В заголовках  В тексте
Пәнҗешәмбе, 29 Декабрь 2016 14:57

«Ел спортчысы» тантанасында: «Только вперед һәм алга!»

«Ел спортчысы» тантанасында: «Только вперед һәм алга!» фото: Салават КАМАЛЕТДИНОВ

Рио-де-Жанейродагы Уеннарда катнашкан 13 спортчысы да медальсез кайтуына карамастан, Татарстан өчен спорт елы уңышсыз булды, дип әйтергә ярамый. Республиканың яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов елга шундый бәя бирде. «Риода яшь һәм өметле спортчыларыбыз сыналды, инде хәзер кышкы Уеннарга, аннан соңгы Токиода узачак җәйге Олимпиадага юл салабыз, – диде министр. – Татарстан – спорт төбәге. Максатлар югары. Только вперед, только алга!»


Спорт вәкилләренең «Ел спортчысы-2016» тантанасында зурдан кубып мактанышканнарын Intertat.ru хәбәрчесе дә тыңлады.


ӨЧЕНЧЕ ЕЛ РӘТТӘН


Татарстанда мондый чара өченче тапкыр уздырыла – иң яхшы спортчылар, тренерлар, спорт федерацияләре һәм каләм әһелләре бүләкләнә. Быел аны Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында үткәрделәр. Һәм бу очраклы түгел. Беренчедән, биредә республикада спортны үстерүгә зур өлеш керткән йөзләгән кешене кабул итәрлек уңайлы тантана залы булса, икенче һәм төп сәбәбе – уку йорты Татарстан спортына ныклы нигез сала. Алга китеп булса да әйтик, республиканың «Ел спортчысы» номинациясендә җиңү яулаган спортчы да ошбу уку йортында белем ала икән.

«Ел спортчысы-2016» тантанасында җиңүчеләр алты – «Төбәктә массакүләм физик культура һәм спорт», «Иҗтимагый спорт оешмалары», «Уен һәм Олимпия төре булмаган спорт төрләре», «Массакүләм мәгълүмат чаралары», «Олимпия өметләре», «Махсус бүләкләр» һәм, әлбәттә, «Ел спортчысы» номинацияләрендә ачыкланды.

Республиканың массакүләм спорт үсешенә зур өлеш керткән төбәкләрдән авыл районнары арасында – Саба, Биектау һәм Мамадыш вәкилләре бүләккә лаек булды. Шәһәрләр арасында – Казан, Түбән Кама һәм Әлмәт. Ә спорт чараларын оештыру һәм уздыру эшендәге уңышлары өчен Зәй төбәге үз бүләген алды.



Командаларда эшләүче тренерлардан – Казанның «Зенит» волейбол клубы баш тренеры Владимир Алекно һәм тарихта тәүге тапкыр Югары хоккей лигасы җиңүчесе булган Әлмәтнең «Нефтяник» хоккей командасы баш тренеры Ришат Гыймаев 2016 ел нәтиҗәләре буенча иң яхшысы дип табылды. Ә индивидуаль спорт төрләреннән – фехтование буенча югары категорияле тренер Елена Прохорова һәм Татарстанның суга сикерү буенча җыелма командасы баш тренеры Павел Муякин «Ел спортчысы–2016» бүләгенә ия булды. «Иҗтимагый спорт оешмасы» номинациясендә төп приз – Татарстанның «Динамо» физкультура-спорт җәмгыятенә тапшырылды.


Ел ачышлары һәм Олимпия өметләре буларак – Надежда Лихачева (авыр атлетика), Никита Шлейхер (скга сикерү), Николай Теплый (стендка ату), Марта Мартянова (фехтование), Нияз Билалов (дзюдо), Владимир Ткачев (хоккей), җиңүгә омтылыш өчен – Илнур Зәкәрин (велоузыш), Артем Косов (ишкәкле спорт), Василий Мосин,  Албина Шакирова һәм Екатерина Рабая (стендка атучылар) да үз бүләген алды.

Физик мөмкинлекләре чикле спортчылардан – грек-рим көрәше буенча спорт остасы Исмаил Насруллаев билгеләп үтелде.

«Уен һәм Олимпиянеке булмаган спорт төрләре» номинациясе җиңүчеләре дә игълан ителде: кул көрәшендә зур уңышларга ирешкән, Европа чемпионы Виктория Воронина, билбау көрәше буенча дөнья чемпионы Габдеҗәлил Сөләймәнов, «Зенит» волейбол командасы, шулай ук «Ак Барс» хоккей командасы җанатарлар төркеме бүләкләнде.

Төп номинациядә исә җиңүче итеп, тхэквондо өлкәсендә уңышлары өчен, Казанның Олимпия резервындагы училищесы студенты Юлия Миюц һәм йөзүче, Россия, Европа һәм дөнья чемпионы, Бөгелмә егете, 21 яшьлек Александр Красных танылды.


КЕМ СИН, ЮЛИЯ?


Бөгелмә спортчысы Александр Красныхның ел спортчысы булып танылуы гаҗәп түгел.  Ул быел Татарстанның спорт тарихында йөзү буенча беренче дөнья чемпионы булып тарихка керде. Ишеткән булсагыз, 6-11 декабрьдә Канаданың Виндзор шәһәрендә кыска сулыкта йөзү буенча Дөнья чемпионатында Александр Красных 4х200 метрлы эстафетада (ирекле ысул) Россия җыелмасы составында (Михаил Довгалюк, Михаил Вековищев, Артем Лобузов һәм Александр Красных) алтын медаль яулады. Икенчедә – АКШ, өченчедә Япония йөзүчеләре. Эстафетаның финалында Александр Красных үз этабын һәр җыелма спортчысына караганда да иң тиз вакыт эчендә (1:40.03) йөзүче булып танылды. Моннан тыш, Татарстан спортчысы ирекле ысул белән йөзүдә көмеш (400 метр) һәм бронза (200 метр) медаль дә яулады.



– Ел чагыштырмача авыр булды, артта Олимпиада һәм Дөнья чемпионатлары калды, – диде мәртәбәле бүләкне алганнан соң Александр Красных. – Татарстанның спорт министрлыгына олы рәхмәтләремне җиткерәм. Республика җитәкчелегенең ярдәменнән башка мондый уңышлар да булмас иде. Әлеге премия – елның уңышлы төгәлләнүенә бер ишарә. Әлегә бу исемгә ирешүемне аңлап та җиткерә алмыйм.

Игътибарны Юлия Миюц та җәлеп итте. Әмма уңышларыннан бигрәк, спорт җәмәгатьчелеге өчен артык таныш булмавы белән. Кем-кем, спорт журналистлары да ел спортчысы бүләгенең тагын берсе тхэквондочы кызга биреләчәген көтмәгән иде кебек. Хәтта тантанада елның иң яхшы спорт журналисты булып танылган Алмаз Гафиятов та (ә андыйлар  ТНВ журналистыннан тыш тагын икәү иде) спортчы белән таныш булмавын, исем-фамилиясен дә беренче тапкыр ишетүен яшереп тормады.

Бу урында интернет-белешмә әзме-күпме ярдәмгә килде. Татарстанның ел спортчысы булып танылган, шулай булырга тиеш иде дигән кебек үзен горур һәм тыныч тоткан  тхэквондочы кыз, Татарстан данын яклаганчы Украина өчен шактый үрләр яуларга өлгергән булып чыкты. Димәк, үзебезгә җәлеп иткәннәр һәм хөрмәт күрсәтергә булганнар. Анысы да кирәкле гамәл. Ләкин Александр янында Татарстанда туып-үскән, республиканы туган ягы күргән тагын бер спортчы басып торса, күпкә күңеллерәк булыр иде. Әйтик, бу сезонда «Тур де Франс» этабында җиңү яулавы белән зур өметләр уяткан велоузышчы Илнур Зәкәринны, йә булмаса Олимпиада җыелмасына кергән Никита Шлейхерны үзебезнекеләр рәтенә куя алабыз. Хәтерләсәгез, узган елгы тантанада үзебезнең Василий Мосин янына Лилия Низамова чыгып баскач та, Татарстанга читтән килгән синхрон йөзүче республика мәргәне янында күләгәдә калган кебек иде.



– Бер атна элек кенә Бакудан кайттык. Анда командалы дөнья чемпионаты узды. Россия командасы икенче һәм өченче урын яулады,  – дип аңлатты Юлия Миюц әлеге бүләккә китергән уңышларын. – Италия, Франция һәм Кытай командаларына каршы уңышлы көрәштек. Кызганыч, финалга чыгу өчен Корея командасына көч җитеп бетмәде. Шулай да тәҗрибәне ныгыттык. Россиянең хатын-кызлар җыелмасы моңа кадәр бер «бронза»лы гына булган. Уңыш кабатланды. Хәзер инде төп максат – алтын медаль. Менә шул җиңүләр бүгенге премиягә юл ачты да бугай инде.


ТАРИХНЫ ОНЫТМАСАК...


Татарстанда 171 балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе, 103 федерация хезмәт куя. Спорт күрсәткечләре буенча Татарстан Мәскәүдән генә калышып, икенче урынга күтәрелгән. Әле кайчан гына Татарстан үзенең 150 спортчысы ил җыелмасына керүенә куанган булса, бүген андыйлар саны 600гә җиткән.



– Бу муниципаль берәмлекләрдә, спорт федерацияләрендә дә тиешле эш алып барылуы турында сөйли, – диде бу уңайдан ТР Дәүләт Советы депутаты Рафис Борһанов. – Моннан дистә ел чамасы элек нигез салынган спорт объектлары да нәтиҗә бирә – республикада массакүләм спортның үсешен күрәбез. Инде хәзер санны югары сыйфатка әйләндерергә вакыт җитте. Россия спорт министрлыгының Татарстанга куйган бәясен алга куелган бурыч-максатлар буларак та кабул итәргә кирәк.

– Татарстан лаеклы рәвештә үзен әйдәп баручы төбәк буларак танытты, – дип фикерләре белән уртаклашты ТР Премьер-министры урынбасары Алексей Песошин. – Халыкара ярышларның башкалабызда узуы Казанны таныта алды. Бүген барлык спортчылар һәм тренерларга тирән рәхмәтебезне җиткерергә кирәк. Спортчылар һәм командалар белән хаклы рәвештә горурланабыз. Аерым хөрмәт сүзләре – спорт ветераннарына. Бүгенге уңышларга нигезне алар салып калдырган.

Ветераннар димәктән, «Ел спортчысы-» тантанасы вакытында остаз белән шәкертен дә бер сәхнәдә күрү мөмкинлеге туа. Әнә, «Ак Барс» хоккейчысы Владимир Ткачевны Олимпия өметләре рәтенә керткәндә, аның остазы – чал чәчле Зиннәтулла ага Билалетдиновның күкрәгенә «Россиянең физик культура һәм спорт отличнигы» билгесе тагылды. Ә «Ак Барс» спорт мәктәбе иң яхшы белем йорты булып танылды. Димәк, үзебезнең «барслар» тагын да артачак әле.

– Сүз дә юк, ел катлаулы булды, җиңелү һәм җиңелүләр белән чиратлашып барды, – ди Владимир Леонов. – Ничек кенә булса да, елны күтәренке рухта, киләчәккә өметләр белән төгәллибез. Бүген спортта санның сыйфатка әйләнә баруы сөендерә. Ил җыелмасы составында булган яшь спортчылар, профессиональ клубтагы үзебезнең егет-кызлар булуы дөресюлдан атлавыбызны күрсәтә. Шул ук вакытта кулны пульстан ычкындырмаска кирәген дә беләбез. Ел шаукымына әйләнгән допинг белән бәйле хәлләр шуны искәртә. Бу өлкәдә эш алып барабыз, игътибарны тагын да арттырырга кирәк.

...Көндәлек спорт белән шөгыльләнү – «Ел спортчысы» сәхнәсенә юл ярырга мөмкин. Һәрхәлдә, сәламәт яшәү рәвешен алга сөрү өлкәсендә алып барылган тырышлык бушка китмәячәк. «Уңышларның сере – ихтыяр көче булуда, – ди узган ел сәхнә күрке булып танылган Василий Мосин. – Ә анысына нигез иртәнге күнегүләр аша салына».

Чемпион белми әйтмәс – иртәгә үк йөгерә башлыйсы инде әллә?! Алга булгач, только алга булсын!..

Төрле номинацияләрдә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы монда.


Фәрит САЛИХОВ

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 977 мәртәбә Соңгы үзгәртү Пәнҗешәмбе, 29 Декабрь 2016 16:10
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Ике миллионнан артык карау! Минем урында кем язса да, аның турында язманы барыбер шуннан башлар иде. Спорт турында соңгы яңалыкларны укып бетергәннән соң, үзен инде «кадр артында» дип белгән Альбина, режиссер белән сөйләшә башлый, ахырда җырлап ук җибәрә...

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Фикерләр

Архив

« January 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
            1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31          
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев