Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Австралиядә яшәүче Финзия Газизовадан «птичье молоко» кәнфите рецепты

Өйдә ясалган кәнфит «бик тәмле булачак» дип ышандыра хуҗабикә.

news_top_970_100
Австралиядә яшәүче Финзия Газизовадан «птичье молоко» кәнфите рецепты
https://www.instagram.com/finziaaustralia/

Ингредиентлар: 8 грамм агар-агар (сыйфатлы булсын), 150 мл су, 250 грамм шикәр комы, 120 грамм йомырка агы, 80 грамм глюкоза ширбәте, 100 грамм ак май, 70 грамм куертылган сөт (сгущенка).

Агар-агар белән суны уртача утка куярга. Кайнап чыгар алдыннан шикәр белән сиропны салырга һәм 110 градуска җиткерергә. Бу якынча 5-10 минут тирәсе була. Ширбәт кашыктан җеп булып сузылырга тиеш.

Йомырка агын ап-ак булганчы блендер белән күпертергә кирәк. Шуңа әкренләп ширбәт агызырга, блендер белән болгатуны дәвам итәргә. Әзер масса бераз ял итә.

Ул арада ак май белән куертылган сөтне блендер белән болгатырга кирәк. Йомшак масса барлыкка килергә тиеш.

Соңгы массаны кашык белән йомырка агы массасына кушарга, болгатуны дәвам итәргә.

Әзер масса уртача сыеклыкта була. Куе да түгел, сыек та түгел. Шуны майланган таба яки формага салырга да, 4 сәгатькә суыткычка куярга.

Аннары кәнфитләрне кисеп, шоколад глазурына манып алырга, өстен вакланган чикләвек, кокос вагы белән бизәргә.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

ПТИЧЬЕ МОЛОКО РЕЦЕПТЫН ЯЗАМ. САКЛАП КУЯРСЫЗ! ? ⠀ Кирәк булачак: ? 8 грамм агар -агар (сыйфатлы булсын) ?150 мл су ?250 грамм шикәр ? 120 гр.йомырка агы (белок) ? 80 гр глюкоза сиробы ?100 гр. акмай ?70 гр сгущенка ⠀ Агар агар белән суны уртача утка куябыз. Кайнап чыгар алдыннан шикәр белән сиропны салабыз һәм 110°С ка җиткерәбез. Бу якынча 5-10 минут тирәсе. Кашыктан сироп җеп булып сузылырга тиеш. ⠀ Белокны блендер белән күпертәбез ( минеке планетарный миксер) ап ак була. Шуңа әкренләп сиропны агызабыз. Болгатуны дәвам итәбез блендер белән. Әзер масса әзерәк ял итә. ⠀ Ул арада сыер мае ( акмай) белән сгущенканы блендер белән болгатабыз. Йомшак масса барлыкка килергә тиеш. ⠀ Соңгы массаны кашык белән йомырка агы массасына кушасын, болгатуны дәвам итеп. Берничә тапкыр. ⠀ Әзер масса уртача сыеклыкта була. Куе да түгел, сыект та түгел. Шуны майланган таба яки формага саласыз да, туңдыргычка 4 сәгатькә куясыз. Аннан кисеп, вакланган чикләвек, какао, кокос белән әйләндереп табынга куясыз. Ә мин бүгенгесен шоколад глазуры белән бизәдем. ⠀ Ясагач, комментарий язарсыз! Уңышлар???☕️ #австралиядәтатаркызы#татартабыны2019 #тәмлемарафон #татарашлары

Публикация от Finzia (@finziaaustralia)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100