Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Калган эшкә кар ява, яки авыл хуҗалыгын ни көтә?

Кышы да карлы, мәрхәмәтле булды, уҗымнары да яхшы гына кышлады, тиздән язгы эшләр башланыр дип «әппетитләп» кенә әзерләнеп йөргәндә, санкцияләр, аның артыннан бәяләр күтәрелеп кәефне кырды.

news_top_970_100
Калган эшкә кар ява, яки авыл хуҗалыгын ни көтә?
Салават Камалетдинов

Таякның авыр башы авыл хезмәтчәннәренә төшә инде. Ярый ла, алдан хәстәрен күреп, арбаны кыштан әзерләгән булсалар. Андый хасиятле кешеләр җиңелрәк сулап йөридер әле, ни дисәң дә. Ә соңгы көнгә кадәр сузып йөрергә яратучылар ярык тагарак алдында калмагае. Авыл хуҗалыгын ни көтә, ниндирәк фаразлар бар — шул хакта сорашып алдык. 

 «Ник бер сөрә торган тракторың булсын!»

РФ Дәүләт Думасының экс-депутаты, Татарстан Президентының экология буенча киңәшчесе Фатыйх Сибагатуллин авыл хуҗалыгында фән белән шөгыльләнүен, органик продукция буенча бердәнбер профессор булуын, үз технологияләре белән эш тәҗрибәләрен дә искә төшерде. Шушы шартларны күздә тотып, үз фикерен әйтте, сүзен ашламадан башлады.

— Синтетик ашламаларга килгәндә, аларның бәяләре күтәрелер инде. Үсемлекләрне саклау препаратлары, чүпкә каршы көрәшү чаралары да чит илнеке бит, алар булмас инде хәзер. Без үзебез Американы сүгәбез, үзебез агулыйбыз, дип гел әйтә идем…

Ә аммиак селитрасы, азот ашламалары бездән китә иде бит, чит илләргә бирергә җыенмыйбыз дигән сүзләр дә бар. Селитра һәм мочевина белән ике ел рәттән Ленино-Кокушкинода тәҗрибә участокларында эшләдек. Ул зонада туфрак әллә ни уңдырышлы түгел. Синтетик ашламасын да, гербицидын да кертмичә шундый технология эшләп, икенче класслы 640 тонна бодай уңышы алган идек. 2020 елда башкарылган эш бу. Биектауда да шулай эшләргә торабыз.

Бу әйбер безгә киләчәктә кирәк булачак. «Балаларга нәрсә ашатабыз?» — дигән сорау тора. Кибеттән мәче дә ашамый торган чит ил сосискаларын сатып алып, балаларга ашатабыз бит, — ди Фатыйх Сибагатуллин.

Аның фикеренчә, борчак, карабодай, солы, борайны рәхәтләнеп ашламасыз үстереп була. Казан дәүләт аграр университетында кафедрада шушы юнәлештә эшләүләрен әйтте.

— Борчак бик файдалы, 30 проценттан артык аксым анда. Борчак үзеннән соң кирәкле азотларны калдыра, ул борчакның тамырында була. Борчак мәйданнары элек күп иде, хәзер күпкә кимеде. Дөрес, кибеттә бар ул, ләкин кыйммәт бит. Карабодайга, люцерна печәненә дә гербицид кертү дигән әйбер юк. Карабодайның үзебез фәнни-тикшеренү институтында чыгарган каракитә сортын үстердек бит, аны хәтта Германиягә җибәрә идек. Шуларны күбрәк чәчәргә кирәк. Ул бит кабыклы культура, аны кабыгыннан арындыра торган фабрикаларыбыз да бик яхшы эшли иде. Аларның бөтенесен киләчәктә торгызырга кирәк. Солыны, борайны да ашламасыз үстереп була. Болар экологик чиста продуктлар, татарча хәләл дип әйтеп була, чөнки агулый торган матдәләр юк.

Бәрәңгенең ап-ак җем-җем килеп тора торган лорх сорты бар иде, хәзерге кебек яшел сабын шикелле бәрәңге түгел. Гомер-гомергә шул булды. Шуннан «Невский» дигән сорт бик яхшы иде. Кайда ул бәрәңгеләр? Орлыклар бездә барысы да бар. Үзебезнекеләрдән нәтиҗәлелек түбән була дигән фикер ялгыш ул, — дип саный.

Ул үзе ашлама кертмичә эшләп караса да, хәзер басуларга күп культуралар өчен ашламаны күбрәк кертергә кирәк, дигән фикердә.

— Безнең республика хәерче түгел. 60 кг ашлама кертәләр дә, «күп керттек» диләр. Мин Нурлатта эшләгәндә 175 кг кертә идем — менә ни өчен 70әр центнер уңыш чыга иде. Кытай 300 кг кертә. Аны дөрес итеп кертергә генә кирәк. Туфракны ярлыландырмаска, уңдырышлылыгын киметмәскә кирәк. Кама алды зонасында ел саен 110 кг кертү кирәк, уңыш та аласың, туфрак та ярлыланмый. Нурлат, Чистай зонасында, Азнакайда 90 кг кертү кирәк. Иң уңдырышлы Буа басуларында да уңдырышлылык соңгы елларда кимегән, — диде ул.

Фатыйх Сибагатуллин авыл хуҗалыгы техникасына карата да фикерен әйтте.

— Чит илнекен кертмәскә, үзебезнең техниканы алга сөрергә кирәк шул. Мин Беларусь техникасын яратам. Ник Америкадан алабыз, ник Беларусьныкын алмыйбыз соң? Иң арзан трактор Белоруссиядә — 3,5 млн, Американыкы 25 млн сум — нәкъ шул трактор. Җиһазларын да үзебездә ясарбыз, әллә кайчан ясарга кирәк иде…

Дөньяда иң зур сөрүлек җирләре Россиядә. Шунда бер сөрә торган тракторың булмасын! Алабугада Кама трактор заводы дип төзи башлаганнар иде бервакыт, менә үзебезнең трактор булыр иде. Бүген нинди трактор бар?! Юк! Белоруссия белән эшләп бетермибез ил күләмендә. Белоруслар белән бергә эшләп була бит! Кыйнарга кирәк безне! Фән эшли ала бит. Танк ясыйбыз, трактор ясамыйбыз. Урырга комбайныбыз да юк. Татарстанда корылыкка каршы техника, культиваторларны да ясый идек бит. Без бөтенесен дә үзебез булдыра идек, — диде ул.

Фатыйх Сибагатуллин әйтүенчә, инкубатор йомыркалары кайта алмавы да кара кайгыга батарлык проблема түгел.

— Нурлатта эшләгәндә, чит илдән йомырка кайтармадык. Инкубаторда чыгардык, бөтен дөньяга тараттык. Үзебезнең йомыркадан чебине күп итеп чыгарырлар да таратырлар. Әзрәк авылда да эшли башларлар, — диде.

Сүзен йомгаклап, «фән белән бәйләп, программа эшләргә кирәк» диде.

— Бәяне төшерү өчен, беренче чиратта, күп һәм сыйфатлы итеп җитештерергә кирәк. Менә шул бурыч куелырга тиеш. Авыл хуҗалыгын финанслауда да калдык принцип белән эшләтергә генә түгел. Мин эшләгәндә авыл хуҗалыгына бюджеттан 22 процент бирелә иде, бүген ничә процент икән? Үзебездә эшләтеп җибәрергә бөтен мөмкинлегебез дә бар. Телибезме-теләмибезме, бу хәлләр үзебездә эшләргә этәргеч була, — дип әйтте Фатыйх Сибагатуллин.

«Калган эшкә кар ява…»

Татарстан фермерлар ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров шушы шартларда тиз генә импортны алмаштырырга кирәк дип саный.

— Әгәр шуны булдырмасак, берни булмаячак. Калган эшкә кар ява, диләр бит. Калган эшләрне эшләргә кирәк. Вакытында үзебезнең ана терлек баш санын булдырмадык, кызыгып чит илләрдән тракторлар алдык. Алар яхшылыкка булмады бит инде. Дөньяда төрле хәл була, без бәйле булып калдык. Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Авыл хуҗалыгы, Икътисад министрлыгы белән берлектә, тизрәк хәл итәргә кирәк бу мәсьәләне. Тракторларга, җиһазларга запчастьлар ясауны нинди заводларга кушасын…

Безнең техниканы 100 процент ук алмаштырып булмаса да, икенче юллары да бар бит. Кайбер илләр көнбатыш санкцияләрен хупламады, шуңа күрә өченче ил аша запчастьлар, бәлки, тракторлар да алып булыр. Шулай да, аларга гына ышанып булмый, үзебезгә ул проблемаларны хәл итү зарур. Импортны алмаштырабыз диябез дә, бәйле булып калабыз. Бәйле булгач, нәрсәгә китергәнен үзегез күрәсез.

Әлегә орлыклар белән бәйле проблема турында мөрәҗәгать итүчеләр бар, чөнки шикәр чөгендере орлыкларын Франциядән, кукурузны икенче илләрдән ала идек — анда ишекләрне яптылар, шуңа күрә өченче илләр аша кайтарып карыйбыз инде.

Ачлык булмый, ипи дә була, шикәре дә, мае да, каймагы да, сөте дә булыр. Кулланучылар аптырашта калмасын — без эшлибез, — дип ышандырды Камияр Байтемиров.

 «Тешне кысасы да әйбәтләп эшлисе»

Теләче районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов:

— Халыкның кәефе әйбәт. Ике җиңне сызганып, язгы кыр эшләренә әзерләнәбез. Техниканы ремонтлап бетереп киләбез. Кар катламы, температура әйбәт, уҗымнарның кышлавы начар түгел. Яз матур килер, язгы кар суларын тотып калырбыз, дым булыр дип өметләнәбез.

Районда чәчәргә җитәрлек симәнәләр бар, орлыкларны алмаштыру һәм сыйфатын яхшырту буенча эш алып барабыз. Җитәрлек күләмдә тупланды. Ашлама ташуны дәвам итәбез. Бүген бер гектарга тәэсир итү көчендә 40 кг нан артык җыйдык, 60 кг га җиткерү бурычы тора.

Механизаторларны укытабыз, үзебез дә укыйбыз. Авыл хуҗалыгы министрлыгы эзлекле эш алып бара, яңа технологияләргә чакырып та укыталар. 2010, 2021 елгы корылыкларны уздык, хәзер үтемле, отышлы техник чаралар кулланабыз. Гомумән алганда, паникага бирелү юк. Республиканы туендырырлык, район халкына җитәрлек икмәк, техник культуралар, терлек азыгын җыярбыз дип өметләнеп торабыз.

Бәрәңге, яшелчәләрне арттырып утыртырга җыенучылар да бар. Җирне буш калдырасы түгел.

Кибетләрдә бөтен әйбер дә бар, куркырлык әйбер күрмим. Ашламаны читкә чыгаруны туктатсалар, аның бәясе дә төшеп китәр әле. ГСМ бәяләре төште, анысы күңелне сеөндерә.

Чит илдән керә торган җиһазларга килгәндә, бездә алай күпләп кертелә торганнары юк. Сөт комплекслары сала башладык, әле түбә астына кертмәдек. Көзгә таба рәтләнер әле, саву заллары кирәк булса, үзебезнекен алырбыз. Чит ил техникалары юк фермерларда. Ә зур агрофирмалар запчастьларны алдан алып куйган булганнардыр. Хәзер инде күбесен үзләрендә ясыйлар.

Нәселле терлекләр илдә бар, генетика начар түгел. Россиядә, республикабызда да әйбәт эшли торган хуҗалыклар бар. Тәртипләп эшләрбез дип уйлыйбыз.

19ы ярминкәгә барырга җыенабыз. Тинчурин урамында сатачакбыз. Ит, сөт бәяләре әйбәт тора. Хөкүмәтебез Президент программалары буенча субсидияләр бирә. Документлар әзерлибез. Район буенча курка торган әйбер юк. Тешне кысарга да әйбәтләп эшлисе. Куркасы юк, дөньяга икмәк сата торган ил без, бөтен кешенең ашыйсы килә, әллә нәрсә булса да.

«Хафага салып йөрүчеләр бар инде ул»

Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов:

— Бездә вазгыять тыныч, борчылмыйбыз, санкцияләргә игътибар итмибез. Шөкер, Татарстанда бөтен шартлар тудырылган. Ашламалар кайтып тора. Шикәр чөгендере симәнәсе белән әз генә проблема бар, шуны көтәбез, сөйләшеп торабыз, табабыз аны. Калганы тәртиптә, техника, халык әзер. Запчастьларны элегрәк кайгыртып куйган идек, булмаганын инде үзебезнеке белән алмаштырырбыз, куркырлык әйбер юк. Бер-беребезгә ярдәм итәрбез. Моны кайгы дип булмый инде. Президентлар гына исән-сау булсын, мин шулай, дим. Илебездә бөтен нәрсә бар, акрынлап җайланыр. Чәчәрбез дә, урырбыз да, һава торышлары әйбәт булсын.

Йөз комбайннан бер-икесе чыга алмаса, башкалары чыгар. Ике трактор чыга алмаса, калганнары эшләр, 500гә якын трактор бар бит. Соңгы елларда техниканы күп алдык, барысы да заманча. Кайгырасы түгел, хафаланырга кирәкми, бүген эшләргә кирәк, матур сөйләп йөрүдән берни юк.

Эшли алмаганы, хәленнән килмәгән кеше хәзер артка чигенергә мөмкин, ул аңа бер сәбәп кенә бит инде. Эшлисе килмәгән кеше һәрвакыт берәр гаеп эзли. Бүген шундый вазгыять дип туктарга җыенучылар була инде ул. Бар инде зарланучылар, ләкин, миңа калса, нык басып торабыз. Проблема һәр елны була. Һава торышы гына әйбәт булсын, эшләсәк, барысы да тәртиптә булыр. Борчылырлык әйбер күрмим. Ашарга бар, кибетләрдә сатыла. Кайбер кешеләр ажиотаж тудыра. Нәрсәгә кирәк инде 20-30 кг карабодай, 20 шешә көнбагыш мае, 5 капчык шикәр? Хафага салып йөрүчеләр бар инде ул. Җиңел тормышка ияләнгәннәргә авыррак булыр инде, ләкин эшләүчеләр берсе дә ач калмый. Эшләргә, эшләргә, эшләргә һәм күтәренке кәеф. Аллаһы Тәгалә саулыктан аермасын, — диде.

Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов бик пессимистик рухта каршы алды бу сорауны. Гомере буе авыл хуҗалыгы өчен янып-көеп яшәгән кеше булуын искәртеп, эче пошканын да яшермәде ул. «Нәрсә көткәне билгеле инде, бәяләр ике-өч тапкыр арткач. Алай булгач, сатып алу (закупочная цена — Т.И. искәрмәсе) бәясен дә ике-өч мәртәбә арттырырга кирәк. Ул бит бер яклы гына була алмый. Елгада су да кибә…» — диде дә, алга таба фикерен әйтүдән баш тартты Габделәхәт Хәкимов.

«Чит ил техникасы орлыкны дөрес күмми»

Авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор, Россия Фәннәр академиясе әгъза-мөхбире, ТР Фәннәр академиясенең мактаулы әгъзасы Нәҗип Мәҗитов күп нәрсә чит илдән булуына бөтен күңеле белән ачына.

— Шушы хәлгә калачагабыз турында соңгы тапкыр 2020 елда, аңарчы 2018, 2010, 2008, 2004, 2002, 2000 елларда әйтеп килдем. Шулай булачагын белдем, чөнки Россиядә һәм Татарстанда техник һәм технологик тәэминат сәясәте дөрес түгел. Без бүген үк импортны алмаштыруга әзер. Ә бу мәсьәлә 2015 елда ук күтәрелгән иде бит, — дип искәртте ул.

Нәҗип Каюмович сүзләренчә, ашламаны әзрәк кулланып, күбрәк нәтиҗә алу, үзебезнең техниканы камилләштерү турында сүз 1990 елда ук куертыла башлаган. Волгоград трактор заводы белән килешү дә төзегән булганнар.

— Ул вакытта авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Фатыйх Сибагатуллин иде. Эш хутка киткән иде. Тракторлар алты заводта җитештерелә иде. Аннары алар ябылды, хәзер ул заводларны торгызып була бит.

Нурлат башлыгы итеп куелгач, Фатыйх Сибагатуллин үзебезнең ил җитештергән техника хисабына районны иң артта калган урыннан беренче урынга күчерде бит. Ашлама, яхшы сортлар, техника белән яхшы шартлар тудыргансың икән, алар нәтиҗә бирә. Төп сер шунда.

Россиягә 30 ел көчләп чит ил техникасын кертәләр, икътисади диверсия, Байден программасы бу. Безнең килешүләр төзегән түрәләр шуннан процентлар аладыр дип уйлыйм. Аннары яшь, елгыр түрәләрне көнбатышта матур сүзләр белән сөйләргә дә өйрәткәннәр. Югары җитештерүчәнлек дип, мәсәлән. Авылда кеше юк, шуңа шуны кулланабыз, диләр. Каршы әйтеп булмый, дөрес сүзләр, ләкин нинди бәһа белән эшләнә — я белмиләр, я теләмиләр, чөнки алар көнбатышта укыганнар.

Безгә бу санкция куркыныч түгел, техника һәм технология бар, бер генә бал кортын да үтермәячәкбез. Бер генә бал корты да үләргә теш түгел, күпме фермер бөлгенлеккә төште! Авыл хуҗалыгы министрлыгы кайда соң? Аларның җавабы бер: субъектларның хуҗалык эшчәнлегенә тыкшынырга хакыбыз юк, диләр. Ә ник кирәк соң алар? Бал кортын, халыкны агулау турында сүз барганда тыкшынмагач?

Чит ил техникасын 100 процент алмаштырып була. Алар җитештерелә бит, яңадан берни уйлап чыгарырга кирәкми, камилләштереп кенә була. Әйтик, Ярославль техника чыгара. Ул программа беренче булып Татарстанда эшләнгән, без аны Новосибирск, Ростов-Дон, Иваново, Чиләбе, Уфа, Курган, Ярославль белән бергә эшләдек. Мин аларда сәнәгать буенча фәнни киңәшче. 17 февральдә анда конференция булган иде, әле менә известьләү буенча яңа техника булдырылганнар. Аны куллансаң, минераль ашлама күп кирәк тә булмаячак. Чиләбедә чәчкечләр чыга, анда ике завод бар. Татарстанга аларны чакырырга кирәк. Мине тыңларга теләүче булса, кимендә бер сәгать сөйләрлек мәгълүматым бар. Кичекмәстән Хөкүмәт дәрәҗәсендә җыелырга кирәк, барлык муниципаль район җитәкчеләрен укыту өчен чыгышым әзер, — диде Нәҗип Мәҗитов.

Нәҗип Мәҗитов чит ил техникасының безнең басуларга зыяны турында да әйтте.

— Аларның уңышны бетерүе әйтеп бетергесез. Авыр танклар белән Россияне алып булмагач, инде бик каты авыр тракторлар чыгардылар. Шулар белән туфракны артык каты тыгызладылар, шуңа бер метрдан түбән дым да төшми, анда дым да, һава да, суалчан да юк. Ә үләннең тамыры бит ике метрга кадәр төшә. Яңгыр яумаганда шуннан ала дымны, дым шуннан күтәрелеп туктый тамырлар янына, — диде ул.

Профессор фикеренчә, чит ил техникасы белән орлыклар да тулысынча шытып чыкмый, чөнки чәчкәч орлыкны күмү дөрес башкарылмый.

— Орлыклар яткан тирәнлегендә ясарга кирәк ул күмүне, өстеннән 5-6 см юрган кебек кенә ябып куярга кирәк, шул очракта җылы һәм дым саклый. Чит ил техникасы безнең басуларга берничек туры килми, алар орлыкны дөрес күмми, көзен тирәндә дым тупланышына комачаулый. Бер үтүдә безнең эш бетте, диләр. Бер үтүдә кемнең рәхәт күргәне бар?! Һәр рәхәткә әзерләнергә, физиологияне үтәргә кирәк. Ә болар файдаланмый ул әйберне. Бер генә үткәч, чүп үләннәрен бетерү операциясе дә башкарылмый. Телисеңме, юкмы, гербицид кирәк. Ә ул чит илдән. Европа, АКШта ул бөтенләй тыелган, чөнки кеше гомерен, нәселне дәвам итү сәләтен бетерә. Бу стратегия — Россия милләтен юкка чыгару ул! Нигә бездә 12 процент бала гына сәламәт, нигә аерылышулар никахларга караганда күбрәк, ник тууга караганда үлем күбрәк? Бөтенесенә сәбәп — агулану.

Карабодай сортларын чыгару өчен дә Хөкүмәт карары кирәк. Әгәр Хөкүмәт бу вазгыятьтән чыгарга теләсә, билгеле. Миндә барлык материаллар бар. Бергәләп милләтне коткарырга иде. Бу халкым, Россия алдындагы бурычым. Хәзер үк тотынсак, импортка бәйлелекне җиңә алабыз, хәтта быел ук.

«Импортны тулысынча берничек алмаштырып булмый»

Авыл хуҗалыгы белгече, мал табибы (исемен әйтергә теләмәде) фикеренчә, нинди генә кыен заманалар килсә дә, авыл хуҗалыгы үлмәячәк.

— Гомер буе яшәгән бит ул, коллективизациядән дә исән калган, сугыш вакытында да юкка чыкмаган, Хрущев, Брежнев чорларын да, инвентаризация вакытын да үткән. Шулай да, авыл хуҗалыгы арткы планга чигенәчәк инде, болай да фән, технологияләр юк иде. Әкренләп кенә чит ил технологияләрен кертеп, бройлерларны 42 көннән суя башладык. Чит илдән яхшы токымлы дуңгызлар кайта иде, берәр ел үсә торган дуңгызлар калмады, алар хәзер 7 айда үсеп җитәләр. Ә иртәрәк җитлеккән саен һәр малның авыруы да арта…

Чит илдән препаратлар алып кайтып, дуңгыз балаларына, кошларга кадыйлар иде. Чит илдән кайтмаган препаратларсыз, җиһазларсыз, азык кушылмаларыннан башка аларны үстереп җиткереп булмый. Импортны алмаштыру дип күпме генә сөйләсәк тә, ул барыбер 100 процентка барып чыга алмый.

Сөт җитештерүдә Татарстан өчен югалтулар бик булмаячак, чөнки республика күп итеп сөт сава. Без шул 12 литр сөткә шатланып йөрибез инде. Дөрес, терлекчелекне ныклап алып бара торган Әтнә, Балтач, Кукмара, Саба, өлешчә Мамадыш районнарына эләгәчәк. Интенсив технологияләр булгач, аларда да чит ил вакциналары, чит ил азык катнашмалары кулланыла иде. Акчалы, технологияләр керткән хуҗалыклар исән калачак, калганнарга авыррак булачак.

Татарстан сөт терлекчелеге буенча алда. Бөтен Россиядә баш саны күп дип күкрәк каксалар да, Татарстанда бүген сөт терлекчелеге өчен бернинди техника ясалмый. Башка регионнарда терлек азыгы өләшү, азык ваклагычлар, эчертү җайланмалары, саву җиһазлары ясалса, Татарстанда алар берсе дә юк. Булмаган нәрсәне өч көндә генә булдыру мөмкин түгел, калганнары эшләячәк, яңалары барлыкка килмәячәк.

Бүген таналар да үстерә алмыйбыз. Таналар чит илдән кайта бит. Даниядән таналар кайтырга тиеш иде. Дания фермерлары Россиягә таналар кирәк дип ишеткәч тә, имеш, «юк, Россиягә бирмибез» дип, үзләренә күрә эмбарго керткәннәр.

Дөрес, санкцияләрнең күпмедер уңай ягы да бар кебек: беренчедән, үзебезгә үсеш алу өчен стимул булса, икенчедән, читтән кергән күп пычрактан арыну, чистарыну кебек тә булыр. Теләсә нинди реформа ул начар, ләкин аннары чистарыну бара. Без бит инде менә Киров өлкәсендә мал да юк, алабута үскән дип чаң суга идек, гәрчә бөтен нәселле таналарны алардан ташыйлар. Алар чистарынды, ә бездә авыл хуҗалыгын ничек тә булса саклап калу барды, бездә чистарыну булмады, шуңа күрә нәтиҗәлелек тә түбән иде. Технологиягә игътибар бирелеп бетерелмәгәч, күп урында бер сыерга 12-13 литр гына савабыз. Бу аз, чөнки башка төбәкләр үлеп терелгән, технологияләргә игътибар биреп алга киттеләр, — дип саный ул.

«Бездә бәрәңге симәнәсе дә юк»

Әңгәмәдәш фикеренчә, бу вазгыятьтә бәяләр төшмәячәк, киресенчә, үсәчәк, ләкин эшләгән кешегә бу киртә булмаячак. Импорт әйберләрен Грузия, Казахстан, башка өченче илләр аркылы кайтарачаклар, шул доллар үсү генә төп проблема, ди ул.

— Халыкны чит ил әйберсеннән оныттырып булмый. Үзебез эшләсәк тә, чит ил белән элемтә, эз барыбер бар. Бәрәңге боламыгын белгән кебек бургерның нәрсә икәнен беләбез. Һәр продукт үз эзен калдыра. Чит ил бездән китмәячәк. Шундый зур базарны югалта алмый ул. Бу проблема барыбер бетәчәк. Импортны тулысынча алмаштыру берничек тә була алмый. Беренчдән, потенциалы юк, икенчедән, эшләргә кешеләре юк. Заводта кәстрүлне дә Кукмара гына ясый ала бит бездә, гәрчә кулга алып караганда, кәстрүл ясауның бернинди авырлыгы юк.

Ничек кенә булса да, ач калмыйбыз, быелга запаслар әле бар, менә киләсе елларга гына авыр булуы ихтимал. 1921 елда ачлык булган бит, тормыш спираль буенча бара, шул ачлык заманасы килеп җитә дияргә була. 1937нче еллар кабатланмасын дип кенә куркам.

Хәзер менә орлыклар, комбайннар юк, алар яңартылмады, өстәлмәде бит. Терлек азыгына немец комбайннары йөри иде, шикәр чөгендере комбайннары да чит илнеке. Бер ел эшли дә, аннары ремонтлар вакыты җитә бит аларның. Кытайдан комбайн кайтара алалар, ләкин аның бәясе дә долларга бәйле. Яңаны алыр өчен инвестиция бик күп кирәк.

Бездә бәрәңге симәнәсе дә юк. Вируссыз бәрәңге үстереп саталар иде. Заманында бәрәңге лабораториясе бар иде, яңа сортлар чыгардылар. Алар Голландия сортларыннан калышмый иде. Хәзер аны бетерделәр, җирен алдылар, лабораторияләре калмады. Бәрәңге өч тапкыр утыртсаң, аның авырулары да барлыкка килә. Кичә үк шөгыльләнә башларга кирәк иде, вирустан чистарту өчен елга өч уңыш алырга кирәк. Барыбер симәнә бәрәңгесе кирәк ул. Суганнар да Голландиянеке. Кишер, чөгендерне әйткән дә юк.

Без чәчәк үстерергә дә өйрәнмәгән бит, хатын-кызларга бүләк итәргә лалә, лилияләр дә юк. 2014 елда алмаштырырга кирәк дип сөйләнеп йөргәндә дә алмаштырмадык, читкә яраклаштык кына. Ишекләр ачылды да төрле җирләрдән ташыдык. Дөнья интеграциясеннән китеп булмый. Халыкның күзе ачык.

Шушы вазгыятьтә ахыр чиктә халык зыян күрә, бөтен продуктларга бәя күтәрелә. Ләкин, бер караганда, халык та артык нәфесле бит, кибеттә артыгын алу, борын чөереп чыгу бар, шуннан килә ул. Халыкның нәфесен тыярга кирәк. Бәяләр долларга бәйле. Әле ике тапкыр артыр дип фаразлыйм. Иң зур кытлык икмәк буенча булырга мөмкин, кондитер сәнәгатен тартып төшерәчәк инде, көзгә таба тавык продукциясе, йомырка бетәчәк, чөнки бөтен инкубатор йомыркалары чит илдән кайта.

Халык менә шикәр алып тутырды, апрель аенда сатулар төшәчәк инде. Минемчә, артык запас җыярга кирәкми, бәя артса да, кытлык булмаячак. Тозга да бәя арта, бездә чыгарыла, ә барыбер бәя арта, транспорт компанияләре чыгымнары арту хисабына шундый зур бәя.

2014 елда эмбарголар, тыюлар керттеләр. Тик барыбер без дөнья икътисадына корылган идек, аннан-моннан ташып булды, ач кала алмый идек. Ә менә хәзер чикләр ябылса, беренче чиратта, эчтән ябылачак, эчтән ябылганны берничек тә ачып булмый. Шул ук декларациясез әйбер алып кайтсаң, сата алмыйсың, чөнки син салым, пошлина түләргә тиеш. Дөнья икътисадына кушылыйча, чыгып китәбез икән, безгә бөтен күрсәткечләр буенча начар булачак. Эчке резервларга өметләнергә кала, ә анда бөтен нәрсә кул режимында, — дип фикер йөртте ул.

«Авыл хуҗалыгын яз көтә»

Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев мин биргән сорауга бик оптимистик рухта «авыл хуҗалыгын яз көтә, тагын нәрсә көтсен аны» ди.

— Техника буенча бүгенге көндә әле анализ ясалып бетмәгәндер, бәлки. Техникасы булучылар карарга тиешләр. Төрле хәлдәдер алар — кайсы яңа, кайсының гарантиясе бардыр, ниндидер механизмын уйлап табырлар инде. Россиядә быел әле зур проблемалар көтелми, диделәр бит. Мин шулай уйлыйм.

Импортны алмаштыру мәсьәләсе бездән генә тормый, дәүләттән, Россиядән тора. Элеккеге заводлар нинди хәлдәдер — белмим, шул ук Краноярск, Ростов-Дон, Волгоград, Белоруссиядәге заводлар. Мин яшь чактагы техника күренми, нәрсә булып беткәндер анда — кем белгән, ул хакта хәбәрдар түгелмен. Бүген анализ кирәк, чәчүгә нинди хәлдә керәбез — техника, орлыклар, ашлама буенча да. Ашлама буенча зур проблема булырга тиеш түгел, чөнки ул Россиядә бар, ә техника буенча сораулар булуы ихтимал, — диде Азат Хамаев.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100