1739 елда Екатеринбургта яндырылып, 2021 елда Башкортстанда тыелган Кисәкбикә тарихы | intertat.tatar

1739 елда Екатеринбургта яндырылып, 2021 елда Башкортстанда тыелган Кисәкбикә тарихы

«Интертат» Башкортстанның Стәрлетамак шәһәре театрында чыгарылып, репертуардан төшерелгән тарихи спектакль тарихын күзәтә.

Стәрлетамак театры, дөресрәге, Стәрлетамак дәүләт театр-концерт берләшмәсе гауга үзәгендә калды: театрның яңа спектакле репертуардан төште.

Сүз «Кисәкбикә. Риваять» дип аталган тарихи драма турында бара. Бу — XVIII гасырда булган реаль тарихи вакыйгалар нигезендә куелган спектакль. Әсәрдә мөселман хатыны Кисәкбикә (Кисәбикә, Кисәнбикә) Байрасованың фаҗигале язмышы сурәтләнә. Көчләп чукындырылган 60 яшьлек мөселман хатыны исламга кайтканы өчен Екатеринбургта тереләй яндырылган. Әлеге факт документлар белән расланган.

Менә шундый вазгыять: 60 яшьлек Кисәкбикә 1739 елда яндырылган. Шуннан соң 282 ел үткәч, Стәрлетамак башкорт театрында куелган һәм тыелган.

Кем ул Кисәкбикә?

Башкорт чыганаклары аның Хөсәнбикә исемле булу ихтимал да әйтә, ул 1679 елда Дуван олысында туган, Катай олысына кияүгә бирелгән һәм Саккол авылында тормыш иткән.

Аның тарихы Свердловск Дәүләт архивында сакланған «Фонд № 24» дип аталган төпләнмәгә кергән рус генераллары фәрманнары аша ачылган.

Тарихи документларның берсендә аның татар булуы әйтелгән. Аерым алганда анда түбәндәге сүзләр бар:

«Пила среди башкирцев, пела дзе с иимя вместе ибо ее молилась по их закону а не по христианскому она. Согласно соопределили: оной татарке за три побега и что она обедом в бога крещена обасурманилась учинить смертиев казнь сожечь…»

Генерал-майор Леонтий Яковлевич Соймонов фәрманында башкорт дип языла.

«Пойманную башкирку, которая была крещена и дано ей имя Катерина, за три в Башкирию побега и что она, оставя Закон Христианский, обасурманилась, за оное извольте приказать на страх другим казнить смертию — сжечь, дабы впредь, на то смотря, другие казнились».

Спектакль Бердәм Россиянең «Кече ватан театрлары» программасы кысаларында куелган.

Режиссер — Калмыкия һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Борис Манджиев. Сценарий авторы — Михаил Башкиров. Сәхнә әсәре өчен инсценировка күренекле башкорт язучысы Мәрьям Буракаева хикәясе буенча әзерләнгән. Төп рольдә — Башкортстанның атказанган артисты Ләйсән Кәримова.

Стәрлетамак башкорт драма театры спектакльне беренче тапкыр Уфада — Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрында күрсәткән. «Башинформ» спектакльне аншлаг белән узганлыгын язган. Әлеге мәкаләдә Зөһрә Буракаева фикере дә бар.

Мәрьям Буракаеваның кызы Зөһрә Буракаева: «Әни хикәясеннән әсәрнең рухы — ирекле рәвештә яндырылырга барган башбирмәс Кисәкбикә образы калгандыр. Ул, Катерина исеме белән яшәргә теләмичә, ирекле Кисәкбикә булып үлә. Михаил Башкиров балалары да баш тарткан ана, якташлары тарафыннан гаепләнгән хатын-кыз турында притча тудыра алган. Борис Манджиев белән саха кешесе буларак көчләп чукындыру, халыклар колонизациясе темасын яхшы белгән Михаил Башкиров темага сак якын килгәннәр».

Спектакль эчтәлеге буенча авылның яклаучысы булган Кисәкбикә кулга алынып зинданга ябыла, балалары пансионатта тәрбияләнә һәм рус исемнәре кушып чукындырыла. Ангелина исемле рус хатыны ярдәмендә Кисәкбикә өч тапкыр качып, өч улын эзләп таба. Әмма аларның берсе әнисен сатарга әзер, икенчесе куркак, өченчесе үз халкы өстеннән идарә итә. Кисәкбикәне халкы да кабул итми, куркалар. «Ирекле булмагач, нәрсәгә ул гомер?», «Нимә булды сиңа, халкым, кемгә әйләндегез?», «Нимә булды сезгә, башкорттарым?» «Сез ирекле, сездәг өстен бер Аллаһы Тәгалә генә» кебек сүзләр яңгырый.

Тыючыларны шул куркытканмы? Әллә кемгәдер, икенче яктан, башкорт ирләре, хатын-кызларына караганда, көчсезрәк сурәтләнгән кебек булганмы?

8 октябрь көнне Стәрлетамак театры әлеге спектакль белән яңа театраль сезонын ачарга тиеш иде. Әмма спектакльнең репертуардан төшерелүе турында хәбәр таралды. Матбугатта язылганча, театр моны техник сәбәпләргә бәйләп аңлата. Башкортстан мәдәният министрлыгы труппа белән очрашырга тарихчы галим Рамил Рәхимовны юллый.

  • Башкорт дәүләт университеты доценты Рамил Рәхимов үзе Стәрлетамакта туып үскән. Кандидатлык диссертациясен «XVII–XIX гасырның 60 елларында Башкирия типтәрләре (социаль-икътисади үсеш)» темасына яклаган.

Интернет киңлекләрендә галимнең труппа белән аралашуынаң видеоязмасы таралган. Видеоязмада түбәндәге сүзләр бар:

Тарихчы Рамил Рәхимов: «Сценарийны үткәргән кеше шелтә алды. Ул кечкенә кеше түгел. Бирегә килүемне министр сорады. Мин сезгә шуны аңлатырга килдем: тарихны болайга да әйләндереп була, тегеләй дә. Тарих бик авырту тема. Башта тарих ата, аннары кешеләр кулларына автомат ала. Еш кына кулларына автомат алучылар түгел, артистлар, галимнәр гаепле була. Мин үземнән дә җаваплылыкны төшермим. Кабинетларында утыралар да җыен чепуха язалар. Башкорт халкының тарихы, этнографиясе, мәдәнияте турында нормаль әсәрләр чыгарыгыз!»

Башкортостангың атказанган артисты Ләйсән Кәримова: «Мәрьям Буракаеваның ул әсәрен мин эзләп таптым. Җитәкчелеккә тәкъдим иттем. Җитәкчелек мине куәтләде, режиссер таптылар, инсценировка язучы таптылар. Без анда: „Халык, күтәрел!“ димәдек. Хатын-кызны яндырганнар бит! Жанна Д Аркны да яндырганнар — аны бөтен дөнья куя, карый. Кисәкбикә танылган өч башкорт хатынының беренчесе. Аның үләр алдыннан туган ягына кайтасы килгән. Без бер хатын-кыз тарихын күрсәттек. Бер хатын язмышын! Сез безгә комедия куярга кушасызмы?»

«Мин башкорт халкы тарихына мәхәббәт белән сугарылган гадел һәм толерант спектакль куйдым»

Россиянең һәм Калмыкиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, режиссёр Борис Манджиев: «Минем дөресен генә әйткәндә, бу турында сөйләшәсем дә, нидер аңлатасым да килми. Мин башкорт халкы тарихына мәхәббәт белән сугарылган гадел һәм толерант спектакль куйдым — бу мәсьәләдә тәҗрибәм зур. Башкортстан минем өчен режиссер буларак иҗади ватаным. Хәзер бу спектакль тирәсендәге вазгыять — балаларча аңлашылмаучылык. Мин аларны җитлегер һәм ялгышларын аңлар дип өметләнәм. Бөтенесе кабаттан дуслашып, алга таба да спектакльне карарлар. Мин тәгаен шулай буласына ышанам. Без бит бу җиргә юкка гына килмәгәнбез».

«Спектакль өчен тыелудан да зуррак рекламаны уйлап табып та булмый»

Башкорт драматургы Шәүрә Шәкүрова: «Әйе, бәхетемә, мин спектакльне карадым. Чөнки кызыкды драматург Михаил Башкировның һәм гаҗәеп, космик режиссер Борис Манджиевның иҗатын күзәтеп барам. Ә театр коллективына «Бигылый» куелышыннан (режиссер Айрат Абушахманов) соң гашыйк идем.

Халыклар дуслыгы турында. Спектакль авторлары бу темага сак килгән, ул хикәяләүгә нечкә үрелгән: Кисәкбикәгә качарга рус кызы Ангелина булыша, ул аны илһамландыра. Үзе зиндан мәһшәренә чыдый алмыйча һәлак булгач та, Кисәкбикәгә рухы белән булыша.

Бу документаль әсәр түгел, әсәрнең исемендә күрсәтелгән — бу притча. Авторлар теманы мәгънәви тирәнлеккә күчерә алган. Спектакльдән соң күпләр елады, шул исәптән, мин дә. Әсәрдә зур сораулар куела. Кеше үзен кысрыклаучылардан физик яктан көчсезрәк күренсә дә, үзе булып кала аламы? Ангелина сихердә гаепләнә, аны җәзалыйлар һәм Кисәкбикә янына утыртып куялар. Бу линия безгә Европа инквизациясе учакларын хәтерләтә, чөнки Кисәкбикә тарихын шул чордан аерып карап булмый.

Башбирмәс Кисәкбикәне Екатеринбург үзәгендә яндырганда көчләп чукындырылган башкортларны гына түгел, крепостной русларны да куркытканнар. Минемчә, крепостнойларның язмышы, милләтенә карамастан, куркыныч һәм без аны аңлап бетерә алмыйбыз. XVIII гасыр башында эшкәртү өчен яңа җирләр яулана башлый, шул исәптән, башкорт җирләре. Җирсез кеше үлемгә дучар ителгән, шунлыктан баш күтәрүләр котылгысыз. Каратель отрядлары баш күтәргән авыллыларны крепостнойлыкка сата. Кисәкбикә дә крепостнойга әверелә, шуңа аны рухи көчләү дә бара — колның язмышы шул.

Хәзер безгә бераз гаҗәп тә тоела: ничек инде кемдер безгә үзебез булырга комачаулый, чөнки илебездә без намус һәм дин ирегенә юридик яктан хокуклы. XVIII гасырда диненә кайтканнарны, еретикларны, староверларны, сихерчеләрне яндырганнар. Диннән кайткан өчен кеше милләтенә карамастан җәзаланган. Россия халкына кырыс сәясәт нәтиҗәсендә, Кисәнбикә җәзаланып 34 ел узгач, Емельян Пугачев һәм Салават Юлаев җитәкчелегендә Крестьян сугышлары башлана.

Спектакльдә үзеңә һәм тамырларыңа тугры калу гына түгел, хыянәт темасы да күтәрелә. Спектакль авторлары версиясе буенча Кисәкбикәнең уллары әниләре кулга алынгач тәрбиягә бирелә. Аларга әниләре җинаятьче дип тукып үстерәләр. Нәтиҗәдә алар нинди булсыннар? Көч куллануга һәм явызлыкка корылган җәмгыятьтә бала нинди булып үсә алсын?!

Әсәрдә күтәрелгән темалар озаклап уйланырга этәрә икән, димәк, спектакль яхшы. Спектакльнең тыелуы һәм шуның нәтиҗәсе буларак, соцчелтәрдәге канәгатьсезлек тә мәңгелек тема турында уйландыра: без кем? Коллармы, әллә ирекле булырга хакыбыз бармы? Үз идеалларыбызга һәм тарихыбызга хыянәт итмибезме? Бу шул тарихи чор турында беренче пьеса түгел, мордва театрында бар иде ул, мордва тамашачысы уңды — аларның үткәнгә кагылу һәм киләчәге турында уйлау мөмкинлеге бар.

Спектакль өчен тыелудан да зуррак рекламаны уйлап табып та булмый. Әлеге скандал нәтиҗәсе буларак, шул темага башка авторның китабын да (Салават Әбузаров «Киҫәнбикә юлы») вайлберистан бер көн эчендә сатып алып бетергәннәр. Илебезнең ХХ гасыр тарихында сәнгать тыелу очраклары булды, дөрес анда «не читал, но осуждаю» диделәр, бу очракта «не смотрел, но осуждаю» диделәр дә, әсәргә катнашы булмаган куркуларын бәйләп куйдылар.

Тамашачыга уйландыра, рухи яктан үстерә торган спектакльләр кирәк. Андыйлар театрның үзенә дә кирәк. Миңа калса, артистлар музыка коралына тиң, аларны көйләп тормасаң, сак карамасаң, сафтан чыгарга мөмкиннәр. Артистларга мәдәниятнең, тарихның, фәлсәфи фикерләүнең тирән тамырларына кагылган кызыклы материалдан башка ярамый. Вакыт-вакыт шундый материал биреп торырга кирәк. Бу тыюдан соң республика театрларының нинди шартларга куелуын уйларга да куркыныч. Аларга материалны ничек сайларга? Күп айларга сузылган эшне дә чыгарып атасы килми». 

«Халыклар арасындагы мөнәсәбәтләр андый спектакльләр нигезендә бозылмый»

Искәндәр Гыйләҗев: «Бу хакта ишеткәч, совет заманнары искә төште. Тарихи материал, тарихи базасы бар. Аны халыкка күрсәтмәүдән ни файда икән? Күрсәтсәң, имеш, халыклар арасындагы мөнәсәбәтләр бозыла. Халыклар арасындагы мөнәсәбәтләр андый спектакльләр нигезендә бозылмый. Моны белергә кирәк. Менә шулай!»

«Бүгенге көндә дөреслекне әйтү куркыныч та, җинаять кодексына да туры килергә мөмкин»

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Камал театры артисты, Гаяз Исхакый әсәре буенча төшерелгән, шулай ук көчләп чукындырылган, әмма мөселман булып калган хатын-кыз — «Зөләйха» фильмы режиссеры Рамил Төхфәтуллин: «Бик болгавыр заманнар китте. Кемнең башында нәрсә — шуннан курка инде, «По мере своей испорченности» дип әйтә бит урыс халкы. Хәзер тормышка әкренләп цензура кереп килә. Ватанпәрвәрлеккә зыян китермиме дип репертуарны тикшерергә дигән сәясәт башланды.

Мин үз вакытында «Зөләйха» ны чыгарып өлгердем. Әлбәттә, аның авырлыгын да күрдем. Мәсәлән, Владивостокта күрсәткәндә скинхедлар тарафыннан һөҗүм булды, Азәрбәйҗанда да тыныч кына үтмәде, республика эчендә дә күрсәтмәскә тырышкан районнар булды. Идел аръягында хәтта атлы милиция туктатты.

Бүгенге көндә дөреслекне әйтү куркыныч та, җинаять кодексына да туры килергә мөмкин. Вахит Имамов белән булган хәлләрне истә тотып, бүгенге көндә Гаяз Исхакыйның бөтен иҗатын сызып ташларга, Нурихан Фәттах булсын, башка классиклар әсәрләренең саллы өлешен яндырырга кирәк булып чыга. Без шулай артка таба тәгәрибез. Бу бер дә сөенечле әйбер түгел.

Монда спектакльгә экспертиза булдымы икән? Лингвистик экспертиза эшләгәннәрме аңа? Кем бәя биргән? Хөкемдарлары кемнәр? Нинди акцентлар ясатылган? Хәтерлисезме, Әлмәт театрының Уфада күрсәтелгән «Кыю кызлар» спектаклендә бер архаик сүз аркасында нинди низаг чыга язды?!

Спектакльне карамаган килеш фәкать шуны әйтә алам — мин әсәрнең репертуардан төшерелүенә каршы. Чөнки ул демократик асылга зыян китерә торган әйбер».

«Тарихның сәяси әйберләргә кереп итә башлавы борчылдыра. Яхшы түгел. Кызык түгел. Дөрес түгел»

Журналист, тарихчы Альберт Шакиров: «Кисәнбикә турында риваятьне ишеткәнем юк иде. Мондый вакыйгаларны күтәреп чыгуның, аларның булганлыгын сөйләүнең бернинди дә куркынычын күрмим. Тарихи факт буларак, ул булган әйберләр. Казан, Зөя якларында епископ булып торган Лука Канашевич заманы бит инде бу. Безнең якларда Аксак Каратун дигән кеше булган. Бик күп мәчетләрне бетерткән кеше. Аны бит инде мөселман халкы тик торганнан гына нәфрәтләнеп шулай атамаган! Нишләргә белмәгәч, хөкүмәт аны моннан алырга мәҗбүр була. Алар бар әйберләр һәм алар турында сөйләү гыйбрәт була ала. Ә гыйбрәт алу зыянга булмый.

Әмма мондый әсәр халыклар арасындагы дуслыкны һәм диннәр арасындагы тынычлыкны, әлбәттә, боза да ала. Аның өчен, артистлар дөрес әйтә, спектакльне карап чыгарга кирәк — нинди төсмер белән куелган һәм нинди нәтиҗәләр ясала. Тамашачыга уйланырга, рефлексия ясарга җирлек тудырылган материалы ничектер бит әле — спектакльне күрмәгәч анысын әйтеп булмый, бәлки, режиссер берәр төсмер биреп җибәргәндер дә, шуны күреп шикләнгәннәрдер. Монысын фаразлый гына алам.

Галим Рамил Рәхимов белән дә килешмичә булмый. Ул дөрес әйтә, бүгенге көндә автоматлар түгел, беренче чиратта тарих ата. Шул тарихны кирәкмәгән ягы белән борганнан соң шуны үзләштергән кеше корал алырга мөмкин. Ул бик эмоциональ сөйләсә дә, күпмедер дәрәҗәдә хаклык бар, дим. Ләкин тарихчының артистларга нидер аңлатырга тырышуы сәер булып тоела.

Тарихның сәяси әйберләргә кереп итә башлавы борчылдыра. Яхшы түгел. Кызык түгел. Дөрес түгел. Кайсы якта гөнаһ күбрәктер — режиссер арттырып җибәргәнме, хөкүмәт артык саклык чарасы күргәнме — кайсы гына булса да җүнлегә түгел, тарихны боргаларга ярамый».

«Мондый әсәрне тыярга кирәк, әлбәттә»

Башкорт милли хәрәкәте активисты Сәгыйть Исмәгыйлев: «Видеодан карадым мин аны. «Низкопробный» спектакль, ул сәнгать советын үтеп бөтенләй сәхнәгә чыгарга тиеш түгел иде. Бу — мөселман халкыннан көлә торган спектакль. Көчләп чукындыру бит инде ул күбрәк Казан төркиләренә кагылган. Шулай итеп чукындырылган татарлар барлыкка килгән. Кыр марилары чукындырылган.

Башкортларга ул аз кагылган. Алар бит коралланган булганнар, баш күтәреп торганннар. Шуңа аларны көчләп христианлаштырудан баш тартканнар. Ильминский нигездә Казан губернасы белән эшләде бит инде ул. Көчләп чукындыруга каршы күтәрелә башлагач, алар үгетләү юлына күчтеләр. Татарлар чукындырудардан качканнар…

Спектакльдә тоташ мөселман халкыннан тоташ мәсхәрәләү бара, янәсе буйсынучан кол халык. Ә кайда безнең колонизациягә каршы көрәшебез кайда? Янәсе, аны өч улы саткан. Улы урыс армиясенә хезмәт итә, имеш.

