«Ролемне яраттым: шәп өлештә - ишан хатыннары, абыстайлар белән уйныйм»

Галиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә эксперимент кылынды. «Зәңгәр шәл» спектаклендә профессиональ актёрлар белән беррәттән үзешчәннәр уйнады.
«Халык театры» бөтенроссия талантлар бәйгесенең өч финалисты зур сәхнәдә уйнау мөмкинлегенә 8-9 октябрьдә Театр йортында узган кастинг нәтиҗәсендә лаек дип табылган иде.Октябрь башында «Халык театры» бөтенроссия талантлар бәйгесе игълан ителде. Конкурс Россия Федерациясенең мәдәният министрлыгы, «Росмолодёжь» яшьләр эшләре буенча федераль агентлыгы, Роскультцентр, Мәдәни инициативаларны үстерү үзәге, Россия Федерациясенең театр эшлеклеләре берлеге тарафыннан гамәлгә ашырылды. Бәйге театр дөньясына гашыйк, сәхнәне сөюче, татар телен камил белүче профессиональ булмаган актёрларны зур сәхнәдә танылган актёрларлар белән беррәттән уйнау мөмкинлеге өчен көрәшергә кастингка дәште.Тыңлаулар нәтиҗәсендә өч катнашучы сайлап алына, алар бер ай вакыт дәвамында осталар белән бергә театр осталыгы нигезләрен үзләштерәчәк, репетицияләргә йөричәк, үзләренең актёрлык сәләтен тулысынча ачу белән шөгыльләнәчәк һәм декабрь башында легендар спектакльнең актёры булып зур сәхнәгә менәчәк, дип белдерелде.Мондый масштаблы чара быел беренче тапкыр, эксперименталь рәвештә уза. Бәйгенең театр елында игълан ителүе дә символик күренеш. Оештыручылар исә бәйге дәвамлы булачак, киләсе елларда да һичшиксез уздырылачак, дип ышандыра.Кастинглар Казанда һәм Россиянең 7 шәһәрендә узды. Архангельск, Кемерово, Новосибирск, Ставрополь, Калининград, Элиста, Волгоград кебек шәһәрләрнең театрлары шулай ук талантларны барлады.Казанда ике көнгә сузылган тыңлаулар нәтиҗәсендә 88 профессиональ булмаган актёрның өчесе җиңүче итеп билгеләнде. Шулай итеп, Казан Федераль университетының журналистика факультеты студенткасы Айзилә Шәймөхәммәтова, «Газпром Трансгаз» оешмасы инженеры Рамил Хәйретдинов һәм Казан шәһәрендәге 23нче лицейда татар теле һәм әдәбияты укытучысы Людмила Абрамова Камал театрының зур залында «Зәңгәр шәл» спектаклендә уйнаячагы мәгълүм булды.Бу көнне Камал хәтле Камал театры сәхнәсендә уйнау бәхетенә ирешкәннәр вәт көткәндер, минәйтәм.Айзилә Шәймөхәммәтова, КФУның икенче курс студенткасы:— Хыял чынга ашкан көн бит, көтмәссең. Әй, чумасы килә бит тизрәк шул галәмәткә, көннәрне саный — саный декабрьнең бишен көттем. Шушы бер айга якын вакыт буе дулкынланып йөрдем. Рәхәт дулкынлану иде. Эчтә буран дулый, әйтерсең, ә тышта май кояшыдай елмаеп тик йөрим. Укуга да кул селтәдем, дәресләр дә күп калды бу чорда. Әллә нишләде күңел дигәне дә, җитмәсә. Хисләнәм дә хисләнәм, хисләнәм дә хисләнәм, төшеп кенә булмый бит җиргә, малай. И, хыяллар чынга аша икән ул, дип тик йөрдем шунда кабатлап.Аннары ул роль ятлаула-а-ар! Анысы бер галәмәт тагы. Баштарак тулай торакта бүлмәдәш кызларым илһамланып тыңлап утыралар иде кычкыра-кычкыра бүлмәнең бер башыннан икенче башына мәтәлчекләр ата-ата малай ролен чарлаганымны. Соңрак тәмам тидемме шунда теңкәләренә, текстымны кулга алуым була, бөтенесе кайсы кая таешып бетәләр бүлмәдән, чукынчыклар.Ул көн якынлаша башлагач, бөтенләй башны югалттым кебек. Тизрәк уйныйсы килә, тизрәк җитсен иде инде шул көн, дим бер караганда. Ай, Аллам, вакыт калмады да бит, мин әзерме соң ул, дип коелып төшәм аннары бер мәлгә.Шүрләтте дә инде чүт кенә, дөресен әйткәндә. Җаваплылык бит. Малай ролен башкарып чыгарга тиеш идем мин. Килеп чыккандырмы. Булдырдым кебек. Моңарчы нәфис сүз уку сәнгате белән мавыктым, мәктәптә чакта төрле рольләр тудырырырга да туры килештерде, әмма малай роленә керүем беренче. Кызыклы тәҗрибә.Репетицияләр вакытында тупасрак, катырак бул, дип тукып тордылар. Үзеннән үзе килеп чыга башлады аннары. Рәхәтлек белән башкардым рольне. Гомумән, рәхәт булды ул. Беркайчан онытмас истәлек булып калыр бу бер ай вакыт. Малай булу ничава икән ул, дигән нәтиҗәгә килдем спектакльдән соң. Ә шулай да, кыз булу миңа күбрәк ошый», — дип сөйләде ул.Айзилә - Актаныш кызы. Ул да мәктәп укучысы, мин дә мәктәп укучысы булганда нәфис сүз уку буенча, театр осталыгы буенча бер конкурсны калдырыш юк иде. Ярыша-ярыша әзерли идек су буе монологлар, поэмалар шул бәйгеләргә. Айзилә театр артисткасы булам ди торган иде гел. Театральныйга барам, бетте-китте, ди иде. Ә мин журналист булам, дип хыялландым. Бүген исә ул да, мин дә журналистлыкка укып йөрибез. Ә Айзилә барыбер театр тирәсендә чуалыштыра. Маладис бит! Хыялыннан баш тартучы дөрес эшләмидер ул. Ә хыяллар чынга аша ул! Айзиләнекеләр аша әнә. Синеке дә ашмый калмас!«Зәңгәр шәл"не ничә карасаң да, караган саен беренче тапкыр төсле. Билләһи менә! Ул Ишан хәзрәтнең дүрт хатыны гына да карап туя торган түгел бит. Шул абыстайлары өчен яратам «Зәңгәр шәл»не. Спектакльнең үзәгендә нинди олы мәхәббәт тормасын, абыстайлар бары кызыграк. Иң җанлы өлеше ул спектакльнең. «Халык театры» бәйгесенең финалисты, Галәви ролен башкарган Рамил Хәйретдинов та шулай уйлый икән.Мин үземнең рольне шундый яраттым. Беренчедән, мин иң шәп өлештә уйныйм, Ишан хәзрәтнең хатыннары, абыстайлар белән. Аннары, бу җырлы өлеш, шуңа җанлы. Ишан хәзрәтнең хезмәтчесе Галәви образын тудыру әллә ни кыенлык тудырмады. Репетицияләргә килгәндә, кыенрак булды инде. Күп вакыт театрда яттык. Ә барыбер рәхәт чак булып истә калачак, - ди Рамил Хәйретдинов.Рамилнең уйнавын яраттым. Коеп куйган артист. Өстәвенә, бик яхшы җырлый. Ни эшләп йөри икән инде ул «Газпром"ында?Гөлҗамал әби образын Людмила Абрамова тудырды. Людмила ханым гади татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Артистка булып куйганын сизми дә калгандыр инде.Язмыш дигәне әллә ниләр майтарып куя инде ул шулай кайчак. Кайлардан Камал сәхнәсенә барып эләккәнмендер, белмим. Җырлаштырып, шигырьләр укыштырып йөри идем, „Зәңгәр шәл"дә уйнармын дип уйламаган да идем. Сәхнә рәхәт инде ул, ни диим. Мин тудырырга тиешле образ җиңел туды. Матур образ. Үзенчәлекле образ, - дип сөйләде Людмила Абрамова.Аны Камал актёрларыннан аера торган да түгел. Чын. Никләр актёрлыкка китмәдегез икән соң Сез заманында, Людмила ханым?«Зәңгәр шәл» шәп инде. Татар театрының бренды ул. Үлмәс әсәр. Әлеге дә баягы «Халык театры» кебек бәйгеләр булып торса, татар театрына шулай яңа алымнар кертеп торсалар, легендар спектакльләргә кабат-кабат кайтып торсалар, шәп булыр иде, дип әйтәсем килә. Аннары, «Халык театры» бәйгесенең идеясен бик хуп күрәм, дип әйтәсем дә килеп тора әле. Тагын, мондый бәйгеләр күбрәк булса бер дә начар булмас иде мөгаен, дип әйтәсем дә килә. Әйтәсе килгәннәрем шуның белән бетеп торды бугай.