«Башкортстанда «Бүреләр» төркеме Салават Фәтхетдинов кебек үк популяр» | intertat.tatar

«Башкортстанда «Бүреләр» төркеме Салават Фәтхетдинов кебек үк популяр»

Казанда «Бүреләр»нең беренче концерты булды. Тамаша маршрут кәгазьләрсез, су басусыз һәм ут сүндерүсез үтте. «Бүреләр» — татар белән башкорт халкын берләштерүче бердәнбер башкорт төркеме.

«Музыканың милләте юк»

«Бүреләр»нең чыгышын моннан өч ел элек «Мин татарча сөйләшәм» акциясендә күргән идем. «Ул чакта нык дулкынландык, чөнки татар егет-кызларына башкорт телендә җырладык», — дип искә алды төркемгә нигез салган Илшат Абдуллин.

Башкортстанның Бөре шәһәре егете, «Гауга» төркеме солисты Оскар Юнысов белән танышулары гади язышудан башланган. «Бүреләр»нең концертын шул дуслыкның нәтиҗәсе дип атап була. «Бүреләр» Казанда концерт куйды, ә ике көннән соң Оскар Юнысов Уфада концерт куеп кайтты.

Илшат әйтүенчә, башкорт яшьләре Оскарның килгәнен көтеп ала. «Алар татар музыкасын тыңлый башлады, чөнки ул сыйфатлы, мәгънәле бит. Интернеттан да „җырларыгыз яхшы, тыңлыйбыз“, дигән хатлар килә», — диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында. Менә шундый дуслык!

Дуслык дигәннән, әллә ни ерак китәсе юк: «Бүреләр» төркемендә Илшат Абдуллин — бердәнбер башкорт. Ә калганнар — татар, рус, мари, украин егетләре. Рәхәтләнеп башкортча җырлый, уйныйлар. «Безнең өчен музыканың милләте юк», — ди алар.

Неон утлар, җир асты, баллы төтен һәм «көфер почмагы»

Концерт «Китапханә» клубында була диюгә, китаплар дөньясы күз алдына килде. Татар милли ашлары кафесы янында урнашкан клубка җир астына — подвалга төшеп кенә эләгеп була иде. Баскыч буйлап төшкәндә утлар тоныклана төшә, саф һава баллыланган төтен исенә әйләнә барды.

Җир астында өч ишек. Кайсыннан керергә? Озак уйлап торыр вакыт юк, бер ишекне ачтым: караңгы утлардан берничә кеше карап тора иде миңа. Кыяр-кыймас атлап кердем. «Китапханә» дип ал төстәге неон утлардан язылган язманы күргәч, «дөрес килгәнмен» дип уйлап куйдым. Икенче бүлмә сөйләшү өчен каралган иде. Йомшак кәнәфиләргә утырган бер-ике кызны күреп алдым һәм өченче бүлмәгә үттем.

Ә анда утлар бөтенләй йә шәмәхә, йә зәңгәр төстә — прожекторлар күзләрне чагылдыра иде. Кечкенә генә сәхнә, уен кораллары, «көфер почмагы”нда җаның ни тели, шул эчемлекне, ашамлыкны сайлый аласың. Баллы төтен диюем — кальян тартканнан чыккан ис булган. Бу дөньядан мине икенче дөньяга алып киткәннәр диярсең, бар нәрсәгә гаҗәпләнеп карап тордым.

«Китапханә» дигәннән, китаплар юк дип әйтә алмыйм — алар сәхнә фонында киштәдә тезелешеп торалар иде.

Сәхнә кечкенә тоелды миңа. Ул классик җырчыларга каралган. Алар чыга да, бер урында басып җырлый. «Бүреләр”нең рок-төркем икәнен кабатлап тору кирәкмәс, һәр җырларыннан дәрт, көч, энергия ташып тора! Бер урында басып тору түгел, хәрәкәт арты хәрәкәт, котыру өчен тагын бер сәхнә җитмәде кебек тоелды.

Хәер, клубның үзендә дә артык борылыр урын юк иде. Күзләргә ятышлы, гади ут төшкән ишекне күрүгә шунда ыргылдым — артистларның репетициягә әзерләнеп ятышлары икән!

«Кардәш халкың белән низагка керүнең, нәрсәдер бүлүнең мәгънәсе юк»

Илшатка көн кадагында торган сорауны бирдем: татар белән башкорт халкын берләштерү өчен нәрсә эшләргә кирәк?

— Берләштерү өчен бер-береңне хөрмәт итү кирәк, — дип башлады ул сүзен. — Күршеләр, кардәш халыклар дип карау мөһим. Дөресен әйткәндә, милләтләр арасында якын туган булганнар — башкортлар һәм татарлар.

Ике халык арасында барган хәзерге вазгыятькә тискәре карыйм. Сәяси өлкәдә дә, эстрадада да начар күренеш бу. Шуңа күрә аралашып, бер-беребезне яратып яшәргә кирәк. Дөньяга бер тапкыр киләбез бит. Кардәш халкың белән низагка керүнең, нәрсәнедер бүлүнең мәгънәсе юк.

Интернетта милләт мәсьәләсенә кагылышлы начар сүзләр язалар, бәхәсләшәләр… Андый кешеләр башкортта да, татарда да бар. Социаль челтәрләрдә утырып, бер-берсе белән «сугышалар». Хәзер диван тәнкыйтьчеләре артып китте. Беләме-белмиме, теләсә нәрсә язып, кемнәргәдер пычрак атып утыралар.

Нәрсәгә кирәк бу? Энергияләрен сарыф итеп, комментарийлар тутыралар. Ул вакытны, энергияне үзеңә, гаиләңә сарыф итсәң, савабы күбрәк булыр иде. Балаңны ашат, һава сулап йөр, спорт белән шөгыльлән… Интернетта утырырга вакытлары шулкадәр күп микәнни?

Безнең төркем — дуслыкның ачык мисалы.

«Төркем оешканнан бирле шәхси тормышыбыз да үзгәрде»

— Сезнең төркемдә милли мотивлар урын аламы?

— Безнең стильдә рус, Европадан килгән рок урын ала, шул ук вакытта башкорт мотивлары да кереп китә. Барысы бергә синтезда бирелә. Билгеле бер стиль юк. Моңның нигезен саклыйбыз.

Халык җырларын яңартучылар бар. Күпчелек төркемнәр кавер-җырлар башкара, авторлык җырларын язучы калмады диярлек.

Беренче елларга караганда, хәзер эшләве җиңелрәк. Иң кыены — башлап җибәрү. Бер башлангач, бара ул. Профессионалларча уйный да белми идек. Ничек булдыра алабыз, шулай уйнадык. Хәзер без — профессиональ музыкантлар. Үзебез дә үстек, җырларыбыз да безнең белән «олыгайды».

— Җырларыгыз күп җыелдымы?

— Саный башласак, күп инде алар… Ике альбом чыкты. Альбомга кертелмәгән җырлар да бар. Тәгаен әйтә алмыйм, әмма рәхәтләнеп өч сәгатьлек концерт бирә алабыз. Төркемебез барлыкка килгәндә бер төрле жанрларда җырласак, хәзер төрле экспериментлар ясыйбыз: классик роктан тыш, панк, арт һәм инди рок жанрларында иҗат итәбез.

Җырлар күңел илһамланган чакта иҗат ителә. Озак еллар язылмаган вакытлар да була. Соңгы арада тагын илһамлана башладым әле.

— Төркем оешканнан бирле тормышыгыз үзгәреш кичердеме?

— Музыкантлар да алмашынып торды, элекке составтан гитарачы Денис Ибраһимов кына калды. Калганнар килеп-китеп тора: йә башка шәһәргә күченәләр, йә икенче проект белән шөгыльләнә башлыйлар. Үпкәләш юк. Без һаман да дус. Бер музыкантыбыз килә алмаса, икенчесе килеп алмаштыра. Зур гаиләгә әйләндек.

Шәхси тормышыбыз да үзгәрде. Элек студентлар идек, яшь чакларда рок-н-ролл белән мавыктык, хәзер инде гаилә кордык, балаларыбыз бар. Иҗатка башка күзлектән чыгып карыйбыз.

Гаиләләребез белән дә дус, балалар да концертка йөри.

«Сәхнәдә бераз оятсызланырга туры килә»

— Рок-музыка белән шөгыльләнүне төп карьерага әйләндерү уе булмыйча калмагандыр…

— Әлбәттә, ул уйлар әле дә бар. Ләкин ул хыял гына булып тора. Рок-музыкадан керем юк. Чыгымы күбрәк. Сыйфатлы музыка эшләү өчен акча күп китә: аппаратура сатып алу һ.б. Бер гитара гына йөз мең сумга төште.

Уфада яки Казанда сыйфатлы эшли торган кешеләр күп түгел. Җырларны Мәскәүгә, Санкт-Петербургтагы кешеләргә эшкәртергә бирәбез. Студияләр дә язылуга күп акча ала, язылганнан соң язманы эшкәртү таләп ителә. Техник ягы, күргәнегезчә, катлаулы. Әле гастрольләргә чыгып китсәң, барлык аппаратураны ташырга, көйләргә кирәк.

— Минем белән тыныч тонда сөйләшкән Илшат сәхнәдә нинди икән?

— Мин сәхнәдә бөтенләй икенче кеше. Һәрберебезнең үз образы бар. Сәхнәдә үз-үзеңне кыю тотарга, бераз оятсызланырга туры килә, чөнки образ шуны таләп итә. Сәхнә артында мине андый килеш күрмәссез — тыныч, гади авыл егете басып торыр. Сәхнәдә башка мохит, энергия. Тормыш белән сәхнә икесе ике төрле әйбер. Һәм бу табигый.

Илшатны репетициядә көтәләр иде. Әңгәмәне йомгаклап, музыканттан дәүләт тарафыннан ярдәм булу-булмау хакында сорадым.

— Дәүләт тә ярдәм итә: грантлар бирелә, бигрәк тә башкорт телен үстерү өчен. Грант алганыбыз юк, тик зарланмыйбыз.

Мәсәлән, Башкортстанда кино чыннан торып үсеш алды дип әйтә алам, чөнки үзем дә бу өлкәгә бик якын. Моннан 14 ел элек «Минең йондозом» фильмында төшәргә чакырдылар. Баш рольне башкардым. Анда безнең репертуар да керде. Әле дә режиссерлар, актерлар белән дус мөнәсәбәттә. Шунлыктан, кинода нәрсә булганын белеп торабыз. Безнең кинолар хәтта федераль дәрәҗәдә прокатка чыга.

Фильмнарны шул вакытта бергәләп башлап җибәргән дусларым шунда эшли. Ул вакытта өйрәнчек булсалар, хәзер профессионаллар. Дусларымнан Булат Йосыповны атый алам. Мин аның кино мәктәбе аша уздым — режиссерлыкка укыдым.

Илшат, картаеп беткәч тә рок-н-ролл йолдызы булып йөрерсезме?

— 60-70 яшьтә дә сәхнәдә кулга гитара тотып басып торуым күз алдына килә. Җырларымны халыкка бүләк итеп, балаларыма, туганнарыма, дусларыма яңгыратып, матур гына яшәрбез дип уйлыйм. Рок-н-ролл — акча эшләү түгел, ә күңел өчен. Ансыз тормышымны күз алдына китерә алмыйм.

«Якынрак килегез, без тешләми торган бүреләр»

Илшатны егетләре янында калдырып, неон утлары янган сәхнә залына чыктым. Без сөйләшеп торган арада зал да тулган: күп дигәндә иллеләп кеше булгандыр. «Бүреләр”не көткән арада даң-доң рок-музыка уйный иде. Тамашачыларның колакларын «каты» музыкага күнектерә торыйк дигәннәр, күрәсең.

Сәхнәгә «Бүреләр» чыкты. Өч егет гитара тотты, берсе барабан янына утырды. Төп солист Илшат, казанлыларны сәламләп, концертны башлап җибәрде. «Барыгыз да башкортча аңлыймы? — дип сорады ул. Шулчак гитарачы Денис Ибраһимов: «Татарчага тәрҗемә итә аласың», — дип шаярып җаваплады. Ә залдан исә «аңлашыла-а!» — дигән тавышлар ишетелде. Берсүзсез, бирегә җанлы музыканың кадерен белүчеләр килгән.

«Якынрак килегез, без тешләшмибез, „нормальный“ бүреләр», — диде Илшат. Җырларның сүзләрен дә, көен дә Илшат иҗат иткән. Темалары төрле: мәхәббәтнең бәхетле һәм бәхетсез вакыты, милли рух, дуслык, мәңгелек турында.

Илшат фикеренчә, «авылым», «елгам», «әтием» кебек җырлар бик кирәк. «Без ул темаларга җырламыйбыз. Безне икенче проблемалар борчый», — дигән иде ул.

Менә, мәсәлән, беренче җырда «Күзләреңне син яшермә, ышанма ялган сүзләргә, бу язмышымның хуҗасы булырга тиешсең син генә» кебек сүзләр яңгырады. «Синең күзләрең» җыры да романтик рухта иҗат ителгән.

Музыкантлар татар-башкорт дуслыгы темасын да калкытты. «Илшат, карале, безнең ул темага җырыбыз юк икән бит», — диде Денис. Илшат югалып калмыйча, дуслык турындагы җырларын «татар һәм башкорт яшьләре өчен дуслык җыры» дип атады.

«Терәк булып торганда бер-беребезгә, куркыныч түгел бернинди дә давыллар. Бергәләшеп тормыш юлларын үтәргә бу дөньяда дусларым минем бар!» Бу җыр татар-башкорт гимны кебек яңгырады.

«Башкортстанда „Бүреләр“ төркеме Салават Фәтхетдинов кебек үк популяр»

«Мәңгегә», «Буталган дөнья» җырлары яңгыраганда колаклар ял итеп алды, телефоннарда фонарьләр кабынды. Тик шунысы күңелне тырнады: гитаралар һәм барабанның яңгыравы җырчыларның тавышыннан катырак ишетелде. Илшатның вокалын күбрәк тыңлап хозурланасы килде…

Киләсе чыгышта Бөре шәһәреннән татар егете — «Гауга» төркеме солисты Оскар Юнысов белән Илшат бергә җырлады. Алар Оскар иҗат иткән «Тамчы-тамчы бал, иң ләззәтле ял» («Бал») җырын тәкъдим итте.

Илшат белән җырларга дип Зәринә Вилданова белән Илгиз Шәйхразиев та килгән иде. Алар Идрис Газиев репертуарыннан «Мәңгелек мәхәббәт» җырын башкарды. «Башкортстанда „Бүреләр“ төркеме Салават Фәтхетдинов кебек үк популяр», — диде Зәринә.

«Бүреләр”нең милли рухта язылган «Башкортларым» җыры бар икән: «Башкортларым, уку кирәк, арабызда наданнар күп — уку кирәк. Башкортларым, торыгыз, үлмәгез, уяныгыз! Башкортстаным, тынычлан. Без исән» дигән сүзләр һәр башкорт кешесен уйландыра торгандыр.

Рәдиф Кашаповтан «кайфовый» чыгыш

Залда егет-кызлар музыка ритмына чайкалышып торалар иде. Рок-концертның җанлы булуы бер хәл, ритм һәм пластика, хәрәкәт һәм бию, күңелең теләгәнчә сикерү җитеп бетмәде.

Һәм Илшат сәхнәгә тагын бер дустын — рок-музыкант Рәдиф Кашаповны чакырды. Рәдиф безгә «Кайнар» төркеме солисты буларак, «Мин татарча сөйләшәм» акциясе, Tat cult fest фестивалендәге чыгышлары аша таныш.

«Менә хәзер шушы бушлыкны Рәдиф бастыра», - дип кенә уйлавым булды, арткы яклардан «Рәдиф, манчы!» — дигән тавышлар ишетелде.

Кыюлыкны һәм бар игътибарны Рәдиф үзенә алды төсле: рокерлар образына керде ул. Җыр да ярдәм иткәндер: «Мин үзгәрәм, Яңа елдан. Һәр ел саен бер үк ялган. Иртән торып йөгерергә, дөрес итеп тукланырга, чит телләрне өйрәнергә, сүгенүне киметергә Яңа елдан, Яңа елдан», — дип «манчыдылар» алар Илшат белән.

Рок-сәхнәдә тузынырга, яшен кебек яшьнәргә, күк күкрәгән кебек күкрәргә кирәк. Рәдиф Кашаповтагы энергия! Аның өчен бу сыйфатларны күрсәтүне өйрәтеп торасы юк, бар да табигый, шулай тиеш кебек килеп чыга.

Илшат белән алар шулкадәр көчле чыгыш ясадылар, хәтта микрофон чыбыгы да чыдамады, ычкынып китте. Анысы гына була торган хәл. Иң мөһиме - аудитория уянып киткәндәй булды: биеп, кулларын югары күтәреп сикереп алды яшьләр.

«Бу егеттә энциклопедик белем! „Безбашенный“ егет. Мин Рәдифне беренче тапкыр шундый итеп күрәм, улы тугангадыр», — диде Илшат Абдуллин. Халык рәхәтләнеп кул чапты.

Концертта Фидан Гафаров репертуарыннан «Йөрәкләр кушылды» («Язмыштан узмышлар юк»), «Башыңны югалтып чык, җаным, шаштырма. Бар галәмгә кул селтәп, чык минем каршыма» дигән сүзләр кергән «Көрәш яшәү хакына» җырлар да урын алды.

Концерт сизелмичә үткән, инде ахырга таба якынлашкан иде. Илшат Абдуллин һәр кешегә рәхмәтен әйтеп: «Бергә булыйк, дус булыйк, бер-беребезне хөрмәт итеп, матур-матур яшәек!» — дип саубуллашты.

«Башкорт белән татар — абый белән сеңел шикелле»

«Бүреләр» төркемен карарга килгән тамашачылар канәгать калган иде. Бер-икесе белән сөйләшеп тә алдым. Казаннан Марат Газизуллин төркемнең энергетикасы көчле булуын аңлатты:

Мин милләтем буенча яртылаш татар, яртылаш рус. Татарча яки башкортча аңласам да, көндәлек тормышта туган телемдә сөйләшмим. Әмма мине музыка канатландыра.

«Бүреләр»нең тәүге тапкыр чыгышын „Мин татарча сөйләшәм“ акциясендә ишеттем. Дусларым белән тыңлап тордык. Эстраданы тыңлаганчы миңа милли телләрдәге рок-музыка яңгырашы ошый. Башкортстанда бу алга киткән», — дип бәяләде ул.

Көтеп утыра торган залда ике мөлаем кызны очраттым. Башкортстанның Әлшәй һәм Белорет районыннан, хәзерге вакытта Казанда торучы Фидалия Хәбирова белән Гөлсәрия Салаватова «Бүреләр”не Башкортстанда рок-төркемнәрдән иң танылганы дип атадылар.

Рок-музыканы башкорт телендә тыңлап карагач, баштан аңлап бетермәдем. Ә инде концертка барып тыңлау бөтенләй икенче әйбер. Алар энергияләрен һәр тамашачыга юнәлдерә.

Гомумән, «Бүреләр» төркемен күптәннән беләбез. 2012 елда концертларына барган идек. Шул вакыттан бирле бер концертларын да калдырмыйбыз. Элек Уфада, хәзер инде Казанга килгәч, шатланып килеп җиттек. «Көрәш, яшәү хакына», «Дуслар» дигән җырлары аеруча матур. Бөтенесен дә ошатабыз.

Музыка татар белән башкорт халкын берләштерә. «Бүреләр» төркеме концертына барып, без «Гауга» төркеме белән дә таныштык. Башкорт белән татар абый белән сеңел шикелле — тугандаш халыклар. Шуңа дус булып, бердәм булып яшәргә кирәк, — дип сөйләде башкорт кызлары.

«Бүреләр»не янәдән Казанда, ә татар артистларын Башкортстанда көтеп калабыз!