Люция Әблиева: «Әни каршымда җан бирде, балаларым булмаса, бу югалтуга түзмәс идем» | intertat.tatar

Люция Әблиева: «Әни каршымда җан бирде, балаларым булмаса, бу югалтуга түзмәс идем»

Люция Әблиеваның «Соңлап тотылган җавап» хикәяләр җыентыгы чыкты. Автор белән әңгәмәне тәкъдим итәбез.

«Үз балаларым булмаса, әнине югалтуга түзмәс идем»

Люция апа, бу сорауны сезгә күпләр бирәдер дип уйлыйм. Шулай да әсәр ничек языла ул?

Иҗатчыларның танылганнары да, танылмаганнары да: «Иҗат иткәндә колагыма кемдер пышылдап тора», — ди. Кайчагында: «Онытмыйм, шушы җөмләсен генә язам», — дигәннән генә бер хикәя килеп чыга. Яза башлагач, китеп барып булмый. Ул үзеннән-үзе языла да языла. Кайвакыт уйлап бетерелгән, кәгазьгә генә төшерәсе калган әсәрне яза башлагач, никтер барып чыкмый. Мин, тормыштан алып, үзем күргәннәрне язам. Таныш-белешләр, туган-тумачалар сөйләгән тарихларны, хәлләрне әсәрләргә нигез итеп алам. Кайчак алар бер-ике җөмлә генә әйтеп куя, ә мин инде тулы бер хикәя язам.

Ник мин сөйләгәннәрне яздың диючеләр булмыймы?

«Ник мин сөйләгәннәрне язмадың?» — диючеләр бар. Укучы әсәрләрне социаль челтәрләрдә укый да, үзенең үткәннәрен күз алдына китерә. Алар миңа яза, үз тарихларын сөйли. Мин сөйләгәннәрнең барысын да язмыйм, сайлап алам.

Ни ул «тормыш тәҗрибәсе»? Сезнең баштан ниләр үткән?

59 яшем булды. Барысы да бар… Тормыш тәҗрибәсенә барысы да керә. Минем башымнан да югалтулар үтте. Беркайчан да төзәтә алмаслык хаталар да булды, авырлыклар аша да үттек. Якын кешеләремне дә югалттым. Миңа 31 яшь булганда, әнкәй китеп барды. Әлеге югалту мине үзгәртте, тормышыма да үзгәрешләр кертте. Мин әни исән чагындагы кеше түгел идем инде.

Заманы да шулай туры килде. Үземнең тормышымны матди яктан алып бару мәсьәләсе турында мәктәптә укыганда ук уйланган идем, шуңа күрә хокук белгече профессиясен сайладым. Эшли башлаганда зур хезмәт хаклары алдым. Җитеш тормышта яшәр өчен дөрес юлдан киттем: акчасы да булды, мал да тупланды. Әмма заманалар үзгәрде, без — бюджетта эшләгәннәр тиеннәргә калдык.

Әниегезгә ни булды?

«Саркома матки» диагнозы иде анда. Сентябрьдә авырый башлады да декабрьдә китеп барды. Ул үлгәндә аның янында идем. Ул безнең каршыбызда җан бирде. Үз балаларым булмаса, бу югалтуга түзмәс идем дә, бәлки… Әни җан биргәч, балаларымны кочакладым, нәкъ менә алар миңа көч өстәде.

Авырганын белгәч, әнкәй үлсә, ничек яшәрмен икән дип уйлана идем. Аның хатын-кыз сәламәтлеге белән проблемалары беркайчан да булмады. Әмма үләренә бер ел кала ул мунча башына кызыл балчык сыларга менгән иде. Бәләкәй генә баскычка баскан булган, шуннан елыгып төшкән. Биек тә булмаган да югыйсә, әмма кызыл балчыклы бидрә аның корсагына төшкән. Эче кара янган инде, ләкин безгә генә белдертмәгән. Хәтта УЗИ ясаткач та безгә бер сүз дә әйтмәгән.

«Әгәр халык сине укымаса, язуыңның файдасы юк»

Хәзер нинди темалар яратып укыла?

Беренче чиратта мин үзем дә укучы. Язганда укучы күзлегеннән карап язам. Бер генә төрле жанрны яраткан кеше бар микән ул? Үзем төрле жанрларны укыйм. Кызык булсын. Кайбер маҗаралы детективлар да кызык булмый бит. Шуңа күрә, беренчедән, төрлеләндерергә кирәк. Әсәрләрдә мәхәббәт темасы да, килен-кайнана мәсьәләсе дә, үсмерләргә кагылышлы бәхәсләр дә, сатира да булсын. Һәм, әлбәттә, үзем өчен кызык булсын — иң мөһиме.

Без — совет чоры балалары, югары пафос белән язылган, сугарылган әсәрләрне укып үскән буын. Без аны кабул иттек, безгә ул кызык булды. Ә бүген укучы лирик әсәрләрне укырга тели. Бу заманның катмарлыгы белән дә бәйледер. Инде китап укыганда да кешенең һаман да көнкүрешәге проблемалар белән мавыгасы килмидер дип уйлыйм. Әмма шунысы бар: заманында Чеховны, Тургеневны, Тукайны, Такташны кабул итмәүчеләр дә булган. Ә бүген кайтып-кайтып аларны укыйлар. Минем кебек ихтыяҗ булганга, язганнар да бер заман сайланып алыныр әле. Язучының бер генә әсәре булса да укучының исендә кала.

Сезгә кызык булса да, башкаларга кызык булмаска мөмкин.

Әйе, ләкин язганың үзеңә дә кызык булмаса, иҗат итүнең мәгънәсе юк. Хәзер социаль челтәрләр заманасы. Укучылар белән гел элемтәдә мин, аларның фикерләре дә килеп тора. Кайбер әсәрләрнең дәвамын сорыйлар икән, димәк, укучының кызыксынуын уята алганмын. Берничә әсәремне дәвам итеп язганым да бар.

Әсәр әзер булгач, аны кемгә укытасыз?

Иң беренче, әлбәттә, үзем укыйм. Кемгәдер алдан укытырга яратмыйм. Якын кешеләрем язуымнан хәбәрдар булып сорыйлар икән, бары тик язып бетергәч кенә укытам. Башка белгечләр, язучылар белән безнең фикер бөтенләй туры килмәскә мөмкин. Әгәр фикер сорап, аларга ошамаса, үзгәртергә тиеш булачакмын.

Минем өчен халык фикере беренче урында тора. Язгач, әсәремне социаль челтәрләргә урнаштырам. Бәләкәй чакта «мине халык күтәрде, танытты» дигән сүзләрне аңламый идем. Үзем яза башлагач кына, бу сүзләрнең асылына төшендем. Әгәр халык сине укымаса, синең язуыңның файдасы юк. Гади халык укыса гына сине журналистлар, редакторлар һәм башкалар күрә.

Укучылардан гел яхшы фикерләр генә килмидер…

Фикерләр төрле була, әйе. Шулай да мин барыбер үз юлымда. Дөрес, кайбер хикәяләргә үзгәрешләр кертелә, чөнки шушы өлкәне белгән белгечләрнең кайбер фикерләре белән килешмичә булмый.

Ничек уйлыйсыз, яшьләр татарча укысын өчен нишләргә кирәк?

Бу сорауга җавап уйланганда, үземә, үзебезнең буынга әйләнеп кайтам. Без ни өчен татарча укыйбыз? Чөнки без татар авылларында туган, шушы мохиттә тәрбияләнгән, татарча аралашкан, татар мәктәбендә белем алган, бездә татар теле һәм әдәбияты дәресләре җитәрлек дәрәҗәдә булган. Аннан соң укытучылар да китапка карата мәхәббәт уята алган. Башлангыч сыйныфларда, хәтерлим, мәҗбүриләп китапханәгә яздыралар иде. Синең китаплар алуыңны яисә алмавыңны тикшерәләр иде. Атнаның бер көнендә укылган әсәрләрнең эчтәлеген сөйләү дә бар иде. Шуларны чиратлап, такта янына чыгып сөйли идек. Искә төшерәм: барыбыз да тыңлап утыра идек, бер-беребезне тыңлый белә идек. Яшьләр татарча укысын өчен, башта татар телен белсеннәр иде. Татарча белмәсә, аңламаса, укымый инде ул аны. Әтисе-әнисенә яисә башка туганына гына укытса…

Мәктәпләрдәге хәзерге әдәбият программасын беләсезме?

