"Фахиш" җырчылар, Рәшит Ваһаповның Илһам Шакировка куйган таләбе һәм Әлфия белән Илһамның Салаватка юл яру тарихы

Ни өчен Тукай үз заманындагы җырларны һәм җырчыларны “фахиш” дип тәнкыйтьләп ата? Татар эстрадасында нинди агымнар бар һәм ул ничек барлыкка килгән? Рәшит Ваһапов, Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалова эстрадага нинди яңалыклар керткән? Бу хакта Казан музыка көллияте укытучысы, музыка белгече Гөлназ Җиһангирова Tat cult lab оештырган лекциясендә сөйләде. Шул лекциядән иң кызыклы өзекләрне укучыларыбызга тәкъдим итәбез.
“Фахиш тавыш, фахиш рух, фахиш көй! Фәхиш мәгънә!” – ни өчен Тукай ул заманда җырчыларны сүгеп ата?Татар язучысы Гаяз Исхакый үз заманында татар җырларының көйләре генә түгел, милли рухы да онытылган, дигән фикер әйткән булган. “Хәзер музыканың бар көче рус такмакларын татарча җырлаудан гыйбарәт”, - дигән ул.Галим Гали Рәхим дә бу мәсьәләне кузгаткан булган: “Безнең арада хәзер матур борынгы көйләрне җырлаучылар бик аз, халык хәзер тирән мәгънәсез яңа җырлар ярата, аларны бер-бер артлы иҗат итәләр”.1914 елда публицист Шаһит Әхмәдиевнең граммофон пластинкаларына багышланган язмалары барлыкка килә. Аны татар җырларының башкарылу дәрәҗәсе борчый. Әхмәдиев фикеренчә, пластинкалар үзешчән җырчылар белән тулган. “Сәүдәгәр нишләсә дә, ул һәрвакыт табыш турында уйлый”, - дип йомгак ясый автор.Габдулла Тукай да бер мәкаләсендә эстрада башкаручыларын сүгеп ата: “Хәзер граммофонга җырлау фахишәләр вә әнвагъ эшсез, ашсызлар кәсебе булды. Казанның «Кәҗә Маһи», «Подвал Фатима», «Этле Хөсни», «Җиңгәчи кызлары»на кадәр төрле шәһәрләрдә граммофонга җырлап, милләтнең сәмгын мәсхәрә итеп бетерделәр. Фахиш тавыш, фахиш рух, фахиш көй! Фахиш мәгънә! Менә шулар безнең фәхшиятсез, пакь мөселман түрләренә кереп утыралар. Түрдә утырып, граммофоннар сүгенәләр”.Каты әйтелгән, шулай бит? Тукай үз вакытындагы җырчыларны ачык тәнкыйтьли.Күргәнегезчә, әлеге фикерләр йөз ел элек әйтелә. Ни гаҗәп, мондый фикерләрне без әле дә даими укып яисә ишетеп торабыз. Алар профессионаллар тарафыннан гел әйтелә бара. “Һәр теләгән кеше акчага үзенең тавышын яздыра алган”Алдагы елларга күз салсак, эстраданың ни өчен алданрак барлыкка килмәгәнен аңлап була. Кеше алдында чыгыш ясау, күңел ачу һәм кеше кәефен күтәрү өчен юнәлдерелгән музыка кую мөселманнар арасында, Казан губерниясе татарлары тормышында да озак еллар дәвамында тыела. Әмма халык музыкага гел тартыла. XIX гасыр ахыры XX гасыр башында музыкаль җиһазларны халык яшерен юллар белән булса да сатып алган. Алар арасыннан: музыкаль сәгатьләр, шкатулкалар, ящиклар. Болар Европада, билгеле, иртәрәк барлыкка килгән. Казанда хәтта әлеге музыкаль механизмнарны ясаучы осталар да булган. Гариф Минкин, Гыйләҗетдин Сәйфуллин әнә шундыйлардан. Алар уен коралларын төзәтеп кенә калмаган, пластинкада заказга татар халык җырларын да яздыра торган булган. Моның өчен махсус каталог булган, анда 200 җыр тупланган дип күрсәтелә, һәр кеше үзенә ошаган җырын яздыртып, почта аша да заказ бирә алган.XIX гасыр ахырында Америкада Томас Эдисон тарафыннан фонограф һәм Эмиль Берлинер тарафыннан граммофон ясала. Граммофон уйлап табылу музыка дөньясында кайнаган барлык кешеләр өчен дә гаҗәп вакыйга булып истә кала, грампластинкалар массакүләм чараларының яңа элемтә чарасына әверелә. Шуның ярдәме белән Россия эстрадасы да үсеш кичерә.1900 һәм 1907 еллар арасында гына да Россиядә 500 мең граммофон тарала. Пластинкаларның еллык тиражы 20 миллион данәгә җитә. Әгәр дә 1905 елда беренче рус революциясе булмаса, Казанда граммофоннар бөтенләй дә чыга алмаган булыр иде. Инкыйлаб тормышның барлык өлкәләренә дә йогынты ясый, шул исәптән музыкага да. Реформалар, сүз әйтергә азатлык булу тамашачы алдында чыгыш ясарга мөмкинлекләр бирә. Алар тора-бара нормага кереп китә.Шәхси иреклек, музыкаль сүз иреклеге уңай һәм шул ук вакытта тискәре нәтиҗәләргә дә китерә ала. Граммофон язмалар белән дә шул ук хәл кабатлана. Һәр теләгән кеше акчага үзенең тавышын яздыра алган. Штамповка процессы башлана: бөтен кеше диярлек җырлый башлый. Чыганакларга таянсак, шикле һөнәр ияләре җырлаган. Аларның язмалары аноним булган. Җәмгыять тәнкыйтьләмәсен өчен алар исемнәрен дә, нәрсә белән шөгыльләнгәннәрен дә яшергән. Граммофон язмаларының күпчелеге 1910 елдан яздырыла башлаган. Язмаларны “Пате” француз фирмасында һәм “Граммофон компани” инглиз фирмасы тавыш яздыру компанияләрендә яздырып булган. Моның өчен фирма вәкилләре Казанга үзләре килгән яисә Мәскәүгә барырга кирәк булган. Әлеге язмалар бүгенге көндә Франциянең Милли китапханәсендә саклана.“Хатын-кызларның гына түгел, хәтта ир-атларның да чинаган тавыш белән җырлаулары күзәтелә!”Әдәбият белгече Сәгыйть Сүнчәләй “Безнең музыка” мәкаләсендә граммофон язмаларын башкаручыларны анализларга тырышып карый. Иң элек ул әлегәчә татар композиторлары юк, шуңа күрә халык җырларын җырларга туры килә, дип билгеләп үтә. “Яңа көйләр барлыкка килә, әмма алар бик үк матур һәм милли түгел”, - дип яза ул.XX гасыр башында татар җырчылары арасында популяр булганнары: Хөсәен Йосыпов, Мәхмүзә Булатова, Мәрьям Искәндәрова, Нәфисә Позднякова, Мирфәиз Бабаҗанов, Хәдичә Гамбитская, Ибраһим Адамантов һәм Габдулла Кариев.Ул вакытта рус халык җырларын башкару манерасына яраклаша, шуңа охшатып җырлыйлар. Хатын-кызларның гына түгел, хәтта ир-атларның да чинаган тавыш белән җырлаулары күзәтелә! Бу, әлбәттә, музыкада гына түгел, башка бик күп әйберләрдә дә чагылыш тапкан. Мисал өчен, әдәби әсәрләрдә дә рус сүзләрен кыстыру киң тарала. Игътибар итсәгез, Фатих Әмирхан еш кына рус сүзләрен куллана. Нишләтәсең, мода бу!Шушы җырчылар арасыннан аерым урынны мәгърифәтче Камил Мотыйги алып тора. Ул үз заманында гастрольләргә чыккан популяр эстрада җырчысы булып таныла. Аны “татар Шаляпины” дип йөртәләр, чөнки башка җырлаучылардан аның тавышы чагыштырмача “түбәнрәк” була. Ул Россия буйлап чыгыш ясап йөри. Репертуарында халык җырлары, үзе иҗат иткән җырлар була. Ул вакытта “Ай, былбылым” җыры популяр була, аның көен Камил Мотыйги үзе алып кайта, алга таба Нәкый Исәнбәт сүзләренә башкара торган була. Шулай ук “Пар ат” җыры да танылып китә.Камил Мотыйгиның "Пар ат" җырын башкарган язма Франциянең Милли китапханәсендә саклана.Габдулла Тукай белән Камил Мотыйгины туганлык җепләре бәйли, ул хәтта әтисе Мотыйги хәзрәтнең Җаек шәһәрендәге“Мотыйгия” мәдрәсәсендә Тукайның укытучысы да була. Камил Мотыйги Тукайның шәхес һәм шагыйрь булып формалашуында зур роль уйный. Урал якларында татар телендә чыгучы газета һәм журналларның нигез салучысы, нәшер итүчесе һәм мөхәррире буларак ул Тукайның шигырьләрен бастырып чыгара. Әмма киләчәктә инде аларның юллары да, карашлары да аерыла. Тукай Мотыйгиның җырчы булуын ачык тәнкыйтьләп чыга, аңа элекке мөгаллименең җырлап йөрүе ошамый. Аның фикеренчә, Коръән укучы, алдынгы зыялы шәхес акча артыннан куып, Казанның төрле җирләрендә чыгыш ясап, җырлап йөрегә тиеш түгел.Үзенең чыгышларында Камил Мотыйги гражданлык позициясен белдерә, мохтаҗлар, бай кешеләрнең һәм кайбер руханиләрнең гадел булмаулары турында сөйли. Камил Мотыйгиның Коръән сүрәләрен укыган язмалары бүгенге көнгә кадәр сакланып калган.Хәзерге заман поп-музыкасына нигез салынуБеренче эстрада җырчылары һәм музыкантлары чыннан да төрле мәйданнарда чыгыш ясаган: ярминкә, ресторан, теплоход һ.б. урыннар ул вакытта модада була. Аерым концерт заллары булмый, әмма “концерт номеры” дигән төшенчә барлыкка килә. Ул кыска, әмма структурасы буенча алдан әзерләнгән тулы тематиканы үз эченә алган. Хәтта администраторлар да булган. Алар концертлар оештырган, заказ бирүчеләр белән алдан килешүләр алып барган, чыгыш ясау графикасын төзегән. Ул да түгел, 1930 елга инде сәнгать хезмәткәрләре бюросы булган, әлеге кешеләр җырлаучыларны тыңлаган һәм аларга категория билгеләгән. Бу – худсоветның прототибы дип әйтә алабыз.Эстрада-вокал музыкасында тәхәллүс дигән төшенчә дә барлыкка килә. Концерт номеры әзерләнгән, гади тексттан торган җыр һәм истә кала торган көй әзерләнә, җәлеп итүче тышкы кыяфәт, гадәт булмаган псевдоним... Җырчы популяр булсын өчен тагын нәрсә кирәк дип уйларсыз. Әлбәттә, акча өчен таныту һәм ротация. Шуннан чыгын инде чыгыш ясаулар, граммофонда яздырылу билгеләнә. Алга таба язмаларны төрле тыңлаучылар арасында киң җәелдерү китә. Граммофоннар күп кешенең өендә була, ди тарихчылар. Шулай итеп, йөз ел элек хәзерге заман поп-музыкасына нигез салына.Фәйзулла Туишев – эстрадада чыгыш ясаган бердәнбер татар гармунчысыЭстрада сәнгатенең берничә юнәлеше бар: җыр, инструменталь номер, бию, пародия һәм юмор сөйләү. Эстрадада инструменталь номерлар турында сүз алып барганда түбәндәгеләрнең исемнәрен атап китү урынлы булыр: скрипкачылардан Гайсә Мәкәрҗә, Ончы Фәхри, Гали Зәйпин, Карамалай, Хәбибулла Әхмәдуллин, Мөхәммәтша Мостафин һәм легендар гармунчы Фәйзулла Туишев.