«Кыярның тәме судан тора»: карабодай кабыгында, чишмә суында үскән кыяр нинди була? | intertat.tatar

«Кыярның тәме судан тора»: карабодай кабыгында, чишмә суында үскән кыяр нинди була?

Ютазы районы Кәрәкәшле авылында ике гектар мәйдан теплицаларда помидор белән кыяр үсә. Теплица хуҗасы Фәндәс Батыров яшелчәләрне үстерү өчен үз технологиясен дә уйлап тапкан. «Интертат»ка ул үз тәҗрибәсе турында сөйләде.

Хуҗалык җитәкчесе Фәндәс абый Батыров телефоннан Каракашлы авылына килерсез, дигәч, «Әй, кара каш, зәңгәр күз» җыры исемә төшкән иде. Авыл кызлары кара кашлы булгандыр, дип тә уйладым, тик Каракашлы — авылның рус телендәге атамасы икән, ә татарчасы — Кәрәкәшле. Соңыннан Фәндәс абый аны болай да аңлатты: ул җирдә элек кара кошлар булган һәм авылның атамасы да шуннан килеп чыккан, ди.

Авыл уртасыннан безне хуҗалыкта эшләүче егет каршы алды. Теплицалар авылның икенче читендә урнашкан булып чыкты, башта авыл урамнары буйлап бардык, аннан соң басу буйлап, аннары ферма уртасыннан, аннан соң гына пленкадан ясалган корылмалар күренде. Үзебез генә эзләп таба алмас идек. Бөтен юл чиста, ферма тирәсе генә күренешне боза. Акшарлары саргаеп беткән диварлы, кечкенә тәрәзәле андый биналар инде калмагандыр дип уйлаган идем…

Теплица янына килеп туктагач, юл күрсәтеп баручы Алик машинадан төште дә, безне татарча сәламләде, ә үзе Әрмәнстаннан килгән булып чыкты. Унбер ел инде ул Кәрәкәшледә яши, авылда татар телен өйрәнгән. «Телне белү үзем өчен дә рәхәт, өйрәнергә кирәк», — ди ул. Хатыны татар кызы икән.

«Хезмәт хакын алган авыл кешесе икенче көнне эшкә килми»

Теплицалар бер-берсеннән формалары һәм япма материаллары белән аерылып тора. Ярымтүгәрәк формада булганнары пленка һәм поликарбонат белән тышланган. Алар ел әйләнәсе шулай тора, сүтеп яңадан җыймыйлар икән. Пленкадан ясалган теплицаның япмасын өч яки биш елга бер алмаштыралар. Турыпочмаклык формасында булган теплицаның бер өлешендә берни дә утыртмаганнар, аның урынына яңаны ясарга уйлыйлар.

Помидор үсә торган теплицага эләгү өчен башта искесе буйлап барырга кирәк. Теплицада тишекләр булса да, эчтә җылы. «Әле бу берни түгел, хәзер мунча булачак», — дип кисәтеп куйды Алик.

Хуҗалыкта эшләүчеләрнең барысы да читтән килгән кешеләр. Авыл кешесенең дә теләге юк түгел икән, тик бер авырлык бар. «Авыл кешеләре белән эшләве бик кыен. Хезмәт хакы алгач, икенче көнне эшкә килмиләр инде алар. Без берничә тапкыр тикшереп карадык — шул ук хәл», — ди Алик. Хезмәт хакының бик аз икәнен аңлагач килмиләрдер дип уйлаган идем, әмма теплица хуҗалары әйтүенчә, сәбәп башка. Кулга акча кергәч, кайберәүләр эш икәнен онытып, начар гадәтләргә бирелә икән.

Беренче кар, яңгыр, күк күкрәүне язып баралар бит әле, шуның кебек беренче чын помидор һәм кыярны фәлән көнне күрдем, дип язып куярга инде. Әле кыштан чыгып кына килгәндә, инде җәй уртасына күчкән кебек икән ул. Анда инде һава бөркү, егерме ике градус җылы. Нык эссе көнне яңгыр явып үткәннән соң шундый һава була.

Кара җирне күрмәгән үсемлекләр

Помидорлар әле кызармаган, тагын ике атна көтәсе бар. Орлыкларны инде гыйнвар аенда ук чәчкәннәр, ә уңыш ноябрь аена кадәр булачак. Бер теплицада барысы егерме мең төп кыяр һәм помидор үсә.

Аяк астына салам җәелгән, помидор артык дымны яратмый икән, ә салам аны үзенә җыя. Помидорларның аскы өлешендәге яфракларын һәм яфрак төбеннән чыккан «балаларны» алып торалар. Яфракларны астан беренче помидорга кадәр чистарталар, дөресрәге, беренче помидор астында бер яфрак калырга тиеш.

Алик яфраклар турында аңлатып торганда безнең янга хуҗалыкның җитәкчсесе Фәндәс Батыров та килеп җитте. «Алик барысын да сөйләгәндер инде, ул белә», — дип елмайды ул.

Хәзер элеккеге кебек теплицадагы җирне ел саен яңарту да кирәкми, чөнки үсемлекләр аерым капчыкларда үсеп утыра. Гомумән, алар кара җирнең нәрсә икәнен белми диярлек. Орлыкларны баштан ук махсус шакмакларга чәчәләр, ә үсеп җиткәч, шул ук шакмак белән бергә капчыкка утырталар. Ул капчыктагы матдәләр кушылмасын Фәндәс абый үзе уйлап тапкан. Анда торф һәм карабодай кабыгыннан торган катнашма.

Помидор сабакларында кыстыргыч кебек әйберләр бар. Алар помидор авырлыгы астында сабак сынмасын өчен куелган. Помидорларны төрле төстәге чүпрәкләр белән таякка бәйләргә кирәк түгел. 

Тагын бер үзенчәлек — кыяр һәм помидор чишмә суында үсә. Аны чишмәдән чиләкләп ташымыйлар, әлбәттә. Егерме мең үсемлекнең һәрберсенең төбенә кечкенә шланг тоташтырылган. Ул — тамчылап су сибү системасы. Шул җайланма һәр ярты сәгать саен су сибеп тора,су белән бергә кирәкле матдәләр дә килә. Кайвакыт шланг белән «элеккечә» дә су сибеп чыгалар икән.

Бу эшләр программа ярдәмендә генә ясала, программалау аппараты теплицаның икенче очындагы сарайда урнашкан. Шул якка барганда Фәндәс абый ашап карар өчен кыяр өзеп бирде. Бик сусыл һәм чәнечкеле. Кыярның чәнечкесе югары сыйфатын күрсәтә икән.

Барып җиткәнче юлда тагын бер эшче егет очрады. Фәндәс абый: «Яхшымы син? Әйдә, кочакланышып карточкага төшәбез», — дип елмайды. Егет оялчан икән, тизрәк китү ягын карады.

Ә без килеп җиткән сарайда мичкәләр һәм шланглардан торган бер система иде. Су артта агып яткан чишмәдән китерелә икән.

«Кыярның тәме судан тора»

Чишмәне карарга чыкканда безне сарыклар каршы алды, яннарында эт тә йөри, бөтенесе дус, берсенең дә исләре дә китми. Ул сарыкларны Алик күңел өчен тота икән. «Алик үрчетә аларны, куып чыгара да, югалта, аннан соң тагын алып үрчетә», — дип шаяртты җитәкче. Шунда артта эшчеләр өчен кызыл кирпечтән салынган йорт та бар.

«Суның составына анализ ясаткан идем. Составына һәрвакыт шаккаталар, суы бик әйбәт. Шуңа күрә кыярның тәме дә башка, гадәттә суны күл яки елгадан алалар бит. Кыярның тәме судан тора», — ди Фәндәс абый.

Чишмәнең улагы кыйбла ягына караган.Суын учлап кына кабып карадым. Чишмә суыннан еш кына тимер тәме килә һәм ул каты була, ә бу су шундый йомшак кебек тоелды.

Чишмә артында алма бакчасы бар. Гомумән бу җирдә элек зур алма бакчасы булган. Алмагачлар чәчәк аткан вакытта искиткеч матурдыр монда. Монда умарта да тоталар. Алмагачларның каршы ягында таллар үсә, анда елга ага, элек ул елганы Сталинка дип йөрткәннәр.

Бер теплицадагы кыярлар бал кортлары ярдәмендә серкәләнә икән.

Алмагач төбендә кабул иткән карар

Фәндәс абый үз Чаллыда яши, ә тумышы белән Ютазы районының Салкын Чишмә авылыннан. Бу эшен унбиш ел элек башлап җибәргән. Ул авылга кайтканда кабул иткән карар булган. «Монда иптәш егетнең бәләкәй генә теплицасы бар иде. Шушы алмагачлар төбенә килеп утырдык та, сатарга җыенуы турында әйтте. Мин алырга булдым. Теплицага ут кына кергән иде. Эшли торгач ике километр ярым газ керттем. Мәйданнарны арттыра башладым. Монда юл юк иде, бик пычрак иде, юлга 350 машина вак таш кайтарттым. Ферма тирәсе генә пычрак тора, беркемгә дә кирәкми шул», — дип сөйләде ул.

Җитәкче абый помидорга һәм кыярга ихтыяҗ зур булуын әйтте, аны тулысынча бетермичә башка төр яшелчәләргә тотынмый тора, тик бәрәңге үстерергә нияте бар.

Теплицалар янындагы калкулыкка күтәрелдек. Теплицаларның өске ягында махсус ясалган форточкаларны күрсәттеләр. Алары - вентиляция.

Аннан инде җыр тавышы да ишетелә иде... Бу ни икән дисәм, бер байбак чабып китте. Алар монда күп икән, тау битендә оялары да күренә. Икесе тау битендә утыра, аннан соң бөтенләй кычкырыша башладылар.

«Үстерү өчен технологиясен белергә кирәк бит»

Теплицалар янында карабодай кабыгы өеме һәм торф тора. «Мин бу ысулны уйлап тапканнан соң, бөтен Туймазы шулай эшли башлады», — ди куйды Фәндәс абый.

Аннан соң без кыярлар гына үсә торган теплицага кердек, анда биш мең төп кыяр үсә. Бу теге бал кортлары белән серкәләнә торган кыяр булды, шунда ук безелдәгән тавыш килә.

Кыярларның да артык яфракларын алалар. Куе яфрак астыннан кояш нурлары керми, һәм бал кортлары чәчәкләрне таба алмый дип аңлаттылар. Яфрак чистарту белән артык мавыгырга да ярамый, кыяр чирләп китәргә мөмкин. Чын кыяр ялтырап торырга тиеш икән.

Фәндәс абый сүзләренчә, теплицада кыяр үстерүчеләрнең төп хатасы — дөрес тукландырмау.

«Үстерү өчен технологиясен белергә кирәк бит. Кыяр юк, нишләп алай икән, дип сорап киләләр. Дөрес тукландырмыйлар. Мин эшне башлаган вакытта гел агрономнар белән эшләдем, чөнки үзем метал эшкәртү буенча белем алдым. Хәзер инде үзем өйрәндем. Минем әти-әни гомер буе колхозда эшләделәр, алар инде күптән вафат. Шунысы кызык: безнең бакчада һәрвакыт нык зур помидор була иде, чиләкләп җыя идек. Аларны әни авыл кешеләренә тарата иде. Иллешәр төп помидорга чиләк белән су сибеп йөри идем. Шуннан калгандыр инде. Бу эшне Аллаһы Тәгалә үзе күрсәткәндер», — дип сөйләде Фәндәс әфәнде.

Кыярлар арасында бер ханым күренде, шланг белән су сибеп йөри. Шланганың башын кыяр төпләреннән күчереп бара, кызы ярдәм итә... Болар да авыл халкыннан түгел. Менә мондый күренешне күргәч Фәндәс абый кебек тырыш авыл кешеләре өчен сокланасың, аннары авылда киләчәктә кемнәр яшәр икән дип көенәсең.