүче 1600 йөртүче һәм сервистан файдаланучы шуның кадәр үк кеше сораштырылган.


​Тикшерүчеләр билгеләп узганча, транспорт – Россия икътисады үсешен тоткарлап торучы урыннарның берсе. Соңгы елларда таксидан кала, барлык транспорт хезмәтләре бәясе арта. Әгәр 2014 елда такси бәясе 1 км юлга 23 сум булса, 2016 елда ул 22,6 сум. Тикшеренү авторлары җәмәгать транспортының үтемлелеге түбәнәйсә дә, халык керемнәренең үсеш тизлеге фонында тарифлар шактый тиз үсүен билгеләп үтә. Соңгы ун елда метрополитенда йөрү бәясе 20 процентка, муниципаль маршрут автобусларында йөрү бәясе 20,1 процентка арткан.

Мәскәү, Санкт-Петербург, Новосибирскта метрополитен төп җәмәгать транспорты булса, Казанда бу барыбыз күреп ияләнгән муниципаль кызыл автобуслар. Аларга пассажирлар күләменең иң зур өлеше – 73,5 процент туры килә. Екатеринбургта, әйтик, бу күрсәткеч 49,7 процент .


Пресс-конференция посвященная Международному сервису такси Uber в Казани


- Шәһәрләр үсә барган саен, пассажир ихтыяҗларын җәмәгать транспорты гына канәгатьләндереп бетерә алмый, нәтиҗәдә сыйфат аксый, - дип Марат Сафиуллин бу проблеманың аеруча метрополитен челтәре әле киң үсеш алмаган шәһәрләргә хас булуын әйтте.


Тикшеренүдән күренгәнчә, анализ өчен сайланган 5 шәһәрдә халыкны такси белән тәэмин итү 1 мең кешегә 3,2 дән 7,0 интервалында булган. Чагыштыру өчен: Лондон һәм Нью-Йоркта бу күрсәткеч 12 гә тәңгәл. Димәк, Россиядә такси базарын 1,7-3,8 тапкыр үстерүгә җирлек бар дигән сүз.
     
2011-2015 елларда Мәскәүдә пассажирларны һәм багажны җиңел такси белән ташу буенча эшчәнлеккә бирелгән рөхсәтләр саны 5 тапкырга диярлек арткан. Бу рөхсәтләрнең гомуми санында юридик затлар саны соңгы елларда артып, 2015 елда 64 процент булган. Шәхси эшмәкәрләр өлеше, киресенчә, кимегән һәм 36 проценттан гыйбарәт. Санкт-Петербург һәм Казанда шул ук хәл.

Марат Сафиуллин әйтүенчә, такси хезмәтендә күләгәдәге базарның өлеше зур. Россия Хөкүмәте каршындагы аналитик үзәк мәгълүматларына караганда, 2015 ел нәтиҗәләре буенча, такси эшчәнлеге өлкәсендә керем 441 млрд сум тәшкил итә. Ил буенча уртача күрсәткечне алсак, күләгәдәге өлеше шушы сумманың 26,4 процентын тәшкил итә. Шәһәренә карап, легаль булмаган табыш күләме 12 проценттан 57,6 процентка кадәр. Казан, Екатеринбург һәм Новосибирскида ул 57,6 процент.
     
Сораштыру кысаларында экспертлар UBER йөртүчеләре арасында сораштыру уздырган. Аның нәтиҗәләре буенча, 32,2 процент кеше өчен UBER белән хезмәттәшлек акча эшләүнең бедәнбер чыганагы. 49 процент кеше UBER дагы эш кеременең гаиләнең финанс тотрыклылыгын тәэмин итүдә төп чыганак булуын билгеләп үтә. 76,4 процент кеше UBER да эшли башлау белән кереме артуы турында әйткән. Сораштырылганнарның 60 проценты UBER белән эш урыныннан колак кагу аркасында хезмәттәшлек итә башлаганын белдергән.


