Лилия Муллагалиевадан ләвәшле-итле ризык рецепты

Кайвакыт онга буялмыйча гына тиз генә тәмнүшкә пешерәм диючеләргә җырчы җиңел рецепт тәкъдим итә.
Ингредиентлар: юка ләвәш, фарш, каты сыр, тоз, борыч. Кыздыру өчен - үсемлек мае. Фаршны суда пешереп алырга, угычтан сыр уарга һәм болгатырга. Ләвәшләрне үзегез теләгән формада кисәргә һәм кыстыбый ясаган сыман эчлек салып чыгарга. Аннары әзер ризыкның ике ягын да табада кыздырырга.