В заголовках  В тексте
Шимбә, 07 Гыйнвар 2017 22:43

Казанда хоккей: Раштуа, сыра һәм аншлаг... (фото, видео)

Казанда хоккей: Раштуа, сыра һәм аншлаг... (фото, видео) ak-bars.ru

КХЛда быелгы календарь төзүчеләр Казан хоккей җанатарлары өчен Яңа ел ялларында икеләтә бәйрәм бүләк итте: гыйнвар башында Татарстан башкаласында бер-бер артлы лиганың Көнчыгыш конференция лидерлары – «Трактор», «Салават Юлаев» һәм «Металлург» (Магнитогорск) командалары кунак булып китте. Раштуа бәйрәменә туры килгән «Ак Барс» – «Металлург» командалары уенын, дөресрәге боз сараендагы галәмәтләрне Intertat.ru хәбәрчесе дә күзәтте.


БИЛЕТЛАР ТЕШЛӘМӘГӘН


Әлеге өч матч та трибунада тамашачыларның күп булуы белән истә калды. Аеруча соңгы ике уенда. Әле Яңа ел каршылау мәшәкатьләреннән арынып бетмәгәнлектән, 3 гыйнварда «Трактор»га каршы матчны «Татнефть Арена» боз сараенда 6 меңнән артык тамашачы караган булса, «Салават Юлаев» (8531) һәм «Металлург» (8253) белән уен чын мәгънәсендә аншлаг бүләк итте. Шулай итеп, уеннарның Яңа ел каникулларына туры килүе Казан хоккей клубы өчен дә отышлы булды: билетлар яхшы сатылды. Ә бит әле Евротур алдыннан гына берникадәр арткан билет бәяләре «Салават Юлаев» һәм «Металлург» белән уенга тагын да сикерә төште. Алдан аяк киенгәннәр әлеге матчларга билетны 400дән алып 1350 сумга юнәтә алган булса, матч көненә әлеге бәяләр 450-1500 сумны тәшкил итте. Хәер, кассада матч буласы көнгә сатылмый калган билетлар булды микән? Ышанасы килми. Чөнки «Металлург»ка каршы уенны карарга барганда үземә дә 1800 һәм 2 мең сумга иң шәп урыннан билет тәкъдим итүчеләр булды. Шуның нәтиҗәсе микән, трибунада берән-сәрән буш урыннар да күзгә ташланды. Димәк, акча эшли алмый калган алыпсатарлар да булган.  


«Рәтен белсәң, начар шөгыль түгел икән бит билет сатып акча эшләү. Бәхетең булып ун билет сата алсаңмы?! Бер көндә 5 мең сум акча эшләргә була», – дип кызып-кызып алыпсатарлар кесәсендәге акчаны санап алды боз сарае читендә кабызган тәмәкеләрен ашыга-ашыга соңгы тапкыр көйрәткән ике ир-ат. Ә андыйлар – тәмәке төтененнән спорт объектында вакытта мәхрүм калучылар күп монда. Канун аларның «хокукларын» кысты. Кайда ничектер, ә менә «Татнефть Арена» янында кесәсеннән тәмәкесен чыгаручыларны погонлылар күзәтеп кенә тора. Шуңа төтенне дә киртә артында калдырып керергә туры килә.

 

 


ХОККЕЙ КАРЫЙБЫЗМЫ, ӘЛЛӘ?..


Тәмәкедән аермалы буларак, спорт сараенда сыра үз урынын югалтмады. Һәм иң зур чират нәкъ менә шул күбекле эчемлек тирәсендә икән. Шунысы кызык: сырага алданып, матчны  буфет киштәләре янында урнаштырылган телевизордан гына караучылар да бар. Үзгә һәм санаулы җанатарларны өйдәге йомшак диванны боз сараеның өч аяклы өстәленә алмаштырырга ни мәҗбүр иткән?


– Монда рухы башка, – диеште Казан артындагы бер районнан хоккей карарга килгән шундый ир-атлар төркеме. – Аннан соң, сыра белән трибунага керергә рөхсәт итмиләр бит.


Йөри торгач әлеге җанатарларның бик үк тәҗрибәле булмавын да аңладык. Казанның хоккей һәм сыраны якын күрүче җанатарлары инде күптән күбекле эчемлек савытын тәмле су «битлеге» артына яшерергә өйрәнгән икән бит инде! Монысы әле ире белән янәшә утырган кайбер хатын-кызлар өчен дә сер булып калган хоккей табышмагы булгандыр.     

 

  
Хоккей җанатарлары арасында матчларга еш йөрүче Казан халкы да, ерак районнардан сезонга берничә тапкыр гына килүчеләр дә, бала-чага һәм өлкән кешеләр дә, боз сараена җәмәгать транспортында утырып килүче урта хәлле гомер итүчеләр һәм үзләрен күрсәтергә яратучы, кәттә машинасын ишек төбенә кадәр диярлек «арканлап куйган» бай абзыйлар да бар. Соңгыларын кайчак тәнәфестә уйнатыла торган аукцион берләштерә. Бүген, мәсәлән, берәүләр алты мең сумга Михаил Варнаковның хоккей киемен сатып алды һәм мондый фуфайканың беренчесе генә булмавы белән мактанырга җай тапты.


СӘЛАМ, ДАНИС!


«Металлург» командасы һөҗүмчесе Данис Зариповны җылы сәламләүчеләр бүген дә җитәрлек иде. Һич ялган булмас, «Металлург»ка каршы уенны карарга килүче Казан тамашачыларының 99 %ы Данисның исемен ишетүгә җылы итеп кул чабарга күнеккән. Хоккей булгач, килүчеләр һәм китүчеләр дә күп. Ә менә Данис кебек үзебезнекенә әйләнгән танышлар бармак белән генә санарлык була. Данис Зарипов «Ак Барс» белән зур уңышларга ирешкән, ике тапкыр Гагарин кубогы откан хоккейчы. Шуңа да аның «Ак Барс» капкасына алка кертүен дә «гафу итәргә» күнектек инде.

