Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Европага сәяхәт: Кайбычтан сыер савучы Германиядә стажировкада булып кайткан

Кайбычтан сыер савучы Тамара Шулаева «Һөнәре буенча иң яхшы» һөнәри осталык республика конкурсында катнашып, Германиянең Мюнхен шәһәрендә стажировка үтү мөмкинлегенә ия була.

news_top_970_100
Европага сәяхәт: Кайбычтан сыер савучы Германиядә стажировкада булып кайткан
шәхси архив

Яшь хезмәткәрләр арасында үткәрелгән «Һөнәре буенча иң яхшы» һөнәри осталык республика конкурсын Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә уздыра.

Тамара Шулаева Кайбыч районының Багай авылыннан. Алдынгы сыер савучы “Алтын башак” агрофирмасында эшли. Үзе генә ике бала – кыз һәм малай тәрбияләп үстерә. “Мондый уңыш елмаюга үзем дә ышанып бетә алмыйм, дөнья күреп кайттым”, – дип, күргәннәре белән уртаклашты ул.

- “Һөнәре буенча иң яхшы” конкурсында “Машина белән сыер саву операторы” дигән номинациядә катнаштым. Быел ноябрьнең 22ләре тагын узды әле ул ярыш. Бу безнең Республикада гына уздырылучы ярыш. Анда 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге кешеләр катнаша ала. Без Германиягә 12 кеше – номинацияләр буенча беренче урын алучылар гына бардык. Шулай 4-17 ноябрь көннәрендә Германиядә стажировка үтү тәтеде миңа.

Әлеге конкурста өч тапкыр катнаштым. 2015 елда – өченче урын, 2017дә – икенче, ә 2018 дә беренче урынга ия булдым.

- Стажировка ничек үтте? Кайларга алып бардылар? Нәрсәләр күрдегез?

- Мин беренче тапкыр самолетта очтым. Иң курыкканым да, чит кешеләр белән чит илгә бару түгел, ә самолетта очу иде.

Германиядә бөтен җирдә дә чисталык хөкем сөрә. Басулар тигез булып җәелеп ята. Өйләр берсеннән берсе матур, буяп куйган кебек. Безне шулай ук Италия белән Австриягә дә алып бардылар. Анда инде шәһәрләрдә экскурсиядә йөрдек. Альп тауларында да булдык, төрле тарихи урыннарга бардык.

Көн саен төрле-төрле фермер хуҗалыкларына алып бардылар. Мәсәлән, кәҗә, дуңгыз, тавык үрчетүчеләр, ит, сөт продуктлары җитештерүчеләр һәм башка төрле фермерлар белән таныштык. Күп булды инде. Анда сыерларны роботлар сава, кул көче бөтенләй юк.

Соңгы көнне безгә стажировка үтүне дәлилли торган сертификатлар тапшырдылар. Европадан сувенирлар, балаларга күчтәнәчләр җыеп кайттым. Өйгә төнлә генә кайтып кердем, барысы да дүрт күз белән көтеп утыралар иде.

- Ә безнең ил белән чагыштырып карасак ничегрәк соң?

- Кем әйтмешли, кунакта рәхәт, тик өйдә барыбер яхшырак. Россия белән чагыштырганда, анда бездәге кебек буш җирләр юк. Җирнең һәр метрында нәрсә дә булса үсә.

- Тагын катнашырга исәбегез бармы?

- Җиңеп чыккач, өч ел конкурста катнашырга ярамый. Бәлки 2021 елда кабаттан үз көчемне сынап карарга уйлармын. Әле миңа 31 генә. Яшем буенча да туры киләчәкмен әле.

Дөресен әйткәндә, 2018дә дә җиңәрмен дип уйламаган идем, тик ахырга кадәр көрәшергә үземә сүз бирдем. Германиядә стажировка үтүемә ышанып бетә алмыйм. Рәхәтләнеп дөнья күреп кайттым. Минем кебек авыл кызына мондый бәхет тагын кайчан елмаер иде әле?

Әгәр дә тәвәккәлләмәсәң, үзеңнең нәрсәгә сәләтле икәнеңне дә белмичә калырга була, – диде Тамара Шулаева.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100