Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кышның икенче яртысында дәвамлы суыклар булыр» - халык синоптиклары кышны фаразлый

Әкренләп кышка аяк басып киләбез. Күз ачып йомганчы чыршы бизәргә дә вакыт җитәр. Шәһәрнең төп чыршысын да инде җыя башладылар. Кыш нинди булыр икән? Киез итекләрне кайчан чормадан чыгарырга? Халык синоптиклары фаразлары белән уртаклашты.

news_top_970_100
«Кышның икенче яртысында дәвамлы суыклар булыр» - халык синоптиклары кышны фаразлый
Владимир Васильев

Халык синоптиклары Әмир Шәрәфиев һәм Рәис Шәкүров белән быелгы яз белән җәйне дә чамаларга тырышкан идек. Икесенең дә чынга ашкан һәм ашмаган фаразларын билгеләп үтәрмен.

Балтач районы Яңгул авылында яшәүче халык синоптигы Әмир абый Шәрәфиевнең язга һәм җәйгә кагылышлы фаразлары:

Туры килде:

  • «Быел чәчүгә беренче майдан иртәрәк, апрель ахырында чыгачаклар. Яз соң килмәс».
  • «Май ае былтыргысы белән чагыштырганда бераз корырак булыр. Явым-төшемнәр күп булмас».
  • «Сабан культураларын чәчкәннән соң корырак булыр»

Туры килмәде:

  • «Июньгә чыккач, печән әзерләгән чор башында явым-төшемнәр була».
  • «Урып-җыюга соңрак чыгарлар. Гадәттә, 20 июльдән соң чыгалар иде, быел сабан ашлыклары иртә өлгерми».
  • «Урып-җыю кыза башлаганда гына кинәт суытыр, ике-өч көн дәвамында ямьсез вак яңгыр явар».

«Дәвамлы суыклар кышның икенче яртысына туры киләчәк»

Киләсе кышта исә дәвамлы суыклар булыр дип фаразлады ул.

Июнь ае фаразлар буенча дөрес булмады, анда явым-төшемнәр булыр дип көткән идек, тик яумады. Быелгы кыш турында нәрсә әйтеп була. Былтыр кыш суык булды, диделәр. Суыклар булды, әмма алар бик кыска иде, өч-дүрт көнлек булды. Аңа кадәр ике ел дәвамында кыш җылы килгән иде, шуңа да былтыргы кыш безгә суык булып тоелды. Чынлыкта ул нормага туры килә торган кыш иде.

Быел кыш чагыштырмача салкын булачак. Кышкы суыклар да дәвамлырак булыр. Бик аномаль, артык каты суыклар булмас. 1978 елдагы кебек 52 градуска җитмәс. Дәвамлы суыклар кышның икенче яртысына туры киләчәк. Уртача температура былтыргыдан салкынрак була. Узган ел гыйнварда уртача температура минус 21 иде.

Киләсе кышның кары да әйбәт булыр. Ни өчен дигәндә, җәй көне явым-төшемнәр аз булды, табигать тигезли, баланс булырга тиеш. Яңа елга кар булырга тиеш.

Антициклон килгәндә суык була. Безгә, гадәттә, ике антициклон килә. Гренландия антициклоны кыска вакытлы суыклар бирә, Себер антициклоны озак вакыт тора.

Быел безгә Себер антициклоны килеп урнаша. Кыш ахырына килергә тиеш. Гадәттә, аның тәэсире Башкортстанда сизелә. Анда кыш бездәгегә караганда салкынрак була. Азнакай, Баулы районнарында кыш салкынрак була бит, ул шул антициклон йогынтысы. Җирлектәгегә охшаган кыш булыр, — дип сөйләде Әмир Шәрәфиев.

Арча районының Ашытбаш авылында яшәүче халык синоптигы Рәис абый Шәкүровнең узган язга һәм җәйгә булган фаразлары:

Туры килде:

  • «31 майдан 16 июньгә кадәр корылык көтелә, бер яңгыр тамчысы да төшмәскә мөмкин».
  • «Күп хайван асраган кешеләр өчен шуны әйтәм: әлегә печәннәр, саламнар бар, акчалары булса, запас әзерләп кую начар булмас. Ни өчен дигәндә, июнь аенда корылык булыр».
  • «Көз көне печән дә, салам да бик кыйммәт булачак».

Туры килмәде:

  • «Май аеның беренче ун көне салкынча, яңгырлы була».
  • «Июль аенда яңгырлы һәм салкын һава торышы булачак».
  • «Егерменче май көнне яңгыр ява башлый да, тагын ун көн яңгырлы җылы көннәр була».

«Быелгы кыш тотрыклы булыр»

Ул карлы, буранлы матур кыш фаразлады.

Кыш уртача булачак, кар күп булыр. Һава торышына кигәндә, артык суык булыр дип уйламыйм. Кыш тотрыклы булачак, артык җылы көннәр көтелми.

Декабрь аенда агач сарысын чыгара, шул вакытта яңгыр ява да, аннан соң яңгырлар булмый. 15 декабрьдән соң гына чын кыш башлана. 1-3 декабрьдә чын кар ява, 15-20 тирәсендә яңгыр явып алыр.

Шуның өчен малларны 15 декабрьдән соң гына суярга киңәш итәм. Элек агач сарысы чыкканчы суялар иде дә, ит бозыла иде, анда суыткычлар юк бит инде. Яңа елга кар була инде.

Кыш узган елгы кебек салкын булмас. Мәсәлән, ун көнләп 20-28 градус торырга мөмкин — тотрыклы.

Бик суык булмас дим. Ни өчен? Суганның кабыгы быел юка иде. Аннан соң умарталарны карадым. Бал кортлары ояга кереп-чыгып йөри торган тишекләрен томаламаган. Кыш салкын киләсе елда ул тишек бер генә корт сыярлык була иде.

Бакча башындагы су кондызларын күзәтәм. Алар агачларны ояларына ташырга ашыкмый, комсызланмый. Узган ел салкын булды бит инде. Агачларны кисәләр дә ташыйлар, бик җитез булдылар. Артык салкын булса, алар бозны тишеп чыга алмыйлар бит, шуңа бик тырыштылар. Бал корты да, кондызлар да бездән бик өстен. Бүген дә кондызларны карап мендем, җайлап кына, әкрен генә эшлиләр, бер дә ашыкмыйлар.

Матур кыш килер дип уйлыйм. Кары, бураны була, артык салкын да булмый. Җәй көне яңгыр яумады бит. Яумаган яңгыр кыш көне кар булып яварга тиеш.

Тавыкларга да игътибар иттем: йоннарын коймыйлар. Кыш артык салкын киләсе булса, сентябрь аенда ук йонны коеп, яңасын чыгаралар иде. Тавыкларның 80 проценты йонын коймый әле. Әллә нәселе алмашынып беткән инде. Су буенда бер төрле кошлар да бар, менә алар да китми әле, ашыкмыйлар.

Ноябрьдә кар яварга мөмкин, ул эреп бетә әле, җылы көннәр булачак. Әле ноябрь аен күзәтәм, ул май аена туры килә бит. Шуннан чыгып майның беренче ун көне яңгырлы һәм салкын булачак, — дип сөйләде Рәис Шәкүров.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100