В заголовках  В тексте
Җомга, 21 Апрель 2017 11:58

Күңел чәршәмбе кичен көтә: ә алда – якшәмбе иртәсе

Күңел чәршәмбе кичен көтә: ә алда – якшәмбе иртәсе Илнар ТӨХВӘТОВ фотолары

“Рубин” футболчылары тамашачыларны бушка уенга чакыра! Россия чемпионатының чираттагы туры кысаларындагы матчны “Казан Арена” стадионында тамаша кылу түләүсез булачак. Кичәге буран аркасында булмый калган ачык күнегүләр алдыннан Казан командасының дүрт футболчысы – капкачы Сергей Рыжиков, ярымсакчылар – Алекс Сонг белән Гекдениз Карадениз һәм сакчы Серхио Санчес, каләм әһелләренә шундый рәсми белдерү белән чыкты. Шуңа да күңел түземсезлек белән чәршәмбе кичен көтә – «Казан Арена»дагы чираттагы уен 26 апрельдә «Терек» командасына каршы булачак. Башлану вакыты – 19:30 сәгатьтә. Дөрес, аңа кадәр, 23 апрельдә, «Рубин» Самарада «Крылья Советов» командасы белән очраша әле. Чәршәмбе көнгә планнар якшәмбе кәефенә дә бәйле булачак...


КАБАТ РЫЖИКОВ


Стадионга килгән тамашачылар өчен билет чыгымнарын футболчылар үзләре күтәрергә булган. Шул рәвешле алар команданың соңгы вакыттагы начар уены өчен гафу үтенергә җыена.

 


– Команданың нәтиҗәләре үзебезне дә шок хәлендә калдырды. Шуңа да, «Терек»ка каршы уенга тамашачыларны көтеп калабыз. Клубның туган көнен бергәләп бәйрәм итәрбез, – диде, шушы айда клубның 59 яшьлек туган көне булуына ишарә белән һәм  тамашачыларны уенга чакырып капкачы Сергей Рыжиков.


Ни гаҗәп, команданың соңгы вакыттагы начар уенында тамчы да гаебе булмаса да, бар булган җаваплылык капкачы Рыжиков үз өстенә ала. Хәтерләсәгез, соңгы уенда “Краснодар” командасына оттыргач та (0:1), Сергей Рыжиков җанатарлар янына барып, елар хәлгә җитеп: «Зинһар өчен, ташламагыз безне!» – дигән иде. Тугры җанатарлар: «Бергә – азаккача!» – дип кычкырган иде ул кичтә. Ни кызганыч, әйдаман вазифасын үз өстенә алучылардан ул берүзе калды кебек. Ветеран уенчыларның тагын берсе – Хавьер Грасия килгәч эскәмиядә “төпләнгән” команда капитаны Олег Кузьминның сүзе чыкмый, ә төрек футболчысы Гекдениз Карадениз нидер әйтеп бетерми. “Мин сөйләрлек күп әйберләр бар, ләкин берни әйтә алмыйм”, – дип кенә аңлата ул хис-кичерешләрен.

 


– Гекдениз ни әйтергә телиме? Тренерны алмаштырырга кирәк, дип әйтүе. Шуны күздә тотты ул. Чөнки команданың мөмкинлекләре бар, әмма көтелгән уен күрсәтә алмыйлар”, – диде танылган футбол белгече Александр Бубнов Sportbox.ru сайтына бу уңайдан.


Ә Хавьер Грасия чемоданнарын җыярга җыенмый әле – команданы алда торган уенга әзерли.


“ЯШЬЛӘРГӘ ЮЛ АЧЫК”


“Рубин» футболчылары Самарада «Крылья Советов» командасы белән очрашырга әзерләнә. Әлеге уен алдыннан команданың баш тренеры Хавьер Грасия спорт журналистлары белән аралашты.


– Үз көчебезгә ышанычны җиңүләр аша гына кайтарып булачак. Хәзер безнең уңышсыз серияләр булды. Әмма узган берничә матчны карасак, команда уңай нәтиҗәгә ирешердәй уен күрсәтте. Мондый вакытта беренче җиңү кирәк. Ул үз көчебезгә ышанычны арттырачак. Ләкин моның өчен яхшылап эшләргә кирәк, – ди Хавьер Грасия.

 


Баш тренерның Испаниядә «Малага» клубындагы эш тәҗрибәсен дә искә төшерделәр. Анда ул, команданың уңышсыз сериясеннән котылу өчен клубның икенче команда уенчыларын үзенә җәлеп итә иде.


– Дубль командадагы яшь футболчыларга өмет баглыйбыз. Аларны күзәтәбез һәм күнегүләргә җәлеп итәбез. Ләкин хәзер дубль команда футболчыларына гына таяну оптималь карар булмаячак. Хәзер составтагы уенчыларга йөз тотарга тиешбез, – ди остаз.


