Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Яңа ел» салаты рецепты

«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы — 2014» республика бәйгесендә «Хатын-кыз — бизнес-леди» номинациясе җиңүчесе, эшмәкәр ханым Миләүшә Зариповадан Яңа ел өстәле өчен катлы салат рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
«Яңа ел» салаты рецепты
Миләүшә Зарипова

Салат өчен: тавык ите, суган, кишер, караҗимеш, йомырка, сыр, маринадланган ананас, тоз, борыч, майонез яки каймак.

Тавык итен тозлы суда пешерергә. Пешеп чыккач суытырга, саламлап яки шакмаклап турарга.

Пешкән кишерне угыч аша уарга.

Суганны турарга һәм үсемлек мае салынган табада кыздырып алырга.

Каражимешкә җылы су салып куярга. 10 минуттан суын түгеп турарга.

Пешкән йомырканы эре угычтан уарга яки шакмаклап турарга.

Маринадланган ананасны вак итеп турарга.

Ингредиентларны үзегез теләгән тәртиптә катлап җәяргә. Рәт араларына майонез яки каймак ягарга, тоз һәм борыч сибәргә мөмкин.

Быел күсе елы булгач, рәсемдәгечә бизәргә була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100