Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Исмегөл ападан «Гөлфия» торты рецепты

Саба районы Иләбәр авылында яшәүче Исмегөл ападан тәмле торт рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Исмегөл ападан «Гөлфия» торты рецепты

Крем өчен: 500 грамм кибет каймагы (1 аш кашыгын алып калырга), 2 стакан шикәр комы, 50 грамм чамасы атланмай.

Каймакны сүрән утка куярга, шикәр комы эреп беткәнче болгатып торырга. Кремны суытырга һәм атланмай салып болгатырга.

Камыр өчен: 2 йомырка, 1 стакан тулыр-тулмас шикәр комы, 1 чәй калагы сода, аш серкәсе, 1 аш кашыгы каймак, 1,75 стакан он, кремның яртысы.

Аш серкәсе белән сүндерелгән содага 1 аш кашыгы каймак һәм кремның яртысын салып болгатырга. 1,75 стакан он салып камыр ясарга. Камыр коймак камырыннан куерак булырга тиеш.

Камырны өч табага бүлеп духовкада пешерергә һәм әзер кремны ягып, торт коржларын өеп менәргә. Өстенә торт кырыеннан калган камырны ваклап сибәргә яки шоколад уарга мөмкин.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

ТОРТ "Гульфия" Крем 500гр. сметанга (1 аш кашыгын алып калырга) 2 стакан песок салып болгатырга, сурэн утка куеп, песогы эреп беткэнче болгатып торырга. Кремны суытырга хэм 50 гр. чамасы ак май салып болгатырга. Камыры 2 йомырка 1 стакан тулыр тулмас песок 1 чэй кашыгы содага (уксус белэн сурелдергэн) кремнан калган 1 аш кашыгы сметанны хэм кремнын яртысын салып болгатырга. 1,75 стакан он салып камыр ясарга. Камыр коймак камырынан куерак булырга тиеш. 3 табага булеп духовкада пешерергэ хэм эзер крем белэн тортларны майларга. Остенэ торт кырыеннан калган камырны вакларга яки шоколад уарга момкин. Тэмле булсын! #исэнсауашаргаязсын #исмегульрецептлары #торт #тортнасметане

Публикация от Исмегуль (@ismegull)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100