Аерым уенчыларга килгәндә, «Крылья Советов» командасына каршы уенда Рубен Рочина, Карлос Самбрано һәм Максим Канунников уйнамаска да мөмкин икән. Алар 100 процент әзер түгел, ди Хавьер Грасия. Атна дәвамында сихәтләнү динамикасын күзәтми торып, ашыгыч карарлар кабул итәргә ярамый, диде ул.


– Алда торган һәр матчны уңышсыз сериядән котылу мөмкинлеге буларак карарга кирәк. «Крылья Советов» – яхшы өйрәтелгән команда. Соңгы вакытта уңай нәтиҗәләргә ирешә, – дип бәя бирде алда торган көндәшкә Хавьер Грасия.


Менә шул уңай нәтиҗәләргә ирешә торган командага каршы уен югарыда телгә алынган чәршәмбе киченә кәефнең ничек булачагын билгели дә инде.


ИШЕК АЧЫК – КЕРҮЧЕ ЮК


“Казан Арена” стадионы беренче тапкыр футбол матчы 2014 елның 17 августында узган иде. Шул вакыттан бирле стадион ишекләрен бер ачты, тагын япты һәм тагын ачты... Башта Казанда Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты өчен футбол кырына бассейн корып, су тутырдык, кабат “Казан Арена”да туп тибә генә башлаган идек, кырдагы чирәмен Конфедерацияләр кубогына әзерләү өчен Үзәк стадионга күченеп тордык. Шушы еллар эчендә “Казан Арена” стадионында 27 уен узган. Шуның соңгысы үзгә рекорд куйды – трибунага 3041 (!) тамашачы җыйды.

 


Бушка билет тарату гына тамашачы җыярга булышырмы? Сүз дә юк, тамашачылар санын 3 меңнән күбрәк итү өчен әлеге алым булышачак. Бушка сырның капкында гына булуын белсәк тә, арабызда капкынга кысылып калучылар очрап тора. Әмма аерым бер матч кысаларында шул рәвешле боз ташкыны кузгатуга өметләнергә кирәкми.


Иң беренче чиратта “Рубин”ның уены яхшырырга тиеш. Казанда футбол яратмыйлар, дип әйтү дөрес түгел. “Казан Арена” стадионының 41 меңнән артык тамашачы җыеп, рекорд куйган вакыты да булды. Әйе, ул вакытта “Рубин” командасы атаклы “Ливерпуль” футболчылары белән көч сынашкан иде һәм тамашачы җыюга көндәшнең дәрәҗәсе дә тәэсир итми калмагандыр. Әмма аңа кадәрге – команда белән Ринат Билалетдинов җитәкләгән вакыттагы уеннарны искә төшерик. Стадионга 10 меңнән ким санда тамашачы килгән вакытны хәтерләмим. Чөнки “физрук” зур нәтиҗәләргә ирешә алмаса да, составында йолдызлар аз булган команда азаккы минутка кадәр бар көчен куеп уйный иде. Ә хәзер мондый тырышлыкның әсәре дә күренми.  


Билетларны бушка тарату, һичшиксез, нәтиҗә бирәчәк анысы. Алайса кайбер уеннарга билет бәяләренең иң арзаны да 400 сумга җиткән иде бит. Ә салкын кичтә, үтәли җилгә түзеп һәм, иң мөһиме, акча түләп начар футбол карыйсы килми ул.


Ачылган елларында яңа стадион күрәсе килү дә тамашачылар санын арттыргандыр. Инде хәзер аның белән республиканың футбол сөйгән һәр кешесе танышып чыкты. Шуңа да стадион җитәкчелеге дә тамашачыларны җәлеп итү мәсьәләсен кайгыртырга тиештер. Театр элгечтән башланган кебек, стадиондагы футболның машина кую урыныннан башлануын истән чыгара кебек алар. Шулай булмаса, “Казан Арена”ның парковкасы инде күпме айлар башка мәнфәгатьләрдә файдаланыр, ә тамашачылар тимер атын “арканларга” урын эзләп йөрер иде микән? Җәмәгать транспорты белән йөрергә кирәк, дисезме? Юк инде, мондый уеннан соң трамвайга түгел, машинага утырып, тизрәк качасы килә.


...Бәлки Рыжиковка әйтеп караргадыр – парковка мәсьәләсен дә хәл итмәс микән? Күңел чәршәмбе кичен көтә.


Фәрит САЛИХОВ

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 153 мәртәбә Соңгы үзгәртү Җомга, 21 Апрель 2017 17:19
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Яхшы кеше булу кыен түгел дә ул, менә балаңа һәрвакытта да яхшы әни булу кыен. Бигрәк тә яхшылыкка бала туган көннән алып адым саен сыналып торганда. Алар күңел түрендәге аерым бер папкага туплана бара, туплана бара... Әни кешенең өф-өф итеп кенә саклаган гөлбакчасына беренче таш кайчан төшә соң? Мөгаен, бала тудыру йортында уктыр.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Фикерләр

Архив

« April 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
          1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев