Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинованың машина йөртүчесе хастаханәгә эләккән

Концертларга бер сәгать кала авырып киткән Диаз Фәрхетдиновка Балык бистәсе үзәк район шифаханәсендә операция ясыйлар.

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинованың машина йөртүчесе хастаханәгә эләккән
Солтан Исхаков

Җырчының концерт бригадасында машина йөртүче, концертларыннан репортаж ясаучы, сәхнә утларын җайлаучы, тагын бик күп эшләрен эшләүче Диаз үзен начар хис итә башлый. Егетне концерт башланырга бер сәгать кала хастаханәгә алып китәләр дә, операция ясап куялар. Бу турыда Илсөя Бәдретдинова үзенең Инстаграм битендә хәбәр итә.

«Аңа тизрәк терелеп чыгуын телибез! Син җитмисең группага», — дип яза ул.

Җырчы шулай ук Диазга тиз арада тиешле ярдәм күрсәткән хастаханә табибларына, бүгенге көндә аның сәламәтлеген кайгыртып торучы Балык Бистәсе мәдәният йорты кассиры Рәсимәгә зур рәхмәтен җиткерә.

Җырчының подписчиклары да бу хәбәргә битараф калмыйча, Диазга исән-сау терелеп, аякка басуын тели. Кайберләре Илсөягә теләктәшлек белдереп: «Һәр кешенең үз эше шул, бер генә кеше булмаса да, сиздерә башлый. Уңышлар сезгә», — дип яза. Икенчеләре «Күз тия инде сезгә. Машинагызга да, киемегезгә дә миләш куеп йөрегез», — дип киңәш бирә.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Бу көннәрдә тәмләп язарга вакыт җитми генә ...Аннан, концерларымнан репортаж ясаучы ,сәхнәгә утларны җайлаучы, минем водителем...бик күп эшләрне эшләүче җегетебез Диаз авырып китте әле безнең((( Концертка бер сәгать кала Балык Бистәсе шифаханәсенә алып китеп операция ясап куйдылар((( Аңа тизрәк терелеп чыгуын телибез! Син җитмисең группага @diazfarhutdinov481 Сүз уңаеннан Диазыбызны кайгыртып торучы Балык Бистәсе мәдәният йорты кассиры Рәсимәгә, шифаханә табибларына зуууур рәхмәт!!! . Базарлы Матакка, Балык Бистәсе тамашачыларына зур-зур рәхмәтләребезне җиткерәсем килә! Бүген без Теләчедә! Өстәмә концертлар: Балык Бистәсе - 6 февраль Теләче - 7 февраль Очрашканчыга кадәр,кадерлеләрем! #атказанмаган #иббанда #янасезон #ИБгруппасы#янапрограмма#люблюнемогу#ильсиябадретдинова#илсоябэдретдинова#татарэстрадасы#татарэстрадасыартистлары#концерт#тугантелтелеканалы#татарстан#башкортостан

Публикация от Ильсия Бадретдинова (@ilsiiabadretdinova)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100