В заголовках  В тексте
Дүшәмбе, 09 Гыйнвар 2017 14:42

«Чаңгы патшасы» булу җиңелме: Татарстанның – үз юлы!

Россиянең 24 яшьлек чаңгычысы Сергей Устюгов мәртәбәле «Тур де Ски» узышларның җиңүчесе булды. Яңа ел каникулында спорт сөючеләрне телевизор экраннарына бәйләп тоткан вакыйганың финишы ялларның соңгы көненә – 8 гыйнварга туры килде. Россия узышчысы рекорд куйган: рәттән биш узышта җиңү яулаган, барлык җиде этапның алтысында – «алтын», ә берсендә «көмеш»ле булган узышларны Intertat.ru хәбәрчесе дә күзәтеп, «чаңгы патшасы» булуның юлларын барлады. Әлеге юлда Татарстан чаңгычылары да бар.


«БАШКАЛАР ӨЧЕН ДӘ УЗЫШТЫМ»


Унберенче тапкыр уздырыла торган «Тур де Ски» күпкөнлек ярышларда 2013 ел башында Россия чаңгычысы Александр Легковның җиңүче булганы бар иде инде. Шунысы игътибарга лаек: Олимпия чемпионы Александр Легков быел әлеге ярышлардан читләштерелде.  Сәбәбе – Ричард Макларенның допинг белән бәйле доклады. Халыкара чаңгы спорты федерациясе тарафыннан уздырылган ярышлардан читләштерелүчеләр арасында Сочидагы Уеннарда өч көмеш медаль яулаган Максим Вылегжанин һәм дөньякүләм ярышларда уңышлары булган Евгений Белов, Алексей Петухов, Евгения Шаповалова һәм Юлия Иванова да бар.

– Җиңү мөһим иде. Мин ярышлардан читләштерелгән спортчылар өчен дә көрәштем. Кызганыч, алар узышларда катнаша алмады. Алар әзер иде, – диде финишка килү белән Сергей Устюгов. – Тамашачыларга рәхмәт. Минем өчен бөтен Россия көч биргән кебек булды.

...«Тур де Ски» узышларын ел саен декабрь азагында башлап, гыйнвар башында Италиянең Валь-ди-Фьемме үзәнлекләрендә, тауга каршы көч сынашу белән төгәллиләр. Азаккы узыш алдыннан төп җиңүченең кем булачагы шик тудырмаса да, калган медальләр өчен җитди көрәш барды. Икенче урында – узган елгы җиңүче, норвегияле Мартин Сундбю, өченчедә – Швейцария чаңгычысы Дарио Колонья.



Хатын-кызлар арасында абсолют җиңүче булып Норвегия чаңгычысы  Хейди Венг танылды. Россия спортчыларыннан иң яхшы нәтиҗәгә Юлия Чекалева иреште – 10 нчы урын. «Көндәшлек тудырырга теләгән идем. Кызганыч, тауга каршы узыш авыр булды. Шулай да, моңа кадәр унлыкка эләгә алмавымны уйласам, шатланыр җирлек бар», – диде Юлия.


«ПАТША»ЛАР ГАСЫРГА БЕР ГЕНӘ ТУА


Сергей Устюговның «Тур де Ски»да җиңү яулавы очраклылык түгел. Бу урында ирексездән аның Сочидагы чыгышы искә төшә. Анда Сергей Устюгов бердәнбер узышта – спринтта чыгыш ясады, җиңүгә дәгъва кылучы чаңгычы буларак каралды, әмма финалда башкалар гаебе белән егылу аркасында 5 нче урын белән генә чикләнде.



Сергей Устюговның 2013 елгы Дөнья чемпионатында Евгений Белов, Максим Вылегжанин һәм Александр Легков белән берлектә эстафетада бронза медаль яулавын, узган елгы «Тур де Ски» узышларында гомуми беренчелектә өченче урын алуын да яхшы хәтерлибез. Очраклылык дими ни дисең – эстафетада уңышка ирешкән командадашлары әлеге ярышлардан читләштерелде. Хәтта Вылегжанин белән Легковны Сочидагы Уеннарда яулаган медальләреннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр дигән сүзләр дә йөри. Шуңа да, «Тур де Ски» ярышларына рухи яктан какшаган хәлдә барып, анда Россия чаңгычысының җиңү яулавы икеләтә кыйммәткә ия. «Мин – рус чаңгычысы һәм мин «чиста»!» – һәр җиңүе саен Сергей Устюгов әлеге шигарь астында узышуын белдерде. Хәзер инде сорау туа: әлеге уңыш Дөнья кубогы ярышларының гомуми җиңүчесе булырга, Дөнья чемпионатында уңышлы чыгыш ясарга этәргеч ясармы? «Карарбыз! Форманы саклап калу турына тренер уйлый, ә мин тиешенчә шөгыльләнәм» – дип тыйнак кына җавап бирде Сергей әлеге сорауга.



– Устюгов нинди генә тренер кул астында шөгыльләнсә дә, яхшы нәтиҗә күрсәтте, – ди Россия җыелмасы өлкән тренеры Олег Перевозчиков. – Ул – уникум. Андый спортчылар 50-100 елга бер генә туа.


ТАТАРСТАН СПОРТЧЫСЫ ДА БУЛЫШТЫ


Сергей Устюгов, Александр Бессмертных, Андрей Ларьков, Андрей Мельниченко, Петр Седов, Ермил Вокуев һәм Алексей Червоткин... Россия җыелмасы данын ир-ат чаңгычылардан әнә шул спортчылар яклады. Арада Татарстан чаңгычысы, Яшел Үзән егете  Андрей Ларьковның булуы да куанычлы. Аның соңгы узышта 22 нче урында килүенең шаһиты булдык. Аерым этапта тагын да яхшырак нәтиҗәгә иреште әле ул. Алтынчы этапта – 15 чакрым арага масс-стартта, мәсәлән, Татарстан чаңгычысы 5 нче урынга күтәрелде. Әмма әлеге уңыштан бигрәк, аның ошбу узышта команда мәнфәгатьләрен кайгыртуын күрдек. Чаңгы юлында ул Сергей Устюговка ярдәм йөзеннән Норвегия чаңгычысы Мартин Сундбюны шактый тоткарлап килде. Хәтта моның өчен сары карточка белән дә «бүләкләделәр» үзен. Нәтиҗәдә, Сергей Устюгов икенче урынга күтәрелде һәм әлеге узыш җиңүчесе Мартин Сундбюдан 2,2 секундка гына калышты.



– Бессмертных белән Ларьковка рәхмәтемне җиткердем. Алардан булышуларын сорамадым. Булыштылар. Алар булмаса, миңа ярдәм итеп бармасалар, 20 нче урыннан да түбән тәгәрәр идем, – диде Сергей Устюгов әлеге этап төгәлләнгәч. – Безнең команда көчле иде. Дөнья чемпионатына кадәр допинг мәсьәләсе дә хәл ителсә, тагын да көчәячәгебезгә өметләнәм.    
 
Татарстан спортчылары димәктән, «Тур де Ски» ярышларында республика данын Анна Нечаевская да якларга тиеш иде. Әмма Вологодск  өлкәсеннән Татарстанга күченеп килгән 25 яшьлек чаңгычы кыз җыелма команда составына керсә дә, Швейцариядән кайтып китәргә мәҗбүр булды. «Тән температурам 39га күтәрелде. Көч-хәл өйгә кайтып җитә алдым. Кәфем кырылса да, хәерлегә булсын», – дип аңлаткан ул үз хәлен.


 



Кызык: хатын-кызлар арасында «Тур де Ски» узышларында катнашкан Россия чаңгычысы Елена Соболева – Сергей Устюговның кәләше – 8 гыйнварда туган көнен бәйрәм итте. «Икеләтә бәйрәм», – диде Сергей Устюгов.  

Тагын бер кызык: Польша чаңгычысы Юстина Ковальчик социаль челтәрдәге битендә кызыклы сүзләр язып элгән. «Ура! Афәрин, Устюгов! Узышларда кабат сәламәт кешенең җиңүе куанычлы! Ир-атларда булса да», – дигән чаңгычы Мартин Сундбю һәм Хейди Венг кебек Норвегия чаңгычыларының тын бетү (астма) авыруыннан «интегүләренә» ишарә белән. Килешми мөмкин түгел – тын бетә торып, ничек 9 чакрым озынлыктагы тауда узышырга кирәк?!



Тагын-тагын да кызык: икенче урында калган Норвегия чаңгычысы Мартин Сундбю соңгы узыш алдыннан төне буе бәдрәфтә «утыруын» җиткергән. «Стартка чыга алып икенче булуыма да шатмын, – дигән ул. – Ярыш алдыннан бәдрәфтә утырганчы йоклавың яхшырак икән».
 



ТАТАРСТАН ЧАҢГЫ МӘКТӘБЕ


«Аерым спортчылардан ел дәвамында кем гаҗәпләндердеме? Чаңгычылар сөендерә. Андрей Ларьков, Наталья Жукова илнең төп чаңгычылары сафына керде», – дип белдергән ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов елга йомгак ясап.   

Бу урында җаваплы түрә белән килешеп, Татарстанда чаңгы мәктәбенең уңышлары зур булуын билгеләп үтү дөрес булыр. Юкка гына Татарстанның «Ел спортчысы» тантанасында Олимпиада программасына кертелгән шәхси спорт төрләре буенча иң яхшы оешмалар рәтенә Чаңгы һәм биатлон федерациясе махсус бүләккә лаек булмагандыр. Федерацияне «Сетевая компания» җәмгыяте генераль директоры Илшат Фәрдиев җитәкли. Уңышлар булмаса, республикада зурдан кубып быел ук чаңгычылар өчен модульле 20 комплекс төзүне планга кертерләр иде микән?!

Башкарылган эшләр дә җитәрлек. Хәтта халыкның ялын да файдага уздыру җаен таба беләләр. Шуның ачык мисалы булып, декабрьнең соңгы көннәрендә генә Казанның Идел буе районында Горки-Әмәт урман паркындагы чаңгы базасын китерсәк, дөреслеккә хилафлык килмәстер. Чаңгы юлы да, чаңгысы да үзендә.

Ә республика чаңгычыларына юл ачуда иң актив эшләүче төбәкләрнең берсе – Зәйдә «Ялта-Зәй» чаңгы-роллер трассасы төзелде. Чаңгычылар өчен төп әзерлекнең 60 %ы җәйге чорга туры килүен һәм мондый база Татарстанда моңа кадәр Яшел Үзәндә генә булуын исәпкә алсак, республика, күрше төбәк чаңгычылары өчен яңа мөмкинлекләр ачылды. Кем белә, «Тур де Ски» узышларының иң биек ноктасына бәлки шундый эшләр аша юл ачыладыр. Көтеп карыйк!..

Бүгенге чынбарлык:

Россиянең чаңгыда узышу җыелмасына 2016-2017 елгы сезонда Татарстаннан 6 спортчы керде. Алар – Андрей Ларьков (Яшел Үзән), Наталья Жукова (Казан), Анастасия Доценко (Яшел Үзән), Егор Казаринов (Зәй), Артем Николаев (Тәтеш) һәм Илдар Фәйзуллов. Соңгы көннәрдә алар рәтенә сезон дәвамындагы күрсәткечләре нәтиҗәсендә Анна Нечаевская да кушылды.

Татарстан чаңгычылары соңгы ике Универсиадада 4 алтын, 1әр көмеш һәм бронза медаль яулады.

Россия чемпионатларында медальләр саны – 16 (8-7-1).

Соңгы 5 елда республикада яктыртылган 22 чаңгы трассасы төзелгән. Аларның гомуми озынлыгы 100 чакрымнан артып китә.

Федерациянең күнегүләр базасы – «Ялта-Зәй» үзәге. Соңгы өч елда биредә колачлы төзекләндерү эшләре алып барылды.


Фәрит САЛИХОВ

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 543 мәртәбә

2 фикерләр

  • Фикер белдерү Сишәмбе, 10 Гыйнвар 2017 22:29 Редакциядән язган

    Ришат, Алия югалмады. Әле декабрьдә Пермь өлкәсендә Россия кубогы ярышлары узды. Анда бер ел элек улы туган Алия дә катнашып, 10 чакрымга ярышта бронза медаль яулады.

    Шикаять белдерү
  • Фикер белдерү Сишәмбе, 10 Гыйнвар 2017 15:54 Ришат язган

    Алия Ихсанова исемле чаңгычыбыз бар иде. Ул кая югалды?

    Шикаять белдерү
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Ике миллионнан артык карау! Минем урында кем язса да, аның турында язманы барыбер шуннан башлар иде. Спорт турында соңгы яңалыкларны укып бетергәннән соң, үзен инде «кадр артында» дип белгән Альбина, режиссер белән сөйләшә башлый, ахырда җырлап ук җибәрә...

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Фикерләр

Архив

« January 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
            1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31          
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев