В заголовках  В тексте
Пәнҗешәмбе, 01 Декабрь 2016 13:32

«Тапшырылмаган хатлар»ны тапшырыр вакыт җитте. Кино итеп! (видео)

Татар әдәбияты классигы Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повесте буенча  кино төшерелде. Бу хакта инде шактый сөйләнелде дә, язылды да шикелле. Милли җанлы кино фанатлары, яңа картинаның «табадан төшүен» түземсезлек белән көтеп, экраннар яныннан китмидер дә кебек... Һәрхәлдә, тәфсилләп күзәтеп баргач, башка шундый фикерләр килә.


Эпистоляр жанрда иҗат ителгән әлеге әсәр, минем фикеремчә, Совет чынбарлыгына дан җырлауны максат итеп куйган (Бу повесть беренче тапкыр 1935 елда «Совет әдәбияты» журналында басылып чыга). Шунысын да әйтеп узарга кирәктер: Г.Кутуйның хатыны Галимә Кутуева үз хатирәләрендә «Тапшырылмаган хатлар»ны гаилә истәлекләренә нисбәтле, дип белдергән. Ягъни Гаделша агай Кутуев эпистоляр повестен үз тормышында булып узган вакыйгаларны, реаль кешеләрне күзаллап иҗат иткән булып чыга.

«Тапшырылмаган хатлар»ның төп герое Галия үзе менә нәрсә ди: «Мин элекке Кузнецк өязендә, караңгы мишәр авылында — Ялгашта тудым. Минем атамның гомер-гомергә күргәне бары биш-алты авыл булган. Ә мин — аның кызы — Москвада тордым, Ленинградта булдым, Харьков, Ташкент, Бакуны күрдем... Мин диңгездә йөздем, Кавказ тауларына мендем. Минем атам үз телен дә кирәгенчә белмәгән. Ә мин — аның кызы — татарча гына түгел, рус, немец телләрендә дә сөйләшәм. Минем атам бөтен гомерен көтүчелектә, газап-михнәт эчендә уздырган, үлгәндә дә сарыклар арасында үлгән. Ул бик еш сырхаулаган, ләкин бер генә тапкыр да докторны күрмәгән. Ә мин — Чулак Фәхри кызы — хәзер үзем доктор».



Бу өзектә Галия, үзенең «Чулак Фәхри кызы» булып та, илне гизүе белән,  Совет хөкүмәтенең аны доктор ясавы белән горурлана. Туган нигезенә «караңгы мишәр авылы» дип кимсетеп карый (Ә нәрсә булган мишәр авылына?! Татар язучыларының 60 процентын диярлек мишәр егетләре тәшкил итә. Г.Кутуй үзе дә мишәр таифәсеннән). Хәер, экраннарга чыгачак 4 серияле картинада киночылар Галия образын бүгенге заман киселешендә күрсәтергә омтылганнар. Ә менә фильмның продюсеры Фәрит Галиев татар классигы әсәрендәге тел-стиль үзенчәлекләрен үзгәртмәү ягында. «Кино чынбарлыкка нигезләнергә тиеш. Без татар сөйләмендә рус теленнән кергән сүзләрне еш кулланабыз. Гадел Кутуй да рус сүзләрен мул кулланып язган. Классиктан читкә тайпылмадык. Әмма фильмда, нихәл итәсең, бүгенге көн техника үсешен дә күрәбез», – ди ул.


Куандырганы шул: «Ак чәчәкләр»дән аермалы буларак, Кутуй әсәренә кино өлкәсенең профессиональ белгечләре җәлеп ителгән. Фильм кыска вакыт эчендә эшләнелде, шуңа да карамастан, актерларны туплау өчен барлыгы 12 кастинг оештырылган. Анда 700 ләп кеше катнашкан, татар фильмында төшәргә дип күрше республикалардан да  килүчеләр булган.


Авыл күренешләрен Биектау районының  Олы Кавал авылында, Арчада һәм Кама Тамагында төшергәннәр. Ә шәһәр эпизодлары Казанда эшләнелгән. Кино тасмасында барлыгы 80 локация  кулланыла (80 урында төшерелгән диикме соң).  Актерлар саны да иллегә тула икән.



Заманында дөнья күләмендә таралган, күп телләргә тәрҗемә ителгән әсәрдә гаилә кыйммәтләре, мәхәббәт, ир-ат һәм хатын-кыз мөнәсәбәтләре һ.б. калку чагылдырыла. Боларның барысын да XXI гасыр кешесе күңеленә үтеп керерлек итеп тасвирлап бирү, сүз дә юк, катлаулы хезмәт. Хатын-кызның хатларда чагылдырылган эчке, интим кичерешләрен, бүгенге көндә гүзәл затларның җәмгыятьтә тоткан ролен Гүзәл Минакова ни дәрәҗәдә ачып бирә алыр? Монысын декабрь аенда күрербез. Артистлар төркеменә килгәндә, киноның төшерү командасы профессионаллар булган кебек үк, актерлар да үз эшенең осталары дияргә мөмкин. Шулай да яшь режиссер Рөстәм Рәшитов: «Кызганыч, бездә кино актерлары юк, театр артистлары, бик талантлы булса да, икенчерәк планда уйный шул, төшерү мәйданында аларга күп мәртәбәләр шушы кино спецификасын аңлатырга-төшендерергә туры килә», – ди.


Адәм баласының эчке кичерешләренә бай фильмга музыканы, танылган композиторыбыз, Җәлил премиясе лауреаты Эльмир Низамов язган. Музыка кино тукымасында гаять мөһим роль уйный. Ул картинаның җанын тәшкил итә. Геройларның кичерешләрен, автор һәм режиссер идеяләренең гәүдәләнешен дә без нәкъ музыка аркылы тоемлыйбыз.



– «Тапшырылмаган хатлар» проектына музыка язарга рәхәтләнеп алындым. Күптәннән инде кинофильмга көй язарга хыяллана идем. Минем әлегә кадәр спектакльләргә, кыска метражлы фильмнар һәм мультфильмнарга музыка иҗат иткәнем бар иде. Ә тулы метражлы кинога беренче тапкыр язуым. Үзенә күрә дебют. Россиядә кино елы икәнен дә исәпкә алсак, минем өчен икеләтә куаныч булды. Төп басымны әсәрнең героинясы Галия җырына ясадык. Кутуй повесте буенча Галия үз җырын яза бит. Фильмның композиторы буларак, минем максатым – Галиянең җыры аша төп геройның образын ачу, аның эчке кичерешләренә тәңгәл китерү. Бу җыр фильмда ике тапкыр яңгырый һәм инструменталь мотивларның шактые шуңа нигезләнә. Мин һәрвакыт үзем өчен яңалык ачарга яратам. Проектка эләгүемә бик шатмын. Фильмны зур команда башкара, алар барысы да үз эшенең осталары һәм фикердәшләр, бер дулкында тирбәлүчеләр. Фильмның актерлары арасында дусларым да шактый. «Театр на Булаке» оркестрына олы рәхмәтемне җиткерәсем килә, алар безгә музыканы яздырырга ярдәм иттеләр. Бүгенге көндә киномузыканы тере оркестр тавышына яздыру сирәк күренеш, ә минем өчен бу бик мөһим.  Бик бирелеп, яратып, каһарманнарның уй-хисләрен максималь дәрәҗәдә ачарга тырышып яздым, – ди көйязар егет.


Режиссер: «Бу – үзең язган музыка, нишләп аны башка  музыкант уйнарга тиеш әле?» – дигәч, Эльмирга, грим салып, актер сыйфатында, музыка укытучысы образын да башкарырга туры килгән.



Проектның бюджеты 3 миллионнан артып киткән. Чагыштыру өчен: Мәскәүдә кино төшерүнең бер көне генә дә 1 млн сум тәшкил итә, ди кино белгечләре.


Милли әсәребезне экранлаштыруга куанырга кирәк, әлбәттә. Мәгәр, бик популяр булган өчен генә Совет чоры әсәрләренә өстенлек бирмичә, милли идея тудыруга этәргеч булырдай шанлы ядкәрләр дә күп бит. Г.Исхакый, Н.Фәттах, М.Мәһдиев, А.Гыйләҗев повестьләре бу җәһәттән бик күркәм әдәби нигез була алыр иде. Кино ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы белән «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы буенча эшләнелә, димәк – бюджет акчасына.


«Тапшырылмаган хатлар» «Татарстан-Яңа гасыр» каналында декабрь азакларында тәкъдим ителер, дип көтелә. Җитди башлангыч дәвамлы булсын иде. Төкле аягың белән, яңа кино!


Мөршидә КЫЯМОВА

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 2490 мәртәбә Соңгы үзгәртү Җомга, 02 Декабрь 2016 13:33

2 фикерләр

  • Фикер белдерү Чәршәмбе, 14 Декабрь 2016 09:22 Флорид Хисамиев, Туймазыдан язган

    Киноның ( "Тапш. хатлар";-) инде эше бетеп килә, тел мәсьәләсе турында сүз кузгату инде бик соң. Фильмны карагач күрербез..... " Ак чәчәкләр" -дә ярты ф-м рус телендә бара. Артистлар яхшы уйнасалар да. карыйсы килмәде. Рус киноларында татар кешесе килеп-чыкса, татарча сөйләшүгә күчмиләр...Кино төшерүчеләрнең зур дәрәҗәле эше, дип санамыйм. Ә күпме мактандылыр ... Аңламыйм, төшерелгән кинолар, "үзгәреш җиле" , һ.б. шул кадәр акча түгеп кем өчен эшләнә соң !????... Күренүенчә, " Үзг. җиле" егерме алты җырчыны һәм бик тә Венера Ахатовнаны сөендерде, менә ул кем өчен эшләнгән икән ( миллионнар!) Тамашачылар өчен дә Венера Ганиева кебек (Бу - давыл булды, дип) рәхәтләнеп карарлык берәр нәрсә кайчан булыр микән? ....

    Шикаять белдерү
  • Фикер белдерү Пәнҗешәмбе, 01 Декабрь 2016 21:49 Зульфия Зарипова язган

    Заманында Гадел Кутуйнын бу эсэрен елый - елый укыган идем... Киносы да шулай карарлык булсын иде...

    Шикаять белдерү
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Ике миллионнан артык карау! Минем урында кем язса да, аның турында язманы барыбер шуннан башлар иде. Спорт турында соңгы яңалыкларны укып бетергәннән соң, үзен инде «кадр артында» дип белгән Альбина, режиссер белән сөйләшә башлый, ахырда җырлап ук җибәрә...

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Фикерләр

Архив

« January 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
            1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31          
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев