Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Резидә Хөсәеновадан тары кыстыбые рецепты

Танылган аш-су остасы, "Тәмле булсын!" татар халык ашлары китабы авторы, Татарстанның атказанган халыкара хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәре Резидә Хөсәенова остаханәсендә тары кыстыбые пешерергә өйрәтте.

news_top_970_100
Резидә Хөсәеновадан тары кыстыбые рецепты
Гөлүзә Василова

Камыр өчен, 1 йомырка, 250 грамм кибет каймагы, аз гына тоз, сода, чама белән он.

Эчлек өчен: тары ярмасы, су, суган, тоз, атланмай.

Йомшак камыр басарга, өстен каплап 15 минутка калдырырга. Аннары зур җәймә ясарга һәм кечкенә кисәкләргә кисәргә. Кызган коры табада камырның ике ягын да кыздырырга.

Беренче җәймәненең ике ягын да атланмай белән майларга, өстенә икенчесен куярга һәм өске ягын гына майларга. Шундый тәртиптә камырны кыздырып һәм майлап бетерергә.

Шулай эшләгәндә камыр катып та китми һәм тастымалга да төрергә кирәк булмый.

Тары ярмасын табада киптереп алырга, аннары суда пешерергә. Суганны атланмайда кыздырырга. Әзер боткага суган белән атланмайны салып болгатырга.

Ботка кайнар килеш кыстыбый ясарга.

Бу камырдан 15 вак кыстыбый чыга.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100