В заголовках  В тексте
Җомга, 17 Март 2017 10:30

ВКонтакте челтәрендәге 7 популяр татар төркеме (рейтинг)

Социаль челтәрләрнең безнең тормышта тоткан урыны турында сөйләп тору кирәкми. Интернеттан башка яши дә алмыйбыз хәзер. Социаль челтәрләрдә төрле төркемнәрдә дә бик теләп утырабыз. "Intertat.ru" электрон газетасы хәбәрчесе "ВКонтакте"дагы иң популяр татар төркемнәрен барлады.


1. “Иң шәп татарча җырлар”

https://vk.com/tatarchamusic



Татар халкы җыр-моң ярата, дип юкка гына әйтмиләр инде. Әлеге төркемдә катнашучылар саны 238 меңнән артып китә. Биредә эстраданың популяр җырчыларының җырлары белән беррәттән, гади кешеләрнең дә иҗат җимешләрен урнаштыралар. Теләге булган һәр кеше үз җырларын бу төркемгә тәкъдим итә ала. Төркемне барлыкка китерүче турында мәгълүмат юк. Администратор "фейк" биттән утыра.



2. “Кызык-мызык (Татарча юмор)”

https://vk.com/kizik_mizik


"ВКонтакте"да утыручы һәр татар кешесенең бер генә тапкыр булса да бу төркемгә кереп караганы бардыр. Шулай ук иң "өлкән" татар төркемнәренең берсе бу. Моны катнашучылар саны да дәлилли. Төркемдә 141 меңнән артык кеше теркәлгән. Минут саен диярлек язмалар яңарып тора. Күбесенчә күңел ачуга игътибар бирелә. Комментарийлар да күп язалар.


Төркемнең YouTube сайтында үз каналы да бар. Анда да һәрдаим кызык татарча видеолар куела.  Төркемне барлыкка китерүче − Илназ Габидуллин.

 

 




3. “Типичный татарин”

https://vk.com/typicaltatar



Төркем "Кызык-мызык"тагы кебек үк күңел ачуга корылган. Биредә төрле кызык фоторәсемнәр урнаштыралар. Катнашучылар саны да шактый зур − 81 мең. Төркемнең хуҗасы − беренче татар блогер-сәяхәтчесе Азат Кашапов.



4. “Яңа җырлар һәм котлаулар”

https://vk.com/yana_zhyrlar_ham_kotlaular

Исеменнән үк аңлашылганча, әлеге төркем җырлар һәм котлаулар белән бәйле. Төркемнең дивары төрле җырлар, шигырьләр, котлаулар белән тулы. Әйтергә кирәк, мондый эчтәлектәге төркемнәр "ВКонтакте"да бик күп. Әлеге төркем шулар арасыннан иң күп катнашучыга ия. Аны 46 меңнән артык кеше карап бара. Администраторларга килгәндә, алар − дүртәү. Дүртесе дә хатын-кыз.



5. “Татар ашлары”

https://vk.com/tatarshlari

Бу төркемдә татар халык ашлары белән беррәттән, башка төр ризык рецептларын да табып була. Сизелеп тора – рецептларны урысчадан тәрҗемә итәләр. Биредә хуҗабикәләр аш-су өлкәсеннән теге яки бу сорау турында фикер дә алыша.


Мәсәлән, күптән түгел төркемнең бер катнашучысы хуҗабикәләр өчен шундый кызыклы киңәш язып калдырган: сарымсак җайлы гына әрчелсен дисәгез, аны микродулкынлы мичкә 15 секунд иң югары кызулыкта тотарга кирәк икән. Сарымсак үзеннән үзе чистартылачак, ди. Төркемдә катнашучылар саны − 22 мең. Администраторлар шулай ук хатын-кызлар.



6. “Татар поэзиясе”

https://vk.com/shigriyat

Ә бу төркемне "ВКонтакте"дагы иң әдәби төркем дип атап буладыр. Биредә шигырьләр, әдәби әсәрләрдән өзекләр, күренекле әдипләр тормышыннан кызыклы мизгелләр урын ала. Шунысын да әйтергә кирәк, әлеге төркемдә классик музыка кулланыла. Бөек сәнгатьне яратучылар өчен менә дигән урын. Дивары бик еш яңартылмаса да, катнашучылар саны шактый һәм алар актив. Биредәге халыкның саны − 12 меңнән артык. Төркемне барлыкка китерүчеләр – шагыйрьләр Луиза Янсуар һәм Эльнар Байназаров.



7. “Че гуглит татар кызы”

https://vk.com/cheguglittatarkyzy

Бу төркемне аның эчтәлеге һәм катнашучылар саны өчен генә түгел, ә соңгы арада чыннан да популяр булуы өчен язарга булдык. Интернет белән "дус" кешеләр аңлагандыр, бу төркемдә татар кызларының интернетта нәрсәләр эзләвен кызык формада язалар. Мәсәлән, "как не быть боек, когда чабата тула оек", "Бибибикәбисәгыйдәбанусылугөлҗамал исеме нәрсә аңлата?", "Окей, гугл, кирәкле кишер яфрагы признаки". Күптән түгел генә ачылган төркем тиз вакыт эчендә 7 меңнән артык катнашучы җыйды. Аны барлыкка китерүче SMM-менеджер − Динара Зиннәтова сүзләренә караганда, төркемнең төп максаты − татар телен саклау.


Илгиз ШӘКҮРОВ

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 1513 мәртәбә Соңгы үзгәртү Шимбә, 18 Март 2017 14:32
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Яхшы кеше булу кыен түгел дә ул, менә балаңа һәрвакытта да яхшы әни булу кыен. Бигрәк тә яхшылыкка бала туган көннән алып адым саен сыналып торганда. Алар күңел түрендәге аерым бер папкага туплана бара, туплана бара... Әни кешенең өф-өф итеп кенә саклаган гөлбакчасына беренче таш кайчан төшә соң? Мөгаен, бала тудыру йортында уктыр.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Фикерләр

Архив

« April 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
          1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев