В заголовках  В тексте
Чәршәмбе, 11 Гыйнвар 2017 07:32

Яңа елда – ят Кубок: волейболда тарих ничек язылыр?

Иң якты янган йолдыз җиргә атылды... Илнең хатын-кыз волейбол чемпионатының узган елгы сезонына шундый бәя биреп булыр иде. Сүз биш ел дәвамында иң якты булып янган йолдызлы «Динамо-Казан» командасы турында бара. Елның яңасы ничек булыр? Чемпионнар лигасындагы чыгышы аша күреп ияләнгән команда 11 гыйнварда Европа волейбол конфедерациясе (CEV) кубогы турнирындагы чыгышын башлый. Европа киңлекләрендәге данны кайтару өчен хәзер түбәннән күтәрелергә кирәк. Intertat.ru хәбәрчесе волейбол белән бәйле узган елда калган иң истә калган 5 вакыйганы барлады.


1. «ДИНАМО-КАЗАН» ТӘХЕТНЕ КАЛДЫРДЫ


Ил күләмендә төп вакыйга булмаса да, Казан тамашачылары күңеленә тәэсир итәрлек хәл булды бу. Хәтерләсәгез, 2015-2016 елгы сезонда Ришат Гыйләҗетдинов җитәкләгән команда чемпионнар лигасы һәм ил чемпионатында дүртенче урында гына калды. Ә Россия кубогының финалында уңышсыз чыгыш ясады. Шунысы кызык: ил чемпионатының финалында соңгы 5 елда Казан һәм Мәскәү клублары очрашып, барысында да «Динамо-Казан» кызлары җиңүче була иде. Спортта да һәр чорга – уңышсыз серияме ул, әллә тоташ зур җиңүләрдән торамы – барыбер нокта куела шул. «Динамо-Казан» да 2011 елдан алып беренче мәртәбә медальсез һәм Чемпионнар лигасына юлламасыз калды.



Ә бу сезонда составы тулысынча диярлек яңартылган команда кабат лидерлар сафына күтәрелүне максат итеп куйды. Максатларга беренче адым ясалды да инде. Казанда Россия кубогының «Дүртлек финалы»нда Саратовның «Протон» һәм финалда Мәскәүнең «Динамо» командасын отып, Ришат Гыйләҗетдинов шәкертләре үз тарихында өченче мәртәбә ил кубогын яулады.

– Яңартылган состав өчен җитди имтихан булды бу. Тарихи җиңү дияргә дә була. Кубок өчен көрәш физик әзерлекне генә түгел, психологик халәтебезгә, лидер булырга ни дәрәҗәдә әзер булуыбызга ачыклык кертте. Сезонда барлык титуллар өчен дә көрәшкә әзербез, – диде команданың баш тренеры Ришат Гыйләҗетдинов.
 


...2016 ел азагында Россия кубогын яулаган «Динамо-Казан» хатын-кызлар волейбол командасына Европа волейбол конфедерациясе (CEV) кубогы турнирында катнашу хокукын бирде. Ришат Гыйләҗетдинов шәкертләре Чемпионнар лигасыннан соң дәрәҗәсе буенча икенче урында торган Кубок өчен көрәшне 1/16 финал раунды этабында 11 гыйнварда читтә башлый. Көндәше – Чехиянең «Оломоуц» командасы. Җавап матчы Казанда 26 гыйнварда уза.



Сүз уңаеннан: соңгы ил чемпионатында «Динамо-Казан»ны «бронза»сыз калдырган Краснодар «Динамо»сы әлеге турнирның соңгы ике елдагы җиңүчесе булып танылган иде.


2. ВОЛЕЙБОЛ ГАМОВАСЫЗ КАЛДЫ


Россия хатын-кызлар волейбол җыелмасының соңгы еллардагы ике лидеры – Екатерина Гамова белән Любовь Соколова карьераларына нокта куйды. Шунысы игътибарга лаек: дистә елдан артык җыелманың йөзе булып торган ике волейболчы да сөйләшеп куйгандай бер-бер артлы спорттан китеп барды. Кызганыч, икесе дә икешәр тапкыр дөнья чемпионы, шуның кадәр үк Олимпиаданың көмеш медаленә ия булса да, Олимпия уеннарында «алтын» яулый алмадылар. Кызык: составта әлеге волейболчылар булса, Россия җыелмасы Рио-де-Жанейродагы Уеннарда медальсез кайтыр иде микән?  



Ә Юрий Маричев командасы Уеннарда чын мәгънәсендә хурлыкка калды. Чирекфиналда Сербия командасына «коры» исәп белән оттыруны, ә бер партиянең 9:25 исәбенә төгәлләнүне башкача атап та булмыйдыр. Россия кызларының, кызганыч, чын мөмкинлекләрен күрмәдек. Аның каравы рәттән 4 Олимпиададан соң беренче мәртәбә Уеннарда Гамовасыз волейболны күзәттек...


3. АЛЕКНОГА ТЕТЮХИН ДА БУЛЫШМАДЫ


Россиянең ир-атлар җыелмасы да Рио-де-Жанейродагы Уеннардан медальсез кайтты. Дөрес, кызлардан аермалы буларак Владимир Алекно шәкертләре «бронза» медаль өчен дә көрәште әле. Әмма АКШ җыелмасыннан көчсезрәк булып чыкты. Әлеге матчтан соң Уеннарның ачылышында Россия әләмен күтәреп чыккан 41 яшьлек Сергей Тетюхин ил җыелмасы өчен башка уйнамаячагын белдерде. Ә җыелманың баш тренеры Владимир Алекно (Юрий Маричев кебек үк) вазифасыннан азат ителде.



–  Тетюхинның җыелма өчен соңгы матчы җиңү белән төгәлләнүен теләдем, – диде Владимир Алекно. – Олимпиаданың финалы түгел, ә бронза медале өчен уенда булса да.
Шулай итеп, алты тапкыр Олимпиадада катнашкан Сергей Тетюхин өчен беренче һәм соңгысы медальсез булды.   


4. «ЗЕНИТ»НЫҢ УҢЫШЫ


Волейболда «Зенит» өчен ел үз тарихында иң уңышлысы булды. 2015-2016 елгы сезонда Владимир Алекно командасы 4 турнирның җиңүчесе булып танылды. Ил чемпионаты, Чемпионнар лигасы, Россия Кубогы һәм Суперкубогы турнирындагы җиңүне тагын да тулыландырырга бер адым җитмәде – «Зенит» клублар арасында үткәрелә торган дөнья чемпионатында финалда Бразилиянең «Крузейро» командасына оттырды.

Бу урында кабат баш тренер мәсьәләсенә тукталу урынлы булыр. Лондондагы Уеннардагы «алтын»нан соң Владимир Алекно: «Йөрәктән СМС килде», – дип җыелманы калдырып киткән булса, Рио-де-Жанейродагы Олимпиададан соң әлеге вазифаны үз теләге белән калдырырга теләмәде шикелле. Ахыр чиктә, җыелманы авыр вакытта кабат үз кулына алган, Олимпиадага юллама отарга булышкан һәм команданы имгәнүләрдән соң сихәтләнеп тә бетмәгән уенчылар белән Уеннарда  дүртенче урынга күтәргән остаз бит ул. Инде кабат җыелмага кабат әйләнеп кайтырмы? Кем белә бит! Владимир Алекно быел 50 яшьлек юбилеен уздырды. Барысы да алда кебек. Йөрәктән килгән СМСны исәпкә алмасак, билгеле.



Сүз уңаеннан: Владимир Алекно ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның иң яхшы тренеры булып та танылды.

Ә җыелма командалар һаман да остазсыз кала бирә.


5. ДОПИНГ ЧИТЛӘП УЗМАДЫ


Узган елның мельдоний белән бәйле шаукымы волейболга да кагылып узды. Мәскәүнең «Динамо» командасы волейболчысы Александр Маркинны февральдә уеннардан читләштерделәр. Сәбәбе – Берлиндагы уеннан соң тапшырылган допинг пробасы мельдонийга уңай нәтиҗә биргән. Ә Маркин – ил җыелмасы уенчысы да. Шуны истә тотып, кайбер ил вәкилләре, Россия җыелмасын Олимпиададан мәхрүм итәргә кирәк, дип тә сүз йөртә башлады. Ахыр чиктә волейболчының организмында табылган мельдоний күләме рөхсәт ителгән күләмдә булып чыкты һәм аңа билгеләнгән чикләүләр дә юкка чыгарылды. Ләкин Россия волейболына психологик һөҗүм ясалган иде инде.



...Яңа ел яңа волейбол тарихын яза башлады инде. Казанның волейбол командалары елны уңышлы башлады: «Зенит» – Краснодарда «Динамо»дан, «Динамо-Казан» кызлары үзендә Санкт-Петербургның «Ленинградка» командасын отты. Ике уен исәбе дә – 3:0. Зур сынаулар алда әле. Әнә, 18 гыйнварда Казанга Мәскәүнең «Динамо» хатын-кызлар командасы килә. Ил чемпионаты кысаларындагы әлеге уенда «Динамо-Казан» командасына Россия кубогындагы җиңүнең очраклылык булмавын расларга туры киләчәк.


Фәрит САЛИХОВ

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 371 мәртәбә
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

– Абикайның алъяпкычы иде монысы... Ә монысын таныйсызмы? Әйе, чиккән сөлге башы. Абикай яшь чакта бик күп чиккән безнең. Тузган дип, сөлгеләрен ташламакчы иде инде ул. Мин үземә алдым. Күрәсезме, күлмәк җиңенең бер өлешендә нинди матур бизәк булып утыра алар. Үземә бик ошый! Мин аларны үземнең коллекциямдә куллангач, абикай шундый сөенде!

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Фикерләр

Архив

« February 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
    1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28          
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев