Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстан соя игүне арттыра:«Итне алыштырмый, әмма азык-төлек проблемасы булу сәбәпле...»

Татарстанда берзаман күпләп соя басулары җәйрәп ятканын күрергә мөмкинбез. Бу культураны игү мәйданнарын арттырырга җыеналар, ә селекционерлар яңа сортлар уйлап чыгару белән мәшгуль булачак. Сояның нинди шәп культура икәнлеге турында Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында семинарда фикер алыштылар.

news_top_970_100
Татарстан соя игүне арттыра:«Итне алыштырмый, әмма азык-төлек проблемасы булу сәбәпле...»
Михаил Захаров, Гөлнар Гарифуллина

Институт җитәкчесе Рөстәм Низамов әйтүенчә, Татарстанда соя мәйданнары 4900 гектар тирәсе, киләсе берничә ел эчендә 2-3 тапкыр арттыру күздә тотыла. Беренче чиратта, сояның терлекчелектә югары аксымлы азык буларак перспективасын күрәләр. Бүген аны кайбер районнарда дуңгызларны ашату өчен кулланалар.

– Хәзерге икътисади шартларда мәйданнарын арттырырга кирәк. Сояны, маен алганнан соң, сыгынтысын терлеккә азык итеп кулланалар, аның бәясе соңгы вакытта 50-60 сумнан 80-90 сумга кадәр күтәрелеп китте. Татарстанда, Россиядә мәйданнары арта икән, бу мәсьәләдә эш җиңеләячәк, – дип әйтте институт җитәкчесе.

Соя үстерү белән Буа, Чистай, Әлки, Нурлат, Алексеевск, Ютазы, Спас районнары актив шөгыльләнә. Семинарга төньяк районнардан да белгечләр килгән. Аларның да бу культураны игәргә ниятләре бар. Рөстәм Низамов сояны җылы ярата торган культура булуын искәртте. Төньяк районнарда җылы җитешмәскә дә мөмкин, ләкин галимнәр Татарстанга яраклы сортларын чыгару белән мәшгуль икән.

Бүген республикада Татарстан институтының «Миләүшә» атамалы бердәнбер яңа сорты игелә, ул Омск фәнни үзәге белән берлектә эшләнгән. Бу сорт кыска вегетация срогына ия, Татарстанга яраклы, иртә өлгерә, май күләме 18 проценттан артык. Шулай ук республика басуларында Самара, Чувашстан, Ульяновск һәм чит ил селекция сортлары да бар. Тулай җыемны алсак, Алексеевск районы лидер – уңыш 1 гектардан 18,5 ц. Аннан Спас районы килә – гектарыннан 15,6 ц. 2021 елда республикада тулай җыем 66 мең центнердан артык булган.

Рөстәм Низамов әйтүенчә, «Миләүшә» сортын терлек азыгы буларак та, май алу өчен дә кулланырга мөмкин.

– Республикада соя мае күпмедер күләмдә кондитер эшләнмәләрендә дә кулланыла, шулай ук, кибетләрдә соя сөтен дә күрергә була, ләкин әле бит мәйданнар да зур түгел. Мәйданнар артса, кулланылышы да киңрәк булачак.

Соя итне алмаштыра дип әйтеп булмый, ләкин ит продуктлары ясаганда, соя куша торган гадәт бар, аксымнар белән баету өчен дә кулланыла, - ди Рөстәм Низамов.

Институт җитәкчесе сүзләренчә, республикада сояны эшкәртү технологияләре әллә ни күп түгел. Аларның нәтиҗәлелеген арттырырга кирәк, дип саный ул.

Сояның бер зыяны да юк, дип сөйләделәр. Киресенчә, ул туфракны азот белән баета, башка культуралар үсәргә дә уңдырышлы җир ясый дигән сүз. Агрономнар сояны үз телләрендә «хороший предшественник» диләр. Рөстәм Низамов әйтүенчә, сояның ГМО сортлары бар, әмма Россиядә ГМО ны үстерергә ярамый, шуңа күрә бездә үсә торган соя куркыныч түгел.

– Киләчәктә соя мәйданнары арту белән, җитештерүе дә артачак, эшкәртүе дә. Аны мөгезле эре терлеккә азыкка өстәмә итеп тә, фураж итеп тә кулланырга була. Бу культура әле үсеп килә торган сегментта. Аның киләчәге зур, - диде Низамов.

Соя үзе озын вегетацияле, сентябрьләрдә генә җитешә торган культура санала. Институт җитәкчесе аңлатуынча, элек сояның кыска вегетацияле сортлары бик булмаган, шуңа үстермәгәннәр дә. Хәзер селекционерлар кыска вегетацияле сортларны да барлыкка китерә.

– Уҗым бодае да элек үстерелми иде бит бездә. Кышлану ягыннан куркыныч культура булып санала иде. Шул ук безнең  институтның селекционерлары яңа, кыш көне үсә ала торган сортлар чыгарганнан соң, көзге бодай арыштан күбрәк үстерелә башлады. Шундый ук эш соя буенча да алып барыла, кыска вегетацияле сортлар чыга башлады. Техника белән проблема юк. Комбайннар җитә, соя игүчеләр «плавающий», ягъни җирне рельефлый торган ургыч алалар, ул башка культураларга да ярый, - диде.

«Соя итне алмаштыра алмый»

Буа районы «Коммуна» хуҗалыгы баш агрономы Фәнил Вәлиев Татарстанның элиталы орлыклары ассоциациясендә торуларын әйтте.

– Безнең төп юнәлеш – орлыкчылык. Сояны терлекчелек өчен үстерәбез. Ул бездә 120 гектар чамасы үстерелә. Былтыр корылык булса да, гектарыннан 13 ц җыеп алдык. Һава торышы яхшы килгән елларда гектарыннан 18-20 ц бирә. Соя үскән туфрак уңдырышлы, аңардан соң сабан бодае үстерергә тырышабыз. Соя астына күп күләмдә ашламалар кертәбез, ул үзен үзе аклый, кузаклы культура булгач, үзеннән соң азот күп калдыра, җирләрне яхшырта.

«Авангард» хуҗалыгында дуңгыз фермасы бар, соя дуңгызчылык өчен бик күп аксымлы азык кушылмасы санала, аны экструдер аша чыгарып, эшкәртеп ашатырга кирәк, югары аксымлы азык кушылмасы була.

Соя азык-төлек сәнәгатендә дә кулланыла, әйтик, соя орлыгыннан май җитештергәндә, «соя шроты» дигән өстәмә чимал алалар.

Шулай да, соя итне алмаштырмый, чөнки аксымнарның үз структурасы, аларда алмаштыргысыз аминокислоталар бар. Итне тулысынча ит кенә алмаштыра ала, ләкин бүген азык-төлек проблемасы кискен булу сәбәпле, сояны кушып җибәрергә була, җан асрарга яхшы инде, - дип саный Фәнил Вәлиев.

Агроном сүзләренчә, соя үстерүнең үз технологиясе бар. Соя өчен җир сукаланырга, көздән ашлама кертелергә тиеш. Бердәнбер кимчелекле ягы – түбән кузаклары бик аста урнашканга, суктырганда проблемалар туа, ди белгеч. Әгәр ел яңгырлы килсә, суктырырга өлгермичә басуда да калырга мөмкин икән. «Уңышы инде аның әзрәк, ләкин кыйбат булгач, үзен аклый. Борчак гектарыннан 23-25 центнерга кадәр бирергә мөмкин, соя, күп дигәндә, 18-20 ц кына. Уңышы аз булса да, акча саный торган заманнар хәзер. Акчага әйләндергәндә, бик отышлы культура», - ди Фәнил.

Соя орлыклары инде әзер, хәстәрләп куйганнар. Орлыкларны «Авангард» хуҗалыгында җитештерүләрен, тиешле дәрәҗәгә китерү өчен, агрегатлар булуын, юешрәк булса, эшкәртеп, шартына китереп чәчүләрен әйтте.

Иртә өлгергәнгә, «Миләүшә» сортына өстенлек бирәләр икән. «Соң өлгерә торган сортлар уңышны күп бирсә дә, җыеп алу кыенлыгы бар, алар безнең шартларда өлгереп бетми. Сояны суктыру өчен, кузаклары аскы өлешендә урнашканга, махсус ургыч кулланыла, - дип сөйләде агроном.

Терлек азыгы өчен югары аксымлы әйбәт культура дисә дә, Фәнил Вәлиев сыер-үгезләргә кыйбатка төшә, диде. Димәк, кыйммәтле культура белән әлегә дуңгызлары гына кинәнә инде. Бәлки, киләчәктә мәйданнарын киңәйтсәләр, мөгезле терлеккә дә чират тияр дигән уй туа.

– Соя атмосферадагы азотны эләктереп, җирдә калдыра. Аны, киләсе елда ул урында башка культура чәчеп, тагын да яхшырак уңыш алу өчен чәчәбез. Туфракка кертелә торган гербицидларны исәпкә алып, соядан соң теләсә нәрсә чәчеп булмый, чәчү әйләнеше таләпләрен үтәгәндә генә, уңышка ирешә алабыз. Соядан соң кукуруз, чөгендер чәчә алмыйбыз, алар аны сизә, шуңа ул урынга язгы бодай, арпа чәчелә, - диде Буа агрономы.

Рөстәм Низамов исә, соя үскән җирдә чөгендер дә, кукуруз да үсәргә мөмкин, дигән фикердә. «Буада алар, бик яхшы агроном буларак, үзәк тамырлы үсемлекләрне чуклы тамырлы үсемлекләр белән аралыйлардыр, шуңа шулайдыр. Соя – үзәк, ягъни тамыры аска таба төшә торган культура, чөгендер дә шундый, шуңа андый культураларны бер-бер артлы чәчмәү хәерлерәк», - дип аңлатты.

Семинарга Самара өлкәсе ООО Сев-07 агрономы да килгән иде. Ул сояның елдан ел керем китерүен, инде 15 еллап бәясе югары торуын әйтте. «Сезнең республикада терлекчелек яхшы үсеш алган, терлек һәм кошны ашату өчен сезгә алыштыргысыз ризык кушылмасы инде бу. Үрчетү белән шөгыльләнә генә башлаганда, башта үзеңнең кечкенә генә җиреңдә үзеңнең технологияң, техникаңны сынап карарга, аннары шомаргач кына, зур мәйданнарга күчәргә кирәк», - дип киңәш итте.

Аның фикеренчә, азык-төлек сәнәгатенә дә соя кереп китәргә мөмкин, ләкин аның үз сортлары белән шөгыльләнү кирәк. «Кытайда, Япониядә соя махсус азык өчен кулланыла, без терлекчелек максатларында шөгыльләнәбез», - диде.

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин да: «Әгәр азык-төлек сәнәгате өчен кирәк дип тапсак, ул сортлар да булырга мөмкин. Хәзер без җирле селекция булсын дигән бурыч куячакбыз», - диде.

Идел буе федераль округының соя берлеге рәисе Олег Михеенко сояның яхшы тукландыру үзлекләренә ия булуын ассызыклады.

–Терлекчелек, кошчылык соядан башка үсә алмый, чөнки ул бик туклыклы, дуңгызчылык һәм кошчылыкта рационның 30 процентка якын өлешен алып тора. Россиядә соя җитми, бу илгә читтән кертелә торган культураларның берсе. Россия соя белән 60 процентка тәэмин ителгән, 40 проценты – читтән кертелә торган чимал. Соя «Авылның тотрыклы үсеше» илкүләм проекты нигезендә игътибар үзәгендә.

Сояны җитештерергә кирәк. Татарстан климатик шартлары буенча бик яхшы туры килә. Технологиясе гади түгел, ләкин нәтиҗәлелеге югары. Дәүләт ярдәме зур. Тәҗрибә алмашырга, дөрес технология, дөрес техника, дөрес орлыклар сайларга кирәк. Шуда күрә соя берлеген булдырдык. Отышлы сату мөмкинлеге булырга тиеш. Селекционерлар үзара аралашып, авыл хуҗалыгы өчен заманча сыйфатлы сортлар ясый алыр иде. Яңа сортлар дөнья таләпләренә җавап биреп, көнбатыш илләре сортларыннан да яхшырак булсын иде», – дигән теләген җиткерде.

  • Соя – берьеллык кузаклы культура, Җир шарының барлык кыйтгаларында да игелә. Соя безнең эрага кадәр 3 мең еллар элек иң башта Кытайда игелә башлаган дип санала. Ул күп кенә ризыклар өчен чимал булып тора, аксым күләме зур булу сәбәпле аны сөт һәм ит өчен алмаш буларак та кулланалар. Сояны иң күп игә торган илләр булып АКШ, Бразилия, Аргентина санала, җитештерелгән сояның өчтән ике өлеше Кытайга җибәрелә. Россиядә соя игү 2004 еллардан арта бара. 2003 елда 392 мең тонна җитештерелсә, 2004 елда – 554 мең тонна, 2019 елда – 4645 мең тонна. 2020 елда соя җитештерүче төбәкләргә дәүләт ярдәме күрсәтелә башлады.
Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 14 апрель 2022
    Исемсез
    Бодай устерергә кирәк , карабодай
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100