Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Туым җондызы» керәшен фестивале — яңа балкып килгән йолдызлар өчен зур мәйдан

Дүрт сәгатьтән артык барган гала-концерт барышында 35тән артык чыгыш күрсәтелде.

news_top_970_100
«Туым җондызы» керәшен фестивале — яңа балкып килгән йолдызлар өчен зур мәйдан

«Туым җондызы», яисә «Рождественская звезда» керәшен этник сәнгате конкурс-фестивале керәшен җырларын башкаручы яшь җырчылар өчен зур мәйдан. Баштарак республика күләмендә үткәрелә торган фестиваль, хәзер Россиякүләм дәрәҗәдә оештырыла.

Быелгы ХI Бөтенроссия фестивлендә 5 яшьтән алып 30 яшькә кадәр җырга сәләтле 170 артык яшьләр катнашырга теләк белдергән. Шулай ук солистлар да, вокал коллективлары, фольклор-этнографик коллективлар да үзара көч сынашкан. Алар арасыннан Мамадыш, Кайбыч, Балык Бистәсе, Менделеевск, Тукай, Питрәч, Зәй, Кукмара, Яшел Үзән, Биек тау, Яңа Чишмә, Алексеевск районнарыннан, Чаллы һәм Казан шәһәрләреннән, шулай ук Чиләбе өлкәсе Нагайбак районының Фершампенуаз авылыннан «Вдохновение» хореографик коллективлары бар. Гала — концертта зона этаплары җиңүчеләре һәм эстрада йолдызлары чыгыш ясады.

«Керәшеннең биюләре дә, җырлары да бик күркәм бит, барысын да саклап каласы иде»

«Московский» мәдәният үзәгенә килеп керүгә үк, иң беренче кечкенә генә кызыл керәшен милли киемнәреннән йөгереп йөргән балаларга күзем төште. Гала-концерт башланганчы сөйләшеп алыйм дип яннарына килдем.

Кечкенәдән сәхнәдә булгангадыр, үзләрен чын артистларча тоталар.Бер дә тартынып тормыйча, берсен-берсе уздыра-уздыра матур итеп җавап бирделәр, рәхәтләнеп аралаштылар. Үзләренең йөзләре балкый, гел елмаеп кына торалар.

«Фестивальгә һәр көн әзерләндек. Беренче урынны алганны белгәч, бик шатландык. Әти-әниләребез дә бик сөенде «Мәләдис» диделәр. Алар безнең өчен борчылып торалар. Әбиләребез, апаларыбыздан калган гореф-гадәтләрне күрсәтәбез. Такмаклар яратабыз. Бию, җырлар өйрәнәбез. 8, 7, 10 яшьтән үк җыр-биюгә өйрәнә башладык, — дип сөйләделәр Алексеевский районыннан килгән Ангелина, Анна һәм Эдуард. Матур итеп такмак та җырлап күрсәттеләр. Тавышлары чиста, көчле.

Юлия Макарова, Кайбычтан, «Инешкәй» фольклор ансамбле солисткасы. «Без һәр ел бу фестивальдә катнашабыз. Шатланып, куаныч белән көтеп алабыз. Монда күп кешеләр килә. Бик зур бүләкләр бирәләр. Без сөенеп, чын күңелебезне биреп чыгыш ясыйбыз. Беренче сыйныфтан бирле бу фестивальдә катнашабыз. Кечкенәдән күңелемә нык тәэсир итте бу. Магнитофон, төрле мендәрләр, зур грамоталар алдык инде. Мендәрләрне кочаклап йоклыйбыз». Кочаклап йокларлык та шул, үзең эшләп алган бик кадерле бүләк шул.

Үземә дә күптән хыялланган тимераяк бүләк иткәч, мин аларны салмыйча, утырып йоклаган идем. Эх, балачак, дип уйлап куйдым, мин дә. Ул вакытта миңа 21 яшь булса да. Бу кызда да балалык хисе бер дә бетмәсен иде. Хыялый булып кал, яме. Килештек.

«Керәшен бәйрәмнәре үзенчәлекле, матур була. Бик яратабыз керәшен җырларын, такмакларын. Онытмасыннар дип балаларыбызга да өйрәтәбез. Күлмәкләр дә тектерәбез.

Кайбер кызларыбызның киемнәре әби-бабаларыбызның сандыгыннан чыккан чын керәшен күлмәкләре. Ул күлмәкләрнең кайберләре саргаеп та беткәннәр, ләкин сәхнә өчен бик матур.

Кайбер кызларыбызның киемнәре әби-бабаларыбызның сандыгыннан чыккан чын керәшен күлмәкләре. Ул күлмәкләрнең кайберләре саргаеп та беткәннәр, ләкин сәхнә өчен бик матур.

Керәшеннең биюләре дә, җырлары да бик күркәм бит, барысын да саклап каласы иде», ди Кайбычтан килгән Лилия Давыдова белән Эльза Орлова.

Шулай җылы итеп аралаштык та, таралыштык. Әңгәмәдәшләрем концерт куярга ашыкты. Мин дә залга кереп утырдым.

Иң куанычлысы — керәшен халкының үз милли традицияләрен саклап калуы

Бәйрәм «Бәрмәнчек» керәшеннәрнең дәүләт фольклор ансамбле чыгышыннан башланды. Милли музыка коралларында оста итеп уйнаулары, көчле тавыш белән башланган дәртле җыр, гомумән, бу атмосфера таң калдырды. Мин генә түгел, арткы рәттә тынычсыз утырган апалар да сүзсез калды. «Матур име, каз тәне чыкты, кара ничек уйныйлар», дип бер-берсе белән сүз алыштылар да, тындылар.

Алар артыннан сәхнәгә узган ел Гран-при алган «Тәңкәләр» фольклор-ансамбле чыкты. Кечесеннән алып олысына кадәр үзенә туплаган коллектив әлеге фестивальдә йола уеннары, гореф-гадәтләр, милли биюләр, кызлар кияүгә чыкканда җырлана торган җырларны да, хәтта күрәзәче әби чакыру йоласын да, барысын да күрсәтте.

Аеруча да күрәзәче әби чакыру йоласы истә калды. Әниләре ике улына йоклаганда күргән төшен сөйли. Төш юрату өчен әбине үзләренә алып килергә куша, күчтәнәчкә он җибәрә. Әлеге йола шунысы белән аеруча да кызык, чөнки әбинең төшне төгәл юравы, алып килгән күчтәнәчтән дә тора икән бит. Шуның белән кызык та, гыйбрәтле дә йолаларны искә төшерергә тырышкан «Тәңкәләр».

Бәйрәмдә кунак булып килгән, 2009 елда «Туым җондызы»нда дипломант булган Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров чыгышы да тамашачылар күңеленә хуш килде.

Иң куанычлысы — керәшен халкының үз милли традицияләрен саклап калуы. Бу фестиваль барышында да ачык чагылды. Катнашучылар тарафыннан кичке уен күренеше дә күрсәтелде. Электән үк яшәп килгән «Ялтыр-йолтыр» уены, йолдыз карарга чыгу да — бу уеннар барысы да әлегәчә онытылмаган. Балалар әле дә урамга чыккач, бу уеннарны уйный икән. Димәк, мондый чаралар керәшеннәрнең үзләренең гореф-гадәт, йолаларын, уеннарына кадәр сакларга ярдәм итә.

Гран-при бүләге — Мамадыш һәм Балык Бистәсендә

Фестиваль азагында Гран-при иясе дә билгеле булды. Солистлар арасында Гран-прины Мамадыш районы Колышчы авылыннан Ангелина Солганова алса, чыгыш ясаган коллективлар арасында Балык Бистәсеннән «Йолдызчык» фольклор ансамбле лаек булды.

Калган катнашучылар да төрле номинацияләрдә җиңү яулады. Барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды, иң яхшы дип табылганнарына дипломнар бирелде.

Фестиваль дүрт сәгать ярым барса да, вакыт үткәне сизелмәде дә. Артта утырган апаларның гына, «Бетәме? Тагын күпме калды? Хә, Гран-при була да, кайтабыз» ише сүзләрен ишетмәсәм, барысы да тагын да әйбәтрәк узган булыр иде. Арсагыз, антракт вакытында кайтырга иде, апалар. Язганыма ачуланмагыз инде. Беренче тапкыр керәшен фестивален карарга килдем бит. Матур итеп карыйсы килде. Арттагы сүзләрне тыңламый гына.

Матур булды фестиваль. Кызык булды чыгышлар. Күпме талантлы балалар, яшьләр, олылар бар икән дип кайтып киттем. Көчле, чиста тавышлар белән җырланган җырлар да, тырышып биегән дәртле биюләр дә, милли уеннар, гореф-гадәтләр, йолалар күрсәтелеше дә һәр кешенең күңеленә үтеп керерлек булды, миңа калса.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100