 



КХЛ. Даими чемпионат. «Ак Барс» (Казан) – «Металлург» (Магнитогорск). 0:2 (0:0, 0:2, 0:0).
Голлар: Мозякин (Ли, 27.07, күплектә), Коварж (Мозякин, 30.07, күплектә).


 

Бүгенге матчта да Данис керткән голның шаһиты булдык. Әмма, Данис өчен кызганычка, ә «Ак Барс» өчен бәхеткә, әлеге алка беренче периодның вакыты чыкканнан соң кертелгән булып чыкты. Монысы өчен Даниска тагын бер кат рәхмәт!

 


...Ә Казан җанатарлары рәхмәт белдереп уен азагында капкачы Эмиль Гарипов исемен әйтеп кычкырды. Хаклык бар: «Ак Барс» капкасына ике генә гол кергән икән, бу – Эмильнең уяулыгы.


– Кызыклы уен булды. Көчле команда белән очраштык, – диде азактан Эмиль Гарипов. – Тырыштык, әмма җиңеп булмады. Төрле хәл була. Ике алканы да аз составта уйнаганда керттердек. Бу – команданың ялгышы. Капкачы һәм калганнарның да.  


«СОРАУЛАР КҮП...»


Һәм аларны төзәтергә кирәк. «Ак Барс»ның баш тренеры Зиннәтулла Билалетдиновның уенга биргән әлеге бәясе белән килешми мөмкин түгел. Офыкта – плей-офф. Әнә, «Ак Барс»ны отып, «Металлург» сезонда 32 нче җиңен бәйрәм итте һәм «көнчыгыш»та плей-оффка юллама откан беренче команда булды.  

 


– Уен күп сораулар тудырды. Аларны чишәргә кирәк, – матбугат вәкилләренә Зиннәтулла Билалетдинов. – Шуның өстендә эшләячәкбез. Соңгы уеннарда аз гол кертәбез. Моның сәбәбен ачыкларга кирәк.


– Антон Глинкин составка кайчан әйләнеп кайтыр?


– Әлегә әйтеп булмый.


– Бүген Зыят Пайгинның күп тапкыр ялгышуын күрдек. Сез аның уеныннан канәгатьме?


– Тулысынча түгел. Ялгышмавын телим. Әмма яшьләргә ялгышулар хас.


...Яшьләр димәктән, «Ак Барс» сакчысы Михаил Сидоров 20 яшькә кадәрге хоккейчылар арасында Канадада узган дөнья чемпионатында Россия җыелмасы составында бронза медаль яулап кайтты.

 



...Кайбер кызыклы фактларны барлыйк:

* «Ак Барс» КХЛның даими чемпионаты һәм плей-оффта «Металлург» белән 35 нче мәртәбә очрашты. Әлегә өстенлек Казан командасы ягында – 18 җиңү.   

* Сергей Мозякин – команда гына түгел КХЛның иң көчле һөҗүмчесе. «Ак Барс» капкасына алка кертеп, ул сезондагы очколар санын 64кә (33+31) җиткерде. Чагыштыру өчен: «Ак Барс»ның иң нәтиҗәле уенчысы Джастин Азеведо 27 (11+16) очко җыйган.

* Биш ел чамасы үзара каршылыкның үзгәрешсез калып килгән бер факты бар: бер генә команда да уенда 3тән артык алка кертә алмый. Статистика бозылмады.

* «Металлург» капкасына бу сезонда 99 алка кергән. «Ак Барс» командасы «юбилей» бүләк итмәде.

* «Металлург» күплектә керткән алкалар санын 58гә җиткерде. Бу – мөмкинлекнең 30 % чамасы. Ә «Ак Барс» мөмкинлегенең 20 % чамасын гына тормышка ашыра – 39 гол.

 

 

* ...«Татнефть Арена» боз сараенда Гагарин кубогының беренче хуҗалары белән Кубокның гамәлдәге хуҗалары очрашуы алдыннан истәлекле вакыйганың шаһиты булдык. Матчның мактаулы кунаклары, Россия Геройлары, очучы-космосчы Антон Шкаплеров белән Олег Артемьевка галәмнәрне иңләү өчен «Ак Барс» командасының әләмен тапшырдылар.

 


 

Шулай күңелле генә башланган матч азагына таба тамашачылар саны гына кимүен күрдек. Команданың җиңелүен кабул итмәделәр бугай. Хәер, арада бүгенгә соңгы тапкыр сырага ашыгучылар да, койма артында калган тәмәке төтенен сагынучылар да булгандыр.  Трибунадан китәргә ашыкмаган тугры җанатарлар гына команданы алкышлады. Ә урамда «Ак Барс» – чемпион!» дип кычкырып йөрүче кайберәүләрнең тамагы карлыгырга өлгергән иде инде. Хоккейны кем ничек кабул итә бит!..

 


Фәрит САЛИХОВ

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 487 мәртәбә Соңгы үзгәртү Шимбә, 07 Гыйнвар 2017 22:48

2 фикерләр

Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Алимә яшьләрчә җитез адымнар белән болдыр басмаларыннан йөгереп төште дә хәтергә уелып калган сүзләрне бияләйле кул аркасы белән йомшак карга язып куйды: син минем табышларым! Аннары капканы ачып чыгып, үзен көтеп торган «Субару» эченә кереп чумды.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Архив

« February 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
    1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28          
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев