Их, әни булса... (Зәмирә Сәмигуллина)

– Дәү әти, мин сиңа машина алырга акча эшлим. Менә бу үсентеләрне утыртып, кәбестә үстерәм дә, базарга алып барып сатам, – диде үсмер егет Рамил.
Дәү әти — Бәһрам карт оныгының үзенә ярдәм итәсе килүенә, күңелендә миһербан орлыгы шытып маташуына ихлас куанды. Ундүрт яшьлек малайның кәбестә үстереп, аны базарга алып баруына шикләнсә дә, икеләнүен сиздермәскә тырышып, ирләрчә җилкәсеннән кагып куйды:— Була да ул синнән улым! Булдырсаң, син генә булдырасың. Гомер буе хыялландым «Москвич”ка утырып авыл урамын әйләнергә. Яшь чагында дәү әниеңне утыртып йөреп, машина рәхәте күрсәтә алмадым. Ичмаса картлык көнебездә бер урам әйләнербез.Дәү әтисенең сүзе канатлар куйды егеткә. Ямьле язның кичендә җиргә караңгы төшкәчне үрмәли-үрмәли кәбестә кәлшәләрен түтәлгә тезде. Үстереп сату гына түгел бит әле, түтәлдә чакта да пөхтә, тигез рәттә утырсалар, ямь биреп торачак, шуны күздә тотып, тигезлеген бау белән үлчи-үлчи карады.Оныгы эш бетереп кергәндә, дәү әти чаршау белән бүленгән морҗа артындагы караватында мыш-мыш килеп йоклый иде. Ә дәү әнисе көткән. Көндез туң май эретеп, әнис сибеп пешергән өчпочмакларын җылыткан, чәй кайнаткан. Шикәр ватып, тәмләп, чөкердәшә-чөкердәшә чәй эчтеләр алар. Әле ярый Бәһрам бабай белән Нәкыя әбисе бар. Башка туган-тумача арасында да алар гына аңлый кебек егетнең хәлен. Бервакыт, елга буенда елап утырганын күреп, әтисенең абыйсы Салих и көлде үзеннән.— Селәгәй агызып утырма, үлгән-беткән, тормышны дәвам итәргә кирәк, — диде ул.Их, йөрәк януларын, ялгызлык ачыларын аңласалар икән. Әти-әнисе исән булса ул да еламас иде. Әллә ул рәхәтлектән елыймы? Әллә аның әтисе белән сөйләшәсе килмиме?Рамилнең балачагыннан кечкенә бер күренеш бу. Үзәк өзгеч вакыйгалар аның тормышында әле моның белән генә төгәлләнмәгән. Малайга дүрт яшь вакытта әти-әнисе юл һәлакәтенә очрап үлгән. Сабый дөм ятим кала. Ярый инде әти-әнисе ягыннан да әби-бабай бар. Тик, әти ягыннан бабайның аракы белән дуслыгы ныграк. Баланы тәрбияләргә башта үзләренә алсалар да, өченче сыйныфка укыган чагында малай бабасыннан курка башлый. Исереп кайтып, өйдә көн-төн тавышланулар үзәккә үтә. Дәрес әзерләргә тынычлык та, мөмкинлек тә бетә. Рамилне дәү әнисе үзләренә алып кайта. Дәү әти теге бабайның капма-каршысы, йомшак сүзле, тыныч холыклы.— Җәйләрен казлар үстерербез улым. Үзеңә кәчтүм-чалбар сатып алырлык акча да эшләрсең, — дип каршы ала аны Бәһрам карт.Һәм шулай эшлиләр дә. Табигатьтә яз исе килә башлау белән ишегалдындагы казлары каңгылдаша башлый. Малай әнкә казның йомырка салганын көтеп кенә тора. Алты почмаклы йортның иң түренә урнаштырылган каз оясындагы йомшак печәнгә йомырканың төшүе була, суынганчы, дип ялт кына махсус тартмага төреп салып куя. Шул тартмадан да сизелә бит Нәкыя әбисенең җылылыгы. Зәңгәр чәчәкле йомшак халатын тузгач ерткалап чүпрәк ясап салган иде. Йомыркаларны да, малайның күңелен дә җылытып тора. Гади генә йомыркалар түгел шул болар, малайның үзендә ышаныч, киләчәккә өмет уяталар алар. Әткә каз белән йомырка өстендә бәби чыгарырга утыручы әнкә каз, һава суларга ишегалдына чыккач и сөйләшәләр, и сөйләшәләр. Кызыгып карап куя Рамил! Әбинең бабасы бар, дәү әнинең дәү әтисе, минем генә беркемем юк, әти дә, әни дә, дип күңеле дә тулып куя, тик гел-гел елап утыру килешми. Аның күз яшен күрсә, Нәкыя әби борчылачак, аннан йөрәге авырта. Рамил әнисен югалтса, дәү әнисенең кызы бит ул, аңа да авыр.Ятимлек белән, үзенә бирелгән сынау белән килеште егет, килешми кая барасың. Тик, их, әти-әни яшәсә дигән чаклары күп булды. Хәтта каз бәбкәсе саклаганда, бәбкәләрне карга-тилгәннән яклап, салкыннарда канаты астына җылыга керткән әнкә казга карап та күңеле тулды егетнең. Яшьләре күзләренә чыкмаса да, күңелендә диңгез хасил итте.Дәү әтисе белән казларны бик шәпләп, яратып үстерделәр. Аяк асты туңдыра башлагач, күрше апаларны җыеп өмә үткәрделәр. Булдыра алганча, һәр эштә дә катнашып йөрде. Тынгысыз булып үсә Рамил. Иптәш малайлары кебек көн озын вилсәпидтә чапмый ул. Күңеленә авыр вакытларда урманга керә. Үзе генә белә торган матур да, адаштырмый да торган аланлыгы бар аның. Шунда кереп елап, күңелен дә бушатып ала. Аларның авылы яныннан олы юл уза. Урманга шул юлны узып керергә кирәк. Биредә сәүдә итүчеләр дә бар. Кайсылары елгадан балык тотып сата, җылы яктан килгән абзыйлар шашлык пешерә. Җәен ике көннең берендә урманга йөргән малайны эшсез дип уйлады микән, әллә сорашып, ятимлеген сизгәнме, беркөн әрмән Ашот үз янына чакырып алды:— Эшсез йөрмә, кәбестәләреңә суны кич сибәсе, син көндез миңа күмер әзерлә, — ди.Дәү әтигә ярдәм итәргә тагын бер җай чыкканга куана-куана ризалаша егет. Ауган агачларны яндырып, күмерен илтеп тапшыра. Раббысы үзе юл күрсәткән диярсең, ут хәвефе дә чыкмый, урманчы да күрми. Корганын яндырса да, балалык яшеннән чыкмаган малайның агач яндырганын күрсә, рәхмәт әйтмәс иде.Шул рәвешле кул арасына керә башлый Рамил. Яз җиткәч укытучы апасыннан, артык калган үсентеләрне алып кайтып утырткан иде. Аллаһ Тәгалә тырышканга бирермен, дигән бит. Чыннан да бик мул булып, яхшы үсте кәбестәләр. Ул елларда яңгырлар да бик саранланмый иде әле. Корт төшеп җәфалый башлагач, бабасы белән мунчадан агач көле алып сипкәч кортлар да юкка чыкты.Кемнедер сөендерәсе килә бит. Ямьле җәйдән соң, тагын да моңсулык өстәп көзләр дә җитте. Табигатькә сагыш өстәсә дә, кәбестәләрне саткан акчаны биреп бабайны куандырам дигән якты уй күңелен күтәрде егетнең. Түбән Новгород шәһәрендә яшәүче әтисе ягыннан туган Салих абыйсы да көзге уңышны бергәләп урнаштырып, акчасын кайтарып бирергә вәгъдә итте. Тик, абыйсының бер ягын ошатып бетерми малай. Беренчедән, сүз саен сүгенеп сөйләшә, икенчедән, аның елаган чагын күрсә, мыскыл итеп көлә. Югыйсә, малай авыр эшләрдән еламый бит, әти-әнисен сагынып елый. Көләрлек бер сәбәп тә юк! Ярар, көлсә көләр бүген кәбестәләрне җыеп алырга кирәк, дигән уй белән кайтты мәктәптән. Әмма, егетне буш түтәлләр каршы алды. Салих абзый кәбестәләрне җыеп базарга алып киткән. Күңеле төште егетнең, бергә-бергә җыеп аласы иде бит. Бабасы ничек юл куйды икән бу хәлгә?— Мин дә өйдә булмый калдым, улым. Салих-Сашка төягән дә алып киткән, — диде карт. Син борчылма, акчасын кайтарып бирер ул, ни дисәк тә әтиеңнең туганы бит.Тик, алдакчы Салих ул көнне дә, бер елдан соң да кайтмады. Ике ел узгач, әлеге вакыйгаларны онытып, бер ни булмагандай кайтып керде. Ә Рамил оныта алмады бу хәлне.— Эш акчада гына түгел бит бабай. Минем рухымны сындырды ул, туганың да алдагач, бу тормышта әле егыласыларым күп икән. Их, әни булса, — диде үзен юатырга тырышкан бабасына.Чыннан да, язмыш аның күп тапкырлар башына сугып чыныктырды. Сугып ектылар аны, тик сикереп торды. Хурладылар, дәшмәде. Әмма кеше булып калды.Кырык яшенә җитеп, гаиләсе, балалары белән түгәрәк табын артына җыелгач та, «их, әни булса», дип кабатлады. Дүрт яшеннән дөм ятим калып, ач-ялангач булып, кечкенә Апуш кебек кагылып-сугылып үскән улының бүгенге көнен күреп куаныр иде…