Туишев Казанга 1920 еллар башында килә. Эстрадада чыгыш ясаган бердәнбер татар гармунчысы була ул. Аның танылган булуы һәм осталыгы Казаннан тыш башка ерак җирләргә дә тарала. Ул үзлегеннән уйнарга өйрәнгән даһи гармунчы була, хәтер мөмкинлеге бар халыкны да таң калдыра. Башкалар кебек үк ул да ярминкәләрдә чыгыш ясый башлый. Репертуарында төрле милләт халыкларының көйләре, рус романслары, татар эстрадасы җырлары урын ала. Ул әлеге җырлардан попурри төзи, Казанда, Түбән Новгород, Мәскәү, Баку, Кытай, Корея һәм Көньяк Америкада чыгыш ясый. 1915 елда Фәйзулла Туишев Санкт-Петербургта Фёдор Шаляпин белән бер сәхнәдә була. Ул гомере буена гармуннар коллекциясе җыя.Татар вокал музыкасында беренче адымнар: Шәрык клубыТатар вокал музыкасы ике төрле юнәлештә формалаша (боларны мин үземнең нәтиҗәләремнән чыгып китерәм): популяр үзешчән эстрада музыкасы һәм академик профессиональ эстрада музыкасы. Бүгенге көнгә кадәр бездә эстрада беренче агым буенча бара. Академик агым күренекле Шәрык клубы (1907 елның 1 декабрендә ачыла) эшчәнлеге белән бәйле, ул заманында татар зыялыларының мәдәни үзәге булган. Биредә әдәби кичәләр узган, лекцияләр укылган, татар һәм рус телләрендә спектакльләр куелган һәм программа, афишалар белән беренче махсус тематик концертлар уздырылган. Анда операдан өзекләр, Казанда яшәгән төрле халыкларның җырлары һәм танылган җырлардан торган поппурилар башкарылган. Җырчылардан Фәттах Латыйпов, скрипкачы Гали Зәйпин, мандолиначы Солтан Рахманкол, композитор һәм пианистлар Солтан Габәши, Заһидулла Яруллин актив чыгыш ясый. Нәкъ менә Яруллин Шәрык клубы каршында беренче кыллы ансамбль оештыра. Залда исә шигырьләрен һәм әсәрләрен Габдулла Тукай, Сәгыйть Рәмиев, Фатих Әмирхан, Габдулла Кариев укый.Габдулла Тукай замана җырчыларын сүгеп кенә калмаган, аңа ошаган җырчылар да булган. Әйтик, Фәттах Латыйпов, Солтан Рахманкол кебек җырчыларның иҗатларын яраткан. Ул аларның татар халык җырларын оста башкаручылар буларак бәяли. Югарыда әйтеп үткән ике агымны капма-каршылыкта кабул итмәскә кирәк. Бөтенләй дә алай түгел.Мәдәни тормышта яңа ыргылыш – радио һәм филармония барлыкка килү!Казан XX гасырның I яртысында кайнап торган музыкаль шәһәр була. Төрле пландагы һәм жанрдагы музыка һәр җирдә яңгырый. 1927 елда зур вакыйга – Казанда беренче радио оеша! Туры эфирда беренче радио концертлар яңгырый, музыканы таныту һәм трансляцияләү башлана. Бу – Казанның мәдәни тормышында зур ыргылыш була.Ул вакытта бары тик туры эфир гына була, шуңа күрә вакытыннан алда бетерелсә яисә озаккарак сузылса – штраф салына. Эфирда күбесенчә академик-эстрадниклар Гөлсем Сөләйманова, Асия Измайлова, Газиз Әлмөхәммәдов башкаруындагы халык җырлары яңгырый. Беренче әдәби редактор Исмәгыйль Усманов, ә музыкаль редактор Салих Сәйдәшев була.Филармония барлыкка килгәнчегә кадәр нәкъ менә радио мәдәни бөтен җырчыларны берләштерүче үзәк була. 1937 елда Татар дәүләт филармониясе (шул исәптән эстрада бүлеге дә) ачыла. Искитмәле музыкантлар килә: Фәйзулла Туишев, конферансье Фәйзи Йосыпов. Әмма җырчыларның җитмәве ачыклана, ул бигрәк тә 1941 елда Мәскәүдәге татар әдәбияты һәм сәнгате декадасына кемне дә булса җибәрергә кирәккән вакытта сизелә. Ситуациядән чыгу юлы табыла: Мәскәүдән гармунчы Гани Вәлиев, җырчы Җәвәһирә Сәлахова һәм Рәшит Ваһапов килә. Тик Бөек Ватан сугышы башлана һәм декада кичектерелә. Уйлап кына карагыз, өч ел дәвамында гына да Ваһапов бригадасы солдатлар өчен 500 концерт куя!“Ваһапов тарафыннан эстрадада беренче тапкыр ир-ат һәм хатын-кыз дуэты кертелә” – Ваһапов алып килгән яңалыклар һәм Илһам Шакировка куйган планкаРәшит Ваһапов турында озак сөйләргә була, чөнки аның татар музыкасы тарихына керткән өлеше бәяләп бетергесез. Аны татар халкының визит карточкасы итеп санаганнар һәм әле дә еш кына татар эстрадасының беренче җырчысы дип йөртәләр. Бу алай үк түгел, әмма Рәшит Ваһапов татар эстрадасын югары профессиональ дәрәҗәгә күтәрә. Шуның белән дә ул үзеннән соң килгәннәргә югары планка куя, шул исәптән Илһам Шакировка да. Ул аны кумир, укытучы дип йөртә. Ваһапов тарафыннан эстрадада беренче тапкыр ир-ат һәм хатын-кыз дуэты кертелә. Рәшит Ваһаповның дуэтташы аның хатыны Җәвәһирә Сәлахова була. Аның популярлыгы артканнан арта бара, ә җырлары радиоконцертларда яңгыратыла. Гастроль графигы берничә айга алга төзелә.Нәкъ менә радио аша Илһам Шакиров кумирының беренче тапкыр тавышын ишетеп ала. Аның тавышыннан ул борынгы татар җырларын өйрәнә. Тормышында әһәмиятле вакыйга булып аның Ваһапов концертына күрше авылга баруы була. Гаҗәпләнгән Илһам Шакиров мондый дәрәҗәгә менәр өчен укырга кирәклеген аңлый.Телогрейка, кирза итек һәм Казан музыка училещесы подвалында яшәү – Илһам Шакировның шәхес булып үскән чагыИлһам Шакиров Казан консерваториясенә хат яза, ләкин аңа җавап бирмиләр. Шуннан соң ул Алабугага педагогика институтына укырга керергә китә. Анда аны кабул итмиләр, чөнки ул халык дошманы улы була... Илһам абый Казанга юл тота, авылдашларын очрата һәм барысы да аңа барып җырлап карарга киңәш бирә. Илһам абый соңга кала, имтихан инде үткән була. Аның музыка училещесына укырга керер алдыннан бер кызык вакыйга булып ала. Бер дусты аны медицина университетының тулай торагына чакыра, студентлар Илһам абыйдан нәрсә дә булса җырлавын сорый. Ул данлыклы “Кара урман” җырын җырлый башлый, тулай торакның барлык яшәүчеләре җыелыша, һәм, шулай итеп, Илһам абый күп җырлар башкарып, тавышын шомарта. Икенче көнне ул музыка училещесына телогрейка, кирза итектән килеп керә. “Озын буйлы, беркемне дә белми”, - дип тасвирлый аны композитор, ул вакытта халык бүлеге студенты Фасил Әхмәтов. Фасил абый аңа бинаны күрсәтә, шуның бер бүлмәсендә тукталып, Шакировның җырлавын сорыйлар.Казанда булган беренче айларда Илһам Шакиров Казан музыка училещесының подвалында яши. Казанда булыр өчен һәм белем алу өчен ул барысына да әзер була. Миңа Илһам Шакиров белән аралашырга туры килде, һәм аңа шундый сорау биргән идем: “Әгәр дә Сез музыка училищесына эләкмәгән булсагыз, Алабугада Сезне кабул иткән булсалар, ул вакытта ничек булыр иде?”. Ул: “Һөнәрем буенча нинди белгечлек алуым мөһим түгел, мин һәрвакыт җырлаган булыр идем”, - диде.Студент буларак Илһам абыйны шунда ук күреп алалар, аны радиода туры эфирда барган концертларга катнашырга чакыралар. Шунда ул Рәшит Ваһапов белән таныша. Ваһапов аны тыңлап карый, тавышын ошата һәм шул вакыттан алып алар тыгыз аралаша башлыйлар. Илһам Шакиров Рәшит Ваһаповның өендә була, киләчәктә репертуарга кертер өчен җырларның ноталарын күчереп ала. Соңыннан ул Казан дәүләт консерваториясенә укырга керә, уңышлы гына укый. Укып бетергәннән соң аңа бөтенесе дә бер тавыштан опера театрына барырга киңәш итә, чөнки тавыш мөмкинлекләре яхшы була. Әмма ул бөтенләй икенче юлны сайлый: 1960 елда консерваторияне тәмамлый, диплом ала һәм Татар дәүләт филармониясенә эшкә урнаша, бөтен гомерен аның белән бәйли.“Әлфия белән Илһам – бер-берсенә ярдәмче һәм дус” яки эстрада поп-музыкасының яңа чоры башлану тарихыИлһам Шакировны шунда ук Әлфия Авзалова белән бер бригадага берләштерәләр, ә ул инде филармониядә берничә ел эшләгән була. Бригадага “Сәхнәдә яшьләр” дигән исем бирәләр һәм алар шунда ук Россия һәм Урта Азия шәһәрләре буйлап гастрольләргә кузгалалар. Өч елдан соң бригаданың бергәләшеп эшләү дәвере бетә, һәр ике җырчы үз командасын туплап, үз юлы белән эшли башлый. Әмма бу ике кеше һәрвакытта да янәшә була, бер-берсенә терәк-таяныч, дус һәм ярдәмче була. Алар татар халык җырына һәрдаим тугрылыкны саклый. Илһам Шакиров белән Әлфия Авзаловадан эстрада поп-музыкасының яңа чоры башлана.XX йөзнең алтмышынчы елларында нәкъ менә алар кулларына беренче тапкыр микрофон ала, аларның шушы башлангычы булганга күрә эстрадада тәүге тапкыр вокаль-инструменталь ансамбльләр барлыкка килә. Алар татарлар өчен каты һәм күнегелмәгән электрогитара, синтезатор белән килеп керә. Моннан тыш, бәрмә уен коралы җайланмасы, бакыр тынлы эстрада-джаз уен кораллары куела.Ансамбльләр татар эстрадасында Россиядә таралган вокаль-инструменталь ансамбльләрдән соң пәйда була, ә Россия эстрадасы Европадагы “The Beatles” һәм “Rolling Stones” төркемнәренә иярә. Татар эстрадасында “Казан утлары” (Әлфия Авзалова бригадасы) һәм “Идел” (Илһам Шакиров бригадасы) беренче вокаль-инструменталь ансамбльләре барлыкка килә. Әмма татар тамашачысы шушы электрон яңгырауны кабул итми. Гастрольләр куеп йөргән вакытта еш кына авылларда өлкән кешеләр шундый чыгышларны туктатуны таләп итә, моны алар татар музыкасыннан көлү дип кабул итә. Аеруча бәрмә уен коралы җайланмасына бәйләнәләр.Бер вакыйганы сөйләп китәсем килә. Бер концерт алдыннан Илһам Шакировның аппаратурасы эштән чыга. Ул кич буе микрофонсыз баянга яисә а-капеллога җырлап чыга. Концерттан соң ул бер кызыклы язу ала: “Хөрмәтле Илһам туган! Сезнең көчәйткечегез януына бик шатбыз, чөнки шуның аркасында саф, табигый тавышыгызны ишетү бәхетенә ирештек. Сезнең көчле тавышыгызга микрофонның кирәге юк. Шушы матур, моңлы тавышыгыз белән шатлык бирүегез өчен мең рәхмәт”.Татар тамашачысының электрон музыканы кабул итмәвенә карата дәва: “Заманча, ансамбль белән җырлауны һәм баянга башкаруны тигез дәрәҗәдә тоту”Әлфия апа белән Илһам абый яңа электрон тавыш кабул ителсен өчен күпмедер вакыт үтәргә тиешлеген бик яхшы аңлый. Алар чыннан да зур тырышлык куя. Әлфия Авзалова бу мәсьәләдә үзен бик шома һәм зирәк тота. Концерт программасын төгәл уйларга һәм, кирәк булган очракта, кинәт кенә үзгәрешләр кертергә мәҗбүр була. Әлфия апа тамашачыларның музыкага булган тәэсирләрен тоя, карый. Чыгу юлы бер генә – заманча, ансамбль белән җырлауны һәм баянга башкаруны тигез дәрәҗәдә тоту.Еш кына Илһам Шакиров яңа җырын иҗат итүгә Әлфия Авзаловага күрсәтә торган була. Һәм инде алга таба әлеге җырның язмышын хәл итеп бетерә. Илһам Шакиров мәкаләләре, лекцияләре белән дә таныла. Салих Сәйдәшев үлгәннән соң аңа һәйкәл куярга дип беренчеләрдән булып чыгыш ясый. Ул халык һәм профессиональ музыкасын актив пропагандалый.Илһам абый эстрадага түбән дәрәҗәдәге җырлар чыгуына, үзешчән җырчылар арта баруына бик борчыла. Бер интервьюда ул аларны “инкубатор җырчылары” дип тәнкыйтьли. Үзе шул юлдан ничек чыгарга кирәклеген сөйли, киңәшләр бирә. Ул элекке заманнардагы кебек авылларга барып, талантлы яшьләрне эзләргә, аларга профессиональ белем бирергә кирәк дигән фикердә була.“Мин гел шаян булдым, Җәлил җырым белән бергә үләрмен дип язса, мин җырлар белән үлгәндә көләчәкмен дә” – “Әлфия апа талантлы җырчы һәм кояшлы кеше булып хәтердә калды”Әлфия Авзалова – уникаль һәм трагик язмышлы шәхес. Ул бик иртә әнисен югалта, ачлыкта яши, соранып йөри, балалар йортында тәрбияләнә. Берүзе ике баласын аякка бастыра, ятим калган алты племяннигын карый, инсульт кичерә, тавышын югалта, химия терапиясен узгач, чәчләре коелып бетә... Әмма ул гаҗәп кеше була! Ул килсә, бәйрәм була, һәрвакытта да бар нәрсә турында ихластан ачык сөйли иде. Әлфия апа талантлы җырчы һәм кояшлы кеше булып хәтеремдә калды.“Ничек итеп Сез оптимист була аласыз?” – дигән сорауга ул: “Күп уйларга кирәкми, уйнап яшәргә кирәк”, “Минем халкымнан серләрем юк” яисә “Мин гел шаян булдым, Җәлил җырым белән бергә үләрмен дип язса, мин җырлар белән үлгәндә көләчәкмен дә”, - дигән иде.Әлфия апа һәрвакытта да модница иде. “Мине һәрвакыт француженка дип атыйлар иде”, - дип яза ул үзенең китабында, чөнки аның сәхнә образы якты, модага туры килә торган иде. Идәнгә кадәр күлмәк, ачык җилкә, төрле модадагы чәчтараш, сәхнәдә үзеңне ирекле тоту – моңарчы эстрадада булмаган әйберләр. Бу яктан ул беренче яңалык алып килүче. Хәзер инде ул норма итеп кабул ителгән.Әлфия апа кайсыдыр артистларга охшарга тырыша, моны ул үзе дә яшерми. Әйтик, Эдита Пьеханы алыйк. Аның белән ул Мәскәүдә бер сәхнәдә җырлый. Әлфия апа сәхнә артында басып тора, Пьеханы күзәтә, костюмнарның фасоннарын исендә калдыра һәм өендә шул күлмәкләрне кулдан тегә.“Моң – кайчан авырлык күрәсең дөньяда, йә бала вакытта, йә үскәндә яисә хәерчелекне күрсәң, кешедә моң була. Шуннан моң туа. Күңелле дә, авыр да була. Без Илһам Шакиров белән бик күп авырлыклар күрдек, гел авырлыклар күреп кенә эшләдек. Ачык машина, чана, өс-башка юк, сап-салкын клубка килеп керәсең, алар җимерек, чөнки сугыштан соң калган. Шуңа карамастан, мин гомерем буе шаян булдым. Кешеләрне көлдерергә тырыштым, үзем авыру булсам да (кан басымым күтәрелеп тора, шуннан интегәм), мин кан басымын онытам, әзгә генә төшә икән, мин төркемемдәге кешеләремне көлдерә башлыйм. Шаянлыктан шаярам мин. Кайгыда да, шатлыкта да шаярам”, - ди бер әңгәмәсендә Әлфия Авзалова.Әлфия Авзалова белән Илһам Шакиров Салават Фәтхетдиновка юл яраӘлфия апа белән Илһам абый белемнәре булмаган яшь башкаручыларга филармониягә урнашырга ярдәм итә. Аларның җиңел куллары белән “Татар җыры-89” конкурсында популяр эстрада музыкасының яңа перспективалары ачыла. Шунда Салават Фәтхетдинов лауреат исемен ала. Аларның икесе дә Салаватны ихтирам итә. Ә Салават Фәтхетдинов, белгәнебезчә, үзенә күрә эстрада музыкасының классик башкаручысы була. Тырышлык, талант һәм моң дигән әйберләргә Салават үзе дә Мәдәният институтына кабул иткәндә имтиханда игътибар бирә, халыкчанлыкны яклый, табигый мелизматиканы һәм моңны хуплый. Болар, кызганыч, җырларын акчага ротациягә биргән җырчыларда һәм татар телендәге альтернатив музыка башкаручыларында юк.“Әгәр яшьләр җырлый, аларның әйтер сүзе бар икән, рәхмәт кенә әйтергә кирәк”2000 елларда радиода эшләгәндә мине җырчылар, әдәбиятчылар һәм “Иттифак” рэп төркеме җыелган бер дискуссиягә чакырдылар. Хәтерлим, аларны каты сүктеләр. “Рэп – татар музыкасы өчен яраклы түгел, ничек болай була ала” һ.б. сүзләр чыкты. Мин анда әйткән фикеремне хәзер дә кабатлыйсым килә: Миңа ул төркем ошый. Миңа калса, нәрсәдер әйткән яисә җырлаган һәр кешене тыңларга кирәк, чөнки ул үзенең хисләрен белдерә. Бер якка гына карарга,“әйдәгез, халык җырларын яисә профессиональ җырларны гына җырлыйк, калганнар дөрес эшләми” дип түгел, карашны ачарга кирәк. Минемчә, яшьләрне өйрәтергә кирәк, аларда профессиональ белемнең нигезе булсын. Шул очракта яхшы классик белем алып, вокал мәктәбен үтеп, альтернатив агымнарны да тагын да югарырак дәрәҗәгә күтәреп була. Шуңа күрә, әгәр яшьләр җырлый, аларның әйтер сүзе бар икән, рәхмәт кенә әйтергә кирәк. Алар яраткан шөгыльләре белән шөгыльләнә, беркемгә дә бернинди зыян салмый.