Язучылар премия бүлә: «Кандидатлар арасында идарә әгъзасына якын кеше юк» | intertat.tatar

Язучылар премия бүлә: «Кандидатлар арасында идарә әгъзасына якын кеше юк»

Язучылар берлеге остаханәләре әдәби премияләргә кандидатлар тәкъдим итү процессын ачык форматта үткәрде.

Язучылар әдәби премия бүлү процессын яшерми башлады. Язучылар берлегендә проза, поэзия, балалар әдәбияты һәм әдәби тәнкыйть остаханәләренең берләштерелгән утырышы ачык форматта узды. Әдипләр Гаяз Исхакый, Фатих Хөсни, Җамал Вәлиди, Һади Такташ, Абдулла Алиш исемендәге әдәби премияләргә кандидатлар күрсәттеләр. Алга таба бу кандидатларны Берлек идарәсе караячак.

«Язучылар күп килер дип уйлаган идек. Тукай клубының ишекләрен ачып куйдык», — диде нибары унлап язучы килгәнлеккә аптыраган ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова. Әлеге унлап язучының дүртесе — Камил Кәримов, Вакыйф Нуриев, Әлфәт Закирҗанов, Газинур Морат — остаханә җитәкчеләре, өчесе — Илсөяр Иксанова, Рифат Җамал, Марат Закир Берлек аппараты вәкилләре. Рифат Сәлах, Нурислам Хәсәнов — премияләргә тәкъдим ителүчеләр. Галимҗан Гыйльманов һәм Амур Фәләх — тәкъдим итүче. Гомәр Даутов — утырышның икенче өлеше — «Төрлесеннән» бүлегенә кагылышлы йомыш белән Алабугадан килгән әдәбият тәнкыйтьчесе.

«Һади Такташ премиясе тирәсендә мафия юк»

Шигърият остаханәсе җитәкчесе Газинур Морат сүз алды. Һади Такташ премиясенә кандидатларны әлеге остаханә тәкъдим итә. Шагыйрьләр премиясе!

  • Һади Такташ премиясе — шигърият өлкәсендәге әдәби премия. Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан гамәлгә куелган. 2005 елда гамәлгә куелган. Беренче лауреаты — Рәдиф Гаташ. Яңалары — Асия Юнысова, иң яңасы — Халисә Мөдәррисова.

Газинур Морат сүзне ерактан — үткән елдан башлады. Ул вакытта премияләрне Берлекнең алдагы рәисе — Данил Салихов бүлеп калдырган иде. Һади Такташ премиясенә былтыр өч кандидатура — өч шагыйрә булып, аның берсе — Башкортстан шагыйрәсе Халисә Мөдәррисова идарәдә иң күп тавыш җыйган ди. Кандидатлар арасында Эльмира Шәрифуллина белән Сирень Якупова да булган. Әлеге ике шагыйрә арасыннан быел Газинур Морат Чаллы шагыйрәсе Сирень Якупованы сайлаган — ул аны тәкъдим итте. Шагыйрәнең үзе тыйнак булса да, иҗаты тыйнак булмавын (ягъни, көчле иҗат) әйтте, күркәм юбилее икәнлеген дә искәртергә онытмады.

Сүзне Татарстан китап нәшрияты редакторы, язучы Галимҗан Гыйльманов алды. Ул Такташ премиясенә каләмдәше, хезмәттәше Рифат Сәлахне тәкъдим итте.

Галимҗан Гыйльманов: «Былтыр ук тәкъдим ителәсе иде. Әмма кандидатлар арасында Эльмира Шәрифуллина булгач, ул аны яклап үз кандидатурасын алды. Аннан алда да куелган иде, ләкин тагын кемнәр өчендер кире алды. Гадәте шундый, олы күңелле кеше. Рифат — чын шагыйрь! Иманы, итагатьлелеге бар, Такташча бунтарьлыгы бар. Президентның үзенә сүзен әйтә алган шагыйрь! Шигыре Президент өстәленә салынып, „шәп“ дигән бәяне алды. Ул халык арасында да популярлашып бара. Аның шәхесенә Такташ туры килә».

Галимҗан Гыйльманов мондыйрак юлларны мисалга китерде:

«Президент!

Үз сүзеңне сөйлә, син хаким дә хәзер, имам да.

Үз сүзеңнән үзең качу нигә,

Сине яклар халкың булганда».

«Нишләп Рифатның тәкъдим ителәсен миңа әйтмәдегез?» — диде Газинур Морат, аптырап. Ул да, Галимҗан Гыйльманов һәм Рифат Сәлах кебек үк, Татарстан китап нәшрияты хезмәткәре.

«Димәк, мафия юк», — дип темага нәтиҗә ясап куйды Камил Кәримов.

Бертавыштан ике кандидатны да  идарә карамагына чыгаргач, Һади Такташ пермиясе темасы ябылды.

Алар теманы япса да, миндә сорау калды. Язучылар берлегенең Чаллы һәм Әлмәт бүлекләре бар. Әлеге бүлекләр, үзара җыелып үз кандидатларын тәкъдим итә дә, Казандагы идарә утырышына беркетмәләре белән килә. Сирень Якупова Чаллы бүлекчәсенә карый икән, аның кандидатурасын әлеге бүлекчә карарга тиеш түгелмени? Әгәр каләмдәшләре аны тәкъдим итә икән, әлеге бүлекнең рәисе Факил Сафин җиткерергә тиеш түгел идеме Сирень ханымның лаеклылыгын? Бигүк аңлашылып бетмәде әле, җәмәгать!

«Фатих Хөсни премиясе: 20 китабы бер, бер премиясе дә юк»

Утырыш дәвам итте. Прозаиклар дәгъва итә торган Фатих Хөсни премиясен бүләбез.

  • Татарстан Язучылар берлегенең язучы-прозаик, әдәби тәнкыйтьче, публицист һәм драматург Фатих Хөсни исемендәге елның иң яхшы проза әсәре өчен бирелә торган премиясе. 1997 елда беренче лауреаты Мәгъсүм Хуҗин булган. 2020 елда Роза Мулланурова алган.

Проза остаханәсе җитәкчесе Камил Кәримов сүз алды да, күләгәдә калып килгән язучы Нурислам Хәсәновны тәкъдим итте. Язучы 2019 елда Тукай премиясе кандидатлары исемлегендә дә бар иде — аны ди искәртте. Бу 500 мең сумлык премиягә үрелмә, менә сиңа 50 меңлеге дигән сүз түгелдер инде, әйеме? Язучыны зурлаудыр — Тукайга да барырлык әсәрләре бар дигән сүздер.

Язучының соңгы өч елда чыккан китабы кечкенә иде. Ә премиягә соңгы өч елда чыккан китап тиеш.

Камил Кәримов: «Яшьләр үз юлын табар. Минем күләгәдә калган язучыларны чыгарасым килә. Соңгы китабын алсак, иҗаты кечкенә булып күренә. Аның хикәяләре бик күп, зур жанрлары да бар. Тукай премиясенә чыккан егет Фатих Хөсни премиясенә лаек инде. Ә китапның кечкенәлегенә исегез китмәсен, егетләр. „Казан утлары“ күрсәтте инде кечкенә форматлы китапның актуальлеген».

Рифат Җамал: «20 китабы бар, дүрт томлыгы чыккан, бер бүләге дә юк. Аның лаеклылыгына минем бер шигем дә юк».

Шулай итеп, идарәгә эш җиңеләйде — остаханәдән бер генә кандидат үтте. Чаллы белән Әлмәт бүлекләре башка кандидат белән килеп эшне авырайтмаса…

Нурислам Хәсәнов үз темасы беткәч, алга таба тыңлап тормады, саубуллашып чыгып китте — районга кадәр кайтасы бар бит.

Абдулла Алиш премиясе: Эльмира Шәрифуллина лаекмы?

Чиратта — балалар әдәбияты. Абдулла Алиш премиясе турында сүз бара.

  • Абдулла Алиш премиясе Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан балалар әдәбияты өлкәсендәге казанышлар өчен бирелә. Беренче лауреаты — Ләбибә Ихсанова, 2019 елда Нурия Сәйяр алган.

Балалар әдәбияты остаханәсе җитәкчесе Вакыйф Нуриев Эльмира Шәрифуллинаны тәкъдим итте. Язучылар берлегендә яңалык — аудиокитап тәкъдим ителде.

«Эльмира Шәрифуллинаның „Ак бүре турында балладасы“ „Идел“ журналында басылып чыккан, „Китап“ радиосы аудиокитап форматында әзерләгән», — дип мәгълүмат бирде Берлекнең балалар әдәбияты остаханәсе җитәкчесе Вакыйф Нуриев.

Камил Кәримов бик каты гаҗәпләнеп, Эльмира Шәрифуллинаның бу премиясе чыннан да булмавы турында тагын бер кат сорап куйды. Гомер буе балалар әдәбиятында эшләгән, тәрбия белән шөгыльләнгән шагыйрәнең чыннан да балалар әдәбияты премиясе юк икән.

Аудиокитапны «Китап» радиосы әзерләгән. Балладаны Тинчурин театрының иң популяр артистларының берсе Артем Пискунов укыган. «Китап» радиосы директоры Алмаз Миргаязов әйтүенчә, аудиокитап идеясе белән шагыйрә үзе чыккан. Өлкән буын язучылары заманча форматлар белән эшләргә омтыла, иҗатын укучыга җиткерүнең төрле формаларын эзли икән — бик әйбәт. Эльмира Шәрифуллинаның бу адымы башкаларга үрнәк.

Вакыйф Нуриевның сүзе бетмәгән икән әле. Ул тагын бер кандидат барлыгын искә төшерде. Казанның 20нче гимназиясе ишегалдында Абдулла Алишка бюст ачылган һәм анда Алишның туганнарыннан журналист, төбәк тарихын өйрәнүче Азат Сөнкишев катнашкан. Журналист һәм төбәк тарихын өйрәнүче Азат Сөнкишев — Абдулла Алишның туган тиешле кешесе һәм патриот шагыйрьнең иҗатын пропагандалаучы икән. Аның «Һәйкәленә чәчәкләр» дигән китабын Алиш премиясенә тәкъдим итү мөмкинлеге турында сүз булган. Язучы һәм әгъза булмаган кеше премиягә дәгъва итә аламы — монысын инде идарә хәл итәчәк. Хәер, өченче кандидат та бар булып чыкты. Әлмәтлеләр шалтыратып, шагыйрә Зинаида Захарованы тәкъдим итәчәкләрен әйтеп куйганнар. Керәшен шагыйрен тәкъдим итү дә бүгенге вазгыятьнең чагылышы.

Җамал Вәлиди премиясе: «Китаплары чыкмагач, алар Берлеккә керә алмый…»

Җамал Вәлиди премиясе — Татарстан Язучылар берлегенең әдәби тәнкыйть өлкәсендә казанышлар өчен бирелә торган премия. Беренче лауреаты — Мансур Вәлиев, 2020 елда Ләйлә Минһаҗева алган.

Сүзне остаханә җитәкчесе Әлфәт Закирҗанов алды. Гаҗәп инде, әдәбият фәннәре докторына остаханә эшен йөкләгәннәр, ел саен ел йомгаклары буенча доклад да укыталар. Ә яңа идарәдә ул юк та икән. Ягъни, кара эшне эшли, кул күтәрү башка бөекләргә йөкләнгән. Менә шундый вазгыять!

Әлфәт Закирҗанов: «Мин тагын бер кат Берлек әгъзасы булмаган кеше премиягә дәгъва итә аламы дигән сорауны куям. Бу бик мөһим, чөнки хәзер Татарстан китап нәшриятында тәнкыйть мәкаләләре җыентыгы чыгару бик катлаулы. Ә шул вакытта әдәби тәнкыйтьтә эшләгән кешеләребез күп түгел, берән-сәрән генә. Әмма әгъза булмаган кешегә аларны тәкъдим итүдән читтәрәк калып киләм. Миләүшә Хабетдинова кебек кешеләребез бар безнең. Алар әдәбиятның үзәгендә торып эшләүчеләр…»

Газинур Морат: «Премияләр язучыларга аз-маз ярдәм йөзеннән булдырылган инде».

Рифат Җамал: «Мин үзем дә шул фикердәрәк торам. „Бездә әз генә язып караган бөтен кешене язучы дип әйтәләр“, — дип әйткән сүзләремне „Татар-информ“ чыгаргач, мине хәйран изделәр дә инде…»

Әлфәт Закирҗанов: «Әдәби тәнкыйть остаханәсе фикере болайрак — әдәби тәнкыйть өлкәсендә эшләүчеләр күп булмаса да, алар бар. Ел йомгакларында саллы-саллы чыгышлар ясаучылар бар. Ләкин китаплары чыкмау яки башка сәбәпләр белән премиягә тәкъдим ителү кичерелеп килә. Мин җитәкчелек белән дә киңәшкәннән соң Җамал Вәлиди исемендәге премиягә Төмән якларында яшәп иҗат итүче Ханисә ханым Алишинаны тәкъдим итәм. Ул беренче чиратта тел галиме. Әмма ул киң пландагы татар әдәбияты буенча зур эш алып барды. Булат Сөләйманов иҗатын тарату буенча зур хезмәтен беләсездер. Халык санын алу елы икәнен һәм Ханисә ханымның Себердә яшәвен дә искә алыйк. Бу себердәге татарларның үзебезнеке икәнлеген искәртүгә дә бер ишарә булыр иде».

Язучылар арасында галимәнең себер татарларына булган карашы турында бик табигый сорау туды — ул аларны аерып карыймы, әллә зур бер татар милләте итепме? Ә кире тибәрсәк, бөтенләй аралар ерагайса… Әлеге сәяси моментка беркем дә төгәл җавап бирә алмады.

Кыскасы, ике каршы тавыш белән әлеге кандидатура да үтте.

Гаяз Исхакый премиясе: 93 яшьлек Локман Закир һәм 86 яшьлек Ибраһим Биектаулы

Бишенче премияне — Гаяз Исхакыныкын Газинур Морат тәкъдим итте.

  • Гаяз Исхакый премиясе 1991 елдан бирле ел саен иң күренекле әдәби әсәрләр, әдәбият тарихы һәм теориясе буенча китаплар, милләтнең рухи байлыгын үстерүгә ярдәм итүче классикларны бастыру хезмәтләре һәм актив иҗтимагый-сәяси эшчәнлек өчен бирелә. 1991 елда беренче лауреаты — Рабит Батулла. 2019 һәм 2020 елларда Рәдиф Сәгъди белән Хәбир Ибраһим алган.

Газинур Морат: «Әлеге абруйлы бүләккә бөтен СССРга билгеле, СССРның бөтен демократик матбугатында басылган…»

Камил Кәримов: «Хәзер дә кыйбласын үзгәртмәгән…»

Газинур Морат: «Бәлки, ул хәзер форматка сыеп та бетми торгандыр, шуңа күрә ул китапларын үзенең пенсия акчасына чыгара. Ходай рәхмәте белән 93 яшькә җитте. Мамадышта туган, Зиннур Мансуровның авылдашы. Әлбәттә, ул русча яза. Бәлки, бу күпкә нәтиҗәлерәктер… Сүзен күпләр аңлый торган телдә дөньяга җиткерде. Китаплары бик күп…»

Камил Кәримов: «Исемен әйт инде…»

Газинур Морат: «Әйтәм, әйтәм… Локман Закир! 93 яшьлек ил агасы. Бүген дә ул саф акылында. Язмалары чыгып тора. Без аңа Гаяз Исхакый премиясен бирсәк… ул аңа туры килеп тора».

Марат Закир иң зур аргументны әйтеп атты: «Аның бер премиясе дә юк!»

Икенче аргументы да бар икән: «Мин «Идел”дә эшләгәндә аның егермеләп хикәясен тәрҗемә иттем. Аның хәрби хезмәттән соң Кремльдә эшләп йөргәндә…»

Камил Кәримов: «93 яшьлек кешене сөендерү өчен идарәне тизрәк җыярга кирәк».

Газинур Морат: «93 яшьлек кешене сөендерү үзебезгә савап булып кайтыр. Тавышка куйыйк: кем дә кем Локман Закирны…»

Амур Фәләх: «Туктагыз әле, минем бүтән тәкъдимем дә бар иде. Сиксәненче елларда, үзегез беләсез, мин Ижауда яшәдем. Бүген бөтен дөньяга таралган «Яңарыш» газетасын чыгаруны башлап йөргән кеше — Ибраһим Биектаулы. Мин аны инде берничә ел тәкъдим итеп карадым, нишләптер үтмәде ул. «Яңарышның һәр санында аның трибун шигырьләре чыкты. Аны милләтче дип газаплап та йөрттеләр. Аның шигърияте бик көчле. Инде олыгаеп килә».

