В заголовках  В тексте
Җомга, 25 Ноябрь 2016 13:59

Кызыл Тау халкы: «Каз өмәсе бездә «расписание» белән бүленгән»

Авыл халкы гомер-гомергә каз асраган. Хәтта сугыш елларында, аннан соңгы авыр елларда да авылларны «кыйгак-кыйгак» каз тавышы бизәгән.


Хәтерләсәгез, ун еллар чамасы элек сала халкы да шәһәрләшә башлады: мал-туар белән бергә, казларын да бетерде. Йорт казы бармак белән санарлык өйләрдә генә калды. Әмма соңгы елларда елга-күл буйларын халык телендә «ак казлар» дип йөртелә торган Голландия, Венгрия казлары басты. Казның файдасын белеп алдылар: аның түшкәсенә ел әйләнәсе ихтыяҗ зур, деликатес буларак эч-башын да еш сорыйлар. Мамыгын да кая куйыйм дип аптырыйсы юк: капка төбенә килеп алалар! Кыскасы, каз белән бергә авылга җанлану, онытыла барган каз өмәләре дә әйләнеп кайтты.



Китаплардан укып үстек: каз өмәсен яшь киленнәр бигрәк тә көтеп алган. Бу бәйрәмдә алар үзләренең җитезлекләрен күрсәткән. Каз өмәсе җыр-бию белән үрелеп барган, тальян тартып егетләр дә аларга кушылган. Минем белән күпләр килешер: каз өмәсе көнне җырларга да, биергә дә, матур алъяпкычлар ябып, чишмә юлында йөрергә дә хәл калмый. Бу гадәт инде, күбесенчә, сәхнәләштергән күренешләрдә генә саклана. Әмма каз өмәсе дигән күркәм бәйрәм узмый калмый.



Апас районының Кызыл Тау авылы янәшәсендәге сулык яздан көзгә кадәр ап-ак казлар белән тула. Авылда каз асрамаган йорт сирәк. 30, 40, 60 баш каз үстерү биредә гадәти хәл.

– Көтү кугач, авылыбыз белән җыелышып, казларны суга илтәбез. Бу – бер-беребез белән аралашу, яңалыклар уртаклашу өчен дә менә дигән мөмкинлек. Кичен исә аларны алырга барабыз. Юл өстендә генә кибет. Анда сугылып, көнбагыш яисә туңдырма алырга да онытмыйбыз. Казлар судан чыкмаса, яр буенда тагын гәпләшеп утырасы бар бит, – дип көлә Алсу Гыймранова.



Казлар өлгергәч, авылда киң колачлы каз өмәләре башлана. Атнага ике тапкыр каз йолкый уңган ханымнар.

– «Расписание»ны киңәшләшеп, алдан ук төзеп куябыз. Кемдә кайчан каз өмәсе икәне бер ай алдан билгеле була. Һәрберебезнең зур лар туңдыргычы бар, көннәр суытуын көтеп торасы юк хәзер. 10-11 хатын бер-беребезгә өмәгә йөрибез. Минем 50 баш казны да шул төркем белән эшкәрттек, – ди Әлфинур Шиһапова.


 



Кызыл Тауда өмә көне генә түгел, кем нинди эшкә җаваплы булуы да бүленгән. Бүленгән дип, һәркемнең үз шөгыле бар. Элегрәк каз мамыгын йолку өчен үтүк куллансалар, хәзер кайнап торган суда пешеклиләр. Бу эшне һәркем башкара алмый. Аз тотсаң, каты була, артыкка китсә, казның тәне дә пешәргә мөмкин. Авылдашлары әйтүенчә, каз пешекләүдә Рушания ханым Ильясовага тиңнәр юк. Мамыгын йолкуда барысы да остарып беткән, кулларына күз иярми. Йолкынган казны өтеп торуны да һәркем булдырмый. Бу эш Гөлинә ханым Ваһаповага йөкләнгән. Эчен ачып, аларча әйтсәк, “Операция  Ы” ясаучылар да бар – Илсөяр Сафина һәм Дания Мифтахова. Хәтта бүтәкә чистартуга да аерым кешеләр бар икән. Бу эшне Миләүшә Сәгыйтҗанова белән Нурия Гаффарова күз ачып йомганчы башкарып чыга ди.



Авыл халкы ел саен каз өмәсен өйләрендә генә үткәрсә, быел аны өмәдә катнаша алмаучы әби-бабайлар, балалар хөкеменә дә тәкъдим иттеләр.



24 ноябрь көнне Мәдәният йортында чып-чын каз өмәсе үтте. Без кайтып төшкәндә казанда су дөбердәп кайнап утыра иде инде: казларын көтә. Мәдәният йорты фойесында авыл халкы өчен чәй табыны әзерләнгән, табада чыжлап коймак пешә. Сәхнә исә борынгы татар өен хәтерләтә: чиккән тәрәзә пәрдәләре, чигелгән тышлы мендәрләр, суккан паласлар, өстәлдә патефон да бар. Күпвакытта без, элеккеге йолаларны сәхнәләштергәндә, сандык төбе актара башлыйбыз. Сәхнәне 21 гасырча бизәп, каз өмәсе уздырсак да була бит!


 


Клуб мөдире Ришат Сафин, китапханәче Нурия Гаффарова бик бай эчтәлекле программа әзерләгән иде. Өмәдән берәү дә читтә калмаган: җыештыручы да, почта җитәкчесе дә, шәфкать туташы да, җирлеккә кергән башка авылларның клуб мөдирләре дә биредә. Ришат әфәнденең тормыш иптәше Илсөяр ханым оста гармунчы икән. Ул – һәртөрле бәйрәмдә иренең уң кулы. Авыл киленнәре, укучыларның да тырышлыкларын күреп сөендек.


 


 

Апас районында һәр авыл җирлегендә ноябрь буе каз өмәләре уза.

– Без бу йоланы үсеп килүче яшь буынга күрсәтергә, аларның үзләрен дә биредә катнаштырырга тырышабыз. Безнең әби-бабаларыбыздан килгән бай мирасны саклауны аларга ышанып тапшырабыз. Каз өмәләре уздыруның максаты шунда  – ди район Мәдәният йорты мөдире Земфира Мөхәммәтшина.



Казны эшкәртеп бетергәч, уңган киленнәр аны чишмәгә барып чайкап кайткан. Дөрес, бу инде элек заманда йортларга су кергәнче башкарылган эш. Хәзер һәркем казны шлангтан аккан суда чайкый. Әмма каз каурыен су юлына чәчү гадәте еллар узса да үз асылын җуймаган. Бу киләсе елга да казлар күп булып, су юлыннан тезелешеп кайтсыннар өчен эшләнә. Йоласы шундый.



Чулпан ШАКИРОВА. Солтан ИСХАКОВ фотолары

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 2276 мәртәбә Соңгы үзгәртү Җомга, 02 Декабрь 2016 13:40

2 фикерләр

  • Фикер белдерү Сишәмбе, 29 Ноябрь 2016 19:32 Алсу Гыймранова язган

    Эйе бердэмлекнен унышы.Рэхмэт сезгэ.

    Шикаять белдерү
  • Фикер белдерү Якшәмбе, 27 Ноябрь 2016 23:36 Фирдәүсә Киримова (Гыйльметдинова) язган

    Кызыл Тауда халык эшли дә белэ, күңелле итеп ял да итә белә! Афәрин, авылдашлар!

    Шикаять белдерү
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Яхшы кеше булу кыен түгел дә ул, менә балаңа һәрвакытта да яхшы әни булу кыен. Бигрәк тә яхшылыкка бала туган көннән алып адым саен сыналып торганда. Алар күңел түрендәге аерым бер папкага туплана бара, туплана бара... Әни кешенең өф-өф итеп кенә саклаган гөлбакчасына беренче таш кайчан төшә соң? Мөгаен, бала тудыру йортында уктыр.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Фикерләр

Архив

« April 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
          1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев