Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Рафаэлло» торты рецепты

Казан кызы Әлфия Газизовадан тәмле торт рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
«Рафаэлло» торты рецепты
Әлфия Газизова

Камыр өчен: 3 йомырка, 160 грамм шикәр комы, 130 грамм кокос валчыгы, 60 грамм миндаль оны, бер чеметем тоз.

Йомыркага шикәр комы һәм тоз салып яхшылап тугларга. Аннары кокос вагын һәм онны өстәргә.

Камырны табага юка итеп җәеп, 180 градуска кадәр кызган духовкада 10 минут пешерергә. 16 диаметрлы 7 корж чыга.

Крем өчен: 300 грамм эремчекле сыр, 110 грамм 40 процентлы кибет каймагы, 280 грамм 33 процентлы сөт өсте, 140 грамм шикәр оны, 70 грамм кокос вагы.

Сөт өсте, эремчекле сыр, каймак салкын булырга тиеш. Сыр, шикәр оны, каймакны миксер белән акрын тизлектә болгатырга кирәк. Аннары сөт өстен өстәп янә болгатырга. Соңыннан кокос вагы салып, акрын гына кашык белән болгатырга.

Коржга крем ягып тортны өеп менәргә. Өстен теләгәнчә бизәргә мөмкин.

Суыткычта төнгә калдырырга яки 5-6 сәгать тотарга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100