В заголовках  В тексте
Дүшәмбе, 19 Июнь 2017 17:05

Казан прокуратурасы алкоголь белән сәүдә итүче 15 сайтны япты

Казанның Совет районы прокуратурасы, Интернет челтәрен мониторинглау процессында, 15 сайтта танылган сәүдә маркаларының ялган алкоголь продукциясе сатылуын ачыклаган. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итә.


Ачыкланган сайтларда танылган сәүдә маркаларының ялган алкоголь продукциясен сату буенча мәгълүмат урнаштырылган. Бу сайтларга теләсә кем ирекле рәвештә керә алган. Мондый мәгълүмат челтәрдән файдаланучыларны ялган алкоголь продукция сатып алырга котырта. Бу исә, гражданнарның сәламәтлеге һәм тормышына куркыныч тудыра.


 “Мәгълүмат, мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүматны саклау турында” закон буенча, җинаять яки административ җаваплылык каралган мәгълүматны урнаштыру тыела. Моңа бәйле рәвештә, прокуратура, Казанның Идел буе районы судына, бу мәгълүматны Россия территориясендә тарату тыелган мәгълүмат буларак тану турында гариза юллый. Прокурор таләпләре тулысынча канәгатьләндерелгән.

Язманы бәяләгез
(0 тавышлар)
Укылган 114 мәртәбә Соңгы үзгәртү Дүшәмбе, 19 Июнь 2017 17:15
Фикер калдырырга

Кирәкле мәгълүмат (*) кертүгезгә инаныгыз (
HTML-кодлар тыелган)


Йә, кем сән?.. Йөрешең кайдин? Үзең каю җирдин? Арып, имгәп, каю җирдин килерсез? Әүеңез кайда? Ни иллег булырсыз? Котыб. ХIV йөз

Күбрәк укырга

Без бәхетле буын балаларын тәрбиялибез. Килешәсезме? Хәзерге заман әти-әниләре кечкенәләренең «бәхет»ләре өчен ниләр генә эшләмиләр: кыйммәтле кием, заманча гаджетлар, VIP балалар бакчасы, чит илләрдә ял итү дисеңме… Һәм болар өчен «берсе»н дә җәлләмибез…

Күбрәк укырга

Кадерле балалар, әти–әниләр, “Сабантуй” журналының сөекле укучылары! Без сезгә март аенда мавыктыргыч эчтәлектәге язмаларны өеп–өеп бирәчәкбез. Шуларның берсе – сәяхәтче тычкан баласы турында әкият. Бу әкият сезнең кәефегезне күтәреп җибәрер.

Күбрәк укырга

Интернет сүзен олылар, гадәттә, бик үк яратып бетерми. Чөнки аның белән бик яхшы таныш түгел һәм аңа ышанычлары да юк диярлек. Ә менә замана яшьләре аны бик оста куллана.

Күбрәк укырга

“Казан утлары”ның ноябрь саны белән танышабыз!

Күбрәк укырга

Инде соңгы сулышын алучы карт әби янына балалары җыела. «Хәлең ничек?» – дигәнгә ул: «Ярый-ярый, бала карау ише түгел», – дип җавап биргән, имеш. Бала тәрбияләү беркайчан да җиңел булмаган. Ә замана әниләре еш кына үз-үзләренә артык таләпчән. Идеальлеккә омтылу кирәкме?

Күбрәк укырга

Бу, чыннан да, безгә таныш булмаган башка ил. Үз күзләрең белән күргәч, бу яшәешне аңлап була, ләкин кабул итүе авыр...

Күбрәк укырга

Озын тарихлы «Чаян» журналында басылып чыккан карикатура-рәсемнәр, мәзәк-фельетоннар белән монда да танышып бара аласыз!

Күбрәк укырга

Татар-информ яңалыклар

  • БАРЛЫК ХӘБӘРЛӘР
  • ТАТАРСТАН
  • РОССИЯ

Фикерләр

Архив

« June 2017 »
Mon Tue Wed Thu Fri Sat Sun
      1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30    
Латин имласына күчерүче программа авторы – Н.Тимергалиев