Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кабак белән хөрмәдән җылы салат рецепты

Әлмәт районында яшәүче биш бала әнисе Рәдифә Ногмановадан кабак белән хөрмәдән җылы салат рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Кабак белән хөрмәдән җылы салат рецепты
Салат өчен: 2 каты хөрмә, 300 грамм кабак, 150 грамм ак күгәрекле сыр ("Камамбер"), каты сыр, 3 аш кашыгы кабак орлыгы, 3-4 аш кашыгы үсемлек мае, тоз, кардамон, тмин, берничә хуш исле һәм кара борыч.

Кабакны эре итеп турарга, тәмләткечләр сибәргә, үсемлек мае салып яхшылап болгатырга һәм 20 минут духовкада пешерергә.

Хөрмәне эре итеп турарга, кызган коры табада кыздырырга. Ул бераз татлы су бүлеп чыгара һәм шулай итеп карамельле була.

Үсемлек маенда кабак орлыкларын кыздырырга, табаның өстен ябарга мөмкин. Аннары орлыкларның артык мае саркысын өчен салфеткага куярга.

Әзер кабакны тигез тәлинкәгә салырга, өстенә вак итеп туралган "Камамбер" сыры, аннары - хөрмә, өстенә кабак орлыклары. Бу массаны акрын гына болгатырга. Өстенә бераз каты сыр уарга. 

Табынга җылы килеш бирергә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100