Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәрьям Миңнегуловадан лимон белән әфлисуннан катлы пирог рецепты

«Рецептларга килгәндә әлбәттә үзем уйлап чыгарган рецептлар түгел, интернеттан аласың да, пешереп карыйсың. Күңелеңә хуш килгәнен генә халыкка тәкъдим итәсең», - ди Азнакайда яшәүче аш-су остасы Мәрьям Миңнегулова.

news_top_970_100
Мәрьям Миңнегуловадан  лимон белән әфлисуннан катлы пирог рецепты
Мәрьям Миннегулова архивыннан

Камыр өчен: 1 стакан җылы сөткә 1 аш калагы коры чүпрәне салып күпертеп алабыз.



Посмотреть эту публикацию в Instagram

Хәерле кич, дускайларым. Менә бит пешереп фото җибәрделәр, рәхмәтләре чиксез. Үзегезгә рәхмәт. Рецептны куеп үтәм сораучылар өчен. Яратып пешерә торган катлы лимон белән апельсин пирогым. Рецептларга килгәндә әлбәттә үзем уйлап чыгарган рецептлар түгел, инеттан аласың пешереп карыйсың, ошамаса төрләндереп пешереп карыйсың, инде күңелеңә хуш килгәнен генә халыкка тәкъдим итәсең.. Камыр өчен 1 стакан җылы сөткә 1 аш калагы коры чүпрәне салып күпертеп алабыз. Эретәбез 100 гр ак май, 1 аш калагы песок салабыз, ярты чәй калагыннан әзрәк тоз, 1 йомырка, күпертелгән сөтле чүпрәне болгатабыз да он кушып камыр басабыз. Кабарырга җылы урынга куябыз. Эчлек өчен. 1 лимон, 2 апельсинны иттарткычтан үткәреп песок салабыз. Камырны өч кисәккә бүләбез. Олырак өлешен җәен табага җәябез, эчлек җәябез, тагы бәләкәй кисәк камырны җәябез, эчлек, камыр җәеп өстенә куябыз. Пирог өстенә умач уып салырга була, май, песок, оннан умач уып. Тәмле булсын. Сезне яратып Мәрьям.

Публикация от Марьям Миннегулова (@mariamminnegulova)

100 грамм ак майны эретәбез, 1 аш калагы шикәр комы салабыз, ярты чәй калагыннан әзрәк тоз, 1 йомырка, күпертелгән сөтле чүпрәне болгатабыз да, он кушып камыр басабыз. Кабарыр өчен җылы урынга куябыз.

Эчлек өчен 1 лимон, 2 әфлисунны иттарткычтан үткәреп шикәр комы салабыз.

Камырны өч кисәккә бүләбез. Олырак өлешен табага җәеп, өстенә эчлек салабыз. Өстенә бәләкәй кисәк камырны җәйгәннән соң, эчлек салабыз да, тагын камыр белән каплап, читләрен матур итеп бөрәбез.

Пирог өстенә валчык ясап салырга була. Валчык май, песок, онны уып ясала.

Тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100