В заголовках  В тексте
Сишәмбе, 10 Гыйнвар 2017 11:19

Роналду – йолдыз, янында – йолдызкай! (фото)

Португалия футбол җыелмасы һәм Мадридның «Реал» командасы уенчысы, 31 яшьлек  Криштиану Роналду Халыкара футбол федерациясе (ФИФА) тарафыннан иң яхшы футболчы дип танылды.


2016 ел Португалия футбол йолдызы өчен гаять зур уңышлар китерде:  Франциядә узган Европа чемпионытында Португалия җыелмасы җиңү яулады, футбол «йолдыз»ы Криштиану Роналду әлеге титулдан тыш, Мадридның «Реал» командасы белән Чемпионнар лигасы җиңүчесе, клублар арасында дөнья чемпионы һәм «Алтын туп» иясе дә булды.

Инде менә кичә, 9 гыйнварда, Швейцариянең Цюрих шәһәрендә узган тантанада Криштиану Роналду Халыкара футбол федерациясе (ФИФА) тарафыннан иң яхшы футболчы буларак үз бүләген алды. Ишеткәнегез булса, 2016 елдан  France Football журналы иң яхшы футболчыга «Алтын туп» тапшырса, ФИФА үз бүләк иясен ачыклый. Узган елгы нәтиҗәләре өчен «Алтын туп» инде тапшырылган иде. Ә ФИФА бүләгенә Роналдудан тыш Лионель Месси («Барселона») һәм Антуан Гризманн («Атлетико») да дәгъва кылды.



Спорт сөючеләрне бүләк иясеннән бигрәк, Роналду һәм улы янәшәсендә балкыган чибәркәйнең кем булуы кызыксындыргандыр. Дөрестән дә, футболчының супермодель, татар кызы Ирина Шәйхелисламова (Шейк) белән мөнәсәбәтләре бозылганнан соң (ә алар 2010 елдан алып биш ел дәвамында очрашып йөрде), Роналдуга кәләшкә кемне генә «димләмәделәр». Ниһаять, Криштиану Роналду үзенә яңа пар тапкан бугай. Кичәге бүләкләү тантанасында аның янында тагын бер модель – Джорджина Родригес балкыды.



Сүз уңаеннан: Криштиану Роналдуның улын 2010 елның 17 июнендә суррогат ана тапты.
   
Игътибарыгызга Криштиануның элеккеге һәм бүгенге кәләшенең фотоларын тәкъдим итәбез. Йолдызкайларның кайсы шәбрәк балкый икән?!


Ирина Шейк


 

 

 

 

 

 


Джорджина Родригес


 

 

 

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 1130 мәртәбә

2 фикерләр

Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Яхшы кеше булу кыен түгел дә ул, менә балаңа һәрвакытта да яхшы әни булу кыен. Бигрәк тә яхшылыкка бала туган көннән алып адым саен сыналып торганда. Алар күңел түрендәге аерым бер папкага туплана бара, туплана бара... Әни кешенең өф-өф итеп кенә саклаган гөлбакчасына беренче таш кайчан төшә соң? Мөгаен, бала тудыру йортында уктыр.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Фикерләр

Архив

« April 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
          1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев