«Ирем бергә салган йортка пропискага кертми». (Зәмирә Сәмигуллина)

Диссертация язарлык кайбер ирләр холкы.
Дингә яңарак кына кереп баручы дус хатыным бер мөселман ир белән танышкан. Гөлшатның беренче иреннән бер кызы бар. Баланың әтисе алимент түли. Гөлшат белән Рамил никах укытырга җыеналар.Беренче ире Әлфис, Гөлшатка шалтыратып, кызы белән очрашасы килүен әйткән. Яңа кияү Рамилгә бу ошамаган. «Беренче ирең сиңа хәрам, шалтыратмасын сиңа», — дигән. Югыйсә, бала белән очрашырга гына сөйләшкәннәр, Рамилнең үз янында.Шуннан атна-ун көн узгач, Рамилгә дә аерылган хатыны шалтырата икән. Кран ватылган, ремонтлап бир әле, дип әйтә, ди. Югыйсә аерылган хатынның очраша торган кешесе дә бар икән Рамил әйтүенчә. Анысы гаеп түгел инде, бар ир дә кран төзәтә белми бит әле ул. Гөлшат та әйтә куйган инде, өч ел элек аерылган хатының да сиңа хәрам бит, шалтыратмасын, дип. Менә шуннан ни башлана инде. Тавыш чыга. Ир, анда минем элекке хатыным гына түгел, балаларым да бар бит, мин балаларыма ярдәм итәргә тиешмен, ди. Дөрес әйтә, ир белән хатын аерылудан балалар зыян күрергә тиеш түгел. Ник Гөлшатның да беренче никахтагы баласы әтисе белән очрашырга тиеш бит инде. Әлфиснең баласын сорап шалтыратуында зыян юк кебек.Хәзер ватсапта төрледән-төрле группалар күп бит. Шундый күңел серләрен бушатучы бер төркемдә бер апа яза. Ирем белән утыз алты ел бергә яшибез. Шуның егерме елында минем исемем гел җен булды, ди. «Белмим, бозык булдымы, үзе шундый мәгънәсез булдымы, җен генә дия торган иде. Ике кулыма ике сумка әйбер күтәреп эштән кайтып керүемә балаларга, әнә җен кайтты, ди торган иде. Абзарга, мал янына чыгып елый идем. Алай ук ямьсез дә түгел инде үзем. Үзенчә басынчак итүе булгандыр инде.Шуннан берсендә ике баламны көзге каршына алып килеп бастырдым да, икесеннән дә сорадым. Сезгә көзгедән кем күренә, балалар, дидем. Әни, диләр. Җен түгелмени, дидем. Ир диванда гәҗит укып утыра. Юри ул ишетсен дип әйтәм бит инде мин моны. Шул көннән үз-үземә бер вакытта да кимсенеп еламаска сүз бирдем, ир сүзенә исем китмәс булдым, юкса, чирләп бетә идем. Кызлар, ирләрегез кимсетә, дип елап ятмагыз. Ни әйтсәләр дә, элеп тә бирмәгез. Ир бетми ул дөньяда. Ә менә балалар газиз. Хәзер оныклар үстерәбез. Исемем дә җенгә түгел, карчыкка әйләнде. Чөнки ирнең аягын кистеләр дә коляскага калды, шул «җене» карый, тәрбияли», — дип киңәш итте ул апа.Дөнья булгач төрле хәлләр була. Хезмәтем буенча күп кенә язмышларны тыңлый, күрә торгач мондый хәлне дә күрергә туры килде. Сыер савучы булып эшләүче Халидә илле яшьлек туган көне уңаеннан мәҗлес җыйды. Карап торышка хикмәт тә матур парлар. Халидә ире Нәфыйкнең күзенә генә карап тора. Игътибарлап караганда, ирнең хатынына карата бераз хөрмәтсез икәне сизелә сизелүен. Мәҗлес төгәлләнгәч, киенергә чыктык. Шунда бер яшь кенә матур хатын юбиляр янына килде дә, теге эшне шушы арада хәл итик инде яме, Нәфыйкка әйттем, ди. Ул хатын чыгып китүе булды теге апаең елап җибәрмәсенме. Киенү бүлмәсендә икәү генә. Хәл итәсе булса күптән хәл итә идек бит, ди юбиляр үзалдына. Баксаң, Халидә апа егерме бер яшендә кияүгә чыккан. Өч бала тапкан. Ике кайнанасын, кайнатасын тәрбияләп соңгы юлга озаткан. Ә Нәфыйк хатынын бергә салган, балалар үстергән йортында артык икән. «Ирем бергә салган йортка пропискага кертми», ди. Халидә һаман да туган йортында пропискада тора икән. Теге яшь хатын — Халидә апа туып-үскән йортта кече килен. Әллә кайчан туган нигездән чыгып киткән Халидәне ник пропискада тотсын инде килен?! Анда бит хәзер ул хуҗа. Кайнанасына пропискадан төшәргә куша. Ә ире кертми!Аптырарсың бу дөньяга. Ник шулкадәр дөнья тормышына мөкиббән без, кешеләр. Ул ир шаккатмалы инде. Өч бала табып биргән, юган-җыйган, ашарына әзерләгән, мал-туарын карап хезмәт иткән хатыныңны бергә җитештергән йортка пропискага кертмә әле син. Һич аңламадым. Ул апаеңны бер яктан төп йорт килене талкый, икенче яктан ир киребеткән. Мескенкәем, ул хатын илле бишен тутыра алмады, китеп барды… Пропискага башка җиргә керде. Теге ир дә шунда «прописка”га керәчәк бит кайчан да булса бер, йортын алып китми. Җитәкче ирләр арасында да бар үзгә холыклылар. Сезнең урынга ун-егерме кеше чират тора, әнә ак кәгазь, гариза языгыз да китегез генә, диләр эш урыныңа биш-ун минут соңарып килсәң. Аларның да сатып алган яисә бабаларыннан мирас булып калган эш урыны түгел бит инде ул. Алар да шул кәнәфидән китәчәкләр бер матур көнне. Эштән китәргә гариза тотып керсәң, җибәрми дә җәфалыйлар әле кайберләре. Теге ун-егерме кеше кая китеп югала торгандыр ул чакта.Яшь балалы бер хатын сөйләгәне гел күңелдә тора. Иске баракта яшәгәннәр болар. Аны ниндидер бай сатып алган да, бер ай эчендә чыгып китәргә әйткәннәр. Баласын җитәкләп, яклау эзләп, тиешле органнарга күп йөргән бу хатын. Шунда бер «текә» абзый, син җиде иргә барып, җиде ирдән кайтырсың, җиде фатир бирербезмени без сиңа дип хурлаган бу хатынны. Кешеләр алдында шул сүзне ишетүгә караганда, иске барактан билгесезлеккә чыгып китү җиңелрәк булды, дип елап сөйләгәне гел искә төшә шул хатынның.Еллар тик тормый бит ул. Теге абзый да гел-гел зур кәнәфиендә утырып кала алмаган, алганнар. Бер матур көнне хатыны, ирен хыянәттә гаепләп, ташлады да китте. Абзый ялгызы калды. Ялгызлыкны да сорап алмыйлар бит ул. Бәлки, болары ирләр холкына гына салына торган тәкәбберлек тә түгелдер инде, үз-үзләрен, менә мин кем, дип күрсәтүләредер… Сез ничек уйлыйсыз?Һич уйламаганда гына бәйләнү булды бу ирләр холкына. Ачуланмагыз, берүк. Хатын-кызлар холкы сезнекеннән дә яман. Кайберләренеке…