Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Яшь кыздан әби ясыйбыз». Камал театры артистларын ничек бизәндерәләр?

Тамашачы театр артистларын спектакльдәге образында сәхнәдән күрә. Сәхнә артындагы хәлләр гади кеше өчен сер булып кала. «Татар-информ» хәбәрчесе Камал театрының сәхнә арты белән танышып, гример һөнәренең үзенчәлекләре хакында сорашып кайтты.

news_top_970_100
«Яшь кыздан әби ясыйбыз». Камал театры артистларын ничек бизәндерәләр?
Салават Камалетдинов

Кыска вакыт аралыгында гына яшь кыздан әби, әбидән яшь кыз ясый алган, кешеләрне танып булмаслык итеп үзгәртүче оста кем соң ул? Юк, әкияти герой түгел. Ә грим ясаучы! Балачактан театрларга йөреп, дәү абый-апаларның сәхнәдә бер кеше, ә сәхнә артында бөтенләй дә икенче булуларына аптырап карый идем. Тиз генә башка кешегә әверелеп кую ниндидер бер тылсым булып тоела иде. Үсә башлагач, грим ясау серләре белән кызыксына башладым. Театрны эчке ягыннан да күрергә бәхет татыды бит! Мин грим ясаучы белән генә аралашып калмадым, үземә дә грим ясатып, артистлар тойган хисләрне үзем аша үткәрергә тырыштым.

«Гримны арттырып күрсәтергә кирәк»

Камал театрының грим ясау бүлмәсе ишеген ачып кергәндә үк ниндидер бер башка дөньяга килеп эләккән сыман буласың. Шкаф тулы париклар, өстәлдә яңа ясала башлаган парик, әллә никадәр пумалалар, буяулар. Аларга карап күзләр камаша.

Грим ясау серләренә төшенергә ярдәм итүчем — Рәшидә Хисмәтова. Ул театрда 35 ел эшли, гример гына түгел, постижер вазифасын да башкара. Постижер дип чәчтән парик, сакал кебек әйберләр ясаучы кешегә әйтәләр.

Килеп керүгә Рәшидә апаның яшел төстәге алкалары күзгә ташланды. Кофта да, күзләрендәге буяу да яшел төстә. Чын татарлар төсе! Яшел төс. Матур, милли, дип уйлап куйдым. Театрда еллар буе эшләп, ул үзе дә сәхнә кешесенә әйләнгән, үзенең тудырган образлары аша ул сәхнә геройларының һәрберсендә чагылыш тапкан бит. Рәшидә апа эшенең тәртибе белән таныштыра.

Грим гына салмыйбыз, сакал-мыеклар да тегәбез, париклар да ясыйбыз. Грим салыр өчен яшьләребез башта тональ крем куллана. Хәзер артистларыбыз да шундый талантлы, гримны үзләре салалар. Спектакль барышында барысын да карап бетерергә кирәк. Мин инде сакал-мыеклар ябыштырам. Хатын-кызларның чәчләрен ясыйм.

Кемне үзгәртергә вакыт күбрәк китә?

Хатын-кызны, әлбәттә. Аларны бизәндерәсе дә, чәчләрен дә ясыйсы бар. Элекке заман хатын-кызларын уйнаганда аларның чәчләрен уртадан бүлеп, чәчләр кушып үрәм, париклар кидерәм.

Грим салганда нәрсәләрне истә тотарга кирәк?

Грим ясаучы күп әйберне белергә тиеш. Мәсәлән, күз төбе кара янган булсын, ди. Яңа гына күгәргән урын белән ике-өч көн элек күгәргән урын арасында аерма зур була. Яңа гына булса, ул кызыл, канлы тора, аннары зәңгәрләнә, төзәлә башлагач, саргая башлый. Грим бик гадиләштерелмәскә тиеш, аны арттырып күрсәтергә кирәк. Спектакль барышында аристларның үзгәрешләрен алдагы рәтләр генә түгел, арттагы рәтләр дә күрә алырлык итеп ясыйбыз.

Грим ясаганда нинди буяулар кулланасыз?

Аквагрим алабыз. Майлы гримнар озак юыла. Ә безгә барысын да тиз-тиз генә эшләргә кирәк.

Парикларны ясау озакмы?

Тырышлыкка карап. Бер ай да, бер-ике атна эчендә дә ясап була. Көненә ничә сәгать ясап утырасың бит. Менә мин бүген уннан бирле парик эшләдем. Безгә аларның эскизларын бирәләр. Мин шуларга карап ясыйм инде.

Гример булу авырмы?

Мин үз эшемне бик нык яратам. Аристларны да яратам. Эшеңне яратып эшләргә кирәк.

Күпме вакытта грим саласыз?

Авырлыгына карап. Элек бит Лениннарны ясаганнар. Менә андый гримнарга вакыт бик күп киткән. Ә хәзер барысын да тиз эшләргә тырышабыз.

Фәнис Җиһанша үзе бизәнә

Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша гримны үзе сала икән. Каттан-катка йөреп грим бүлмәсенә кердек. Моңарчы Фәнис Җиһаншаны сәхнәдә генә күргән бар иде. Әзрәк аптырап та калдым. Әллә сизеп, әллә аңлап ул үзе бик тиз генә сөйләшеп китте. Һәр кешегә дә юл таба белә, ачык күңелле кеше икән дигән фикер калды миндә.

Гримны да ул кызык итеп салды. Буяуларны әз-әз алып сөртә. Тиз-тиз генә чәчләрен аска таба тарый. Лак сибә. Кисточканы пудрага манып өреп тә күрсәтте. «Менә шулай матур була ул! Матур итеп оча», — диде.

Гримны еш саласызмы?

Грим хәзерге көндә бик аз салына. Тоналка гына салабыз, яшәрергә кирәк булганда. Грим битне тирләтә. Без күбрәк пудра сөртәбез. «Җанкисәккәем» спектакле өчен миңа грим кирәк. Мин анда алкаш Римны уйныйм. Минем йөзем бик зыялы кешенеке булганга грим салабыз. Алкашка күз төбенә фингаллар ясыйбыз. Ул берничә тапкыр егылып, күзен, борынын авырттыра. Күзенә зәңгәр буяу тидереп, борынны әзрәк кызартабыз. Соңы рәтләрдә дә күренсен өчен буяуны каты итеп салабыз. Чәчләрне ничек кирәк алай ямсезләп, лак белән катырып куям. Иң мөһиме Рәшидә апа лакны гына алып чыгып китмәсен, — диде ул.

Фәнис Җиһанша гримына 10-15 минут вакыт китә икән. Шул арада ул битен, чәчен ясап куя. Артист күп вакытын спектакльдәге ролен кабатлауга багышлавын әйтте.

«21 яшемнән 71 яшьлек әбигә әйләнеп куйдым»

Сөйләшеп торганда ишек ачылып, тагын бер ханым керде. Ул — Галина Козлова, икенче гример иде. Театрда эшләгән һәр кеше шулай үзенчәлекле буламы икән әллә? Үзе дә ниндидер бер сәхнә героена ошаган иде ул. Чибәр. Салкыннан битләре кызарган, үзе елмая. «Әйдәгез, миңа да әллә грим салып карыйкмы? Картайта аласызмы?», — дип сорадым. Ул ризалашты.

Галина Козлова мине карт әбигә әверелдерергә тырышып карады. Чәчләрне җыеп куеп, әбиләр паригы кидерде. Әби төсмере кертер өчен бөтен битне агартып, кашларга кадәр ак май сылап чыкты. Керфекләр дә шулай ук ак төскә буялды. Иң кызык өлеш, биткә сызыклар төшерү булды. Ясалма җыерчыклар ясалды. Караңгы чия төс белән маңгай өлешен, бит турыларын, иреннәр буялды. Күз кабакларына саргылт май тидерелде. Унбиш минут эчендә 21 яшемнән 71 яшьлек әбигә әйләнеп куйдым. Карт әби генә түгел, тормышында хәйран гына авырлыклар күргән, еллар буе йокламаган әбигә охшап калдым. Чын картлыгымда болай картаймамын дип ышанып калам. Грим ясаучы чыннан бик тырышты. Артык җәфа чыккән әби булып чыктым.

«Грим ясаган майлы буяуны юып бетерү бик кыен»

Соңгы сүз, грим ясау бик җиңел, дип уйлаучылар өчен: җиңел түгел икән! Коры биткә буяу гына сылап кую түгел, ә күгәргән урыннарның төренә кадәр белергә кирәк. Грим ясаучы оста кешедәге һәр үзгәрешне белеп тора. Камал театры грим ясаучылары да эшләрен яратканнары күренеп тора. Эшне яратмасаң, мондый иҗади эштә эшләп тә булмый, миңа калса.

Үземә дә грим салгач, артистларның хәлен аңладым. Кызык үзе. Тик ахырдан ул майлы буяуны юып бетерү ай-һай җиңел эш түгел икән. Биттәге акшарны юып бетерә алсам да, өйгә мин ап-ак керфекләр белән кайтып киттем. Кеше карый. Карасын, мин дә бүгенгә журналист түгел, артист идем бит!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100