«Телеңне сакла – дәүләт күрерсең!»: Чакмагыш егете Юлай Низаев җанисәпкә күзәтү ясый | intertat.tatar

«Телеңне сакла – дәүләт күрерсең!»: Чакмагыш егете Юлай Низаев җанисәпкә күзәтү ясый

Башкортстанның Чакмагыш районы егете, Мифтахетдин Акмулла исемендәге БДПУ көллиятенең 3 курсы студенты, Чакмагыш үзәк китапханәсендә эшләгән Юлай Низаев җанисәп уңаеннан фикерләре белән уртаклаша.
Җанисәп кызу, ялкын-очкынлы бара. Башкортстан Республикасы — күпмилләтле төбәк. Соңгы дәвердә башкортлаштыру сәясәте аеруча сизелә бара. Ул мәдәният, сәнгать өлкәсенә дә кагылмыйча үтми. Шәхсән үзем, үзебезнең гаилә, нәселем, туганнарым турында «Татарлыгым — чиксез горурлыгым» дип әйтә алам. Татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган зур эшләр өчен Татарлар конгрессының Башкарма комитеты тарафыннан Рәхмәт хатына лаек булучы буларак әлеге җанисәпкә бәйле фикерләремне язмада уртаклашып үтәргә булдым. Үзем туган, яшәгән газиз җир — Чакмагыш җирлеге районы, аның барлык авыллары — саф татар милләтеннән, кайберләренең чыгышы борынгы морзалардан да. Шунысын да билгеләп үтеп була — хәтта чувашлар яшәгән Юмаш авыл Советы биләмәсендә яшәүчеләр дә татар телен матур итеп сөйләшәләр, укыйлар. Ләкин соңгы чорда — быелның тәүге айларыннан башлап без башкортлаштыру шаһитлары булдык. Татар милли активистлары бу күренешнең хәтта корбаннары дәрәҗәсенә әверелде. Әлбәттә, һәр милләтнең үз язмышы, үз сулышы булырга бик хаклы, әмма башкалар исәбеннән түгел! Ырулар җыеннары, төрле башкорт чаралары саф татар районнарында, авылларында узды. Шуны искәртим — аларның сыйфаты бик түбән дип буладыр, чөнки бик ашыгыч кына булдырылган эш. Безнең төп миссия — телне саклау, аны яклау. Без Башкортстанда яшибез, аның Конституциясенә, Дәүләт җыелышы — Корылтай җыелышына тотрыклыбыз, кануннарга буйсынып гомер итәбез. Безне берләштерү, кирәк чакта ярдәм итү максатында Бөтендөнья татарлары конгрессының вәкиллеге эшли. Конгресста Татарстаннан килгән мәртәбәле милләтебез вәкилләре белән төрле эшлекле очрашулар уза, үз телебездәге басмалар белән танышу мөмкинлеге бар. Шулай булса да, татар үзен нәкъ үзе бетерә дип әйтүчеләрнең сүзләрен дә һич юк дип инкяр итеп булмый. Милли оешмалар, берлекләр арасында дустанә мөнәсәбәтләр булдырылмаган, төрле аңлашмаучанлыклар да булгалый. Төрле мәгълүматләргә караганда, мондый оешмалар республикада 20-30 чамасы. Шулар арасында үзара татулык булмаганда, башка халыклар белән дуслык турында нәрсә әйтеп була соң?! Шуның аркасында гади кешеләр, милләт киләчәге өчен янган-көйгән әһелләр дә чарасызлыкка кала. Үзем һәм гаиләм шәхсән «Госуслуги» порталы аркылы язылдык. Җанисәпчеләр күренмәде. Бәлки өйдә булмаганбыздыр. Таныш-белешләргә, дус-туганнарның күпчелегенә килеп, тиешенчә сораулар алып киткәннәр. Иң куркынычы, иң ямьсезе – телефонның төрле кушымталарында фейкларга охшаш аудиотасмалар йөреде. Җанисәп компаниясен ниндидер зур сәяси вакыйгага тиңләү, провокацион әйберләр – милләтне таркату, халыклар дуслыгын бозу кебек тоела… Бердәмлектә, татулыкта яшәүгә ни җитә соң?!  Телеңне сакла — дәүләт күрерсең, дигән әйтем күңелгә килде әле. Татар милли чаралары апрель–май айларыннан сүлпәнәйде. Бәлки бу хәл эпедимиологик вәзгыять булу сәбәпле, дөрес дип тә әйтеп булыр иде… Ләкин… Быел гына мәдәният өлкәсендә тырыш хезмәт куйган татар язучылары, шагыйрьләре, җәмәгать эшлеклеләрен төрле презентацияләргә, әдәби-мәдәни кичәләргә чакырып шактый сүзләр ишеттерделәр! Кайбер җирләрдә тырышлык күрсәткәннәрне эштән бушатуларга тиклем барып җитте. Мондый күренешләр булса да, сәнгать әһелләре, иҗатчылар активлыгын югалтмады. Милләт язмышын, аның киләчәгенә арналган материаллары, мәкаләләре, шигъри шәлкемнәре дөнья күреп торды. Башкорт телен инде өйрәнәбез, бу инде бюджет системасындагы хезмәтчәннәргә күбрәк кагылышлы. Ата-бабаларым туып-үскән, үзем яшәгән Чакмагыш җирлегендә башкортлар корылтые, мандат комиссиясе дә эшчәнлеген алып бара. Бу оешмада хакимият түрәләре, җитәкчеләр тупланган – гади халыкка теләгән очракта да юл ябык. "Татар" сүзеннән курку бушны куптаручы, сөйләүче тарихчылардан, башкорт милли үзәк оешмаларыннан, түрәләрдән киләдер кебек. Шунысын да әйтеп үтү хәерле: бездә чын башкортлар, безгә килеп яшәгән килен-кияүләр бар. Аларның мөнәсәбәтләре татарларга караганда күпкә яхшырак та әле. Сатлыкҗан татарлар тормышны хәтсез генә бутыйлар. Татар сүзеннән курку каян килә безгә? Бара милләт зәгыйфь, абныр-абынмас, Сүнә яшьләрдә ут кабныр-кабынмас (Габдулла Тукай) Кайбер яшьләрдә үз телебездәге сүздән читенсенү генә түгел, ә инде руслашу хаким итә дип була. "Башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты" калкып чыгуы моңа бик тәэсир итә. Матур, күркәм калфакларны тәңкәле муенсаларга алмаштыруны күрү бик аяныч хәл… Бөтендөнья татар конгрессыннан, Татар яшьләре формыннан яшьләргә игътибар артсын иде. Нинди булса да ярдәм - матди якны әйтеп тормыйча әле, рухи якны кайгыртсалар, бик рәхмәтле булыр идек. Республиканың БСТ телеканалында янәдән татарча тапшыруларын программага кайтыру булса, бик күңелле булыр иде. Бөтендөнья татар конгрессы вәкиллегеннән игътибар артсын дигән теләктәбез, догалар кылмактабыз!