Амур Фәләх Ибраһим Биектаулының шигырен дә укыды:

«Вакыт-вакыт сорау туа:

Татар саумы? Ни эш кыра?

Казан ягын яхшы диләр

Хөр яңгырый җырлар-көйләр.

Мулрак ди аш өйрәсе,

Ни әйтсәң дә, үз тирәсе.

Тагын мәзәк сорау туа:

Рәсәй туган ил атала,

анда татар бик күп тора,

халык түгел, диаспора.

Хәле ничек? Ни эш кыра?

Татарның үз түрәсе юк,

димәк, бәйрәм күрәсе юк,

мәркәзе юк, мәктәбе юк —

анда эшләр шулай тора…»

Амур Фәләх: «Татар халкы турында шундый көчле шигырьләр язган милләтче шагыйрьне Гаяз Исхакый бүләгенә тәкъдим итәм».

Шулай итеп, Гаяз Исхакый премиясенә 93 яшьлек Локман Закир һәм 86 яшьлек Ибраһим Биектаулы тәкъдим ителде. Икесе дә бертавыштан үтте.

Рифат Җамал: «Бер әйбергә игътибар иттерәм: бу яңа җитәкчелекнең бер линиясе — монда идарә әгъзасы түгел, аңа якын да торган кандидатлар юк».

Соңыннан бишенче премия — Туфан Миңнуллин премиясе буенча да кандидат каралган булып чыкты. Остаханә җитәкчесе Рәдиф Сәгъди каләмдәшләрен аерым җыйган булса кирәк, ә бәлки, Чаллы яки Әлмәт бүлеге тәкъдим иткәндер. Кыскасы, хәзер Әлмәттә яшәп иҗат итүче Равил Сабырның Чаллы театрында куелган «Абага алмасы ачы була» спектакле тәкъдим ителгән.

Өстәмә мәгълүмат: Язучылар берлегенең Данил Салихов җитәкчелегендәге идарәсе әдәби премияләрне матурлап бүлеп куйса да, премия акчаларын тапшырып китмәгән булып чыкты. Хәзер нигезләмәләрне тәртипкә китереп, Мәдәният министрлыгы белән боерыклар эшләп, бу премия эшен җиренә җиткерү белән яңа идарә мәшгуль икән.

Шулай итеп, кандидатлар:

Утырышта әдәби премияләргә түбәндәге кандидатлар тәкъдим ителде.

1. Гаяз Исхакый премиясенә:

Локман Закиров. «Антиутописты» (Казань, 2019), «ЖЗЛ» (Казань, 2020);

Ибраһим Биектаулы (Нәфыйков). «Кайтавазлы биеклек» (Тат.кит. нәшр., 2018).

2. Фатих Хөсни премиясенә:

Нурислам Хәсәнов. «Язмыш җиле» (Идел-Пресс, 2019).

3. Һади Такташ премиясенә:

Сирень Якупова. «Төшләремә яланаяк керәм…» (Рухият, 2020);

Рифат Сәлах. “Ак фәрештә» (Тат. кит.нәшр., 2017), «Мин хыялың синең!..» (Тат. кит. нәшр., 2021).

4. Абдулла Алиш премиясенә:

Эльмира Шәрифуллина «Ак бүре турында баллада» поэмасы (Аудиокитап);

Зинаида Захарова. «Җил малайлары» (Тат. кит. нәшр., 2018); «Күрше әби алмасы» (Тат. кит. нәшр., 2018);

Азат Сөнкишев. «Һәйкәленә чәчәкләр» (Школа, 2018).

5. Җамал Вәлиди премиясенә:

Ханисә Алишина. «Булат Сулейманов и его наследие в отечественной культуре» (монография, Печатник, 2019).

6. Туфан Миңнуллин премиясенә:

Равил Сабиров. «Абага алмасы ачы була» драмасы (2021 елның 8 маенда Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар дәүләт драма театрында куелды).