Дуся түтәй бакчасы, бакчасында мунчасы… Әтнә театрында премьера | intertat.tatar

Дуся түтәй бакчасы, бакчасында мунчасы… Әтнә театрында премьера

Театр пьеса буларак шактый конкурсларда танылып та, сәхнәләштерелмәгән әсәрне чыгарды.

Әтнә театры Казан драматургы Альбина Гомәрованың «Дуськина дача» пьесасын сәхнәләштерде. Максат — заманча урыс драматургиясе стандартларына туры килгән текст белән Россия киңлекләрендәге фестивальләргә чыгу. Тагын да төгәлрәк итеп әйтсәк — Урал драматургы Анна Батурина пьесасы буенча куелган «Фронтовичка» спектакле уңышын кабатлау.

«Фронтовичка» — Әтнә театрын «Алтын битлек» фестиваленең «Маска+» программасына кергән спектакль. Режиссеры — Илсур Казакбаев. Әлеге спектакль белән театр Грозный шәһәренә — «Федерация» фестивлаенә дә барып кайтты.

«Дуськина дача» пьесасы заманча рус драматургиясе үрнәгендә язылган әсәр. Интернетта актарынсак, әсәрнең сәхнәгә куелганчы ук авторына матди һәм мораль уңыш китергәнен күрәбез: PRO/ДВИЖЕНИЕ пьесалар региональ конкурсында җиңеп, автор акчалата премия алган, шулай ук, яшь язучылар форумында һәм драматургия семинарында катнашкан. Пьеса ике стипендия китергән — форумнан һәм Мәскәү язучылары берлегеннән.

Кыскасы, пьеса язылган, катнашкан, җиңгән, макталган, читкалар узган, яңартылган, үзгәртелгән… куелмаган гына.

Пьесага беренче булып Әтнә театрының баш режиссеры Рамил Фазлыев алынган. Спектакль «Кече ватан театрлары» проектына кертелгән.

Моңарчы театрның штаттагы режиссёрларына федераль проект кысаларында спектакль кую тыелган иде. Шуңа күрә театрлар «федераль акчалы» зур проектларны бары тик чакырылган режиссёрлар белән генә чыгара алдылар. Быел бу тыю бетерелгән, шулай итеп Рамил Фазлыевка режиссер букчасында яткан әсәрне кую мөмкинлеге туган. Пьесаны татарчага театр актеры, Татарстанның атказанган артисты Марат Хәбибуллин тәрҗемә иткән.

Режиссёр спектакль кую өчен шактый йолдызлы состав туплаган — федераль проект мондый мөмкинлекне биргән. Рәссам итеп Башкортстан егете Илшат Вилданов чакырылган. Балетмейстер — Нурбәк Батулла. Ут куючы рәссам — Илшат Сәяхов. Композитор — Марат Әхмәтшин.

«Ана күңеле… далада». Бу инде татар тамашачысы күңеленә ята торган музыкаль комедия дә, мелодрама да түгел. Хәер, режиссер спектакльне трагикомедия дип билгеләсә дә, теләпме-теләмичәме — барыбер күпмедер мелодрама элементларына таба киткән. Татар тамашачысын шушы элементлар эләктереп алган да инде.

Дуся исемле ханым кайчандыр балаларыннан баш тарткан, хәзер шуңа үкенеп улларын-кызларын кайтарырга йөргән хатын-кызларына бакчасына җыйган. Ул аларны тәрбияли һәм инде тәрбияләнгән дип тапса, документларына кул куя, димәк, алар балаларын кайтара алачак. Ләкин Дуся ашыкмый.

Хатыннар төрткәләшеп тә алалар, сүгенәләр дә, Дусяның армиядән кайткан малае да шулар тирәсендә бутала. Кыскасы, бик заманча… дөресен әйткән, пьеса шактый «чернуха». Бүгенге рус драматургиясе, гомумән, ярата мондый каралыкны. Әйтерсең лә, сүгенеп кенә бөтен проблемаларны җиңеп була…

Белүемчә, Альбина язган бөтен сүгенүләрне һәм сугышуларны театр сәхнәгә чыгармаган. Хәтта режиссер үткәргәннәрне дә директор тагын бер кат чистартып чыккан. Чөнки Әтнә театры «чернуха» ярата торган театр түгел. Әмма Россия дәрәҗәсендә данлыклы театр буласың килә икән, «ә без сезнеңчә дә булдырабыз» дип аларча куеп та күрсәтергә туры килә.

Театрларга спектакльләрне фестивальнеке һәм касса өчен дип бүлергә туры килә. Рамил Фазлыев бу спектакльне фестивальләрне күздә тотып куйган. Символик предметлар, хәрәкәтләр… Әйтик, күңелләре каралган хатыннарның символик чистарынуын күрсәтү өчен символик суны төрле форматларда кулланган — ләгән, ванна һәм мунча. И юын, чистарын, бу илнең каралган хатыны!

Дуся роле — актриса Алия Фәйзрахманованың Әтнә театрында дебюты. Моңарчы без Алия һәм Ильяс Фәйзрахмановларын Кариев театры артистлары буларак белә идек. Соңгы елларда алар театрдан китеп, сәхнәсез яшәргә тырышып караган. Әмма үз туган ягыңда дәүләт театры эшләп торганда сәхнәсез яшәргә ярыймыни — Фәйзрахмановлар Әтнә театрына кайтырга булган.

Тумышы белән шушы Олы Әтнә кызы булган Алия Фәйзрахманова әтнәлеләргә үзен шушы Дуся роле белән тәкъдим итте.

Аның улы Илья ролендә Айдар Вәлиев. Әтнә театры спектакльләрен күрмәгән татар тамашачысы Айдарны Зифа Кадыйрова китабы нигезендә куелган «Сөмбел» фильмы аша таныды. Биредә төп героиня Сөмбел тирәсендәге ике ир-атның берсен Айдар Вәлиев уйный.

Дуся дачасындагы ажгырып торган хатыннар янына, әлбәттә, Айдар Вәлиев кебек көчле ир-ат имиджындагы актер кирәк.

Хәер, театрда һәр рольгә ике состав алынган. Дуся ролендә Алия Фәйзрахманова белән Рәсимә Асрутдинова уйнаса, Илья ролендә Айдар Вәлиевны Фаяз Хөсәенов алыштыра.

Спектакльнең эчтәлеген читләтеп тә, ишарәләп тә сөйләргә теләмим. Татар тамашачысы эчтәлек карарга ярата — аның ул рәхәтенә кагылмыйк, «спойлер» булырлык ишарәләр дә бирмик. Биредә карап уйланырга, фикер алышырга урын җитәрлек.

Премьерага кайткан автор — драматург Альбина Гомәрова да театрның эшен югары бәяләде.

Театрга фестиваль уңышлары да телисе килә. Заманы шундый диярсең…