Пресс-конференция посвященная Международному сервису такси Uber в Казани


Кулланучыларга килгәндә, Казанда респондентларның 76,3 проценты, экономияләү мөмкинлеге булганлыктан, UBERны кулай күрә. Шулай ук, сораштырылган Казан халкының 60,6 процент өлеше уңайлылык һәм куркынычсызлык кебек өстенлекле сыйфатларны шәрехләп үткән.


Шәхси машиналар 95 процент вакыт тик тора


Әйтергә кирәк, UBER компаниясе шәһәр һавасын пычранудан саклау һәм бөкеләрне киметүдә дә үз өлешен кертә.


- Шәхси машиналар 95 процент вакыт тик тора. Дөньяда барлыгы 2,5 млрд ка якын машина бар, әмма проблема бит аларның үзендә түгел, ә аларны куллану рациональлегендә, - ди Uber ның Европа, Якын Көнчыгыш һәм Африкада сәясәт һәм коммуникация мәсьәләләре буенча директоры Кристофер Бургхардт .


Машина белән шыплап тулган юлларны бераз булса да бушату нисбәтеннән тагын бер яңа хезмәт кертмәкчеләр. Ул бер юнәлештә бер үк вакытта баручы берничә кешегә берьюлы хезмәт күрсәтү. Клиентларга болай берничә кеше белән бергә бару арзангарак төшә, Америкада инде ярты халык шулай йөри икән. Бергә йөрү нәтиҗәсендә, 2016 елның 7 аенда Uber машиналары 502 млн км га азрак йөргән – бу Җирдән Марска кадәр арадан зуррак. 23 млн литр ягулыкка экономия булган дип исәпләп чыгарылган. Дмитрий Измайлов сүзләренчә, бу система шактый нәтиҗәле, аны Россиядә дә гамәлгә кертү ниятләре бар, тик кайчан икәне билгесез.


Кристофер Бургхардт бүген автомобильдә йөрүнең 4 проценты такси хезмәтенә туры килүен билгеләп үтте. 2030 елга исә ул 25 процентка кадәр үсәргә тиеш. Ул таксидан файдалану шәхси автомобиль тотуга караганда икеләтә отышлы булуын әйтә. Ник дигәндә, үз машинаңда йөрүнең уртача чыгымнары көнгә 587 сум, ә Uber да йөрү 200-300 сумга төшә. Бу очракта тикшеренүчеләр кешенең өйдән эшкә һәм кире эштән өйгә кайту мисалын алган. Казанда сораштырылган UBER дан файдаланучыларның яртысыннан артыгы (51,9 процент) UBER ны шәхси автомобильгә яхшы альтернатива дип саный.

UBER җитәкчелеге балалар утыргычлары белән такси чакыртуга да ихтыяҗ зур булуын таный. “Бу мәсьәлә буенча берничә тапкыр тикшеренүләр уздырдык. Моның кирәкле функция булуын аңлыйбыз, шуңа күрә бу мөмкинлекне булдыру юнәлешендә эшлибез”, - дип белдерде Дмитрий Измайлов.

 

Тикшеренү өчен сайланган шәһәрләр икътисадына UBER ничек йогынты ясар соң? Марат Сафиуллин сүзләренә караганда, 2020 елга компания бу шәһәрләрдә 24 меңнән артык эш урыны булдырырга җыена. Бу шәһәрләрнең икътисади үсешенә 62 млрд сум акча өстәлер дип исәпләнгән. Казанда бу 0, 23 млрд сумга якын өстәмә салым, 2,7 мең эш урыны, тулай төбәк продуктының еллык күләмендә 3,8 млрд сумга артым.    

Компаниянең якын киләчәккә планнарында – 500 меңнән артык кешесе булган шәһәрләргә керү. Татарстанның башка шәһәрләренә килү ихтималлыгын да инкарь итми җитәкчелек.


Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА. Солтан ИСХАКОВ фотолары

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 793 мәртәбә Соңгы үзгәртү Сишәмбе, 21 Март 2017 16:34
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Бу, чыннан да, безгә таныш булмаган башка ил. Үз күзләрең белән күргәч, бу яшәешне аңлап була, ләкин кабул итүе авыр...

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Фикерләр

Архив

« June 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
      1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30    
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев