«Төрмәче ирең белән кайтма». (Зәмирә Сәмигуллина)

Нинди генә язмышлар кичерми инде бу адәм баласы. Җәберсетү, мыскыллауларны күбрәк хатын-кызлар кичерә кебек.
Равиянең сөйләгәннәрен тыңлап торгач бер мәл аптырашта калдым. Хатын-кыз күңеленә салынган нечкә күңел хисе китерә микән аларны бу адымга. Кешене жәлләүме, тормыш авырлыгымы, ялгызлыктан арумы? Нәрсә?— Илфирны йортка кергәндә миңа утыз алты яшь иде. Элек районга автобуслар йөри иде бит, хәзерге кебек таксилар түгел. Беренче сентябрьгә кызыма Казанга, базардан киемнәр алырга барган идек. Илфир белән дә автобуста таныштык. Начар гына киенгән, җилкәсенә юл сумкасы аскан. Автобус юл уңае бер авылга туктады. Тукталышта ике әби керде, теге ир торып урын бирде дә, арткы утыргычларга килеп урнашты. Без дә арткы утыргычларда идек. Шуннан сөйләшеп киттек. Төрмәдән кайтып килә икән. Төрмәдә утырганнардан ничектер курку хисе бар бит. Минем дә куркуым йөземә чыккандыр инде. Курыкмагыз, мин бер гаепсезгә утырдым, диде. Миңа хәзер бөтен кеше шулай дип караячак, бу тормышка кереп китүе бик кыен. Әти юк инде, мин төрмәдә чакта үлеп киткән. Бердәнбер таянычым — әни, ул да карт инде, дип сөйләде. Сорашкач, мин дә үз тормышымны сөйләдем. Ирем үлде, ике баланы ялгызым үстерәм, дидем. Автобус район үзәгенә кайтып җиткәч, барыбыз да бер үк урында төштек. Районнарда автобуслар элек шулай үзәктә яки вокзалда гына төшерә иде. Ул көнне соңгы автобус иде, көзге яңгырлы көн иде ул. Автобус юлда ике сәгать чамасы вакыт узып, кичке сигезгә кайтып җитте. Әйтәм бит, ул чакта таксилар да йөрми. Без инде базарда йөреп соңардык, син ник иртәрәк булган рейска чыкмадың, дип сорадым. Авылга яктыда кайтып керәсем килмәде, диде. Ул кичне дә район үзәгеннән җиде чакрым ераклыктагы авылына җәяүләп кайтып китте. Бер айлап вакыт узды. Эштән кайтып киләм шулай. Капканың биге тышкы яктан алынган. Бу вакытта кызларның икесе дә мәктәптә түгәрәкләрдә була. Бик ачылгач бик аптырап, куркып кына кердем. Керсәм, баскыч төбендә Илфир басып тора. Уңайсызланып та калды. Сорашып эзләп таптым, киемнәрем сәләмә булгач, капканың тышкы ягында көтүе әллә ничек булды, диде. Безгә бит, милициягә килеп билгеләнәсе, шуңа килгән идем. Килгән килгән сезне дә күреп китәсе иттем, ди. Төрмәдән кайтканын белгәч куркуым булса да, ничектер якын тоела башлады. Өйгә чакырдым, аш җылыттым.Шулай дуслашып киттек. Син каршы килмәсәң, бергә яшәп карыйк, диде. Ирем үлгәнгә алты еллап вакыт узган иде, әниләр белән киңәштем дә йортка керттем Илфирны. Карап торышка начар кебек тә түгел. Кеше ялгышмый тормый, хаталандым дип кенә аны тормыштан сызып ташлап булмый бит диеп кызгандым. Төрмәдә утырып чыгуының гаебе — урлашу. Үзе сөйләве буенча берничә егет бергә кибет басканнар да, төп гаепне аңа аударып калдырганнар. Ышандым инде. Әти-әни белән киңәшсәм дә, алар бик риза булып бетмәделәр. Үз башың үзеңдә, әмма авылга ул төрмәче ирең белән кайтма, кызларың белән генә кайт, диделәр. Бердәнбер бертуган апа бөтенләй каршы булды. Бер ел буе сөйләшмәдек. Илфирның кулы эш белә иде. Үземнең эштәге директор аша эшкә керттем. Акчасы әлләни күп булмаса да, тормыш башлап җибәрергә ярап торды. Үзе дә сөенеп эшләп китте. Хезмәт хакын җыеп барды, язга капка-коймаларны яңартырбыз, диде. Мин инде юләр баш, кеше арасында матур күренсен дидем, капка-койма торып торыр, булган акчаңа өс-башыңны кара, дидем. Ялт итеп киенеп кайтты бу. Бер көйләнгәч, акчасын бер дә өйгә алып кайтмый башлады Илфир. Бик сирәк кенә ипи, колбаса ише, үзе яраткан ризыклар гына алып кайта. Түләүләр дә, барысы да мин эшләгәннән. Алай акчага дөм тилмердем дип әйтә алмыйм. Ике балага әтисезлеккә дә акча ала идем бит. Шуңа күрә Илфирдан акча сорамадым. Шулай яшәлде. Бер-беребезгә ияләнеп беткәч, җиде ел миндә яшәгәч, икенче хатынга китте дә барды ир. Шул хәсрәтне күтәрә алмадым, инсульт кичердем. Ирнең китүен түгел, алдануымны күтәрә алмады бугай йөрәк. Шуның өчен туганнарым белән аралар бозылды. Кызларыма да аңа ияләнүе бик җайлы гына булмады. Беренче елны төннәрен ул йоклап киткәч кенә йоклый идем. Кызларга үзләренә генә өйгә кайтмаска, өйдә калмаска әйтеп куйдым. Үсмер кыз балалар бит, ни генә булмас. Менә шул авырлыкларны узгач кына, икенче бер ялгыз хатынга күченде. Әле ул хатын үзеннән алты яшькә зур үзеннән. Белмим инде, бу ирләргә нәрсә җитми. Без үзебез бик тыныч кешеләр, кызларым да тавышланып, аңа каршы әйтеп яшәмәделәр…«Мин сине ярата алмыйм, яратмадым да. Төрмәдән чыккач, барып төпләнер җирем булмагач килеп кердем мин сиңа, диде чыгып киткәндә. Үзеннән олы ул хатынны яратты микән. Ник хатын-кыздан файдалана микән, бу ирләр», — дип сөйләде Равия.Тормыш бик четерекле шул. Кемдер алдый, кемдер алдана…