В заголовках  В тексте
Дүшәмбе, 10 Апрель 2017 16:35

Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясен алган җырчылар һәм аларның җырлары (видео)

Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе гамәлгә кертелгәнгә 2018 елда 60 ел булачак. 1958 елдан алып, ел саен Габдулла Тукай туган көнендә әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә хезмәт куйган күренекле шәхесләргә бу бүләк тапшырыла. INTERTAT.RU 60 ел дәвамында Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булган җырчылар исемлеген туплады.

 


1. Фәхри Насретдинов (1959 ел).  

Актив концерт эшчәнлеге  һәм совет композиторлары әсәрләрен пропагандалаганы өчен.



2. Илһам Шакиров (1970 ел) .

1968-1969 еллардагы концерт программалары, татар халык җырларын һәм композиторларының әсәрләрен пропагандалавы өчен.



3. Ренат Ибраһимов (1979 ел).

1976-1978 еллардагы концерт программалары өчен.



4. Зилә Сөнгатуллина (1984 ел).

«Кара йөзләр» операсында Галимә партиясен башкарган өчен.



5. Хәйдәр Бигичев (1984 ел).  

«Кара йөзләр» операсында Закир партиясе өчен.



6. Әлфия Афзалова (1992 ел).

1989-1991 еллардагы концерт программалары өчен.



7. Фәридә Кудашева (1996 ел).

Татар халык җырлары һәм Г.Тукай шигырьләренә иҗат ителгән җырларны башкарганы өчен.



8. Венера Ганиева (1997 ел).

Дж.Вердиныж «Риголетто» операсында Джильда, Дж.Россининың «Сивилья чәчтарашы» операсында Розина, Н.Җиһановның  «Алтынчәч» операсында Алтынчәч партияләрен башкарганы өчен. 



9.  Салават Фәтхетдинов (2008 ел).  

«Мин яратам сине, Татарстан» җыры һәм концерт программалары өчен.



10. Әхмәт Әхәди (2008 ел).

«Шагыйрь мәхәббәте» операсында баш партияне башкарганы өчен.



11. Альбина Шаһиморатова (2011 ел).

Көнбатыш Европа һәм рус композиторларының вокал партияләрен, татар композиторлары җырларын һәм романсларын, татар халык җырларын югары дәрәҗәдә башкаруы өчен.



Искәрмәләр:

 

Нияз Даутов (1958 ел).


Дәүләт бүләге Нияз Даутовка М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында «Алтынчәч» һәм «Евгений Онегин» операларын сәхнәгә куйган режиссерлык эше өчен бирелә.



Сара Садыйкова (1990 ел).

 

Дәүләт бүләге Сара Садыйковага җырлары өчен бирелә (вафатыннан соң).



Мөршидә КЫЯМОВА

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 935 мәртәбә Соңгы үзгәртү Шимбә, 15 Апрель 2017 12:09

2 фикерләр

Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Яхшы кеше булу кыен түгел дә ул, менә балаңа һәрвакытта да яхшы әни булу кыен. Бигрәк тә яхшылыкка бала туган көннән алып адым саен сыналып торганда. Алар күңел түрендәге аерым бер папкага туплана бара, туплана бара... Әни кешенең өф-өф итеп кенә саклаган гөлбакчасына беренче таш кайчан төшә соң? Мөгаен, бала тудыру йортында уктыр.

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Фикерләр

Архив

« April 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
          1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев