Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Вакыйф Нуруллин: «Миңа 1981 елда Тукай премиясе бирәбез дип алдадылар»

Ни өчен әдәбиятта тирән эз калдырган, татар әдәбиятын Советлар Союзы халыкларына таныткан Вакыйф Нуруллинга Тукай исемендәге дәүләт премиясен бирмәгәннәр дип уйлый? Популяр язучы бүгенге көндә ничек яши? Бу турыда «Интертат» материалында белә аласыз.

news_top_970_100
Вакыйф Нуруллин: «Миңа 1981 елда Тукай премиясе бирәбез дип алдадылар»
Салават Камалетдинов

Узган гасырның җитмешенче-сиксәненче елларында бик популяр булган язучы Вакыйф Нуруллинны күпләр әле дә хәтерлидер. Аның, чит илчә әйтсәк, бестселлерга әйләнгән «Шинельсез солдатлар», «Әгәр син булмасаң», «Аккан су юлын табар», «Ике урам арасы», «Ул яшәргә тиеш иде» повестьләре заманында татар укучысын тәрбияләү белән беррәттән, татар әдәбиятын рус, украин, казах, әзербайҗан һәм башка халыкларга да таныткан.

Вакыйф Нуруллинның исән-сау яшәп ятуын белгәч, аның истәлекләрен, тормышка карата фикерләрен барлау нияте белән, әдип белән очрашып сөйләшергә булдык. Ул җәй көне Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылындагы бакчасында яшәвен әйткәч, без шунда киттек. Авылы Казаннан ерак түгел — 70 километр чамасы гына.

Авылда очраткан беренче кеше үк Вакыйф абыйның йортына бару юлын аңлатты. Әлеге апа әйткән урынга килеп туктауга, бүрәнәләре искергән кечкенә генә йортны күреп, мин югалып калдым. Әдәбиятта тирән эзен калдырган, халык яратып укыган әдипнең йортын никтер башкачарак күз алдыма китергән идем. Өй эче дә, тышы кебек үк, гади генә. Суны өйгә мәрхәмәтле авылдашлары көн дә чиләк белән кертеп куя икән. Калганын язып тормыйм.

Лаеклы ялга чыккан колхоз рәисләренең, район күләмендәге генә булса да түрәләрнең яшәү шартлары белән чагыштырып карадым да, йөрәгем әрнеде. Балык Бистәсе районының хәзинәсе, горурлыгы булган Вакыйф Нуруллинга исән чагында хөрмәт күрсәтеп булмады дигән үкенеч район җитәкчеләре өстендә калмасмы икән? Кеше бит бу дөньяга мәңгегә килмәгән. Вакыйф абыйның да яше бара.

Шулай да, Вакыйф абый да, хатыны Нәзәхәт апа да тормышларыннан канәгать, балалары, оныклары өчен сөенеп, шөкер итеп яши бирәләр.

«Иң үзәккә үткәне әтинең сугыш башланганчы яшьли үлеп китүе булды»

Вакыйф абый, данлыклы «Шинельсез солдатлар» повесте автобиографик әсәрме ул?

Автобиографик ук түгел, ләкин анда үземнең баштан кичкәннәр тасвирлана. Аның әле дәвамы да бар. Анысын укучылар яздырды. Төп герой Равил кем булып үсәр икән дип күпләр баш ваткач, мин бик шатланып, «Әгәр син булмасаң» повестен яздым.

Равилнең Искәндәр абыйсы образына салынган кеше чынлыкта Советлар Союзы герое идеме? Ул сугыштан исән-сау кайттымы?

Әтинең энесе иде ул. Күкрәгенә «Алтын йолдыз» тагу — образны баету өчен эшләнгән алым булды. Сугыштан кайткач, ул берничә ел Яңа Арыш авылында колхоз рәисе булып эшләде. Язгы чәчү вакытында бер кешегә өй салырлык бүрәнә алып кайтырга машина биргәне өчен аны өч елга төрмәгә утырттылар. Төрмәдән чыккач, аны яңадан партиягә, «утыз меңчеләр» рәтенә кертеп, җитәкче итеп билгеләделәр. Шундый хикмәтләр дә булган элек. Искәндәр абый, ялгышмасам, 38 яшендә инфаркттан үлде.

Әтиләр унике бала булганнар. Искәндәр абый белән әтидән кала, башка бертуганнары ун яшькә җиткәнче үлеп барган. Әти, ике баласын калдырып, 24 яшендә үлде.

Сез яшьтән әтисез калгансыз. Равил образының авыр язмышы — ул Сезнең балачакмы?

Әлбәттә. Язучы кеше үзе белгәннәрен яза инде. 1943 елда әнине Апас, Буа якларына ике айга окоп кызырга җибәрделәр, ә энем белән икебезне һәм сыерны бер яшь хатынга кертеп тордылар. Тегене, бала-чагасы булмаса да, авылда калдырдылар. Колхоз рәисенә шулай кирәк булган инде. Ул безнең печәнне үз малларына ашатып бетерде дә, әни кайтканчы сыерыбыз ачтан үлде. Җитмәсә, баздагы бөтен бәрәңге дә өшеде. Безнең әти 1938 елда үлеп китте бит. Ул хет сугышка китә алган булса, әнине окоп казырга җибәрмәгән булырлар иде. Әй, ул күргәннәр инде… Әни көне-төне фермада эшләде. Мин дә җиде яшьтән колхозда эшләдем, чөнки әнигә салым түләргә ярдәм итәргә кирәк иде.

Фронтта үлгән яки гарип калган кешеләрнең гаиләләрен салымнан азат иттеләр. Безгә бернинди ташлама булмады. Әни елына 300 литр сөт, 200 килограмм бәрәңге, 40 килограмм ит, 100 йомырка, сарык йоны түләп барды. Кияүгә чыкмаган хатыннарга «баласызлык» салымы да бар иде. Әнине дә җитмәсә шунда язганнар. Кириллица язуын танымагач, нәрсәгә кул куйганын аңламаган инде.

Җиде яшемдә мине тырмага куйдылар, аннары ярты елдан сука тоттырдылар. Басуда эшләүчеләргә хезмәт көненә бер килограмм ашлык яздылар, ә башка эштә йөрүчеләргә 500-600 грамм гына тия иде. «Мәгъсүмәнең кечкенә генә малае йөз килограмм икмәк алды», — дип әйтеп йөргәннәре истә әле. Сигез яшьтән чабата үрә башладым.

Энем белән икебез дә үз теләгебез белән укырга йөрдек. Әни безгә: «Әллә укырга йөреп тормыйсызмы? Хутыбыз юк бит», — дип әйтә иде. Аллаһның хикмәтедер инде бу: бернигә карамастан, икебез дә сигез километр юлны җәяү үтеп, ун классны укып чыктык.

Кечкенә чакта иң авыры нәрсә булды?

Мин бер эштән дә курыкмадым да, авырсынмадым да. Гомер буе иң үзәккә үткәне әтинең сугыш башланганчы яшьли үлеп китүе булды. Мин дүртенче класстан җиденче класска кадәр күрше авылга йөреп укыдым. Ул мәктәп икенче авыл советына караганга күрә, без аңа ел саен бер кубометр утын китереп бирдек. Әтисе фронтта үлмәгәннәргә 8-10 классларны түләп укыйсы иде. Бәясен хәзер хәтерләмим инде. Университетка укырга кергәндә дә фронтта үлгәннәрнең балаларына җиңелрәк иде. Шунысы гел теңкәгә тиеп торды.

Мин инде хәзер әтидән дүрт мәртәбә олырак яшькә җитсәм дә, ул миңа һаман олы булып кала. Әтине олыларга безне әни өйрәтте. Безнең әти бик башлы, грамотный кеше булган. Русча хатларны, белешмәләрне бөтен авыл халкы өчен ул язган дип сөйлиләр иде.

«Шинельсез солдатлар» повестеннән җиде яшьлек Равилнең мәрхәмәтлелеген, әхлаклылыгын сурәтләгән өзекләр:

«Башкалардан шактый кечкенә булганлыктандыр инде, минем корсак печәнчеләргә бирелә торган аш белән дә тула, ә үземә тиешле икмәкне әнигә алып кайтам. Гомеремдә онытасым юк, беренче көнне икмәк алып кайтып биргәч:

— Әй, заманалар! Синең кулдан икмәк ашарга тиешме соң инде мин?! Беләм бит, балам, ашыйсың килмәгәннән алып кайтмагансың син моны. Көн буе эштә йөргән кешегә, башка замана булса, бу икмәк чәп итәргә дә җитмәс иде. Заманы каһәрләнгән шул! Ярар инде, балам, бик зур рәхмәт! — дип, елый-елый аркамнан сөйде әни».

 «Ул көнне дә җиңги мине иртүк уятты һәм, тагын шулай караватында яткан килеш кенә, мин эшләргә тиешле эшләрне санап чыкты. Алда әйтеп үткән эшләрдән тыш, мин бүген олаучылар колхоз болыныннан кайтканны саклап торып, аларның йөкләреннән печән йолкып алып кайтырга да тиеш идем.

Әнә шул хәл аеруча борчуга салды мине. Соң, шулай булмыйча! Күрәләтә урлау була бит инде ул, йөк өстендә хуҗасы утырачак ич аның. Аннары кешенең энәсенә дә кагылган малай түгел ич мин. Яшелчә каравылчысы Хәбир бабай төшке ашка өйләренә кайтып киткән чакларда башка малайлар кыярга кергәндә дә, алар өчен оялып, читкә йөгерә торган идем. Әни шулай өйрәтте мине».

«Популяр булып китүем кайберәүләргә ошап бетмәде»

Әдәбиятка ничек кереп киттегез?

Армиядән кайткач, университетка әдәбият бүлегенә укырга кердем. Дүртенче курста укыганда «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») редакциясенә эшкә алдылар. Эшкә урнашуның да хикмәте бар. Вакант урынга бәйге игълан ителгән иде. Анда утызлап кеше катнашты. Бәйгенең шарты — рецензия язу. Минем язманы ошатып, май аенда эшкә чакырып хат юллаганнар. Группадашлардан кайсыдыр бу хатны миннән яшергән. Бүлек мөхәррире булып эшләгән Рәшит Гәрәй көз көне мине эзләп университетка килде дә: «Ник килмисең безгә? Өч ай көтәбез бит инде», — диде. Редакциядә башта әдәби хезмәткәр, аннары проза бүлеге мөхәррире булып 16 ел эшләдем. Мин килгәндә журналның тиражы 7 мең иде, ә киткәндә 102 мең булды. Рафаэль Мостафин җитәкчелегендә эшләгәндә тираж нык күтәрелде.

1977 елның июлендә мине Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире итеп билгеләделәр. Анда унике ел эшләдем. Ул елларда нәшрият бик бай иде. Елына 70 мең сумлап табыш китергәч, гонорарларны да яхшы түли алдык. 1989 елда илдә «революция» китте, анархия башланды. Мин андый шартларда эшне дәвам итә алмадым. Олег Морозов калырга үгетләп караган иде, мин ризалашмадым. Бик катлаулы чор булды ул. Мәскәүгә дә ярарга, татар әдәбиятының да мәнфәгатен кайгыртырга кирәк.

Мәсәлән, шәхсән Михалков, Евтушенколар белән бәйләнешкә керергә туры килде. Берсендә Сергей Михалков мине чакыртып китерде дә, үз китапларын Татарстан китап нәшриятында бастыру мәсьәләсен хәл итәргә маташа. Мин, җайлап кына, аның үтенечен тыңламау ягын карыйм. Елга 27 китап бастыручы Союз дәрәҗәсендәге автор милли әдәбият өлешенә калмаган бит инде. Болай да 5-6 ел чират торучы китаплар бар иде. Аныкын бассам, мин ике ел буе бер генә татар поэзиясен дә чыгара алмас идем. Минем аргументларны кабул итте, акчаны татар китапларына калдырып булды.

Кайсы әсәрегез Сезгә танылу китерде?

«Шинельсез солдатлар» инде. Ул басылып чыккач, телевидениегә капчык-капчык хатлар килә башлады. Китапны мәктәп китапханәләренә сораучылар күп булды. Югыйсә, мин аны балалар өчен язмаган идем дә. Ышанасыңмы, ул әсәрне мин унике көн эчендә яздым. Ходай биргәч, фикер үзеннән-үзе агылып торды.

Ул вакытта мин бик популяр булып киткән идем, ләкин бу кайберәүләргә ошап бетмәде. Минем өстән югарыга шикаятьләр яза башладылар. Бер хат Брежневка, ике хат Горбачевка китте. Берсендә Туфан Миңнуллин белән Мәскәүдә узган партия съездыннан кайтсак, безне монда жалоба көтә. Тармак өчен җаваплы җитәкче җавабын үземә язарга куша. Туфан карап торды да: «Монысы беренчесе һәм соңгысы булсын. Ни язсалар да, безгә күрсәтмәгез. Сез бит безнең кем икәнебезне беләсез. Ник без акланып торырга тиеш?» — диде.

Елына ике йөз җитмешләп китап чыгардык. Баш мөхәррир һәркайсына кул куярга тиеш. Мин кимендә яртысын укып чыгарга тырыштым, чөнки китап басылуга, аннан хата эзләргә тотынучылар күп иде. Хәзер генә ул китапның беренче битеннән үк киткән хатага игътибар итүче юк. Теге вакытларда контроль көчле булды.

«Миңа 1981 елда Тукай премиясе була дип ышандырдылар…»

Хөкүмәт тарафыннан иҗатыгызга игътибар җитәрлек булды дип саныйсызмы?

Илле яшемә күрсәтелгән игътибарны мин күз алдыма да китерә алмаган идем. Котлаулар, телеграммалар бик күп булды. Язучылар берлеге үземә әйтмичә генә юбилеемны Төзүчеләр сараенда бик зурлап оештырган иде. Минем кичә бара. Чемоданын тотып Әлфия Афзалова килеп керде дә: «Теләсә нәрсә әйтегез, Вакыйфка җырымны бирмичә китмим», — дип җырын башкарды. Ярата иде ул минем иҗатны.

Әдәби премияләр мәсьәләсенә килгәндә?

Зәки Нури Язучылар берлегеннән киткәндә Мостай Кәрим миңа: «Гариф Ахунов килсә, берлекнең авторитеты бетәчәк», — дигән иде. Чыннан да, шуннан соң безнең берлеккә Мәскәүдә сүз бирмәделәр, аның элеккеге абруе була алмады. Җитәкчеләр вакытлыча киләләр дә премия алып китәләр, киләләр дә премия алып китәләр. Соңгы ун елда гына ничә кеше алышынды. Зәки Нури үзе өчен эшләмәде шул.

Аннары премия бирүләре миңа кызык тоела. Аны нишләтеп бирәләр соң? Узган ел кемгә биреләчәген алдан әйтмәделәр дә. Тукай турында мәкаләләр язалар да премия алалар. Алар бит чын язучы түгел. Премия алучылар мәйданга чыгып басалар, име, ә аларның берәр китабын шунда җыелган кешеләрнең укып караганы бармы соң? Премия алучыларның күбесен халык бөтенләй белми бит.

Миңа 1981 елда Тукай премиясе була дип ышандырдылар. Әсәрләрне югары бәяләделәр, төрле оешмалар минем кандидатураны хуплап, хатлар язды. Мирсәй Әмир дә, Ибраһим Гази да миңа бирелергә тиеш дип әйттеләр. Обкомда утыручы Мусин да мине беренче кандидат диде. Ә мин ышанып йөрдем шул сүзләргә.

4 февральдә Тукай премиясенә кандидатураны тәкъдим итү процедурасы булырга тиеш иде. 2 февральдә минем яныма Гариф Ахунов белән Ринат Мөхәммәдиев коньяк күтәреп керделәр дә: «Вакыйф, менә сиңа бушлай юллама. Санаторийда ял итеп кайт», — диделәр. «Минем бит әле монда эшләрем бар», - дидем. Алар миңа ул турыда кайгырмаска куштылар, күптән хәл ителгән эш икәнен әйттеләр. Шулай итеп алар мине ялга җибәрделәр. Икенче көнне җыелышканнар да, минем урынга Атилла Рисихны табып куйганнар. Ник? Чөнки популяр булган кешене бездә яратмыйлар. Аңлыйсыңмы шуны? Бездә андыйларны «выживают».

Ялдан кайттым. Тукай премиясенә кандидатлар арасында минем исем юк, диләр. Мин әле аңа ышанмыйм. Кайтканның икенче көнендә яныма Ринат менгән. «Эй, Вакыйф абый. Син мине ачуланма инде. Шулай куштылар бит инде. Миңа да шулай сайрарга туры килде», — ди бу миңа. Мин әйтәм: «Синең үз башың бармы соң?»

1974 елда «Күпер чыкканда» әсәрем буенча Марсель Сәлимҗанов татар телевидениесе тарихында беренче телевизион спектакль куйды. Ул вакытта тасмага яздыру юк иде. 1978 елда «Яшьнәп үткән яшьлек» әсәре буенча телевизион спектакль чыкты. Ул ике ел рәттән куелды. Татар телевидениесендә беренче мәртәбә чыккан әсәрләр минеке иде.

Минем тугыз повестем дөнья күрде. Төрле телләргә тәрҗемә ителгән китапларны санасаң, тиражы миллион ярым данәдән арта торгандыр. Гел беренчегә китә башлагач, син ошамый башлыйсың. Бездә күпме кеше читтә үсеп танылды бит инде! Җырчылар да, биючеләр дә, композиторлар да…

Ркаил Зәйдулла Язучылар берлегенең абруен, Сезнеңчә, арттыра алырмы?

Аны сайлап ялгышмадылар дип уйлыйм. Ул бик принципиаль кеше иде. Мин аның алдашып йөргәнен белмим. Җитәкче булгач бозылмаса, эшне әйбәт алып барачак.

«Аккан су юлын табар» повестендә Вакыйф Нуруллин авторитар белән авторитет җитәкчеләрне бик уңышлы чагыштырып күрсәтә:

«Уңышны ел саен күршеләребездән аз ала идек. Икмәк йөкләмәсен көч-хәл белән тутырсак та, ит йөкләмәсен сиксән-туксан проценттан арттырып булмый. Моның хикмәте шунда, колхозчылар белән мөнәсәбәте шәптән түгел иде Шәйхинең. Дорфа иде ул аларга карата. Күрәсең, взвод командиры булып йөргән чагыннан калган гадәтедер: приказ тонында сөйләшергә бик ярата, бар нәрсә дә гел ул әйткәнчә генә булырга тиеш дип саный иде. Үзенең авторитетын күтәрергә тырышып, шул кадәргә барып җитте ки, бервакыт кабинетына зур келәм апкайттырып җәйдерде дә үз янына йомыш белән килгән колхозчыларны аяк киемнәрен ишек төбендә салдырттырып кына кертә башлады. Ә халык сизгер ул. Эшең алга бармаганны кабинетыңа келәм җәеп кенә каплап булмый аннан.

Бик нык инанып, егерме өч еллык тәҗрибәмнән чыгып әйтәм: әгәр халык синең сүзеңне тыңласын, сине хөрмәт итсен дисәң, иң элек син үзең әнә шул гади халык шикелле гади бул. Кеше күңеле пыяла, нык орынсаң уала, диләр безнең якта. Бик дөрес әйтәләр. Кешенең күңелен табар өчен кайчакта бер җылы сүз дә җитә. Әгәр син үзеңнән өлкән агайга яки апайга башлап сәлам бирәсең икән, аннан синең дәрәҗәң һич кенә дә кимеми. Әгәр районга барышлыймы, кайтышлыймы юлда очраган авыл кешесен атыңа яки машинаңа утыртып алып кайтасың икән — шулай ук отасың икән.

Ә менә безнең Шәйхи нигәдер халык белән якынаюны өнәми иде».

«Язучының китабы кибеттә булырга тиеш»

Әйтәсе килгән сүзегез калмадымы?

Хәзер китапларны бер мең данә белән чыгаралар да китапханәләргә тараталар. Язучының китабы китапханәдә генә ятарга тиеш түгел. Хәзер анда йөргән бер кешене дә белмим мин. Язучының китабы кибеттә булырга тиеш дип саныйм. 2015 елда Татарстан китап нәшрияты минем ике томлыкны ике мең данә белән чыгарды да кибеткә куйды. Өченче томга хикәяләрне туплаган идем, анысын чыгармадылар. Бер атна дигәндә китапларны алып бетерделәр. Алар минем үземә дә калмады. «Ник минем китабым бетте», — дип кибеткә кергән идем, сатучы миңа: «Вакыйф абый, Сезнең китапны өчәрне алалар. Берсен үзләренә, икесен туган көннәргә барганда бүләккә дип алалар», — ди. Анда хәзер унар томлыклар ята. Аларны ачып караган кеше дә юк. Һәр язган әйберне җыеп, томнарга кертмәсәләр дә була бит. Китапка иң әйбәт һәм укыла торган әсәрләр генә керергә тиеш дип саныйм.

Мәскәүдә минем китапларны 50, 70, 100 мең тираж белән басалар иде, һәм теләп басалар иде. Анда чыккач, ул бөтен Союзга таралды. «Әгәр син булмасаң» китабын каян табарга була дип, Колыма төрмәләреннән үк хатлар килгәне булды. Минем белән очрашуларга бик күп халык җыела иде. Алар әсәрләр буенча үз фикерләрен җиткерәләр, миңа менә бу кызык иде.

Бүгенге көндә иҗат итәсезме соң?

Тормышыма отчет формасындарак, эшләгән эшләремә йомгак ясап, «Хисап тотканда» дигән кыска гына әсәргә тотынырга ниятлим. Күңелдә әзер инде ул. Бүген (искәрмә — 3 августта сөйләштек) башлыйсы идем, чөнки сишәмбе башлаган эшем һәрвакыт уңышлы була. Әсәргә башкарган эшләрне, таныш кешеләр белән очрашу мизгелләрен кертәсем килә. Күләме йөз биттән артмас дип уйлыйм. Минем турында чыккан язмалар бик әз бит.

Шул әсәрне язар өчен махсус бакчага кайттым. Шәһәрдә көн әллә ничек үтә дә китә. Бакчада минем телевизор да, радио да юк, газета-журналлар да укымыйм. Монда мин үземне бик иркен хис итәм. Янда гына инеш ага, чишмәсе, мәчете бар, өйгә кадәр таш юл килә. Җәннәт кебек урын бу. Иртәнге өчтә торып намаз укыйм да, яшелчәләрне карап, алар белән сөйләшеп керәм. Үсемлек тә игътибарны аңлый бит.

Сез әле балыкка йөрергә дә яратасыз бугай.

Кая яратмаган! Һаман да малайлар кайткач балыкка йөргәлибез. Өченче көн генә улым белән су буена төшеп мендек. Элегрәк балыктан кайтып керә алмый идем. Авылда шушы өйне сатып алуның хикмәте дә шул балык белән бәйле. Ике мәртәбә боз астына киттем дә, хатынга авылда гына балык тотарга сүз бирдем. Шул вакытта бу өйне алдык. Аның урыны да хикмәтле. Бакча артында гына әни ягыннан бабайларның төп нигезе булган.

«Йокларга ятканда иртәгә торасыңмы-юкмы икәнен белмисең»

Сез бүгенге тормышыгыздан канәгатьме?

Тормыштан алай зарланырлык нәрсә юк. Кеше үз гомерендә агач утыртырга, өй салырга, нәсел калдырырга тиеш. Боларның барысын да эшләдем. Яшисен яшәгән инде. Пенсиябез үзебезгә җитә. Йокларга ятканда иртәгә торасыңмы-юкмы икәнен белмисең бит. Хәзер бигрәк тә. Беркем дә мәңгегә килмәгән. Пәйгамбәрләр дә вакыты җиткәч киткән. Безгә дә шулай китәсе инде.

Мин әнигә һәм Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтлемен. Өч яшьтән әни безгә догалар өйрәтте. Мин аларны гомер буе укыдым. Ул догалар - намаз догалары икән. Әни аларның исемнәрен әйтмәгән, ә тормышта кирәк булачагын белгән. Миңа парторг булырга да туры килде, ләкин Аллаһка сүз тидергәнем булмады. Кая барсам да, мин Аллаһның рәхмәте белән йөрим. Һәрвакыт ярдәм итеп тора ул миңа.

Хатыным Нәзәхәт белән тора башлаганга 62нче ел китте. Бик матур гына яшәдек. Әле алты ай гына бергә торабыз шикелле. Аллага шөкер, бер малаебыз, бер кызыбыз булды. Икесе дә әйбәт кенә укып чыгып, тормышта үз урыннарын таптылар. Аларның да балалары үсеп җитте инде. Безнең ише язучыларга бала тәрбияләү бик катлаулы бит. Мин белгән ничә язучының гына баласы начар компаниягә эләгеп, бозылып бетте. Аларның җитәкчеләр белән элемтәсе әйбәт. Баласы нәрсә генә эшләсә дә, хөкем итмиләр.

Тагын бер әйберне әйтмәгәнмен. Мин 75 яшь тулганда гына эштән киттем. Гомер буе эшләп яшәдем. Әсәрләрне ялда гына яздым. Елга ике мәртәбә ял ала идем. Шуның берсен үз хисабыма ала торган булдым. Күңелдә җыелып килгән әйберне ял алып язу бик әйбәт. Шулай әсәр өлгерә, сюжетның һәр детале аермачык була. Кайвакыт әсәр син уйлаганча түгел, башка юлдан китә. Анысын Аллаһ хәл итә.

Мин әсәрләремне басмага җиренә җиткереп тапшыра идем. Әсәрне язгач, һәрвакыт башта хатынга күрсәтәм. Аңа ошаса гына басмага әзерлим. Бервакыт ул кулъязмада күңеленә ошап бетмәгән җирне тапты. Сибгат абый Хәкимов та укыганда шул ук урынга төртелде. Иң ышанычлы контроль Сибгат абыйда булды. Аның аша үткән әсәрдән бер гаеп таба алмыйлар иде. Минем хатын да әдәбиятта көчле белгеч. Ул, Казан пединститутының әдәбият факультетын тәмамлап, китапханәдә эшләде. Чит ил, рус әдәбиятын миңа караганда яхшырак белә. 650 битле «Татар Совет әдәбияты» дигән китапны күргәнең бармы икән? Аны минем хатын эшләп чыкты.

 «Вакыйф гел үзенең яратуын, игътибарын белдереп торды»

Вакыйф абыйның хатыны Нәзәхәт апага 84 яшь икән. Ул әле һаман да ирен кайгыртып йөри. Өйләренә фотографның да килүен белгәч, Вакыйф абыйга яхшырак күлмәк, чалбарын хәстәрләп бирде, кигән киемнәрен рәтләп җибәрде. Вакыйф абый үзе дә өйдәге берәр әйберне табарга кирәк булса, иң беренче хатыныннан сорый. Шулай матур гына карт белән карчык булып яшәп яталар алар. Күзләр генә тимәсен. Мөмкинлек чыккач, Нәзәхәт апа белән дә сөйләшеп алдык.

Гаилә нык булсын өчен кем кемне күбрәк яратырга тиеш, Нәзәхәт апа?

Ир-ат күбрәк яратса, гаилә ныграк буладыр, дим. Вакыйф гел үзенең яратуын, игътибарын белдереп торды. Иң мөһиме, ул һәрвакыт үз мөнәсәбәтен күрсәтеп яшәде. Яхшысы да, яманы да шундук билгеле була. Хатын-кыз колак белән ярата бит ул. Хатын-кызга игътибар, ә ир-атка тәмле ризык кирәк.

Сез яратышып өйләнештегезме? Танышуыгыз истәме?

Мин Кукмара районы Байлангар авылында укытучы булып эшли башлаган идем. Вакыйф иптәш малаеның туена кайткач таныштык. Аның группадашы минем группадаш кызга өйләнде. Ул мине күрергә дип атна саен Кукмарага кайтып йөри башлады. Без сигез ай буе шулай очрашып йөрдек. Гыйнварда танышкан булсак, августта ЗАГСка бардык. Вакыйфка «Совет әдәбияты”нда эш булгач, Казанга киттек. Озакламый, кечкенә генә булса да, фатир бирделәр. Аннары ул ике бүлмәлегә, бераздан өч бүлмәлегә, соңыннан дүрт бүлмәлегә алыштырылды. Дүрт бүлмәле фатирда яшәгәндә кыз да кияү белән, малай да килен белән бездә тордылар. Соңыннан без ул фатирны бүлдек. Яшь вакытта яратышып кавышсаң, аның дәвамы начар булмый инде. Төрле чакларны да уздырып җибәрәсең.

Язучы хатыны булу авырмы?

Болай гомер бик кызык үтте. Төрле вакыйгалар, очрашулар булып торды. Мәскәүдә узган Олимпиадага бардык. Чит илләрдән кешеләр киләсе булгач, ул елны Мәскәүне халыктан бушатып бетерделәр. Кибетләрдә чират юк, бөтен әйбер бар. Рәхәтләнеп Мәскәүдә йөреп кайтулар истә калган.

Вакыйф абыйның әсәрләрен укыйсызмы?

Әйе. Ул кулъязмаларын башта миңа укыта.

P.S. Вакыйф Нуруллинның иҗаты белән якыннан танышып, әдип белән очрашып сөйләшкәннән соң күңел тынычлыгын югалттым. Якын-тирәдәге гаделсезлекләрне күбрәк күргән саен тормышның яме ныграк кителә кебек. Ярар, язучылар арасында көндәшлек булсын, ди. Сиксәненче елларда әдәбият казанында кайнаучылар өскә калкып чыгарга омтылган каләмдәшләрен тартып төшергән булсын, ди. Бүген бит Вакыйф Нуруллин беркемгә дә көндәш түгел. Әлеге язманы премияләрне бүлүче җитәкчеләр укып, Вакыйф Нуруллинның иҗатына игътибарларын арттырсыннар иде. Шәхсән үзем өчен Вакыйф Нуруллинның иҗаты Гомәр Бәширов, Мөхәммәт Мәһдиев, Әмирхан Еники, Мәхмүт Галәү, Фәнис Яруллин, Туфан Миңнуллин биеклегендә.

 


Галерея: Балык Бистәсендә язучы Вакыйф Нуруллин белән интервьюдан фоторепортаж

Вакыйф Нурулла улы Нуруллин 1935 елның 1 маенда Татарстанның Балык Бистәсе районы Югары Әшнәк авылында игенче гаиләсендә туа. Бала чагы Ватан сугышы һәм аннан соңгы авыр елларга туры килә. Башлангыч мәктәпне тәмамлагач, колхозда эшли: җәен ат көтә, кышын төннәрен фермада каравылчы булып тора. Кыен тормыш шартларына карамастан, күрше Олы Әшнәк авылына йөреп җидееллык мәктәпне һәм Олы Солтан авылында урта мәктәпне тәмамлый.

1954-1957 елларда армия хезмәтендә булып кайткач, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә.

1967 елда, университетның соңгы курсында укыганда, аны “Совет әдәбияты” (хәзерге “Казан утлары”) журналы редакциясенә эшкә алалар. Башта әдәби хезмәткәр, аннары проза бүлеге мөдире булып Вакыйф Нуруллин 1977 елга кадәр шушы журналда эшли.

1977 елның июль аенда аны Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире итеп билгелиләр. 1989 елның ахырына кадәр ул шушы хезмәтендә була. 1990 ел башыннан В.Нуруллин нәшрият эшеннән китә һәм 1992 елның ахырынача фәкать язучылык эше белән генә шөгыльләнә.

1993 ел башыннан 2008 елның апрель аена кадәр Татарстанның берләштерелгән дәүләт музеенда (хәзер Татарстан Республикасының Милли музее) әдәбият бүлеге мөдире булып эшли.

Әдәби иҗат эшеннән һәм хезмәт вазифаларыннан тыш, Вакыйф Нуруллин – җәмәгать эшләрендә дә актив катнашкан һәм сәләтен күрсәткән язучы. Ун ел дәвамында Татарстан Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы булып тора; Казан шәһәр советына депутат итеп сайлана. 1993 елда чыга башлаган “Казан – Казань” оештыруда якыннан катнашып, ике ел шул журнал редакциясендә бүлек мөдире булып эшли.

Вакыйф Нуруллин 1972 елдан – “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре”, 1985 елдан “Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исемнәр йөртә.

Ул – 1969 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100