Мондый спектакльне тыярга кирәк, әлбәттә. Андый режиссерны куарга кирәк! Куясың икән, объектив итеп куярга кирәк! Мондый горур хатыннар һәм аның данлыклы уллары ислам саклап калды дип күрсәтергә кирәк! Алар азаккача көрәшкәннәрен күрсәтергә кирәк. Алайса төрле кабахәтләр башкортның милли рухын сүндерергә тырыша!

«Зөләйха күзләрен ача»ны күрсәтеп яталар. Мөселман хатыны христианга да түгел, атеистка чыгып рәхәт күргән, имеш. Исламнан, халыктан көлгән мондый әсәрләрне тыеп тору хәерле».

Яңа Россиядә сәнгати тыюларга һәм мәдәни кууларга бәйле хәлләр

Шушы урында 2014 елда Уфадан куып кайтарылган Әлмәт театрына бәйле вазгыять хәтердә яңара. Сүз Таҗи Гыйззәтнең «Кыю кызлар» спектакле турында бара. Әсәрне сәхнәгә Илдар Хәйруллин куйган иде.

Туксанынчы елларда Башкортстанда 15 еллап Туфан Миңнуллин әсәрләре куелмаган — чөнки башкорт язучыларына «Дуслыкны сакларга тырышыгыз», дип хат язган өчен рәсми булмаган тыю булган, ди.

Быел Башкорстанга гастрольгә килгән Фирдүс Тямаевның клубка кертелмәвен дә искә төшерик.

Хәер, күршеләрдә генә түгел, әллә үзебездә юкмы андый хәлләр! Әйтик, «Үлеп яратты» (Илгиз Зәйниевның диплом спектакле. Спектакльнең премьерасы 2011 елның декабрендә булды, 2016 елда соңгы тапкыр күрсәтелде) спектакленең репертуардан төшүе турында әледән әле сүз күтәрелгәләп ала. Әмма Камал театры аңа халык йөрми башлавы турында гына әйтә килә. Быел Тинчурин театры фестивале кысаларында үткән лекция кысаларында тагын шул тема күтәрелде

Спектакльдә сүз мәгърифәтче, мөгаллимә, ислам дөньясында беренче казыя Мөхлисә Бубый турында бара.

Халык шагыйре, драматург Ркаил Зәйдулла: «Мөхлисә Бубыйны тарих белән кызыксынучылар гына белә иде. Ул шушы спектакльдән соң милли каһарманга әверелде. Аның исемен йөрткән клублар бар, юбилейларын үткәрәләр. Спектакль бик уңышлы булып чыкты — биш ел барды. Уйландыра торган спектакль өчен бу күп вакыт. Әле тагын да барыр иде, дөресен әйткәндә, өстеннән шикаятьләр яздылар. Әлбәттә, сәбәбен алай дип аңлатмадылар, ләкин ул хатларның йогынтысы булгандыр».

2020 елга кадәр Камал театрының әдәби бүлеген җитәкләгән театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов: «Халыклар дуслыгына каршы чыга дип тәнкыйтьләүчеләр булды. Ләкин тамашачы да кимегән иде инде. Без, әлбәттә, доносларга игътибар итмибез. Минем шәхсән үземә аларга җавап әзерләргә туры килде. Шикаятьләрне татар фамилияле кешеләр язды. Әсәрдә Дәүләтов һәм Корбанов фамилияле ике тикшерүче һәм Матрена исемле конвоир бар. Шикаятьтә конвоирның рус хатыны булуы рус-татар дуслыгына зыян китерә дип язганнар иде. Югыйсә, ике тикшерүче татар фамилияле иде бит. Кайбер әйберләрдә уйламаганда-көтмәгәндә әшәкелек күрүләр бар инде ул. Ә бит монда бер татарларның икенче татарларны юк итүе турында сүз бара иде».

Ризасызлыкны кем белдерүе мөһим роль уйный

Теманы дәвам итеп, Мәскәүдә 2019 елда «Чипполино» балалар әкиятен репертуардан төшерүгә бәйле абсурд тарихны искә төшерергә мөмкин. Профессиональ булмаган театр труппалары фестиваленә тәкъдим ителгән үсмерләр куйган спектакль тыелда.

Ә «Современник» та чыккан «Первый хлеб» спектакле белән бәйле вазгыять нинди киң яңгыраш алды! Төп герой — эчкече татар карчыгы Нурия. Рольне Лия Ахеджакова уйный. Пьеса авторы татар егете Ренат Ташимов. Әлеге спектакльгә каршы булуын Мәскәү мөфтие Әлбир Крганов та әйтте, әмма «Офицеры России» оешмасы ватанны саклаучыларгы мәсхәрәләү күреп тавыш күтәрмәсә, андый шау-шу чыгар идеме икән?

Кыскасы, монда ризасызлыкны кем белдерүе мөһим роль уйный. Чөнки татарлар күпме генә ризасызлык белдерсә дә, «Зөләйха күзләрен ача» романы зуррак әйләнеш ала бара. Башкорт театры аның белән «Алтын битлек» алды. «Россия 1» каналы сериал ясап рейтинг ясады. Югыйсә, фильмның икенче сериясен караучылар гаҗәеп күренешнең шаһиты булды. Сөрелүчеләрне барлаган исемлек укылганда Тәлгать Таҗетдин, Равил Гайнетдин, Гомәр Идрисов, Шиһабетдин Мәрҗани, Габдессәлам Габдерәхимов, Мирсәет Солтангалиев һәм башкаларның исемнәре яңгырады.

«Русское» кинокомпаниясе генераль продюсеры Ирина Смирнова: «Исемлекне реквизит буенча рәссамнар төзеде. Алар сөрелгән кешеләр өчен интернеттан һәм тарихи документлардан иң киң таралган татар исемнәрен сайладылар, кайберләрен уйлап таптылар. Ниндидер охшашлыклар очраклы гына булырга мөмкин. Бу махсус эшләнмәде. Моннан мәгънә эзләргә кирәкми», дип акланды.

Фильмның беренче сериясендә Кукмараның Мәчкәрә авылының мәдәни мирас объекты булган тарихи мәчетендә Иван Игнатов белән Настя Котельникова арасындагы интим мөнәсәбәтләр күрсәтелде. Күренеш мәчет бинасында төшерелгән. Дөрес, Камил хәзрәт Сәмигуллин: «Ярамаган эшләр кылынмасын дип, авылның имам-хатыйбы мәчеттә дежур торды. Илебез тарихындагы денсезлек сәясәтен күрсәткән оятсыз күренеш махсус павильонда төшерелеп, монтаж белән өстәлгән», дип аңлатты.

Татар кимсетү, мәсхәрә күреп ризасызлык белдергәнгә карап, беркем дә фильмны ябып куймады. Киресенчә, Татарстан үз җирендә төшертте дә әле.

«Орда» фильмын искә төшерик. Тарихи дөреслек бозылуы турында татарларның дәгъвасына каршы аның режиссеры Андрей Прошкин: «Мин Татарстанда Алтын Урданы зурлауларын беләм, аны халыкның бөек үткәне дип күрсәтергә тырышалар. Бөтен кешегә дә ярап бетеп булмый инде. Татарларга фильм ошамаска да мөмкин», дигән. Шуның белән шул!

ххх

Интернет киңекләрендә яңа Нобель премиясе лауреаты, журналист Дмитрий Муратовның: «Россиядә киләчәкне яхшырту урынына ни өчендер үткәнне яхшырталар» дигән сүзләре очрады. Коллеганың сүзен куәтләп: «Бөтен кешенекен түгел шул, аерым бер халыкларныкын гына», дип өстәп куясы килде.