«Авылны төзекләндерүдә ярдәм итәргә кирәк»: Татарстанда үзара салым буенча тәүге референдумнар узды

Чирмешән һәм Югары Ослан районнарында узган җирле референдумнарда 4,7 мең кеше тавыш бирүдә катнашты.
Үзара салым – гражданнарның үзләре яшәгән торак пунктта җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итәр өчен үз теләге белән акча җыюы ул. Программаның асылы бик гади: авыл кешесе үз кесәсеннән чыгарып биргән һәр 1 сумга Татарстан бюджетыннан тагын 4 сум өстәлә. Мисал өчен, 2013-2019 елларда Татарстан бюджетыннан әлеге программага барлыгы 4 миллиард сумнан артык акча бүленгән.  Узган якшәмбедә Чирмешән һәм Югары Ослан районнарында яшәүчеләр үзара салым буенча референдумнарда үз фикерен белдерде. Беренче референдумнарның нәтиҗәләре   Республиканың Югары Ослан һәм Чирмешән районнарында үзара салым мәсьәләләре буенча җирле референдумнар узды. Аның эшендә 2 территориаль сайлау комиссиясе һәм 15 сайлау участогы катнашты. Референдумнарда барлыгы 4 мең 755 кеше катнашты, бу исемлеккә кертелгән барлык сайлаучыларның 50,63 процентын тәшкил итте, дип белдерделәр Татарстаның Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәтендә.  «Чирмешән авыл җирлегендә референдум кабул ителгән карар нигезендә узган дип табылды, анда халыкның 54,89 проценты катнашты, аларның 53,57 проценты референдум карары өчен тавыш бирде. Югары Ослан авыл җирлегендә референдум узмаган дип табылды, анда халыкның 45,5 проценты гына катнашты», - диелә хәбәрдә.   Участок сайлау комиссияләре штатлы режимда эшләде, тавыш бирү сайлау законнары нигезендә үткәрелде, дип искәрттеләр ТР Үзәк сайлау комиссиясендә.  Чирмешән халкы үзара салымны яклап тавыш бирде   Чирмешән районында узган референдумда 2,8 мең кеше катнашты. Аларның күпчелеге үзара салымны яклап тавыш бирде. Әйтик, киләсе елда авылда яшәүче һәр кеше төрле эшләр өчен 1 мең сум бирәчәк. Моңа зиратларны карап тоту, суүткәргеч челтәрләрне реконструкцияләү, тротуарларны ремонтлау һ.б. эшләр керә.  Чирмешән лицеенда оештырылган сайлау участогында референдум тавыш бирүчеләрнең зур активлыгы белән узды, дип яза «Наш Черемшан» газетасы. Анда тавыш бирү башланганнан соң өч сәгать эчендә 240 кеше (исемлеккә кертелгән кешеләрнең 20 проценты) бюллетеньнәр алган.  «Мондый мөһим чаралардан бервакытта да читтә калмыйм, - дип белдерде газета хәбәрчесенә Түбән Чыгтай авылында яшәүче 78 яшьлек ветеран Дилбәр Дәүләтшина. - Тормыштан зарланмыйм, дәгъваларым юк, пенсияне вакытында китерәләр. Менә тагын яшәү шартларыбызны яхшырту мөмкинлеге барлыкка килде».   «Югары Осланда яшәүчеләрнең күбесе җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итүгә салкын карый»  Югары Ослан районында үзара салымнан җыелган акчаны җәяүлеләр зонасын төзекләндерү, күпер кичүләре төзү һәм Киров исемендәге бистәдә зиратка илтә торган юлга вак таш түшәүгә тотарга ниятләгәннәр. Авылда яшәүче һәр кешедән 400әр зур сум акча җыярга уйлаганнар. Әмма референдумда кеше аз катнашу сәбәпле әлеге планнар тормышка ашмаячак. Җирле гаммәви мәгълүмат чаралары районда референдумның уңышсызлыкка дучар булуын таныды һәм халыкның гражданлык активлыгы түбән, аларның район тормышына битараф булуын билгеләп үтте. «Шунысын да искәртик: Югары Ослан авыл җирлеге бюджетының керемнәр өлеше елына 9,5 миллион сум тәшкил итә. Референдум исә республика казнасыннан өстәмә рәвештә 7 миллион сумга якын акча алырга, ә гражданнардан 1,7 миллион сум җыярга мөмкинлек бирер иде», - ди яза «Волжская новь» газетасы.  Журналистлар Чирмешән районында референдумның зур уңыш белән узуын билгеләп үтте. «Югары Ослан халкы үзләренең уңайлы тормышы һәм иминлеге өчен 400 сум да «кызганса», чирмешәнлеләр әлеге максатларга 1000 сум акчасын да жәлләмәде. Анда авыл җирлеге бюджеты республика казнасыннан өстәмә рәвештә 15 миллион сумга якын акча алачак», - диелә хәбәрдә. «Югары Осланда яшәүчеләрнең күбесе, җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итүгә салкын карау белән бергә, әгәр син нәрсәгәдер яки кемгәдер каршы икән, чатнатып «Юк» дип әйтергә дә сәләтсез булып чыга», - дигән нәтиҗәгә килгән газета журналистлары.    «Югары Ослан районының чәчәк атуын телибез» «Шуңа да карамастан, газетада билгеләп үтүләренчә, кайбер участокларга (туган якны өйрәнү музее, Башкарма комитет, Балалар сәнгать мәктәбе) халыкның 50 проценттан артыгы килгән. «Әлеге участокларда сайлаучыларның күбесе авылның киләчәгенә битараф түгелдер, күрәсең», - диелә хәбәрдә. Балалар сәнгать мәктәбенә сайлаучылар агылуын күзәткән «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчеләре моңа үзләре дә инанды. Участокка килгән тавыш бирүчеләрне дәртле музыка каршы алды.   Референдумга пенсионерлар да, яшьләр дә, балаларын иярткән гаиләләр дә килде. «Югары Осланның чәчәк атуын, бөтен кешегә дә, иң мөһиме – балаларыбызга уңайлы булуын телибез», - дигән фикерләре белән уртаклашты сайлаучыларның берсе.   Инициативаны укытучы Евгения Колмыкова да уңай бәяләде. «Мин үзара салым яклы, моны яхшы идея дип саныйм. Безнең авылны тәртипкә китерергә, инициатива күрсәтергә, район хакимиятенә тротуарларны, юлларны (һ.б.) төзекләндерүдә ярдәм итәргә кирәк», - диде ул.   Референдумга килгән кешеләр моннан алдагы тавыш бирү нәтиҗәләрен искә алды, ул чагында халыктан җыелган үзара салым акчаларына көн кадагындагы күп кенә проблемаларны хәл иткәннәр. «Бу – бик дөрес сәясәт. Узган елда әлеге акчаларга яңа зиратны койма белән әйләндереп алдык. Элек анда тәртипсезлек хөкем сөрә – хайваннар таптап йөри иде. Шуңа күрә моны авылларыбызны төзекләндерергә ярдәм итә торган дөрес сәясәт дип уйлыйм», - диде Югары Ослан Үзәк район хастаханәсенең хезмәтне саклау буенча белгече Татьяна. «Кешеләр район тормышында катнашырга тиеш»    Узган елда авыл халкыннан үзара салым рәвешендә җыелган акча күләме җан башына 300 сум тәшкил иткән. «Әлеге акчаны ике иске зиратны тәртипкә китерүгә тоттык. Аларга килә торган юлларны төзекләндердек, коймаларны алыштырдык», - диде Югары Ослан районының территориаль сайлау комиссиясе рәисе Виктор Постников. «Кешеләрнең район тормышында катнашуы зарур, чөнки боларның барысы да – аларның үзләре өчен. Район һәм республиканың матур, төзек булуы бер кешене дә битараф калдырмаска тиеш», - диде ул.  Башка районнарда референдумнар 24 ноябрьдә, 1, 8 һәм 22 декабрьдә узачак.