В заголовках  В тексте

Спорт

  • Футбол буенча 2017 елгы Конфедерацияләр кубогының ике көне артта калды – өч шәһәр, алты команда һәм меңәрләгән футбол җанатарларын күрдек.

    Дүшәмбе, 19 Июнь 2017
  • 4 шәһәр, 8 команда һәм 16 матч... Россиянең дүрт шәһәре – Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи һәм Казанда футбол буенча Конфедерацияләр кубогы турнирын кабул итә. Турнир 17 июнь – 2 июль көннәрендә уза. Татарстан башкаласы кунак командаларны чәкчәкләр белән каршы ала башлады инде – Казанга беренчеләрдән булып Мексика футболчылары килеп җитте. Алар артыннан Португалия җыелмасы Казанга килеп урнашты, соңрак чират Германия һәм Чили футболчыларына җитәчәк. 

    Җомга, 16 Июнь 2017
  • Россия дөньякүләм әһәмияткә ия спорт чарасын каршыларга әзерләнә – бу атнада футбол буенча Конфедерацияләр кубогы турниры старт ала. Уеннар Россиянең 4 шәһәрендә уза.

    Сишәмбе, 13 Июнь 2017
  • Кисәк кенә сорасаң, ул ничә тапкыр Татарстан, Россия чемпионатында батыр калуын да әйтеп бирә алмаска мөмкин. Чөнки җиңүләре күп! Сабан туйларында җилкәсенә менеп кунаклаган тәкәләр санының хисабын бик теләсә дә әйтеп бирә алмаячак. Алары тагын да күбрәк. Әле Татарстанда быелгы бәйрәмнәр башланырга да өлгермәде, ул инде Әстерханда узган Федераль Сабан туеннан көрәш батырына бүләк ителгән автомобильгә утырып кайтты. Көрәшеп алган ничәнче машинасы, дисезме? Анысын ул сер итеп саклый. Париж батыры булса да, авылларча гадилеген саклап калган Теләче батыры Раил НУРГАЛИЕВ белән Сабан туйлар алдыннан  җәелеп китеп сөйләшү мөмкинлеге туды...

    Җомга, 02 Июнь 2017 3
  • Татарстан үзенең спортчылары белән горурлана. Безнең Олимпия чемпионы булып танылган спортчыларыбыз гына да дистәдән артык. Алар белән горурланабыз һәм шул спортчылар кебек булырга да хыялланабыз.

    Якшәмбе, 28 Май 2017 3
  • Узган якшәмбедә Россия футбол премьер-лигасы 25 нче сезонына нокта куйды. Төрле елларда төрлечә аталса да, илнең югары футбол лигасы шуның кадәр сезон уздырды.

    Чәршәмбе, 24 Май 2017
  • 5 майда Германиянең Кельн һәм Франциянең Париж шәһәрләрендә старт алган хоккей буенча дөнья чемпионатына якшәмбе төнендә нокта куелды. Швеция хоккей җыелмасы үз тарихында унынчы мәртәбә дөнья чемпионы булып танылды. Германиянең Кельн шәһәрендә узган финал матчында Швеция хоккейчылары буллит сериясендә Канада командасыннан өстен чыкты – 2:1. Шулай итеп, Канада үз титулын саклап кала алмады һәм җиңүләр саны буенча СССР һәм Россияне куып тота алмады: бездә – 27 алтын. Атна шундыйрак яңалык белән башланды...

    Сишәмбе, 23 Май 2017
  • Хавьер Грасия Россиядә 12 нче тапкыр җиңелү ачысын татыды. Әле өч көн элек кенә чемпионатның көмеш медаль иясе – «Ростов» тарафыннан тар-мар ителгән булса (2:4), бу юлы испан тренеры һәм командасының чемпионга – ЦСКА командасына теше үтмәде. Хәер, бүген инде яңа тарих языла: «Рубин» футболчылары үз кырында ЦСКАга җиңелү оятыннан кая кереп качарга белмәгән мәлдә, Мәскәүдә «Спартак» уенчыларына Чемпионнар кубогын тапшырдылар. Шулай итеп, ЦСКА тәхетне 16 ел «патша булырга омтылган «Спартак»ка биреп, үзе «көмеш»ле булырга җыена, ә вице-чемпион «Ростов» быел дүртенче урын өчен генә көрәш алып бара. Барысы да

    Пәнҗешәмбе, 18 Май 2017
  • Дилбегәне испан тренеры Хавьер Грасия үз кулына алганнан бирле «Рубин» футболчыларын өч кенә команда ике туп аермасы белән җиңә алды: ике тапкыр – «Зенит», үз кырында «Терек» һәм, ниһаять, «Ростов». Ләкин бу һич кенә дә «Рубин»ның көчле булуын күрсәтә торган саннар түгел. Сүз уңаеннан гына искә төшерүем. Иң төп күрсәткеч – финишка ике тур кала урнашкан урнашкан урыныбыз – турнир таблицасындагы тугызынчы баскыч һәм шул урынга тамыр җәяргә булышкан 11 тапкыр оттыру. Ростов-Дондагы кичәге җиңелү иң ачы хисләр «бүләк итте»...

