Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бөтенләй янып бетте». 15 яшьлек үсмер машина урлап киткән һәм фурага бәрелеп үлгән

news_top_970_100
«Бөтенләй янып бетте». 15 яшьлек үсмер машина урлап киткән һәм фурага бәрелеп үлгән
ЮХИДИ

Свердловск өлкәсендә «Екатеринбург - Нижний Тагил - Серов» трассасында 25 апрель төнендә коточкыч авария була. Daewoo Nexia машинасы урман ташый торган йөк машинасына бәрелә һәм тулысынча янып бетә. Бу турыда ЮХИДИга сылтама белән «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Җиңел машина белән 15 яшьлек үсмер идарә иткән, ул Лая авылында яши. Бала авария урынында ук һәлак була.

Якынча белешмә буенча, 15 яшьлек малай Daewoo Nexia машинасында барганда идарәне югалта, каршы як полосага чыга һәм прицеплы Volvo машинасына бәрелә. Үсмер машина ачкычын бабасыннан урлап алып чыгып киткән. Машина хуҗасы исә баланың анасы булып чыккан. Әни к еше машинада йөрми, әле үзе автомәктәптә белем ала. Шуңа күрә машина хатынның атасының өендә ишегалдында тора. Бабайда бу машина белән йөрү өчен рөхсәт бар. Машина ачкычлары бабайның фатирында була.

Урман ташый торган фура белән 33 яшьлек ир-ат идарә итә. Ул «СЕ» категорияле 14 еллык стажга ия. Аның сүзләренчә, җиңел машина каршы як полосага кисәк кенә чыга, шуңа күрә ул фураны туктата алмый. Бу йөртүченең тахографында картасы булмау сәбәпле, административ протокол төзелгән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100