Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әтнә районы фермеры Фидаил Мөхәммәтҗанов: «Авыл кешесенең авыл кешесен баетасы килми»

Әтнә районында колхоз системасы патшалык иткәч, анда фермерлар юктыр дигән уй туа. Бар икән. Шуларның берсе — Фидаил Мөхәммәтҗанов. Тормыш иптәше Люция апа белән алар өч ел элек ферма эшен башлап җибәргән. Фермага кадәр икесе дә колхозда эшләгән. Әтнә районында фермер булуы авырмы?

news_top_970_100
Әтнә районы фермеры Фидаил Мөхәммәтҗанов: «Авыл кешесенең авыл кешесен баетасы килми»
Абдул Фархан

Фидаил абыйларга барганда, без килеп җитәбез дип шалтыратып әйтә алмадым, чөнки элемтә юк иде. Капка төбенә килеп туктадык, ишегалдында аклы-каралы песи чабып чыкты да сыпырына башлады. Ишектә йозак эленгән. Каршы як йортка бер апа кайтып бара, бу Фидаил абыйлар йортымы, дип сорадым. «Әйе, аларныкы, машинасы тора, өйдәләрдер», — диде ул. Фидаил абый белән көчкә табыштык. Икенче яктан үзе кайтып бара. Урамдагы иң соңгы йорт аларныкы. Шуңа ферма да күршедә генә икән, Фидаил абый шунда булган. Без аларга барган көнне тормыш иптәше Люция апаның туган көне иде — 55 яшьлек юбилей.

«Юл бирергә теләмәделәр шул»

Ферма ягына барганда бик күп куян эзләре күренә. «И, монда барысы да бар, аю да килә», — дип елмайды Фидаил абый. Әллә ничә сукмак салганнар. Төлке эзләре дә күренә.

Авылда бер урам гына бар. Авыл уртасындарак чишмә төзекләндерелгән булса кирәк, яки ял урыны ясалган. Авыл кечкенә булса да, кешеләре дәү аның. Яңа Шимбер — Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровның туган авылы. Андый кечкенә авылда асфальт юл булу да сирәк күренеш. Йортларның күбесенә сукмак салынмаган. Габделфәт Сафинның Шимбер турында җыры бар дип беләм. Авылда мәчет тә, кибет тә юк. Атнасына дүрт көн автолавка килә икән.

Фидаил абый белән Люция ападан кала, авылда фермерлар юк. Яңа Шимбердә алардан кала биш хуҗалыкта сыер асрыйлар икән. Мөхәммәтҗановлар эшләрен өч ел элек грант акчасына башлап җибәргән. Белгәнебезчә, Әтнә районының авыл хуҗалыгы тармагы колхоз системасына корылган. Вак фермерлар өчен ул зур бер дивар булып тора инде. Фидаил абыйның да юлында каршылыклар булган.

«Алай бик юл бирергә теләмәделәр шул. Җаен табарга тырыштык. Башлап җибәргәндә авырлыклар булды инде. Бу эшкә кадәр икебез дә колхозда эшләдек. 2017 елда колхоздан киттем, үз эшемне башларга теләдем», — ди Фидаил абый.

Ферма артындагы җирләр аларныкы түгел икән. Фермерның җирләре берничә чакрым ераклыкта. Җирләрне алганда да каршылыклар булган, штраф та салганнар. «Авыл кешесе булгач, бөтен законнарны белмибез бит инде… Без барысын да тиешенчә эшләгән идек», — ди ул. Барыбер дә алар кире чигенмәгән, каршы тора алганнар.

«Көнләшү дигән әйбер дә бар»

Фермада 25 баш савым сыеры тора. Бинасын әле былтыр гына төзегәннәр.

«Барысын да үзебезнең көчкә төзедек, материалларга бәяләр нык артты. Кредитлар алырга да туры килде, түләп торабыз. Табышы юк түгел инде. Әле дә эшлисе эшләр күп. Сенаж сала торган техника юк әле, шуңа печән генә әзерләдек. Азык җитәрлек, сатып алмадык, киресенчә, үземнән сорап килүчеләр булды. Тиресне чыгарта торган транспортер куйдык, ул да әйбәт булды. Тиресне әллә кая куеп булмый, безнең артта - колхоз җирләре. Берничә йорттан соң минем туган нигез урнашкан. Үзебезнең нигез йорттагы бакча урынындагы чокырга салып барам», — дип сөйләде Фидаил абый.

Фидаил абый бөртекле культураларны сатып алу яклы, алай кулайрак була дигән фикердә ул.

Фидаил абый белән Люция апа бер кыз белән бер малай үстергән, дүрт онык бар инде. Ферма эшендә дә балалары ярдәм итә. Бөтен документ эшләрен уллары алып бара. Фермада чит эшчеләр юк.

«Балалар ярдәм итеп тора. Тагын да җәелергә исәп бар әле, зураеп куйсак, башка кешеләрне дә эшкә алырбыз. Авылда кеше бар, әмма авыл кешесенең авыл кешесен баетасы килми, шуңа эшкә килмиләр. Эшләгәненә хезмәт хакын түлисең бит инде, барыбер кеше килми. Көнләшү дигән әйбер дә бар инде», — ди фермер.

Мөхәммәтҗановларның быел әзрәк техникасын, материалларын алырга ниятләре булган. Бәяләр күтәрелгәч, ул эшләр озаккарак сузылырга мөмкин инде.

«Дөнья кайный бит. Бәлки, халык авылга кайтыр. Авылда яшәү икенче төрле инде ул. Монда 365 эш көне. Авылга кайтсыннар иде. Эшләмәсләр шул. Авылда эшләргә кирәк бит. Хайван асрау гына димәгән бит. Бал кортларын тоту, чәчәк, яшелчә үстерү — мөмкинлекләр күп. Теләгән кеше башлап җибәрә ала инде», — ди Фидаил абый.

Авылга килеп йөри торган автолавкада да бәяләр күтәрелүе сизелгән, шикәр комы, ярмалар кыйммәтләнгән. Ашлыкка да бәя арта, дип борчыла фермер.

«Безнең чирләргә хакыбыз юк, бу эшне туктатып торып булмый бит»

Фидаил абыйның тормыш иптәше, Люция апа — күрше авыл кызы. Фидаил абый ерактан эзләп йөрмәгән, бала вакыттан үк бергә уйнап үскәннәр. «Хатын-кыз - зур этәргеч ул. Бу эшне дә хатыннан башка алып барып булмый. Үзең белән генә талашып та булмый, анысына да хатын кирәк (көлә). Без туганнан бирле бергә инде. Дус булып йөрдек, егет-кыз буларак очрашып йөрүләр дә җиде-сигез елга тулды. Мин армиядән кайткач өйләнештек», — дип елмайды Фидаил абый. 

Гаилә корып яшәүләренә инде утыз елдан артык вакыт үткән. Фермага кердек тә, күз урамда калды. Каршыбызга сәнәк тоткан Люция апа килеп чыкты. Ул печән таратып йөри иде. Юбилей, туган көнне белми шул сыерлар. Хуҗабикәнең бәйрәме хөрмәтенә әзрәк кенә сөтне күбрәк биреп куйсалар инде...

«Көннәр шушында уза инде, эшлибез. Башлаганга үкенгән булмады. Берүк тазалыктан аермасын, хәзер бит үзегез беләсез… Безнең алай чирләргә хакыбыз юк, бу эшне туктатып торып булмый бит. Дөньялар тыныч булсын. Армиядә булган туганнар бар, алар өчен дә борчылып торабыз инде», — дип куйды Люция апа, сәнәккә таянып торган арада.

Люция апа җиденче сыйныфта укыганда ятим калган. Аны һәм ике абыйсын әбисе үстергән. «Әби бик хәрәкәтчән иде, маллар да асрады. Мин кечкенәдән хайваннар карап үстем. Авыл кешесенең тормышы шул инде. Пенсиягә чыгар вакыт җиткәч, анысы да үзгәрде, пенсия яшен үзгәрттеләр. Колхоздан кайткач, өйдә үз хайваның көтеп тора. Шәһәр кешесе әле эштән кайткач душына кереп чыга да ял итә. Авыл кешесенә юк бит ул, гел эш», — ди ул.

Сүзгә Фидаил абый да кушылды. «Зиратка кеше җирләргә барасың, кабер ташларына күз төшә. Кайсына 62 яшь, кайсысына 60 та тулмаган. Менә ир-атлар шул чорга гына җитә. Пенсиягә чыгарга бер ай кала яки чыккач бер ай акчасын алып өлгерә. Авыл кешесе өчен әйбәт әйбер түгел инде. Бәлки, пенсия яшен арттыру депутат урынында утыручыларга әйбәт булгандыр, озаграк эштән китмәскә… Җирдә эшләгән крестьян өчен әйбәт түгел. Гомер буе таңнан төнгә кадәр колхозда итектән йөргән кешенең пенсиясе минималка бит. Эшләмәгән кеше дә шуны ук ала», — диде ул.

«Колхоз рәисе бу авыл кешесе булмагач, мондагы кешене эшкә алмый»

Люция апа үз эшләрен башлауга куануын берничә тапкыр кабатлады. Ул колхозда сыер караучы булып эшләгән. «Хәзер колхоз бетте дип әйтергә була инде. Читтән килгән кешеләр эшли анда. Үз кешесенә акчасын түләми шул, ә читтән килгән кешегә түлиләр», — ди Люция апа.

Колхоз җитәкчесе үзе дә «читтәнрәк» килгән икән. «Колхозның тәртибе ничегрәк: рәис бу авыл кешесе булмагач, мондагы кешене алмый. Бер караганда, шулай дөресрәктер, бәлки. Читтән килгән эшче тәүлек буе эшли инде шунда. Авыл кешесе бер капчык булса да сенажын алып кайтырга тырыша инде, маллары да бар бит әле аның. Шуңа күрә авыл халкын аласылары килмидер», — ди Фидаил абый.

Түбәдән башка тамчы тамды. Диварда сыер сава торган аппаратлар эленеп тора. «Әле эшләр күп шул. Эшли торгач, күренә инде алар. Җәй көне, маллар көтүгә чыккач, кимчелекләрне бетерергә инде», — ди Фидаил абый.

Сөтне Биектау районыннан килеп җыялар икән. Сөт җыючы ике көнгә бер килә, 30 сумнан ала. Фидаил абый тагын ун сумга булса да артсын иде, ди.

«Бала иркәләргә вакыт булмады, эштән бушамадык»

Әбиләрен юбилей белән котларга оныклар да кайта. Люция апа оныгының ватсаптан җибәргән аудиоязмасын тыңлатты. «Әбе-е-й, бакчадан кайтканда барабыз», — ди сабый. Ул инде бакчадан кайтканда кунакка керүләрен аңлата иде.

«Оныклар үз балаңнан да якын. Баланың баласы балдан татлы, дип юкка гына әйтмәгәннәр. Безнең балаларны әбиләре үстерде инде. Без көннәр буе колхозда эштә булдык, ул вакытта эш сменалап түгел иде, иртән чыгып китәсең, төш вакытында кайтып китәсең дә кичкә кадәр өйдә булмыйсың. Бала иркәләргә вакыт булмады, сөеп үстерә алмадык шул», — диде ана кеше.

Фермадан өйгә йорт ягына кайтканда, капка төбенә тагын бер машина килеп туктаган иде. Ике онык белән кызлары кайткан. Җыр җырлатып Люция апаны каршы алдылар. Балалар үзләре ясаган рәсемнәрне бүләк итте.

Авыл урамын кардан Фидаил абый читартып тора икән. Чистартмый чара да юк, сөт җыя торган машина аларга кадәр кереп җитәргә тиеш бит.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100