    Дүшәмбе, 15 Май 2017
  • Бүген Лениногорск районы Югары Каран авылында “Алмакай” ат утарында татар токымлы атларның чабышлары узды . Оештыручылар әйтүченчә, "Бәйге" дип аталган әлеге бәйрәмне безнең бабалар даими уздырган, ул күп төрки халыкларга да хас. Быел әлеге гадәт республикакүләм дәрәҗәдә оештырылды.

    Якшәмбе, 14 Май 2017
  • 42 матч рәттән җиңелүсез уен! Россия волейбол тарихында моңа кадәр андый уңышлы уеннар сериясе бүләк итеп җанатарларын, клуб җитәкчелеген сөендергән, ахыр чиктә үзләре дә шул уңышлардан куаныч тапкан команданы хәтерләмим. Казанның «Зенит» волейболчылары быелгы сезонны шул рәвешле абынуларсыз узды. Нәтиҗәсе сөенерлек – команда сезонга Россия чемпионатында яуланган «алтын»ы белән нокта куйды...

    Җомга, 12 Май 2017 2
  • Тренерлар һәм спортчыларны Казанга җыеп, Татарстанның чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе сезонга нәтиҗәләр ясады. Уңышлы узган сезоннан соң һәр кешенең кәефе күтәренке иде. Федерация президенты Илшат Фәрдиев әйтүенчә, быелгы сезон Татарстан чаңгы спорты тарихында иң уңышлысы булган. “Сезон нәтиҗәләре буенча Россия төбәкләре арасында узган ел җиденче калган команданың быел дүртенче баскычка күтәрелүе, Россия кубогын яулавы сезонның нәтиҗәле булуы хакында сөйли”, – диде Илшат әфәнде.

    Шимбә, 06 Май 2017
  • 29-30 апрельдә Римда волейбол буенча ир-ат командалар арасында Чемпионнар лигасының “Дүртлек финалы” узды. “Зенит” волейболчылары Германиянең “Берлин” һәм финалда Италиянең “Перуджа” командаларын тар-мар итеп (3:0), турнирның өченче ел рәттән җиңүчесе булып танылды. Бәйрәм итәргә вакыт кына юк – 6 майда Мәскәүдә Россия чемпионатының “Алтылык финалы” старт ала. “Зенит” анда тугызынчы мәртәбә ил чемпионы булу өчен көрәшә.

    Сишәмбе, 02 Май 2017
  • “Рубин” футболчылары тамашачыларны бушка уенга чакыра! Россия чемпионатының чираттагы туры кысаларындагы матчны “Казан Арена” стадионында тамаша кылу түләүсез булачак. Кичәге буран аркасында булмый калган ачык күнегүләр алдыннан Казан командасының дүрт футболчысы – капкачы Сергей Рыжиков, ярымсакчылар – Алекс Сонг белән Гекдениз Карадениз һәм сакчы Серхио Санчес, каләм әһелләренә шундый рәсми белдерү белән чыкты. Шуңа да күңел түземсезлек белән чәршәмбе кичен көтә – «Казан Арена»дагы чираттагы уен 26 апрельдә «Терек» командасына каршы булачак. Башлану вакыты – 19:30 сәгатьтә. Дөрес, аңа кадәр, 23 апрельдә, «Рубин&r

    Җомга, 21 Апрель 2017
  • «Рубин» футболчылары 45 мең халык сыйдырылышлы «Казан Арена»га җыелган 3041 (!) тамашачысы алдында «Краснодар» командасына оттырды (0:1). Спорт җәмәгатьчелеге әлеге уены өчен Казан командасын икенче көн рәттән эт итеп сүгә инде. Ә уенны тамаша кылган Intertat.ru хәбәрчесе команданың киләчәге өчен борчыла – алдагы уеннарда җиңүгә ирешеп булмаса, «Рубин» соңгы тамашачыларын да югалтачак. Команда белән «физрук» – Ринат Билалетдинов идарә иткәндә дә стадионда күбрәк тамашачы җыела, составта «йолдызлар» булмаган команда Европа лигасында уйный иде. Испаннар китереп терәде...

    Дүшәмбе, 17 Апрель 2017 2
Страница 1 из 64

Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Тоткыннар саны буенча, Россия дөньяда сигезенче, ә Европада беренче урында тора. Тимер чыбыклы биек коймалар артында утыручыларның 55 проценты, чыккач та гадәти тормыш белән инде, мөгаен, яши алмаячак, чөнки сроклары озак булу сәбәпле, алар инде җәмгыятьтән аерылырга өлгерә, ди белгечләр.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Фикерләр

Архив

« June 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
      1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30    
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев