Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әдәби елга күзәтү: табышлар, югалтулар, казанышлар, низаглар һәм грантлар турында

2019 елда татар әдәбияты нинди вакыйгалар белән татар тарихында калды? Татар әдәби процессын кемнәр булдыра? Шул хакта «Татар-информ» хәбәрчесе күзәтүен тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Әдәби елга күзәтү: табышлар, югалтулар, казанышлар, низаглар һәм грантлар турында
Салават Камалетдинов, Александр Эшкинин, Солтан Исхаков, Рамил Гали фотолары

Югалтулар

Мөсәгыйт Хәбибуллинның вафаты

2019 елның беренче көннәрендә татар әдәбияты әһелләре күңелсез вакыйга уңаеннан җыелды. Гыйнвар башында Татарстанның халык язучысы, татарның иң данлыклы тарихи романнары — «Кубрат хан», «Илчегә үлем юк», «Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный», «Атилла» әсәрләрен иҗат иткән зур әдип Мөсәгыйт Хәбибуллинның вафаты турында кайгылы хәбәр килеп иреште.

1986 елда Мөсәгыйт Хәбибуллин Татарстан Язучылар берлеген Мөштәри урамындагы мәһабәт бинада урнаштыру эшендә актив катнашкан. Мәрхүм белән бәхилләшү мәрасиме дә шушы бинаның Тукай клубында үтте.

«Мөсәгыйт Хәбибуллин — заманында иң популяр татар язучысы иде. Татарстан милли китапханәсе дөньяның иң зур 38 китапханәсе белән хезмәттәшлек итә иде. Шушы китапханәләрдән — Американыкы, Төркиянеке яки Кытайныкы булсынмы — иң күп соралган китаплар Нурихан Фәттах белән Мөсәгыйт Хәбибуллин китаплары иде», — диде Разил Вәлиев.

Җәүдәт Дәрзаманның вафаты

Татар җәмәгатьчелеге шагыйрь, журналист Җәүдәт Дәрзаман белән хушлашты. Шагыйрь яшәгән йорт янында, мәрхүмгә багышлап, җеназа намазы укылды.

Аманулланың вафаты

Татар җәмәгатьчелеге туксанынчы елларның күренекле драматургы Әмир Камалиевны соңгы юлга озатты. Хушлашу мәрасиме Кариев театрында оештырылды.

Драматургның вафатыннан соң Буа театры Аманулланың иң популяр әсәре булган «Әлепле артистлары» спектаклен сәхнәгә чыгарып, аны драматург истәлегенә Казанга алып килеп күрсәтте.

Әмир Камалиевка Туфан Миңнуллин исемендәге әдәби премия вафатыннан соң тапшырылды.

  • Сүз уңаеннан, драматург Ризван Хәмидкә дә Марсель Сәлимҗанов премиясе вафатыннан соң гына тапшырылган иде.

Әдәбият. Берлекле һәм берлексез

Ике әдипкә халык шагыйре исеме бирелде

Шагыйрьләр Клара Булатова һәм Ркаил Зәйдулла Татарстанның халык шагыйре исеменә лаек булды.

«Әдәби марафон» проекты җитәкчесе Татарстан Язучылар берлегенә эшкә җәлеп ителде

«Белем.ру» порталы җитәкчесе Раил Гатауллин Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары итеп билгеләнде. «Мине бирегә чакырганда, мөгаен әдәби проектлар белән эшләвемә игътибар ителгәндер», — дигән иде ул вазифасына керешер алдыннан.

Раил Гатауллин — Татарстан китап нәшрияты белән берлектә уздырылучы «Әдәби марафон» проекты авторы. Хәзер проект Татарстан Язучылар берлеге катнашында уза башлады.

Унике иҗатчы Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителде

2019 елда Татарстан Язучылар берлегенә кергән язучылар: Рамил Ханнанов, Айсылу Имамиева, Николай Сорокин, Галина Булатова, Рәкит Әбделманов, Риман Гыйлемханов, Лилия Фәттахова, Рәхимә Арсланова, Эдуард Учаров, Марс Яһүдин, Галина Зәйнуллина, Равилә Шәйдуллина-Морат.

Халык шагыйре Разил Вәлиев депутатлыктан китеп, иҗат белән генә шөгыльләнә башлады

Татарстанның халык шагыйре, күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, Татарстанның Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты, Татарстанның һәм Росссиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия Гуманитар Фәннәр Академиясенең шәрәфле академигы, Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы, Түбән Кама шәһәренең мактаулы гражданины, Ингушетия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Разил Вәлиев Татарстан Дәүләт Советы депутаты вазифаларын тәмамлады. Ул 1995 елдан бирле депутат иде. 2000-2019 елларда Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр Комитеты рәисе булды.

Ркаил Зәйдулла депутат булды

Күренекле шагыйрь һәм драматург Ркаил Зәйдулла «Бердәм Россия» партиясе исемлеге аша Татарстанның Дәүләт Советы депутаты итеп сайланды. Татарстанның Дәүләт Советы утырышында тел мәсьәләләрен күтәргән беренче ялкынлы чыгышын ясады.

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы икенче мәртәбә «Большая книга» премиясенә лаек булды

Гүзәл Яхинаның «Дети мои» китабы «Большая книга» әдәби премиясендә өченче урын алды.

Гүзәл Яхина «Зөләйха күзләрен ача» романы белән танылгач, ул Татарстан Язучылар берлегенә алынган иде. Берлек белән Гүзәл Яхина арасында мөнәсәбәтләр күренмәсә дә, Берлек әгъзалары исемлегендә ул бар.

Әдәби пиар

«Ел китабы» республика конкурсы

Татарстан Милли китапханәсе 2017 елда Татарстан китап нәшриятында чыккан китаплар буенча нәтиҗәләр ясады. Конкурсны ТР Милли китапханәсе Мәдәният министрлыгы һәм Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә үткәрә.

Чәчмә әсәрләр:

  • 1 урын Дания Гайнетдинованың «Ялгыз таган»;
  • 2 урын Фарсель Зыятдиновның «Ата күңеле балада…»;
  • 3 урын Рафаил Газизовның «Ачык тәрәзәләр» китапларына бирелде.
  • Рөстәм Галиуллинның «Васыять», Булат Сәлаховның «Яратылмый калган ярлар» китаплары кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

Тезмә әсәрләр:

  • 1 урынны Разил Вәлиевнең «Шагыйрь=Поэт=The poet»;
  • 2 урынны Фәнис Яруллинның «Сөю бит ул картаюны белми»;
  • 3 урынны Гәрәй Рәхимнең «Мин — табылдыклар өстәле» китаплары алды.
  • Рафис Корбанның «Дуслар җыры» китабы кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

Сүз уңаеннан, 2017 елда да Разил Вәлиев лауреат булган. Моннан ике ел элек халык шагыйренең «Мәхәббәт һәм нәфрәт = Любовь и ненависть» дип аталган шигырь китабы күп укылган.

Автор шәрехләве. Иң күп укылган китаплар исемлеген муниципаль китапханәләр бирә. Әмма җиңүчеләрне Гәрәй Рәхим җитәкчелегендәге жюри билгели. Саннар районнардан килгәч, җиңүчеләрне ни рәвешле жюри тарафыннан билгеләнүе әлегәчә сер булып кала бирә.

«Әдәби марафон»

Әдәби марафон проектын «Белем.ру» порталы җитәкчесе Раил Гатауллин үткәрә. Проектның шартлары буенча катнашучылар татар китаплары укып, аның өзекләрен социаль челтәрдәге битләренә урнаштырып барырга тиешләр.

2019 елда «Әдәби марафон» бәйгесендә 21 көн дәвамында барлыгы меңгә якын китап укылган. Китаплары иң күп укылган авторлар:

  1. Гөлсинә Галимуллина;
  2. Мәдинә Маликова;
  3. Фәнис Яруллин;
  4. Гүзәл Галләмова;
  5. Зифа Кадырова;
  6. Рабит Батулла;
  7. Айгөл Әхмәтгалиева;
  8. Гүзәл Яхина;
  9. Нәбирә Гыйматдинова;
  10. Галимҗан Гыйльманов.

«Бүгенге көндә язучы белән укучы арасында элемтә булган китапларны күпләп укыйлар. Әгәр язучы халык белән элемтәдә икән, аның китаплары һәрвакыт укылачак. Әгәр дә ул яздым да, укысыннар, ди икән, аның китаплары укылмый», — диде Раил Гатауллин.

«Казан утлары» журналы оештырган «Шифалы куллар» бәйгесе

Әдәби бәйге өч номинациядә үткән: повесть, хикәя һәм мәктәп укучылары әсәрләре. Бәйгегә 150 әсәр килгән. Аларның егермедән артыгы повесть, сиксәнләп хикәя һәм калган алтмыш әсәр балаларныкы.

«Хикәя» номинациясендә

  • I урынны «Доктор Байчурин» әсәре белән язучы Зиннур Хөснияр,
  • II урынны «Кисмә безнең канатларны» әсәре белән язучы Фирүзә Җамалетдинова,
  • III урынны «Соңару» әсәре белән язучы Ркаил Зәйдулла җиңү яулады.

Беренче урында җиңүчегә 50 мең, икенче урынны яулаучыга 40 мең, өченче урында җиңүчегә 30 мең сум премия тапшырылды.

Повесть язучылар арасында

  • I урынга — «Хирург» әсәре белән Зөлфәт Хәким,
  • II урынга — «Дәва» әсәре белән Марат Кәбиров,
  • III урынга «Мәрьям» әсәре белән Рәмис Латыйпов ия булды.

Повесть язучылар арасында беренче урынга — 80 мең, икенче урын — 60, өченче урынга 40 мең сум акча тапшырылды.

Яңа форматта китап презентациясе

«Калеб» яңа буын иҗат берләшмәсе Кариев театры белән берлектә яшь язучы Ландыш Әбүдарованың «Мандариннар» китабын презентацияләде. Әлеге театраль тамаша әдәби пиарның яңа өлгесен күрсәтте. Ягъни, татар язучыларына һәм татар нәшриятларына китапны укучыга илтеп җиткерү буенча мастер-класс күрсәтелде, татар зыялылары өчен элитар кичә мисалы тәкъдим ителде.

«XXI гасыр тавышы» аудиоҗыентыгы

XXI гасырда әдәби мәйданга килгән шагыйрьләр иҗатларын бүгенге укучыга үз тавышлары белән җиткерү максатыннан аудиоҗыентык чыгардылар. Әсәрләрне шагыйрьләр үзләре һәм актерлар укый. Редакторлар: Йолдыз Миңнуллина һәм Лилия Гыйбадуллина.

Җыентыкны тәкъдим итү кичәсе Кариев театрында шигъри-әдәби һәм музыкаль кичә форматында оештырылды. Әдәби кичәнең режиссеры — Нәфисә Исмәгыйлева. Кичәдә Рүзәл Мөхәммәтшин, Гөлүсә Батталова, Булат Ибраһимов, Резеда Гобәева кебек инде танылган шагыйрьләр белән бергә, шигърияттә киң танылып өлгермәгән яшьләр дә бар иде.

Әдәби казанышлар

Татар дөньясында әдәби агентлык барлыкка килергә мөмкин

Татар китабы йорты директоры, шагыйрә Луиза Янсуар «Татар китабы йорты»ның әдәби агент вазифаларын үз өстенә алырга теләве хакында игълан итте. Бу чынга аша икән — татар әдәбияты үсешенең яңа этабы булачак.

«Татар китабы йорты»н татар әдәбиятын пропагандалау, пиарлау мәйданы итеп күрәм. Социаль челтәрләрдә, мәсәлән. Без заманында Эльнар Байназар белән социаль челтәрдә татар шигърияты төркеме башлаган идек. Ул үз чоры өчен бик күп язылучылар җыйды. Кешеләр кызыксына иде. Югарырак пространствода пиарлау өчен фестивальләр форматын, урам проектларын кулланырга мөмкин.

Язучыны грантка яздыру да, заказга яздыру да булырга тиеш. Язучыны алдан түләп яздыра алу безгә әле кереп җитмәгән. Ләкин ул булыр инде. Тик бездә ялкаулык та көчле шул», — диде Луиза Янсуар.

Шул уңайдан ике фикер:

  • Илгиз Зәйниев: «Бүгенге көндә берлекләр Совет заманы калдыгы кебек кенә кабул ителә. Күпчелек очракларда ул шулай булып кала да… Киләчәктә ничек булу мөмкинлеген күз алдына да китермим. Алар продюсерлык функциясен үзенә алса, бәлки, дөресрәк булыр иде. …Безгә әдәби һәм мәдәни менеджерлар кирәк…»
  • Йолдыз Миңнуллина: «Бәлки, әдәби агентлар — язучыларны табып, аларны нәшриятлар белән тоташтырып эшли торган кешеләр кирәктер. Язучы ул бит бөтенесен дә үзе эшли алмый, үзенең продюсеры да үзе була алмый. Ул яза — аның эше шул; каядыр барып, үз иҗаты белән таныштырып йөрү бөтен язучының да хәленнән килми — ул осталык кемгәдер бирелгән, кемгәдер юк…»


Драматургия. Уңышлар бар

«Бүген без татар сәхнәсенә еш кына тәрҗемә әсәрләрен чыгарабыз. Ләкин татар язучылары да төрле телләргә тәрҗемә ителеп, аларның пьесалары алдынгы театрлар репертуарына кертелсә, бу — алга китеш булыр иде», — дигән иде Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында ясаган чыгышында. Татар драматургиясендәге вазгыятькә караганда, бу буй җитмәс хыял булып тоелган иде. Ел азагында кайбер нәтиҗәләрне күрәбез.

Дагыстанның Табасаран театры Туфан Миңнуллинның легендар «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклен чыгарды. Аны Татарстаннан чакырылган татар режиссеры, Минзәлә театрының куючы режиссеры Дамир Самерханов куйды.

Илгиз Зәйниевның «Борһан йорты» пьесасы Азәрбәйҗан яшь тамашачы театрында куелды. Әсәрне сәхнәгә азәрбайҗан режиссеры Баһрам Османов куйган. Спектакль «Варислар» исеме белән сәхнәләштерелгән. Спектакль азәрбайҗан телендә бара.

Илгиз Зәйниевның «Бәби» пьесасы рус телендә «Дитя» исеме белән Казан Яшь тамашачы театрында куелды. Аны автор үзе куйды.

Казанда яшәүче ике яшь драматургның рус телендә язылган пьесалары «Любимовка» яшь драматургия фестивале финалына үтте һәм Мәскәүдә читкалары булды. Болар — Энҗе Гыйззәтованың «Мне тяжело об этом говорить…» һәм Булат Минкинның «Базариада» исемле әсәре.

Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов театрның нигездә татар драматургиясе белән эшләячәге турында әйтте. «Тәрҗемә әсәрләре белән артык мавыгырга ярамый. Әмма алар да кирәк. Драматурглардан яхшы әсәрләр кирәк. Театрның алдагы проектлары бөтенесе дә безнең драматургларның әсәрләре», — диде ул. Театр бу сезонда Аяз Гыйләҗев һәм Зөлфәт Хәким әсәрләрен сәхнәләштерде.

Драматургия. Конкурслар

Татарстан театрлары тарафыннан драматургия буенча өч конкурска нәтиҗә ясалды.

«Әкият» татар дәүләт курчак театрының «Курчак театры өчен яңа пьеса» конкурсы комиссиясе әгъзалары Башкортстанның Салават шәһәрендә яшәүче Альбина Галиуллинаның бәби-спектакль өчен язылган «Приключения пингвиненка Пинка?» (пьесаның башлангыч исеме «Кто вылупился из яйца?») пьесасын җиңүче дип игълан итте.

Пьеса 2019-2020 елларда «Әкият» курчак театры сәхнәсендә куелачак.

Конкурска барлыгы 40 пьеса кабул ителгән. Пьесаларның җидесе татар телендә. Пьесалар Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Омсктан, Хабаровсктан, Екатеринбургтан һәм Россиянең башка шәһәрләреннән килгән.

Кариев театры «ASYL» балалар һәм яшьләр драматургиясе конкурсы үткәрде. Әсәрләр татар һәм рус телләрендә Россия регионнарыннан һәм чит илләрдән дә кабул ителде. Оештыручылар конкурсның максатын милли театрларның репертуарын баетуда күрә. Конкурс РФ Театр әһелләре берлеге грантына үткәрелде. Конкурста 174 автор катнашкан. Алар 217 пьеса тәкъдим иткәннәр. Шуларның 15е генә татар телендә иде.

Иң нәниләр өчен язылган пьесалар номинациясендә татар язучысы Галимҗан Гыйльманов җиңеп чыккан. 7- 10 яшьлекләр, 11 -15 яшьлекләр һәм 16 яшьтән өлкәнрәкләр өчен язылган пьесалар номинациясендә — Россиянең төрле регионнарында яшәүче һәм рус телендә язучы башка милләт авторлары бар. Дүрт җиңүчегә җитмешәр мең сум премия каралган, махсус приз ияләренә 30 мең сум бирелә.

Татар театрының туган көнендә «Яңа татар пьесасы» конкурсына нәтиҗә ясалды. Конкурста беренче урынны Артур Шәйдуллинның «Сагынырсызмы?» пьесасы алды. Икенче премиягә Илгиз Зәйниевнең «Чия тавы» пьесасы, өченче премиягә Зөлфәт Хәкимнең «Янгын» пьесасы лаек булды. Айгөл Әхмәтгалиеваның «Яратып туялмадым» әсәренә Татарстан Мәдәният министрлыгының махсус премиясе бирелде. Зөлфәт Хәким, Илфак Ибраһимов һәм Илсөяр Иксанова белән Гөлсинә Хәмидуллинаның автордашлыкта язылган пьесалары кызыксындыру премиясенә лаек булды.

Шулай итеп, «Яңа татар пьесасы» конкурсы яңа автор ачты. 2016 елда Артур Шәйдуллин кызыксындыру премиясенә лаек булса, 2017 елда «Драма вакыты, 2017, көз» XV Халыкара заманча драматургия конкурсының шорт-битенә үтсә, быел ул республиканың беренче номерлы драматургия конкурсында беренче премиягә ия булды.

2019 ел азагында игълан ителгән әдәби конкурслар

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, «Татмедиа» АҖ филиалы — «Казан утлары» журналы редакциясе Бөек Ватан сугышы темасына язылган иң яхшы әдәби әсәргә «Илең турында уйла» дип аталган ачык әдәби конкурс игълан итә. Премияләр 100 мең сумга кадәр.

Бәйге Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан тарихи хәтерне барлау, үткән гасырның иң дәһшәтле елларына объектив бәя бирү, фашизмны тар-мар итү елъязмасын дәвам иттерү, татар әдәбиятын яңа әсәрләр белән баету, яңа авторлар табу, алар белән даими хезмәттәшлек итү максатында уздырыла.

Конкурс бер турда 2020 елның 1 гыйнварыннан 2020 елның 10 декабренә кадәр үткәрелә. Җиңүчеләрне игълан итү һәм бүләкләү — 2020 елның 17 декабрендә. Конкурска татар телендә язылган, моңа кадәр массакүләм мәгълүмат чаралары басмаларында, аерым җыентыкларда басылмаган әсәрләр генә кабул ителә.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән Татарстан Язучылар берлеге бүгенге авыл тормышын, авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре эшчәнлеген, җир кешесенең рухи-әхлакый дөньясын һәм авылда бара торган иҗтимагый-социаль процессларны яктыртуга багышланган чәчмә әсәрләргә конкурс игълан итте.

Бәйге ябык тәртиптә үткәрелә. Авторлар псевдоним-тәхәллүс белән имзалана. Бәйгедә Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булмаган, авыл җирлегендә яшәп иҗат иткән каләм ияләре дә катнаша ала.

Конкурс өч номинациядә үткәрелә: 1. Роман, повесть. 2. Пьеса. 3. Хикәя.

Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр беренче урынга 150 000 сумга кадәр була.

Конкурска тәгаенләнгән әсәрләр 2020 елның 30 мартына кадәр җибәрелә. Җиңүчеләргә бүләкләр 14 апрель көнендә тапшырылачак.

Әдәби әсәрләр иҗат итү өчен 5 млн 600 мең сум грант бирелә

ТАССРның 100 еллыгына багышлап әдәбият һәм сәнгать әсәрләре иҗат итү өчен Татарстан Хөкүмәте грантларын алучылар исемлеге билгеле булды. Грантлар бирү тәкъдиме белән ТР Мәдәният министрлыгы чыккан. ТАССРның 100 еллыгына әдәбият-сәнгать әсәрләре иҗат итүчеләргә җәмгысы 15 млн. сум акча бүлеп биреләчәк. Кече формалы әдәби әсәрләр өчен 100 мең сумлык 20 грант билгеләнгән, эре формалы проза һәм поэзия әсәрләре өчен 500 мең сумлык алты грант тәкъдим ителгән булган.

Зур формалы әдәби әсәр язучылар (500 мең сум): Разил Вәлиев («Мәңгелек иман» тарихи-шигъри драма), Ркаил Зәйдулла («Ильяс Алкин» повесте), Рөстәм Галиуллин («Крутой поворот» повесте), Зөлфәт Хәким («Голос мамы» повесте), Гәрәй Рәхим («Кряшенские дэмэки» повесте), Луиза Янсуар («Җир уллары трагедиясе. ХХ йөз шагыйрьләре», нон-фикшн).

Кече формалы әдәби әсәрләр өчен грант алучылар (100 мең сум): Айгөл Абдрахманова, Гөлүсә Батталова, Илсөяр Гарипова, Мансур Гыйләҗев, Илфак Ибраһимов, Хәбир Ибраһимов, Марат Кәбиров, Ләбиб Лерон, Евгения Матросова, Роберт Миңнуллин, Айгөл Муллагалиева, Рүзәл Мөхәммәтшин, Рәдиф Сәгъди, Рифат Сәлах, Айдар Сахибзадинов, Лилия Гыйбадуллина, Ландыш Фәизова, Айдар Фартов, Рифә Рахман, Валентина Бурайкина.

Грант алучылар расланган беркетмәдә Газинур Морат булса да, ул исемлектән чыгу өчен гариза биргән һәм аның гаризасы канәгатьләндерелгән. Валентина Бурайкина аның урынына кертелгән.

Балалар өчен әдәби әсәрләр язучылар (50 мең сум): Альбина Әпсәләмова, Зөбәрҗәт Арсланова, Сания Әхмәтҗанова, Наилә Ахунова, Борис Вайнер, Рафис Корбан, Лев Кожевников, Рифат Җамал, Резеда Зәйниева, Ленар Шәех, Айсылу Имамиева, Айдар Шәйхин.

Автор шәрехләве: Игътибар итегез, әдәби әсәрләр буенча координатор буларак Татарстан Язучылар берлеге җәлеп ителмәгән. Бу эшне Татарстан Мәдәният министрлыгы үз җаваплылыгында калдырган.

Әдәби низаглар

Җәлил премиясенең 78 яшьлек Хәнәфи Бәдигыйга бирелүе

Кандидатурасы Татарстан Язучылар берлеге аша тәкъдим ителгән язучы, галим Хәнәфи Бәдигый Муса Җәлил исемендәге республика премиясенә лаек булды. Хәнәфи Бәдигый 1982 елда «Муса Җәлил» поэзиясенең тел-стиль үзенчәлеге» темасына кандидатлык диссертациясе яклаган булган.

Татарстан Язучылар берлеге идарәсе 78 яшьлек Хәнәфи Бәдигыйны һәм 28 яшьлек Булат Ибраһимовны Җәлил исемендәге республика премиясенә тәкъдим иткән.

Җәлил исемендәге премия республиканың сәнгать, фән, эшмәкәрлек өлкәсендәге казанышлары булган талантлы яшьләргә бирелә, нигезләмәдә яшьләр белән эшләүче авторлар өчен искәрмә каралган.

Муса Җәлил исемендәге республика премиясе ике елга бер мәртәбә тапшырыла. Һәр премия 200 мең сумны тәшкил итә.

Державин премиясенең искәрмә рәвешендә бирелүе

Традиция буларак рус телле язучыларга бирелә торган Г. Р. Державин исемендәге республика премиясе быел Чыңгыз Айтматов әсәрен татар теленә тәрҗемә иткәне өчен язучы Мөдәррис Вәлиевкә тапшырылды.

Г. Р. Державин исемендәге республика премиясе әдәбиятны һәм хокукны берләштерә. Премия әдәбият өлкәсендәге аеруча әһәмиякә ия әсәрләр иҗат иткән язучылар, шагыйрьләр, тәрҗемәчеләр һәм юриспруденция өлкәсендәге фәнни тикшеренүләр алып барган юристларга бирелә. Премиянең күләме — 200 мең сум.

Әдәбият өлкәсендә премиягә өч автор дәгъва кылган. «Стихотворения» китабы өчен Эдуард Учаров. Аны Казан үзәкләштерелгән китапханә системасы тәкъдим иткән. «Казань-ностальжи» китабы өчен Рамил Гарифуллин (Татарстан китап нәшрияты тәкъдиме). Язучылар берлеге Чыңгыз Айтматовның «Чынгызханның ак болыты» повестен, «Без бер тамырдан» дип аталган Россия халыклары легендалары һәм мифлары җыентыгын татар теленә тәрҗемә иткәне өчен Мөдәррис Вәлиевне тәкъдим иткән.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов Мөдәррис Вәлиев кандидатурасы тәкъдименең Язучылар берлегенең идарәсеннән керүен әйтте. «Идарәнең мондый хокукы бар, чөнки ул безнең иң югары орган. Нигезләмәдә Державин иҗатын популярлаштыру турында сүз барса да, Мөдәрриснең алдагы еллардагы иҗатын һәм Ренат Харисның Державин тәрҗемәләре китабын чыгаргандагы өлешен, шулай ук, Чыңгыз Айтматовның 90 еллыгын да искә алып, Идарәдә ул искәрмә буларак каралды», — диде рәис.

Татар язучыларының тарихи шәхесләр турында китап язарга грант алып, әсәрләрен язмавы

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов «Яшел камин янында. Шәхесләребез» мәгърифәти проекты утырышында каләмдәшләренең әдәби бурычлары турында искә төшерде. Утырышта катнашкан «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире, язучы Ләбиб Лерон Берлек әгъзалары алдына тарихи шәхесләр турында күбрәк язу бурычы куелырга тиешлеген күтәреп чыкты.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе, драматург Данил Салихов бу юнәлештә әкренләп күтәрелеш сизелә башлавын, берничә ел элек берничә язучының заказ белән тарихи шәхес турында әсәр язарга алынган булуын искәртте. «Бүгенгесе көндә ул эшләнеп бетмәде. Ркаил Зәйдулла язып бетермәгән, Галимҗан Гыйльманов өстендә дә тора. Язучының намусында инде ул. Мин алар аны онытканнар дип уйламыйм. Тарихи әсәр язу өйрәнүне сорый. Бер-ике айда языла торган әйбер түгел», — диде ул.

Искәрмә. 2012-2013 еллар аралыгында Татарстан Президенты Татарстан Язучылар берлегенә әдәби әсәр язу өчен 2 млн сум акча бирә. Грантларны Татарстан Язучылар берлегенең 2012-2016 еллардагы рәисе Рафис Корбан юллап ала. Ул, идарә белән киңәшеп, акчаны биш татар язучысына бүлә. Бу язучыларның һәркайсы 400 мең сумга тарихи шәхесләр турында әсәр язарга йөкләмә ала.

Тарихи шәхесләребез турында зур күләмле әсәрләр язарга Ркаил Зәйдулла, Ләис Зөлкәрнәй, Рөстәм Галиуллин, Галимҗан Гыйльманов, Айгөл Әхмәтгалиева алына.

Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла — Казан ханлыгы бәйсезлеге өчен көрәшче, мәшһүр татар каһарманы, шагыйрь, дәүләт эшлеклесе, рухани, Сәид Колшәриф турында;

Яшь язучы, Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты Рөстәм Галиуллин — күренекле дин эшлеклесе, табиб, язучы һәм мәгърифәтче Таҗетдин Ялчыгол турында;

Алиш премиясе лауреаты, ул вакытта ТР Министрлар Кабинеты белгече Галимҗан Гыйльманов — татар һәм башкорт шагыйре, авылдашы Шәехзадә Бабич турында;

Чаллыда яшәп иҗат итүче язучы һәм журналист Айгөл Әхмәтгалиева — татарның беренче актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская турында;

Шагыйрь Ләис Зөлкәрнәй — ХХ гасыр башының бөек татар шагыйре, җәмәгать эшлеклесе, иганәче, сәнәгатькәр, алтын приискалары хуҗасы Дәрдмәнд турында язарга алына.

Рөстәм Галиуллинның «Васыять» исемле китабы — 2017 елда, Айгөл Әхмәтгалиеваның «Туташ» китабы 2019 елда басылып чыкты.

Язылмаган китаплар уңаеннан бер мәзәк. «Язучылар берлеге идарәсендә Рафис Корбан Галимҗан Гыйльманов белән Ркаил Зәйдулладан әсәр таләп иткән. Тыңлата алмагач, хөкем һәм төрмәгә утырту белән яный башлаган. Ркаил башын ия, ә Галимҗан аны тынычландырып: «Борчылма, Ркаил, утырганда язарбыз», — ди.

Ринат Мөхәммәдиевнең «Ак кәгазь нидән саргая…» әсәре

«Казан утлары» журналында Ринат Мөхәммәдиевнең «Ак кәгазь нидән саргая…» әсәре чыкты. Андагы төп герой — репрессия чорында коллегалары өстеннән әләк язган Нәкис. Романда аның чын исеме әйтелми. Нәкис татарның күренекле шәхесләре — Җамал Вәлиди, Нигъмәт Хәкимнәр өстеннән язып, аларны утырта һәм әдәби мирасларын үзләштерә дип сурәтләнә. Аның исеме әйтелмәсә дә, татар әдипләре романдагы Нәкиснең кем икәнен танулары хакында әйтте.

Татарстан Язучылар берлегенең Әдәби тәнкыйть бүлеге әлеге роман буенча фикер алышу уздырды. Язучылар романда кем күздә тотылганын чамаласалар да, исемне кычкырып әйтмәделәр. «Төрле ыгы-зыгылар, сораулар, хәтта шикаятьләр булу мөмкинлеген, яла яга дип органнарга бару ихтималын да күз алдында тоттым. Ләкин минем һәр кеше белән сөйләшерлек документларым һәм дәлилләрем бар. Минем белән килешмәүчеләрне җинаятьчене яклаучылар дип кабул итәм. Башкача түгел!», — диде автор Ринат Мөхәммәдиев утырышта.

Филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты Миләүшә Хабетдинова «Татар-информ» га биргән интервьюсында бу әсәрдәге фактлар белән килешмәвен белдерде. Ул әсәрнең герое Нәкисне сурәтләгәндә авторның кемне күз алдында тотуын әйтергә кирәк дип саный. «Романдагы Нәкиснең прототибы — ул Нәкый Исәнбәт. Мин аны Нәкый Исәнбәт дип әйтергә курыкмыйм. Бу сүзләрем өчен Йолдыз Нәкыевна (Нәкый Исәнбәтнең кызы — ТИ) судка бирергә мөмкин дип тә әйттеләр. Ләкин мин — фән белгече. Аяз Гыйләҗев, Һади Такташ, Нәкый Исәнбәт — алар безнең милләтнең хадимнәре, асыл сөякләре. Фән белгече буларак, аларны яклап чыгарга хокукым бар дип саныйм. Мин чыганакларга таянып фикер алып барам», — диде галимә.

2020 елда Нәкый Исәнбәтнең тууына 120 ел. Камал театры үзенең ел календарен Нәкый Исәнбәткә багышлап чыгарды. Татарстан Язучылар берлегенең әлеге юбилейны үткәрү планнары әлегә билгеле түгел. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салиховның да бу мәсьәләгә карашы билгесез.

Зифа Кадыйрова Татарстан Язучылар берлегенә керүдән баш тартты

Иң актив укыла торган татар язучысы Зифа Кадыйрова Татарстан Язучылар берлегенә керүдән баш тартты. Татарстан язучылар берлегенең Чаллы бүлекчәсе моннан берничә ел элек Зифа Кадыйрованы Берлеккә тәкъдим иткән иде. Билгесез сәбәпләр аркасында документлар каралмады. Берлек рәисе Данил Салихов Зифа Кадыйрова «папкасы» ның тикшерү көтеп ятуын әйтте. Язучының Берлеккә алынмау сәбәпләре белән аның «Синсез килгән язлар» спектаклен караган ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә кызыксынган.

Быел җәй азагында Татарстан язучылар берлеге идарәсе Зифа Кадыйрованы Берлеккә алырга әзер булуын әйткән. «Утырышка ике көн кала „Берлеккә алабыз, килегез!» дип шалтыраттылар. «Берлеккә керерлек китабым язылмаган әле», дидем. Казанга бара алмавымны әйттем. Язучыларның миңа мөнәсәбәтен ишетеп-күреп торам. Үзләре дә төрле интервьюларда әйтәләр. Шулай булгач, йөрмәскә булдым. Укучыларым белән очрашуларымның мәгънәсе күбрәк», — диде Зифа Кадыйрова.

Зифа Кадыйрова алты китап авторы, шуның өчесе рус теленә тәрҗемә ителгән. Китапларының гомуми тиражы 100 меңнән артык. Язучының өч әсәре буенча спектакль куелган. Аның «Сөмбел» романы буенча Татарстан-Үзбәкстан копродукциясе буларак, нәфис фильм төшерелә.

Рус драматургы Юлия Тупикина татар телле татар әдәбиятын «зәгыйфь үсенте хәлендә» дип атады

Рус драматургы Юлия Тупикина социаль челтәрдәге фикер алышулар вакытында «Заманча татар телле татар әдәбияты бик зәгыйфь үсенте хәлендә» дип белдерде. Ул бу сүзләрне Сөмбел Гаффарованың «яңа татар сәхнә телендә» язылган пьесасы буенча куелган «Парковка» спектаклен яклап контекстта әйтте. Заманча татар телле татар әдәбиятына бәя бирергә алынган Тупикина хаклымы? Бүгенге татар әдәбияты зәгыйфьме һәм, әгәр бу шулай икән, ни өчен?

«Татар-информ» соравы буенча рус драматургына җавапны Ркаил Зәйдулла бирде: «Беркем бернәрсә укымый һәм начар дип сүгә. Миндә бер гарьлек хисе дә уяна башлады. Мәсәлән, «Соңгы вакытта эстон әдәбияте начар», дип әйтә алабызмы? Элек аларның шәп язучылары Арнольд Ару бар иде. Аны укырга мөмкинлек бар — тәрҗемә итәләр иде. Латыш әдәбиятыннан Марис Чаклайсны белә идек. Хәзер совет вакытындагыча системалы тәрҗемә юк. Шуңа күрә безгә аларның әдәбияты начар гына да түгел, бөтенләй беткән шикелле тоела. Монда да шул ук хәл — укымаган килеш бәя бирелә.

Әле бит рус язучысы гына түгел, үз татарларыбыз да бернәрсә укымаган килеш «Безнең әдәбият бармы әле? Анда укырлык нәрсә бармы әле?» ди. Бер газета-журнал алдырмый, китап укымый, ә нәрсәдер хөкем итеп сөйләп йөри. Мин күп укыйм, хәзерге әдәбият белән кызыксынып барам, татар әдәбияты начар димәс идем…»

Ни кызганыч, бу темага Татарстан Язучылар берлеге идарәсе кушылмады һәм үз фикерен әйтмәде.

Десертка — әдәби бәхәс

Драматург Хәбир Ибраһим «Галиябану», «Зәңгәр шәл», «Тапшырылмаган хатлар» кебек халык күңеленә кергән әсәрләрне тинтерәтергә ярамый дип белдерде. «Халык күңеленә кергән әсәрләрдән көләргә ярамый. Минем әсәремне бозып куйсалар, чыгып режиссерны сугып егачакмын. Ул чагында исән булсам… Кариев театрында куелган «Тапшырылмаган хатлар»да Искәндәр дә юк. Әгәр дә Илгиз Зәйниев (Кариев театрында «Тапшырыл…ган хатлар» спектакленең режиссеры. авт) шулкадәр бөек кеше һәм ул анда урындыклар күргән икән, күрсен — тик үз әсәрен куйсын, Гадел Кутуйдан көләргә кирәкми. Ничек бу әсәрдә Искәндәр юк соң ул — мин боларны бик аңлап бетермим. Сиңа «Тапшырлмаган хатлар» нәрсәсе белән ошады? Нигә хатын-кызлар үбешә анда? Ирләр калмадымыни хәзер? Аларның калмавын Гадел Кутуй аша күрсәтергә идемени? Үзе язсын яңасын! «Җибәрелмәгән смскалар» дигәнен язсын! Боларны язсаң, Илгиз миңа үпкәләрме икән инде? Бу көнләшү түгел. Яшьләр арасында шундый драматург барлыкка килүгә сөенәм. Ул бездән көчле түгел, ул — бездән соң килгән яшь драматург. Булсын иде яшьләр! Юк бит! Таптаналар гына».

Илгиз Зәйниевның «Әкият» Татар дәүләт курчак театрының баш режиссеры итеп билгеләнгәннән соң бирелгән беренче программалы интервьюсында Хәбир Ибраһимга җавап күренә: «Режиссерның эшен тамашачы гына түгел, театр тирәсендә үзен эксперт дип санаган кешеләр дә аңламый. «Галиябану»ны куйсаң, аны караганыбыз бар, диләр. Бер үк әйберне ике төрле куеп булганын кеше аңлап бетерми. Шуннан төрле аңлашылмаучылыклар чыга. Мәсәлән, ни өчен «Тапшырылмаган хатлар»да мужик юк?

Әгәр сиңа «Тапшырылмаган хатлар» повесте кирәк икән, ачасың да, китабын укыйсың — сиңа беркем дә комачауламый. Ә инде «Тапшырылмаган хатлар» спектаклен карарга театрга киләсең икән, син инде Гадел Кутуй язган «Тапшырылмаган хатлар»га түгел, ә Гадел Кутуй әсәре буенча Илгиз Зәйниев куйган һәм шундый-шундый артистлар уйнаган Кариев театры спектакленә киләсең! Бу аерым сәнгать әсәре. Бу китап түгел!».

Быел әдәбият өлкәсендә безне ниләр көтә?

Татарстан Мәдәният министрлыгы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә дәгъва итү өчен тәкъдимнәр кабул итә башлады. Әлеге Дәүләт премиясенә 2020 елда дәгъва итү өчен эшләр һәм әсәрләр күрсәтү турындагы тәкъдимнәр 15 февральгә кадәр кабул ителә. Димәк, старт!

Быел Татарстан язучылар берлеге яңа рәис сайлаячак. Берничә язучының үз кандидатурасын күрсәтү теләге турында сүзләр йөри. Ни генә булмасын, Татарстан Язучылар берлегенең соңгы еллардагы эшчәнлеге бирегә үзгәрешләр кирәклеген ачык күрсәтә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100