Хәзерге программаны белмим. Быел нәнәй булдым, киләчәктә оныгым укырга кергәч, программа белән танышасы булыр. Матбугаттагы фикерләрне укып барам. Ризасызлык та белдерәләр, үзгәрешләр дә кертергә тәкъдим итәләр. Программада хәзерге укучыларга бөтенләй кирәк булмаган әсәрләр бар дигән фикерне дә ишеткән идем. Әлбәттә, дәреслекләрдә классик язучылар булырга тиеш. Шулай да бүген иҗат итүчеләрнең дә әсәрләре китапларга керергә тиеш дип уйлыйм. Укучыда китапка, әдәбиятка мәхәббәт уятуның бер ысулы — ул укучыны «тере» язучы белән таныштыру. Укытучылар очрашулар оештырсын иде, балалар язучылар, шагыйрьләр белән аралашсын. Шушы очрашуларның форматын укытучылар да, китап нәшрияты да, шулай ук язучылар берлеге дә уйларга тиеш.

Сез шагыйрә яисә язучы гына түгел, сездә икесе дә бар. Шулай да сезгә шигърият якынракмы, әллә чәчмә әсәрләрме?

Әлеге ике өлкә дә миңа бер дәрәҗәдә, икесен дә язасым килеп тора. Бүген шигырь, иртәгә хикәя язарга кирәк, дигән кагыйдә юк бит. Күңелем ни сорый, шул языла.

Без Аяз Гыйләҗевларны, Мөхәммәт Мәһдиевларны һәм башкаларны бик еш горурланып искә алабыз. Бүген алар дәрәҗәсендә язучы каләм әһелләре бармы?

Мин әдәбият белгече түгел. Барлык әсәрләрне укыдым һәм укып барам, дип әйтә алмыйм. Аяз Гыйләҗев, Мәһдиев булырга тырышкан язучылар юктыр. Ул язучы икән, димәк, ул үз юлын эзләячәк. Алар дәрәҗәсендә язу кирәкме? Бәлки, аларның дәрәҗәсе дә бөек дәрәҗә түгелдер. Бәлки, башкачарак язарга кирәктер. Заманы башка бит.

Тарихка әйләнеп кайтсак, әлеге көндә бөтен дөньяга танылган язучыларны үзләре исән чагында нәшрият йортлары якын да китермәгән. Алар билгесез булган, китапларын бастыра алмаган. Бастырсалар да, китаплары сатылмаган. Рәссамнәр арасында да исән чакта картиналарын тарата, сата алмаганнар күп. Ә хәзер менә алар исән түгел, әмма картиналары миллионнар тора, һәм кешеләр аларны сатып ала.

Исән чагында кешенең кадерен белмәү татарларга гына хас түгелдер ул?

Шулай. Әле бит мөмкинлекләр дә кирәк. Радиоларда, телевидениеләрдә татарлар турында төшерелгән тапшырулар күбрәк булса иде. Россия телеканалларында шулкадәр төрле тапшырулар бара. Аларда иҗат кешеләрен төрле яктан күрсәтәләр, төрле сөйләшүләр алып барыла, шәхесләрне таныталар. Кызыгам, чын. Безгә дә шушы өлкәдә эшләргә кирәк дип уйлыйм. Сәләтле кешеләребез бар бит. Аларны халык белән таныштыручы тапшырулар гына аз.

«Башкачарак язу» ничек ул?

Китап укырга яратучы бер ханым белән сөйләшкән идек берсендә. Ул: «Табигать күренешләрен артык тасвирлап язуларын, фәлсәфи фикерләрне, язучының берәр мәсьәләгә карашын укырга яратмыйм. Шулар ярты китапны ала», — дигән иде. Аңа сюжет кирәк. Мин аның белән килешеп бетмим. Шулай да бүгенге укучы сюжетның бай булуын, геройларның диалогларын күбрәк үз итә. Пафослылыкны артык кертмичә язудыр ул башкача язу.

Тарихи повесть яисә роман язасыгыз килмиме?

Шушы жанрда язып карарга исәбем бар. Архивларда чокынып, үзебезнең як, хәтта нәсел тарихын өйрәнеп язар идем. Безнең нәсел — муллалар нәселе. Әмма исәп булу белән генә бармый бит, тырышлык та, сәләт тә кирәк. Килеп чыгармы?.. Белмим.

Сез уңышка ирештегез. Көнләшүчеләр бармы?

Көнләшү - тормышта була торган хәл. Уңышка ирешкәч, көнләшүчеләрнең булачагына әзер идем, чөнки минем белән аралашып йөргәннәрнең кайберләре китабым чыккач ук минем белән аралашмый башлады. Андыйлар булды, сер түгел. «Сездән көнләшүчеләр күптер ул, иҗатыгыз балкый», — дип язучылар да бар. Көнләшү иҗат өлкәсендә генә булмый, эштә дә, тормышта да була. Аяк чалучылар да булгандыр. Әмма мин үз холкым белән бу кешеләрнең очкыннарын ялкынга әйләндермәдем.

Башкалар сөйләгәнне язам, дисез. Ирегез белән танышу тарихын сөйләгезче. Бәлки, берәр язучы сезнең тарихны язар?..

Мәхәббәт турында үзем дә язарга яратам. Берсендә иремнән: «Люциянең мәхәббәт шигырьләре кемгә язылган икән?» — дип сорадылар. Ул: «Барысы да миңа», — дип җавап кайтарды. Әмма ирем хаклы түгел. Беренчедән, мәхәббәт шигырьләре төрле була, һәм аларның барысы да безнең тарих, тормыш турында түгел. Ә үз тарихымны сөйләмим әле. Бер хикәя итеп үзем язармын. Әмма, язгач та, кайсы хикәядә мәхәббәт тарихымны язганны әйтмәячәкмен.

Әсәрләрдә интим күренешләрен язуга ничек карыйсыз?

Куприннарны укыганнар өчен мин язганнар интим күренеш түгелдер. Без үзебезне тыйнак халык дияргә яратабыз. Язганда да ул сизелә, күп нәрсә язылмый кала, укучы язылмаганны үзе уйлап бетерә. Кабатлап әйтәсе килә: кайбер хикәяләремне укыгач, дәвамын сорап язалар. Шушы интим күренешләргә дә кагылганнары бар. Әмма мин артык эчкә кермичә язганмын икән, димәк, тирәнгә керүне кирәк дип тапмаганмын. Бу темаларга татар гаиләләрендә сөйләшү юк. Барыбер без һәрберебез бу хакта китапларадан укып, кинолардан карап беләбез. Шуңа күрә әз генә кагылу зыян түгел. Интим хисләр тормышта бар бит инде алар. Аннан соң кемнедер ялгышлардан да саклап калырга була бит әле.

Әйтик, мәсәлән, ана кеше кызы белән секс темасына сөйләшергә тиешме?

Сөйләшү булсын иде. Вакытында сөйләшергә кирәк: иртә дә булмасын, бала үсеп тә китмәсен.

Сез хәзер лаеклы ялды дип беләм. Моңа кадәр кайда эшләдегез?

Элек күзәтчелек органнарында эшләдем. Хәзер лаеклы ялда, әйе. Әмма мин пенсиядә яза башлаганнар рәтенә кермим. Дүртенче сыйныфта шигырьләр яза башлаган идем. Юмор-сатирик шигырьләр язганнарым исемдә. Мәктәптә без диварларга эленә торган газеталар чыгара идек. Шигырьләрем дәфтәрдә саклана иде. Аны, миннән сорамыйча, алдылар да кире кайтармадылар.

Ә студент елларында язылган шигырьләрем саклана. Хикәяләрне исә лаеклы ялга чыгар алдыннан яза башладым. Бу арада күп языла. Бәлки, пандемия башланганга, күп языладыр, чөнки барыбыз да кереп бикләндек бит. Пандемия мине күбрәк яздыргандыр дип уйлыйм. Ул минем шушы эшкә ныклап тотынуыма сәбәпче булгандыр.

Фотоларыгызны карадым да, бию белән шөгыльләнүегезне күреп алдым.

Мин авыл мәктәбен бетердем бит, шуңа күрә мине профессионаллар биергә өйрәтмәде. Безнең мәктәптә өлкән пионервожатый булып күп еллар эшләгән Зилә апа молдаван биюен өйрәткән иде. Нәселемдә дә җырга-моңга, биюгә оста кешеләр бар. Без, биш бертуган, мәдәният өлкәсеннән китмәсәк тә, җырлаучылар да бар. Үзем студент елларында да биедем. Казанда эшләгәндә корпоративларда, төрле чараларда башкорт биюен башкара идем.

Китап сатып акча эшләгәнегез бармы әле?

Китап сатып караганым юк әле. Үз акчама чыгарган ике шигырь китабым бар, аларны мин бүләк иттем. Өстәп әйтәсем килә: язучы матди яктан тәэмин ителгән булырга тиеш. Мәсәлән, сатучының үз эше бар. Ул эшли һәм үз акчасын ала. Ә язучы иҗат итә, вакыт сарыф итә, әмма акчасын алмый. Ә ул бит гаиләсен тәэмин итәргә тиеш, үзенең дә ашыйсы киләдер. Әгәр аның матур итеп киенеп халык арасына чыгарлык акчасы булмый икән, ул мескен, димәк. Аның әсәрләренә дә шушы караш тумасмы? Иҗатчы кеше икенче яссылыкта бит ул. Шуңа күрә аның иҗатына ярдәм күрсәтелә икән, аның тарафыннан да «отдача» булыр иде. Бик сәләтле иҗат әһелләре бар, әмма аларның вакытының ун проценты гына иҗат итүгә сарыф ителә, ә калган туксаны акча эшләү, башка мәшәкатьләрне хәл итү белән үтә.

Язучыларның күбесе әсәрләрен социаль челтәрләргә куярга ашыкмый. Ә сез, әйтик, хикәяләрне интернетта урнаштырасыз.

Ә мин кем өчен язам соң? Мин бит нәшрият өчен язмыйм. Кеше укысын өчен, аларның фикерен ишетер өчен язам. Бәлки, әсәрем кемгәдер булыша аладыр. Миңа шунысы кыйммәтле һәм мөһим. Миңа: «Ашыгып куясың, караштыр», — дип әйткәннәре бар.

Кайнана-килен мәсьәләсен дә әсәрләргә кертәм, дисез. Улыгыз әле өйләнмәгән. Сез нинди кайнана булырсыз икән? Улыгызга татар кызына өйләнүне шарт итәсезме?

Шарт куймыйм, әмма киленемнең татар булуын теләр идем. Сукыр мәхәббәт булмасын иде, дим. Аларның тормышларына ярдәм итеп яшәргә генә язсын. Бу темага язылган шигырем бар.

Үзгәрә дә икән кеше

Булса ситуация.

Киленле булдым бит әле,

Миндә — революция!

Разведчикка укыганнар

Булмас миннән саграк.

Хәзер — ике күзем сукыр,

Ике колагым — чукрак.

Сезнеңчә, гаиләдә нинди төп өч кагыйдә булырга тиеш?

Ышаныч, игътибарлык һәм икегез дә гаиләне беренчел итеп күрү.

«Үзе татар, теле татар, ә паспорт буенча башкорт»

Сезне Башкорстанда күбрәк беләләрме, әллә Татарстандамы?

Бу сорауны: «Сезне Башкортстанда күбрәк белмиләрме, әллә Татарстандамы?» — дип бирер идем. Әлегә мин артык танылган түгел бит. Мине шулай да Татарстан танытты. Казанда үткән бәйгеләрдә катнаштым, җиңүчеләр яуладым. Татарстанга мин рәхмәтле, ул мине — бер бөртек татар баласын халыкка танытты.

Сез үзегез татармы соң, башкортмы?

Бер шигыремдә язганча: «Буыннан-буынга күчкән инде безнең татарлык». Ата-бабаларым татар, үзем татар авылында туып-үстем, телем татарча ачылган, шулай булган мин үземне кайсы милләттән исәпләргә тиеш инде?!.. Әлбәттә, татар. Башкортстанда мин татар, ә менә Татарстанга килгәч, башкортка әйләнәм. «Синдә башкорт чалымнары бар», — дип әйтүчеләр бар иде. Әтинең абыйсы тарих укытучысы иде. Ул: «Безнең әткәй ягының нәселе Чакмагыш районына — Балтачтан, Балтачка — Актаныштан, ә менә Актаныштан — Арчадан килгән», — дигән иде. Үземнең тикшергәнем юк. Элегрәк паспортларда милләт күрсәтелә иде бит. Анда «татар» дип язылган. Әмма безнең буында паспорт буенча башкорт булучылар бар… Үзе татар, теле татар, ә паспорт буенча башкорт.  

Татарларны башкорт дип язу мәсьәләсенә тукталыйк.

Башкортстанда туып, 59 ел яшәп, миңа беркемнең дә: «Башкорт бул», — дигәне булмады. Бу типтагы җыелышларда да катнашмадым, эштә дә андый сүз ишетмәдем. Без — дәүләт хезмәткәрләре, безнең эш — дәүләткә хезмәт итү. Эш дәверендә нинди генә милләт кешеләре юк иде. Бөтенебез дус, бердәм булып, бер-беребезгә ярдәм итеп яшәдек. Милләт төрле булу сәбәпле, ызгышлар булганын күргәнем юк, шуңа күрә мин моңа әһәмият бирмим. Үземнең татар икәнемне беләм!

Сез Казанда яшәп алгансыз бугай?

Казанга күчүемнең сәбәбе — кызыбызның Казанга укырга керүе булды. Сагыныр, укуын ташлап кайтыр, дидек, тулай торакның уңайсыз шартларында да яшәргә ияләшмәгән кызыбыз. Без бит шәһәр читендә үз йортыбыз белән яшибез, үз мунчабыз да бар. Фатир алырга булдык. Башта бер ай торып карадым. Аннан соң кызым берсендә: «Әти, каршы алырга чык, подъезд янында песи бар», — диде. Песидән дә курка иде инде, кыскасы. Аның янында калырга булдым. Федераль хезмәттә эшләгәч, Татарстанга күчү проблемасы булмады.

Абау, кызыгыз иркә булып үскән, әйеме? Кайсыбыз ят шәһәргә юл тотмады икән? Мин дә, мәсәлән, Казанга укырга килдем, монда бер танышым да юк иде.

Юк, иркә тугел ул, егетләр кебек чыдам, тырыш, төпле. Ике югары уку йортын кызыл дипломга тәмамлады, аспирантураны да бетерде. Диссертациясен дә язды, кияүгә чыгу, бәби алып кайту сәбәпле, әлегә якламады. Минем уземнең дә Казанда яшисе килүем теләге кушылгандыр әле моңа күбрәк. Минем үземнең дә Казанга укырга керергә теләгем бар иде. Әмма әнкәйләр: «Ерак, сагынырсың», — дип, укырга җибәрмәде. Кияүгә чыккач та, Казанга күчәргә тәкъдим иткән идем, ләкин иремнең әти-әнисе каршы булды. Ирем гаиләдә бер генә малай. Аннан соң иремнең әтисе үлеп китте. Шулай итеп күчми калдык.

Казан сезне үз иттеме соң?

Әле һаман да Казаннан өзелгәнем юк. Казаннан уңдым, дип әйтергә була. Иҗат буенча кире какмады. Казанда миңа бөтен яклап та мөмкинлекләр булды.

Яңа китабыгыз да нәкъ менә Казанда чыкты.

«Соңлап тотылган җавап» китап әзер хикәяләрдән төзелде. Миңа шушы китапны нәшер итәргә әзер булуларын әйттеләр. Мин инде, әлбәттә, каршы килмәдем. Берәүләр әйтмешли, мөгез чыгарырга яратам, бер дә тик тора торганнардан түгел үзем. Хәтта берсендә сыйныфташлар очрашуына да алъяпкычтан барган идем.

Хикәяләр тормыштан алынган, әмма шулай да өстәмәләр кертелгән. Геройларым — реаль кешеләр, аларны уйлап, яздым. Анда үзем дә бар.

Бәлки, Казанга күчеп китү теләгегез бардыр? Оныгыгыз да монда.

Казанда бер бүлмәле фатир алдык. Язмыш хәлен белеп булмый. Бәлки, чынлап та Казанга күченергә туры килер. Әле Уфа белән Казан арасында йөрибез. Шулай да туган җир белән дә араны өзеп булмастыр… Ул барыбер үзенә тартып торыр кебек.