Зәлиләдән эремчек коймагы рецепты

Яшь ваһаповчы Зәлилә социаль челтәрдә яраткан ризыгы эремчек коймагы (сырник) рецепты белән бүлешкән.
Сырник өчен: 600 г эремчек, 2 йомырка, 0,75 - 1 стакан он, 3 аш калагы шикәр комы, 30-40 г көнбагыш мае 0,25 чәй калагы тоз.Эремчекне чәнечке белән йомышартырга,аның өстенә йомырка, шикәр комы, он һәм тоз салырга. Барысын да яхшылап болгатырга. Камыр йомшак, ләкин кулга ябышырлык булырга тиеш түгел.Куна тактасы өстенә он сибәргә. Мискәдәге булган массаны шул он белән "колбаска" формасына кертеп ясарга. Аны кисәкләргә бүләргә һәм онда әвәләп алырга. ⠀Шул арада май салынган табаны 2-3 мин уртача утта кыздырырга. Табага сырникларны салырга, ике ягын да кыздырырга.