Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тукай районында кош-кортсыз калган халык: «Тавыклар сараена чыга алмыйм, җанга тия…»

Тукай районындагы Калмаш авылында кош гриппы табылганнан соң, Калмаш, Югары Байлар, Яңа Бистәдәге бөтен кош-кортларны юк иттеләр. Хәзер ул өч авылның берсендә иртән әтәч тавышын да, тавыклар «кыткылдаганын» дә ишетеп булмый. Авыл халкы ни сөйли? «Интертат» хәбәрчесе шул авылларда булып кайтты.

news_top_970_100
Тукай районында кош-кортсыз калган халык: «Тавыклар сараена чыга алмыйм, җанга тия…»
Абдул Фархан
  • 19 ноябрьдә Тукай районы Калмаш авылындагы бытбылдык (перепел) асрап көн күргән фермер Эдуард Фролов хуҗалыгында кош гриппы табыла. 21 ноябрьдә 52 мең баш бытбылдык, 171 кг ит һәм 48 мең йомырка юк ителә. Республика Министрлар Кабинеты фәрманы буенча карантин игълан ителә һәм шушы торак пункт тирәсендәге барлык авылларда да кош-корт юкка чыгарылырга тиеш дигән карар чыга.

Беренче чиратта, без Калмаш авылына бардык. Калмаш авыл җирлеге башлыгы Равия апа Габдуллина янына кердек. «Кош гриппы табылгач, өч авылда кошларны бетерергә, Тукай районында суярга дигән сүз булды. Министрлык боерыгы нигезендә эшләнде бу. Ветеринарлар „Авыру таралмасын өчен тапшырырга кирәк“, дип халыкка аңлатты. Безнең халык тапшырды. Кемдер тиз генә суеп өлгерде. Дүрт айдан соң яңадан чебиләр алып үстерер идек, кабатлана күрмәсен, дигән өмет белән яши халык», — дип сөйләде ул.

Аннан соң авыл урамнары буйлап киттек. Бер капка төбендә таякка таянган бабай басып тора иде, аның янына килдем. «Җаным, чыгып йөргәнем юк бит, берни дә белмим, үзем кош-корт тотмыйм, тотмагач, алай ишеткәнем дә юк. Урамга чыккан да юк иде, әйтәм ич, авыл үлгән, — дип көлде ул. — Шулай чыгып карыйм да, бер кеше юк, кемнәрнең кош-корт тотканын да белмим», — ди ул.

Кош-корт тотмагач, борчыласы да юк…

«Нык шомлы, куркыныч булды»

Урамда тагын бер апа янына туктаган идек, үзе тавыклар тотмагач, ишетеп кенә белә икән. Урамда кеше булмагач, бер йорт ишеген шакыдым. Мөршидә апа яши булып чыкты ул өйдә. Җилдә шәлем баштан төшкән иде, килеп керүгә Мөршидә апа: «И, башына да кимәгән, нишләтергә ул яшьләрне», — дип битәрләп тә алды. Мөршидә апаның утыз тавыгы булган.

Чир чыккан диделәр дә, алып киттеләр, мин нишләтә алам инде. Анализ алып тормадылар, авыл буйлап капчыкка җыйдылар да яндырдылар. Берничә көн яндырдылар, төтен күтәрелгәнне карап тордык. Нык шомлы, куркыныч булды. Минем бер тапкыр да тавык чирен күргәнем булмады. Бабай юк минем, эштән дә яңа гына туктадым, малсыз читен бит, тавыклар бар иде. Тавыкларны әле апрель аенда гына алырга ярый. Компенсация була, диделәр. Кеше саен 25-30 тавык инде авылда, йомырка алучылар да бар иде бит. Тавыкларны алырга килгәч, талашып та алдым әле, аякка бахилла да кимәгәннәр, йорт саен йөриләр.

Быел каз алмаган идем, үрдәк алдым, аларын иртә суйдым. Кызганыч тавыкларны, чебиләрем дә үземнеке иде… Шундый матурлар иде, гомер булмаганны чәчәкле-чәчәкле чуарлар чыкты. Балалар кайткач та кызык бит чебешләр булгач, — дип сөйләде ул.

Сорылы-аклы песи килеп сырпаланды да, аяк астына сузылып ятты.

Тавыклар сараена чыга да алмыйм, сеңлем, йөрәгем… җаныма тия… Мин ул көнне дә аудым. Кул куярга куштылар, мин нәрсә әйткәннәрен, нишләргә кирәклеген аңламый торам. Күпме тавыкны алганны язып киттеләр. Ярар инде, булыр. Иллешәр бройлер ала идек, хәзер куркыныч инде, ничек алырга, — дип сөйләде ул.

Мөршидә апа кош гриппы табылган хуҗалык ягындагы йортларга барып карарга киңәш итте, юлны күрсәтте. Хуҗалыкка барып җиткәндә, кызылга ак белән «карантин» дип язылган такта күренде. Тагын да алгарак узгач, шлагбаумга «Санитар зона» дип язып куелган. Андагы сакчы абый, әлбәттә, кертмәде. Беркем дә юк, монда керергә ярамый, барысын да яндырып бетерделәр инде, ди.

Хуҗалыктан ерак түгел өч катлы йортлар бар, арткы якларда сарайлар да бар кебек. Подъезд ишекләре ачык, бер йортның ике подъездын йөреп чыктым, беркем дә ишек ачмады диярлек. Бер подъездның бишенче катындагы фатир ишегеннән ике ир-ат күренде, татарча аңламыйлар, бик аек та түгелләр сыман тоелды. Анда кош-корт турында сүз дә юк инде.

Урамда бер апа очрады, бу тирәдә тавыклар тотучы юк, диде һәм без кибет янына барып туктадык. «Ой, белмибез. Әле туймадыгызмы, һаман сорап йөрисез, булган — булган инде ул хәл», — дип киттеләр, берничә тапкыр артка да борылып карадылар, кумыйбыз инде артыгыздан. Тагын ике апа кибеткә килеп бара иде, алар да бик куркыныч сорау биргән кебек, тизрәк кереп киттеләр. Берничә кеше шулай «курыкты» миннән.

Бер капкага шакыган идем, бикле булып чыкты, көндез халык эштә инде. Урамда этләр бик күп, көтүләре белән йөриләр.

«Апа, йөрәгеңә авыр алырсың, карап торма...»

Икенче бер кибеткә кергән идек, кибетче егет, бер йорт аша күршеләргә кереп карарга киңәш итте. Анда бер егет каршыга чыкты, Чаллыга ашыга иде. «Утыздан артык тавык бар иде, барысын да капчыкка төяп алып киттеләр, бөтен урамны кырып чыктылар. Документлар күрсәтмәделәр, компенсация турында белмим шул», — дип сөйләде Илшат.

Алардан берничә йорттан соң өйдә кеше бар иде. Галя апаның 24 тавыгын алып киткәннәр.

Башта телефонга «дөрес аңлагыз, шундый-шундый хәл», дип хәбәр килде. Аннан соң җыеп йөрделәр. Ул бик куркыныч булды инде, «коронавирус» киемнәре, ветслужба машиналары белән йөрделәр. «Апа, йөрәгеңә авыр алырсың, карап торма, без аларны йоклатабыз», — диделәр дә, капчыкларга төяп алып чыгып киттеләр. Өч ай карантин, дүрт айдан соң яңаларын алырга ярый, диделәр. Мондый хәл беренче тапкыр бездә. Ахырлары хәерле булсын, куркып торабыз инде, берәрсе курыкмыйча алып калыр да, аннан соң карантинны тагын озынайтып куярлар, — ди Галя апа.

Аннан соң урамның икенче ягында яшәүче Флера апа янына кердем. Телевизор тавышы бик көчле булгач, ул башта мине ишетмәде, мин дә ишегалдына чыккандыр дип уйлаган идем — тавыш килде. Флера апа 15 тавык, бер әтәч тоткан. «Законга каршы килмибез, алып киттеләр. Үзем операциядән кайткан гына идем, тавыкларны алырга, диделәр. Аннан соң алырмынмы, анысын сәламәтлеккә карармын инде», — ди ул.

Урамнан таякка таянып, әкрен генә бер апа бара иде. Розалия апа тавыкларын суеп өлгергән булып чыкты. Хәбәрне ишетүгә җиде тавыгын әмәлләгән.

«Чыгам да елыйм, чыгам да елыйм»

Аннан соң без Яңа Бистәгә киттек. Анда да урамнар буш, кеше күренми, капка төбендә бер апа балан җыеп тора иде. Ул балан тәлгәшләрен кайчы белән кисә дә, тазга сала. Нурсинә апа тавыкларын бетергән булган. «Азык күп кирәк, кыш буена байтак ашый бит ул, шуңа бетердем, кышка калдырмадым. Алай ук әйтергә ярамыйдыр инде, тик „карательный отряд“ кебек йөрделәр, куркыныч булды», — дип сөйләде ул.

Аннан соң Нурсинә апаның күршесендә диярлек яшәүче Гөлнур апага кердем. Ул тавыклары турында елый-елый сөйләде, аның 31 тавыгын алып киткәннәр.

Гел алар белән сөйләшеп йөрдем, чыккан саен миңа җавап бирәләр иде. Чыгам да елыйм, чыгам да елыйм. Урыннарын җыештырганда да йомыркалары әле монда иде, елый-елый аларны алып кердем. Ник алдан бер хәбәр бирмәделәр, мондый хәлне күргән юк. Чирләдем хәзер, йөри дә алмыйм, елаудан баш чыкмый, язылган язмыштыр. Мондый хәл адәм башына килмәсен, ярар, үзем исән булсам, тавыклар булыр, тик бүген бик авыр. Кичке якта килеп керделәр дә башыма суккан кебек булды. Тавыклар кычкыра-кычкыра минем белән саубуллашып чыгып китте, артларыннан карап калдым инде. Ничә ел элек сыерымны алып киткәннәр иде. Ярар, пенсия алам, йомырка сатып алырмын. Бик әрнедем, балам. Хайван булса да, кызганыч бит. Ел саен яңаны ала идем, суярга кызгандым.

Бер 200 сум булса да бирсәләр, бәхилләр идем, аны да үземә алмас идем, кызым. Язмыш шулайдыр инде, бәрәңгем дә күп иде быел, ризык та җитәрлек булды, азык та биреп торалар иде. Бар да булыр, бернишләп тә булмый. Алла теләсә, дүрт айдан соң тагын алып җибәрәм. Хәзер калган йомыркаларны пешерәм дә, улым: «Әни пешермә, кирәгеңә генә тот инде, — дип сөйләде ул елый-елый.

Аннан соң мин тагын бер йортка кердем, Гөлсинә апаның 24 тавыгын алып киткәннәр.

Быел сатып алган идем, күпмеседер ике ел элек алган тавыклар иде. Алдагы көнне Калмашта чыккан икән дип сөйләнгәннәр иде, икенче көнне монда килделәр. Йоклатып, капчыкларга төяп алып киттеләр. Кызганыч булды, әмма нишләтәсең, куркыта бит. Кемдер суеп өлгергәндер, без андыйны ашарга шикләнәбез. Хәзер кешегә дә, малга да тынычлык юк. Компенсация була, диделәр. Язга яңадан алырбыз, Алла бирсә. Безнең бит тавыклар таш сарай эчендә иде, сентябрь аенда ук газетада ачыклыкта йөртмәскә дип язганнар иде, шуңа күрә урамга чыгармадык та. Үзебез исән булыйк, ул олы мал түгел, — дип сөйләде ул.

Гөлсинә апаның хәләл җефете Равил абый белән тавыклар яшәгән сарайга чыктык. Кошларны ашатасы булмагач, анда сукмак та салынмаган.

«Кешеләр рәнҗеп калмаган кебек инде»

Югары Байлар авылында да тавыкларны җыеп йөргәннәр. Бер өйгә кергән идем, анда кулына дисбе тоткан, башына түбәтәй кигән Касыйм абый Исламов каршы алды. Ул авылның ветераннар советы рәисе икән. Үзләре исә тавыкларны җәй көннәрендә генә тоталар да, кышка калдырмыйлар.

Чыннан да, шул чир булса, ул бит бик куркыныч әйбер. Аңлаган кеше аңлады инде. Тавыкларын алган кешеләргә компенсация була. Бу кирәкле чара дип аңлатсалар, халык үзе аңлап чыгарып бирер иде, кеше надан түгел бит. Акча мәсьәләсе алдан әйтелсә, аңлатылса, халык җиңелрәк кабул итәр иде дип уйлыйм. Маскалар кигән кешеләр полиция белән йөргәч, кеше куркып кала, тавыгын түгел, сыерын чыгарып бастырырга да әзер. Безгә дә керделәр, тентү булмады, әлбәттә, гөнаһысына кермибез. Кинәт кенә килеп керделәр дә сорадылар, юк дидек инде. Безнең авылда килеп чыкканмы икән дип куркып калдык. Кошларын биреп җибәргән кешеләр рәнҗеп калмаган кебек инде.

Тагын да тарала күрмәсен ул чир. Ул биш километр радиуска тарала дип аңлаттылар. Кызганыч, казларын суя алмыйча калган кешеләр булгандыр. Бер үк афәте булмасын, — дип сөйләде Касыйм абый.

Алардан берничә йорт ерактарак Мәрбуга апа һәм аның улы Фирдәвес абый яши. Мәрбуга апага 90 яшь, ул да тавыклары белән аерылуны авыр кичергән. Аларның 13 кошы булган. Мин кергәндә Мәрбуга апа намаз укый иде.

Каршы килмәдек, нишләтәсең инде. Кул куйдырдылар, өч айдан соң компенсация була, диделәр. Күпме түләрләр, түлиләрме-юкмы әле… Күпме тавыкны алганны язып бардылар. Аны башта килеп тикшерсеннәр иде инде. Быел әле каз алмаган идек, әнигә авыр. Унлап бройлер алган идек, аларын җәй ахырында ук суйдык, — дип сөйләде Фирдәвес абый.

«Әтәчем кызганыч, әтәчем…»

Алар каршында диярлек Әхсән абый яши, аның да 13 тавыгын алып киткәннәр. «Әбиләрне эшсез калдырдылар, алып киттеләр, — дип елмайды ул. — Аны кемдер кичтән белде, кемдер бөтенләй ишетми калды. Кич кенә хәбәр иттеләр, төнлә суеп өлгереп булмый бит. Суярга берәр көн бирсәләр ярый иде. Тавыклар бит сарай эчендә, әле ничә чакрым урман аша. Чыпчыклардан да сакладык. Күңел рәнҗи инде. Әле бер ай элек алып кайттым, йомырка да сала башламаган иде. Рәхәт хәлләр түгел инде, — дип сөйләде ул.

Астарак урнашкан бер урамда Сәлимә апа белән Илдар абыйларга кердем. Аларның әтәч белән бергә 29 кош булган.

Алып киттеләр, 29 тавык бит, берсе дә юк. Ичмасам, ышаныч биреп, компенсация була дисәләр инде. Әле быел гына яңа тавыклар алган идек, кызганыч. Әтәчем кызганыч, әтәчем… Матур итеп йөри иде, чәчәк кебек иде инде. Алар килгәндә мин юк идем, Илдар капчык тотып торган. Мин алай карап тора алмас идем, йөрәгем ярыла... Беренче көннәрдә сарайга кергән саен еладым, буш бит, — ди Сәлимә апа.

Мин шуны аңламыйм: сарайга керделәр, тавыкларны йоклаттылар, капчыкка тутырдылар, алып чыгып киттеләр. Ул сарайда ниндидер дезинфекция ясарга кирәк бит инде. Хәзер анда чыпчыклар, чәүкәләр кереп йөри, алар тагын таратмасмы икән соң? Көне буе чыпчык та, карга куып йөреп булмый бит. Без үпкә тотмыйбыз инде. Аннан соң боерык чыккан икән, аны бөтен кеше үтәргә тиеш, законга каршы барырга ярамый. Безгә киләсе каза булган инде ул, башка килмәсен, чирләп ятарга язмасын. Шулай да масштаблырак эшләргә кирәк булгандыр дип саныйм, — ди Илдар абый.

Алар каршында Флюр абый белән Мөлидә апа яши, алар 25 тавыкларын озатканнар.

Калмашта кош гриппы чыккан, таралмасын өчен барлык кошларны бетерәбез, диделәр. Ул чир таралмасын дигән максаттан эшләнде. Безгә алдан әйтмәделәр, кемдер кичтән ишеткән, без белмәдек. Иртән шулай икән дип кыз шалтыраткан иде, шул арада килеп тә керделәр. Компенсацияләре әле билгеле түгел дигәннәр иде, кемдер аның өчен тавык бирәчәкләр, ди. Бу 25 баш өчен зарланасы юк. Хуҗалыктагы меңләгән кошны яндыруга ничек түзәсе әнә! — ди Флюр абый.

Компенсация биреләчәк

Халык белән аралашканнан соң шуны аңладым: кемдер бер кич булса да алдан ишеткән, кем өчендер бөтенләй көтелмәгән хәл булган, кемгәдер компенсация түлибез дигәннәр, кемгәдер әйтелмәгән, кемгәдер боерыкны күрсәткәннәр, кемгәдер юк. Татарстан Министрлар Кабинетының Терлекләрдәге йогышлы авырулар һәм эпизоотиягә каршы чараларны оештыру бүлеге җитәкчесе Елена Ильина киләчәктә эшнең ничек оештырылуына ачыклык кертте.

Аның сүзләренчә, кош гриппы табылган хуҗалыктан барысы 52 мең кош юкка чыгарылган, шул исәптән ун мең бер тәүлеклек кошчыклар. Өч авыл халкыннан 1495 тавык, 1068 каз, 9 үрдәк һәм 7 цесарка алынган. «Компенсация, әлбәттә, булачак, акчалата түләүләр була», — диде ул. Бер кош башына күпме дигәндә, халыктан алынган вакытка кошның базардагы бәясе күпме булса, шулкадәр сум компенсация биреләчәк. «Хәзер түләүләр буенча чаралар өчен документларны әзерләү бара», — диде Елена Ильина.

Кош гриппы чыккан хуҗалыкта дезинфекция һәм барлык кирәкле чаралар уздырылган. «Шәхси хуҗалыкларда дезинфекция үткәрелми. Алардан кошлар инфекция таралуны булдырмас өчен алынды. Кош гриппы табылган урыннан биш километр ераклыкта урнашкан авыллардагы кошлар юк ителде, — дип аңлатты белгеч.

Ул башка авылларда кош тотучыларга киңәшләр дә бирде.

Хәзер барлык кошларны да ябып куярга кирәк, урамга чыгарырга ярамый. Казлар, үрдәкләр суярлык дәрәҗәгә җиткән икән, аларны суярга кирәк. Йорт кошларын синантроп кошлардан - чыпчык, карга, чәүкә, күгәрчен, саесканнардан сакларга кирәк. Кошларның халәтен дә күзәтеп торырга кирәк. Кошларга грипп эләксә, алар үлә башлый. Шулай ук тынычсызланалар, борын тишекләреннән сыеклык чыга, кикрикләре зәңгәр төскә керә. Симптомнар булса, хәбәр итсеннәр. Инфекция лаборатор юл белән генә раслана, үзлектән диагноз кую дөрес түгел, — дип аңлатты ул.



Галерея: Кош гриппы табылган Тукай районындагы Калмаш авылыннан фоторепортаж
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100