«Безне һаман арттан төртеп торырга кирәк» - нәселле хуҗалыкларга яңа таләпләр | intertat.tatar

«Безне һаман арттан төртеп торырга кирәк» - нәселле хуҗалыкларга яңа таләпләр

Татарстанның нәселле терлек асраучы хуҗалыкларына сөткә, мал алуга субсидия бирү буенча яңа кагыйдәләр керә. Бу хакта Баш ветеринария идарәсенең коллегия утырышында сүз булган иде.

Субсидиягә критерийлар түбәндәгеләр:

— яшь терлекнең сакланышы,

— хуҗалыкның лейкоз буенча иминлеге,

— сыерлар һәм таналарны ясалма орлыкландыру,

— сенаж һәм силос траншеялары паспортлары һәм балансланган рацион төзү ,

— авыл хуҗалыгы терлекләрен идентификацияләү,

— көтүлек һәм тукландыру программаларын гамәлгә кертү,

— зооветеринария белгечләре белән тәэмин ителеш.

Нәселле хуҗалыклар өчен бу критерийлар 2021 елдан үз көченә керә. «49 нәселле хуҗалык исәпләнә, инде быел бер литр сөткә бер сум да алмаячак хуҗалыклар бар», — дип катгый кисәтеп куйган иде вице-премьер — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.

Нәселле хуҗалыклар быел җан-фәрманга тырышса, калган хуҗалыкларга шушы таләпләр 2022 елдан кертеләчәк. «Бу стимул бирә торган ярдәм булачак. Нәтиҗәсе булганнар ике тапкыр күбрәк алачак, нәтиҗәсе булмаганнарга берни бирелмәячәк», — диде министр.

«Татар-информ» берничә нәселле хуҗалыкка шалтыратып, фикерләрен белеште.

Әтнәнең «Уңыш» хуҗалыгы җитәкчесе Габделбарый Шәрәфиев үсешкә өметләнә.

— Үсеш бар, бер тәүлеккә савымны 20 тоннага җиткердек, 24 тоннага чыгарга җыенабыз. Бер сыердан тәүлегенә уртача 27,5 литр сөт савабыз.

1600 мөгезле эре терлек, шуның 660ы — Татарстан токымлы сыерлар. Быел Пермьнән 106 тана сатып алган идек. Киләчәктә 1200 башка ферма төзеп, тагын сатып алырга планлаштырабыз.

Орлыкландыру буенча районда без беренче урында диярлек. Силос траншеялары да, көтүлек белән идарә программалары да бар.

Рейтингта уртадарак баручы хуҗалык без, шулай да алга үсеш бар, — дип сөйләде хуҗалык җитәкчесе.

Сабаның «Шытсу» авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Флорид Гайнуллин да урталыкта баручы хуҗалык дип саный үзләрен.

— Мин, укытучы буларак, артка чигенергә яратмыйм дип әйтә алам. Минем план шундый. Алдынгы дип әйткән булмады, урталыкта барабыз инде. Сөт кимегәне юк, бездә Голштин токымлы 560 сыер, еллык савым 8 меңнән артты инде. Тәүлегенә уртача 24,3 кг сөт савыла.

Соңгы алты елда лейкоз булганы юк. Орлыкландыру әйбәт бара. Соңгы алты елда баш саны, сөт, ит күләме, ашату, орлыкландыру буенча да бөтен яктан да үсештә.

Болай малларны асрау шартлары әйбәт, ике ветеринар, ике осеменатор эшли. Хәзер яңача эшлиләр, әле өйрәнәсе әйберләр бар. Көтүлек белән идарә программалары кертелеп ята.

Алабуганың «Колос» авыл хуҗалыгы кооперативы җитәкчесе Павел Талапин бераз зарланып, күңелен бушатып алды. Нәселле хуҗалыкларга куелган таләпләрдән көтүлек белән идарә программасы үзләрендә булмавын әйтте.

— 670 мөгезле эре терлек, 222 сыер. Кара-чуар токымлы сыерлар. Бүген уртача 21 литр савабыз. Чиплаштыруны алып барабыз.

Нәселле хуҗалыклар исемлегеннән төшеп калсак калабыз, аннары кире кереп булмый инде. Гадәти хуҗалык булабыз, алга таба гадәти хуҗалыкта да болар бөтенесе булырга тиеш бит. Ә үстерергә, эш алып барырга акча юк.

Бер литр сөтне бүген 22 сумнан сатып алалар, төрле накруткалар белән 25,5, яки 26 сум була инде. Тиеннәр инде, бүген солярка чыгымнары да зур бит. Проблемалар күп, акча юк, акча булса, бөтенесен хәл итеп булыр иде. Ит тә арзанга китә. Быел бераз ашлык сата алдык. Бүген бензовозка 16 куб солярка алыр өчен, 120 тонна ашлык сатарга кирәк. Ә чыгым елына 110-115 тонна. Күпме акча эшләргә кирәклеген күз алдыгызга китереп карагыз!

Таләпләрне, критерийларны түләмәс өчен чыгардылар инде. Бүген андый кечкенә хуҗалыкларны бетерү бурычы тора бит. Баш санын үстереп булыр иде. Без вакытында сата алмадык. Үсә алмыйбыз, ат көтүе кебек бер урында таптанып торабыз, ни алга, ни артка бармыйбыз. Алга китәр өчен бездә акча юк. Җитештергәнне шундук ашап барабыз, — диде Павел Талапин.

Ютазы районы «АгроМир» ҖЧҖ җитәкчесе Нәсим Вәлиевка эшче куллар җитешми дигән фикер калды. Иркенәеп, киңәеп сөйләшергә әллә җае, әллә теләге булмады, берничә сорауга гына ык-мык җавап бирде дә, саубуллаштык.

— Кешедәгечә инде хәлләр. Проблемаларны әйтә башласаң, болай гына сөйләшеп бетереп булмый. Эшләр өчен кеше кирәк башта, калганын башкарып була.

Өч меңнән артыграк сыерыбыз бар. Силос траншеялары программасы эшләнгән, лейкоз юк, чиплаштыру бара. Көтүлек белән идарә программасы бар, — диде ул.

«Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе» ҖЧҖ җитәкчесе Марат Сафинга шалтыратып, «быел начар эшләүче нәселле хуҗалыклар субсидиядән коры калырга мөмкин» дип әйтүгә, «без керәбезме әллә ул исемлеккә» дип шөбһәгә калды.

— Авыл хуҗалыгы министрлыгы кушканның бөтенесен үтибез, баш санын саклау, сенаж-силос траншеялары буенча да эшне башкарабыз. Лейкоз 2006 елдан бирле юк. Ясалма орлыкландыру, көтүлек белән идарә күптән бар. Чиплар юк иде, алып кайттык, бозаулардан башлыйбыз. 700 баш сыерыбыз бар. Уртача бүген бер сыерга 25 литр сөт савабыз.

Кукмара районы «Рассвет» агрофирмасы» авыл хуҗалыгы кооперативы җитәкчесе Газинур Хәбибрахманов «критерийлар бөтенесе үтәлә» диде дә, бүтән мәгълүмат бирмәде. «Татмедиа»мы, юкмы — каян шалтыратканны каян белим инде мин сезнең», — дип кыска сөйләшүне төгәлләде.

Биектауның «Татарстан» агрофирмасы җитәкчесе Ринат Аббазов Гошлтин токымлы 700 сыер асрауларын, яңа фермада тәүлегенә бер сыерга 33,2 литр сөт савуларын әйтте.

— Критерийларга килгәндә, чиплаштыру буенча артта калабыз бераз. Яңа әйбер тиз генә булмый бит инде ул, эчке учет бар болай. Ашату белән идарәне дә кертергә җыенабыз. Яңалык тиз керсен өчен, иң беренче кадрларны әзерләргә кирәк.

Министрлык таләбен үтәмичә булмый инде. Үтәмәслек әйбер сорамыйлардыр инде алар. Эшне тәртипкә салу өчен кирәк инде бөтен программа. Алар бездә булсын дип тырыша бит инде. Ә таләп булмыйча торып, үзебез кереп китә алмыйбыз. Безне һаман арттан төртеп торырга кирәк.

Сенаж-силос траншеялары паспортлары рәсмиләштерелә. Киләсе елга тагын берне планлаштырган идек. Тәлинкәгә ашны салмыйча ашап булмый бит. Ул да тере организм, без дә. Кыскасы, җитәкчелекнең таләпләре дөрес.

Ветеринарлар күп, алары җитә. Агроном юк менә. Кадрларны әзерләү юк. 1-2 ел элек аграр институтта булган идек, ертык джинсылардан, тәннәре тулы рәсем, колакларда боҗра алка… Министрлык җитәкчелеге студентлар белән очрашканда да телефонга багынып утырдылар. Бернинди сорау бирүче булмады дияр идем, бер чит ил студенткасы гражданлык турында гына бер сорау бирде. Яшьләр килми авыл хуҗалыгына. Кайберсе практика уза да, шуның белән шул, — диде ул.

Балтачның «Борбаш хуҗалыгы» ҖЧҖ җитәкчесе Рафис Солтанов  киләсе елдан нәселле хуҗалыклар исемлегеннән төшеп калу ихтималын да яшермәде.

– Русский принц токымлы 680 баш сыер бар. Хәзер ай саен сөтне анализга җибәрергә кирәк. Бәяләре бик кыйммәт. Алынган субсидия сөт тикшертү бәясенә кереп китә. Икътисадчылар аннан бернинди файда калмый дип исәпләделәр. Таләпләре бик катгый. Сөтне һәр сыердан тиешле приборлар белән алырга, ай саен илтеп тикшертергә кирәк. Мәшәкате күп аның.

Елның килүеннән тора бит, ничек булыр инде. Хәзер үк әйтеп булмый… Игенчелек, терлекчелеккә бәйле ул.

Лейкоз юк. Ясалма орлыкландыру, көтүлек белән идарә буенча яңа программада бар, — дип белдерде ул.

Балтачның «Борнак» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчесе Рәфкать Нәҗипов лицензияләренең срогы чыгуын әйтте. «Алга таба лицензия алабызмы, юкмы, шуны уйлап бетерәсе була», — диде.

Арча районы «Северный» авыл хуҗалыгы предприятиесе баш зоотехнигы Ирек Сәлахов хуҗалыкларында 3200гә якын терлек, шуның 832се Холмогория токымының Татарстан төре саналган савым сыерлары булуны әйтте. Бер сыердан тәүлегенә 24 кг сөт алалар.

–Терлекләрне идентификацияләү, тукландыру, көтүлек белән идарә программалары керде. Былтыр ноябрьдә республика семинары да булган иде. База хуҗалыклары билгеләнде. Һәр районнан берәр хуҗалык. Аларга юл картасы буенча шушы программалар керергә тиеш иде. Көтүлек белән идарә буенча Dairy Comp, ашату белән идарә буенча DTM дигән программалардан файдаланабыз.

Чиплаштыру бара. Июнь ахыры — июль башында керә башлады. Яңа туган бөтен бозау чиплаштырып барыла. Башта тана бозау гына иде, аннары үгез бозауларны да чиплаштыра башладык.

Тукландыру программа белән эшләнә. Бернәрсәне дә 100 процент үтәп булмый, хата булырга мөмкин. Премия өлешен куйдык, мин әйткәннән 1 генә процент хата ясыйлар икән, 100 процент премия, 1-3 процент булса, премиянең 70-80 процентын алалар, хаталану 3 проценттан артса, премия өлеше карамлаган.

Мин көн саен программага кереп, тракторчыларга җибәреп торам. Алар бит кызыксына, акчаны саныйлар. «Әһә, бүген шулай, бүген болай булган», - дип планлаштырып баралар. Программаны куеп була, дөрес итеп стимуллаштырырга да кирәк кешене.

Бу критерийлар үтәрлек, тагын да эчкә китеп була әле. Монысы кеше үтәрлек таләпләр. Рацион төзелгән, сан чыга, шуны үтәп кенә барырга кирәк. Кайсы терлеккә укол кадарга, кайсыларын күчерергә, кайсын ташлатырга — бу программалар ярдәмче кебек инде. Без дә башта өстәмә эш, мәшәкать дип кабул иткән идек, шуннан кертеп җибәрдек, үзеннән үзе булыша ул безгә. Аңларга кирәк башта, мәҗбүри кертү авыр. Кирәк дип, аңлатып керткәндә нәтиҗә дә бар.

Субсидия артуга өмет итә алабыз. Елны сөтчелек буенча 130 процент үсеш белән яптык. Узган елга караганда, бер сыерга 1 мең кг га артык сөт саудык. Шушы программалар ярдәмендә терлек азыгы базасын әзерләдек, эшләмәслек әйбер түгел. Теләк кенә кирәк. Дөрес, терлекчелектә яңалык кертелгәндә олырак яшьтәге кешеләр, 50 яшьтән узганнар кыенсына. Өйрәнергә, рационны кертергә, үзгәртеп торырга яшьләр кирәк, ә яшьләр юк. Эше белән бергә хезмәт хакы да артты хәзер, — дип күңелле нотада тәмамлады Ирек Сәлахов.