Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чәй янына «төче»

Бу камыр ризыгы ун минутта әзерләнә. Кайнар килеш ак май, баллы чәй белән ашасаң, телеңне йотарлык була.

news_top_970_100
Чәй янына «төче»

Чәй янына тәмле әйберегез булмаса, тиз арада «төче» әзерләгез. Кайбер якта аны таба күмәче, төш дип тә атыйлар.

Рецепт бик гади: дүрт йомыркага өч аш кашыгы салкын сөт һәм бер чәй кашыгы (өссез) тоз салып, туглыйсыз.

Он өстәп, каймак куелыгында камыр ясыйсыз. Он өстәгәндә камырны бер якка гына болгатырга тырышыгыз, ул очракта камырыгызның структурасы дөрес булыр, төчеләрегез күпереп пешәр.

Камыр әзерләгән арада духовканы кабызып куегыз. Эченә майлы таба куегыз, кыза торсын.

Камыр әзер булгач, духовкадан кызган табаны тиз генә чыгарып, коймак шикелле итеп берәр кашык камыр салып чыгыгыз. Камырлар арасында ара калдырырга кирәк, чөнки алар пешкәндә нык күперә.

Табагызны духовкага куегыз. Өч-биш минуттан төченең икенче ягын әйләндерергә кирәк. Әйләндергәч, һәрберсен чәнечке белән тишеп чыгыгыз.

Кайнар килеш ашарга тырышыгыз. Ак май, бал, кайнатма белән бик тәмле була!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100